Дәрес конспекты.
план-конспект урока (6 класс) по теме

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Дәреснең темасы: Атаклы татар композиторы Салих Сәйдәшев.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы. Татар халкының атаклы композиторы Салих Сәйдәшев.

Дәреснең максаты: татар теленә хас үзенчәлекле әйтелешне ныгыту, татар теленнән рус теленә, рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү  осталыкларын камилләштерү, сүз байлыгын активлаштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү,  күренекле композитор Салих Сәйдәшев  белән таныштыру, аның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.

Укыту методлары: өлешчә эзләнү,  гамәли, интерактив метод.

Укыту принциплары:  системалылык принцибы, дифференциальләшкән һәм интегратив принциплар.

Дәреснең  тибы: сөйләм үстерү дәресе.

Җиһазлар: дәреслек, мультимедиа, мультимедиа презентациясе,  карточкалар

Дәрес барышы:

Белемнәрне актуальләштерү

  1. Оештыру. Кереш сөйләшү.

Укытучы. Хәерле көн, балалар.

Укучылар Хәерле көн.

Укытучы.Әйдәгез, балалар, туган ягыбызга, аның табигатенә да хәерле көн телик.

Бергә:

Хәерле көн алсу таңнарга,

Хәерле көн зифа талларга,

Хәерле көн зәңгәр суларга,

Хәерле көн назлы җилемә

Хәерле көн туган җиремә.

Укытучы. Бүгенге дәрес барышында безгә татар теленә хас [ГЪ]  авазы кергән сүзләр белән эш итәргә туры киләчәк. Әйдәгез, шул авазның әйтелешен ныгытып китик.

2. Фонетик зарядка

Укытучы. Минем арттан кабатлыйбыз:

ги-гы-ге-гә-га-го-гө-гу-гү

гикки-гыккы-гекке-гәккә-гакка-гокко-гөккө-гукку-гүккү

 гөл Гата

 гомер  Гүзәл

Укытучы.Минем арттан тизәйткечне кабатлыйбыз:

Гата Галидән Гомәрнең чаңгы таягын  алган.

Укытучы.Тизәйткечне  тизрәк әйтәбез.

Укытучы.[[ғ]   авазы кергән сүзләрне атагыз:

Гариф, гүзәл, гадел, игенче, тыгыз, гөл, агач.

Укытучы. Тиешле хәрефләрне куегыз:

кар...а

а...ач

и...ен

ти...ез

...алим

...армун

Укытучы.Әйтемнәрне дөрес итеп әйтегез, мәгънәләрен аңлатыгыз:

Гәүһәр җирдә ятмас.

Гомер итү-илгә хезмәт итү.

3. Өй эшенең үтәлешен тикшерү:

Укытучы. Сез өйдә “Туган ягым Татарстан” дигән темага сөйләшү өчен сораулар уйлап килергә тиеш идегез.

(Төрле формада биремнең үтәлеше тикшерелә):

а) Укучы-укучы

б) Укучы-төркем

в) Төркем-укучы

4 .“Иң яхшы тәрҗемәче” уены.

Природа Татарстана богатая и красивая.

Тимур, Катя нәрсә диде? ------------

Таня, спроси у Артема в Татарстане много рек? (Шул рәвешле һәр җөмлә тәрҗемә ителә, сорауларга җавап бирелә, дөреслеге тикшерелә)

---------

Туган ягыбыз урманнарга, болыннарга бай.

---------

Какой город является столицей Татарстана?

-----------

В Татарстане жили много известных людей?

---------

 II. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Укытучы. Балалар, бүген без сезнең белән Татарстанны, аның халкын дөньяга таныткан бөек шәхесләр белән танышуыбызны дәвам итәрбез.

Дәресебезнең темасы: “Татар халкының атаклы композиторы Салих Сәйдәшев”. Салих Сәйдәшев- татар халкының гәүһәре, бөтен гомерен милләтенә хезмәт итүгә багышлаган композитор.

 Ә хәзер, әйдәгез, яңа сүзләр белән танышыйк, аларны кулланырга өйрәник.

1. Сүзлек өстендә эш:

атаклы

тугрылыклы

моңлы

көйләр

күренекле

тантана

- русча тәрҗемәсе

- дөрес итеп әйтү өстендә эш

- татарча:     русчасын әйтергә

- русча:   татарчасын әйтергә

- яңа сүзләрне кертеп җөмләләр төзү

2. Укытучы,  презентациягә нигезләнеп, Салих Сәйдәшев, аның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыра.

3. Карточкаларда бирелгән “Салих Сәйдәшев - татар халкының атаклы композиторы”  дигән текст өстендә эш.

Салих Сәйдәшев - татар халкының атаклы композиторы, тугрылыклы улы. Ул 1900 елның 3 декабрендә Казанда туа. Сәйдәшнең яшьлек еллары  Шиһаб Ахмеровлар гаиләсендә уза.  

      13 яшендә  ул   рояльдә  моңлы көйләр чыгара башлый.

          Салих Сәйдәшевкә күренекле композитор Заһидулла Яруллин музыка белемнәрен бирә. Булачак композитор укуын Казан музыка училищесында дәвам итә.  1922 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында дирижер һәм музыкаль җитәкче булып эшли башлый. Ул «Галиябану», «Башмагым», «Зәңгәр шәл» музыкаль әсәрләрен, вальс, маршлар яза.  Бүгенге көндә дә  бәйрәм тантаналары Салих Сәйдәшев язган  марш белән башлана.

          Казанда Салих Сәйдәшев музее, аның  исемендәге урам, тукталыш бар. Башкаладагы Зур концертлар залы Салих Сәйдәшев исемен йөртә.

-Текстны  чылбырлап уку һәм тәрҗемә итү

 4.Физминутка

Исә җилләр,оча кошлар,

Килә коштай очасы.

Күккә менеп, җиргә төшеп,

Шул җилләрне кочасы.

Яңгыр ява,ага сулар,

Килә судай агасы.

Киң болында, урманнарда

Куян кебек чабасы.

5. “Кем беренче?” уены

-Укытучы җөмләдәге беренче сүзне укый.

Шул сүз кергән җөмләне беренче тапкан бала җөмләне укый, тәрҗемә итә

-Укытучы соңгы сүзне укый.

Шул сүз кергән җөмләне беренче тапкан бала җөмләне укый, тәрҗемә итә

-Укытучы җөмләне русча әйтә, беренче аңлап алган укучы тексттан шул җөмләне табып укый.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Диалогка кирәкле репликаларны өстәргә.

... ?

Салих Сәйдәшев - татар халкының атаклы композиторы, тугрылыклы улы.

Сәйдәшнең яшьлек еллары кайда уза?

 ...  .

Салих Сәйдәшевкә кем  музыка белемнәрен бирә?

...  .

 ... ?

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында дирижер һәм музыкаль җитәкче булып эшли башлый.

Казанда Салих Сәйдәшев исеме белән бәйле нинди истәлекле урыннар бар?

2. Тәрҗемә итегез:

Салих Сайдашев- знаменитый композитор татарского народа.

Юные годы Сайдаша прошли в семье Шигаба Ахмерова.

Музыкальные знания Салиху Сайдашеву дал видный композитор Загид Яруллин.

В 1922году начинает работать дирижёром и музыкальным руководителем в татарском государственном академическом театре имени Галиасгара Камала.

3.Җөмләләрне дәвам итегез:

Салих Сәйдәшев - татар халкының ...  .

Сәйдәшнең яшьлек еллары ...  .  

13 яшендә  ул   рояльдә  моңлы ...  .

Салих Сәйдәшевкә күренекле композитор Заһидулла Яруллин... .

Булачак композитор укуын Казан…  . 

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында…  .

Ул «Галиябану», «Башмагым», «Зәңгәр шәл» музыкаль …  .

Казанда Салих Сәйдәшев исеме белән аталган…   .

Башкаладагы Зур концертлар залы Салих Сәйдәшев … .

4. Текстның эчтәлеген сөйләү:

а) укучы үз- үзенә сөйли;

б) пар- пар эшләү

IV  Йомгаклау

Укытучы. Без бүгенге дәрестә татар халкының атаклы композиторы Салих Сәйдәшев белән таныштык. Сәйдәш- кабатланмас якты талант. Атаклы композитор халык йөрәгендә яши. Ул иҗат иткән көйләр үлемсез.

   Билгеләр кую.

V  Өй эше.

1 нче төркем- Салих Сәйдәшев турында монолог төзергә

2 нче төркем- Салих Сәйдәшев турында диалог төзергә

3 нче төркем- “Татар халкының атаклы композиторы Салих Сәйдәшев”  дигән темага контроль сораулар төзергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План - конспект урока в форме презентации в программе Power Point на немецком языке по теме " Немецкая пресса для подростков" и конспект урока в программе Word к УМК И.Л.Бим., Л.В.Садомовой " Шаги 5" для 9 класса.

Презентация конспекта урока на немецком языке  в программе Power Point по теме "Немецкая пресса для подростков" и конспект в программе  Word показывают некоторые приёмы работы по теме "СМИ" ...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

РАЗВИТИЕ РЕЧЕВОГО УМЕНИЯ С ПОМОЩЬЮ МЕТОДА ОПОРНЫХ СИГНАЛОВ-КОНСПЕКТОВ РАЗВИТИЕ РЕЧЕВОГО УМЕНИЯ С ПОМОЩЬЮ МЕТОДА ОПОРНЫХ СИГНАЛОВ-КОНСПЕКТОВ.АНГЛИЙСКИЙ ЯЗЫК.

Говорение на иностранном языке, особенно в монологической форме, представляет большую трудность для учащихся.Обучение с помощыо метода опорных сигналов открывает большие возможности в развитии речи уч...