Туган телем – иркә гөлем.
творческая работа учащихся по теме

Миннегулова Милеуша Мусавировна

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_tel-lineyka_21_fevralya.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

        

                Туган телем – иркә гөлем.

Максат: 1. Укучыларда туган телгә, Туган илгә, үз халкына

мәхәббәт тәрбияләү.

               2. Укучыларда күмәкчәнлек, үзенә һәм бер-беренә

таләпчәнлек, яхшылык тәрбияләү.

 Залда әкрен генә “Туган тел” көе яңгырый.

-Добрый день дорогие учителя, ученики нашего праздника!

Хәерле көн, кадерле балалар! Без бүген туган җиребезгә, туган телебезгә багышланган линейкага җыелдык. Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә була.

Каждый год  21 февраля официально празднуется Международный день родного языка. Мы все  с вами живем в республике Татарстан, где государственными языками являются два языка - татарский и русский языки.

Татар һәм рус телләрендә Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен  сөйлиләр.

1 нче укучы.

“Балам” диеп туган телдә,

Эндәшә миңа әнкәм.

“Әнием!” дип әнкәмә,

Мин туган телдә әйтәм.

Туган телдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә,

“Туган ил”дигән сүзне дә,

Әйтәм мин туган телдә.

        2 нче укучы.

Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Әткәң-әнкәң телен белсәң,

Адашмассың кайда да..

Туган телемдә эндәшәм

Кояшка да, айга да.

Игелекле булып үсим

Газиз туган телемә,

Туган тел бер генә була-

Әнкәй кебек бер генә. 

5 нче сыйныф укучысы Чебаков Ваня  Г.Тукайның “Китап” шигырен укый.

       3нче укучы.

Культура каждого народа

Жемчужина добра.

Татарский - ласковый язык

Всем выучить пора.

В татарском языке очень много пословиц и поговорок о родном языке. Давайте послушаем их.

                Мәкальләр.

1.Иң татлы тел-туган тел,

Анам сөйләп торган тел.

2. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

3. Телең озын булса, гомерең кыска була.

4. Туган илем- туган анам.

5. Теле барның юлы бар.

6. Телләр белгән-илләр белгән.

7. Аз сөйлә-күп тыңла.

8. Туры сүз таш яра.

             4 нче укучы

Взрослый ты или ребенок

Ты должен понимать.

Раз в  Татарстане живешь-

Татарский должен знать.

            3 нче укучы.

Дөнь        яда иң-иң матур ил-

Ул минем туган илем.

Дөнь        яда иң-иң матур тел-

Ул минем туган телем.

5 нче сыйныф укучысы Гильманова Лилия “Туган тел” җырын башкара.

        4 нче укучы.

Туган тел-иң татлы тел,

Туган тел-иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма-

Туган телне онытма!

        5 нче укучы

Всем проявить терпение

Желаем в изучении.

Тогда вы будете вполне

Достойны уважения.

        6 нчы укучы

Мин сөйлим анам телендә,

Яшим атам җирендә.

Бу бәхет миңа бирелгән

Туган йорт бишегендә.

Тәүге кабат аяк басып,

Сукмактан киттем йөреп

Әйттем анам теле белән:

-Мин җирдә кеше!- диеп.

4В сыйныфы укучылары тарафыннан әзерләнгән “Шалкан әкияте”н  уйныйлар.

Алып баручылар:

-Кадерле балалар, бүген ”Мин татарча сөйләшәм!” дип исемләнгән  республикакүләм конкурс- акцияне башлап җибәрәбез һәм сезне актив катнашырга чакырабыз. Акциянең программасы белән акциягә багышланган стендта таныша аласыз.

        

Зәй муниципаль районы 6 нчы гомуми урта белем   бирү мәктәбе

“Мин татарча сөйләшәм” акция кысаларында үткәрелгән

“Туган телем – иркә гөлем”

 темасына багышланган линейка

(2нче сыйныфлар өчен)

Укытучылар:Миннегулова М.М.,

Нәҗметдинова М.Ә.

               

             

            21 нче февраль,2011 нче уку ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...