Интегральләштерелгән татар телеһәм әйләнә тирәне өйрәнү дәресе.Дәрес- экскурсия.
план-конспект урока по теме

Интегральләштерелгән  татар теле һәм әйләнә тирәне өйрәнү дәресе. Дәрес- экскурсия.

2нче сыйныф.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл integrallshterelgn_tatr_tele_hm_tabigat_beleme_drese.docx22.42 КБ

Предварительный просмотр:

Интегральләштерелгән  татар теле

һәм әйләнә тирәне өйрәнү дәресе.

Дәрес- экскурсия.

2нче сыйныф.

Әзерләделәр:

Башлангыч сыйныф укытучысы

Макарова Юлия Михаил кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гулумова Дилара Әнәс кызы

ТР, Әлмәт районы, Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“Яшьләр бистәсе гомуми урта белем бирү мәктәбе”

             Тема.       Туган якка көз килде.

Максат. 1. Көз темасы  буенча өйрәнелгән сүзләрне аралашуга кертү.

                2. Балаларда күзәтүчәнлек үстерү.

                3. Туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау. 1. Көз кызы костюмы( көзге яфраклар белән бизәлгән таҗ, алма,гөмбә,яфраклар тегелгән өсъяпма)

                     2.Табышмаклар  язылган карточкалар.

Аңлатма язуы. Бу дәрес рус телле балалар белән үткәрелә, шуңа күрә табигать белеме дәресе  рус телендә бара. Башлангыч сыйныф укытучысы да рус милләтеннән.

Дәрес- экскурсия мәктәптән 10-15 минутлык ераклыкта урнашкан  урман аланында үткәрелә , ике дәресне берләштергәнлектән 90 минут  бара.Экскурсия алдыннан маршрут  билгеләнә, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча  әңгәмә үткәрелә.

        

Дәрес барышы. Ход урока.

1.Организационный момент.

Учитель начальных классов.

…Когда ты идешь по тропинке лесной,

Вопросы тебя обгоняют гурьбой.

Одно «почему» меж деревьями  мчится,

Летит по пятам  за неведомой птицей.

Другое пчелой забралось на цветок,

А третьелягушкою скок в ручеек.

«Что» мышкой шныряет под листьями в норах,

«Кто» ищет в кустах притаившийся шорох.

Сидит «отчего» на зеленом листке,

« Куда» полетело верхом на жуке,

«Зачем» вслед за ящеркой влезло на пень…

Вопрос за вопросом , и так целый день.

Пойдем-ка, дружок,  по тропинке  вдвоем

Ответы искать под зеленым шатром.

2. Повторение изученного материала.

Учитель начальных классов.

-Ребята, какое сейчас время года? (Ответ детей:Осень.)

-Обратите внимание на небо. Какое оно? (Ответ детей: голубое, светлое и т.д.)

-А солнце греет?  (Ответ детей:Да, но не так  как летом.)

- А какая сегодня погода?

Ученики говорят о погоде.( Ясно,облачно,пасмурно, ветрено,безветренная погода и т.д.)

3. Кабатлау.

Татар теле укытучысы.

Үтте- китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып беттеләр.

Укытучы.

- Балалар, хәзер нинди ел фасылы? (Балалар җавабы. Көз.)

-Әйдәгез әле көз билгеләрен искә төшерик. (Балалар җавабы. Көз көне кояш әз җылыта,яфраклар саргая, кошлар җылы якка китә.)

Һава торышы турында әңгәмә үткәрелә.

Укытучы.

- Балалар,бүген көн нинди? (Балалар җавабы. Көн кояшлы, җылы,җилле,җилсез, болытлы, болытсыз.)

Укытучы .

-Балалар, карагыз әле, безгә Көз кызы кунакка килгән.Әйдәгез, аның белән сөйләшеп алыйк әле.

( Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән  “Көз” шигыре буенча сөйләшү  оештырыла.  Бер укучы алдан көз булып кинеп килә.Татар теле дәреслеге. 2нче сыйныф.Хайдарова Р.З.)

Беренче укучы.

-Көз,көз, әйт әле кәрҗинеңдә ниләр бар?

Көз кызы.

- Кәрҗинемдә кыярлар, помидор һәм алмалар.

Икенче укучы.

-Көз,көз, әйт әле кәрҗинеңдә ниләр бар?

Көз кызы.

- Кәрҗинемдә  сары, кызыл, алтын сары төсләр бар.

Беренче укучы.

-Көз,көз, әйт әле кәрҗинеңдә ниләр бар?

Көз кызы.

- Кәрҗинемдә  миләшләр,чикләвек һәм гөмбәләр.

Укытучы.

-Балалар, менә без көз турында тагы да күбрәк белдек. Киләсе дәрестә көз билгеләрен әйткәндә Көз кызының кәрҗинендә булган бүләкләрен дә онытмагыз.

  3. Основная часть. Знакомство  с жизнью леса.

Учитель начальных классов.

- Дети, сегодня мы рассмотрим изменения, которые происходят осенью в жизни леса: что происходит с растениями,животными,птицами.

Ответы детей. Летом деревья и кусты  были зеленые, некоторые цвели , а затем появились плоды и начали созревать семена. С приходом осени  в природе начался листопад: листья на деревьях и кустарниках изменили свою окраску, а затем начали опадать.

Учитель.

-Давайте, ребята, остановимся, помолчим и прислушаемся к голосам леса.

...Лес, точно терем расписной:

Лиловый, золотой,багряный.

Стоит над солнечной поляной,

Завороженный тишиной.

Какие замечательные строки написал Бунин. Давайте рассмотрим наш терем:  какие деревья в нем есть?

Ответ детей. Береза, дуб, осина, клен, сосна, ель.

  4. Төп өлеш. Урман белән танышу.

Татар теле укытучысы.

- Көз килде. Үләннәр

Саргайды,шиңде

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

- Балалар, сез урмандагы нинди агачларны беләсез?

Укучылар җавабы. Каен, имән,усак,нарат,чыршы.

Учитель начальных класов.

- Ребята,давайте поиграе м игру “Угадай листочек”. Мы будем вам показывать листочки, а вы скажете с какого дерева они упали.

Ученики называют деревья на русском, а затем на татарском языке.

Учитель.

-Молодцы, ребята. Давайте возьмем эти листочки в класс, а зимой будем вспоминать нашу экскурсию.

Татар теле укытучысы.

-Балалар,  әйтегез әле, урманда  нинди җәнлекләр яши?

Укучылар  җавабы. Аю,куян,тиен,керпе,бүре,төлке.

Укытучы.

- Бик яхшы балалар. Хәзер сез әйткәннәрне укытучыгыз Юлия Михайловнага рус  теленә тәрҗемә итик.

Укучылар  җәнлекләрне рус телендә атыйлар.

( Медведь,заяц,белка,еж,волк,лиса.)

Учитель начальных классов.

-Ребята,а кто может изобразить этих лесных жителей так, чтобы остальные могли угадать кто это.

Ученики  движениями мимикой показывают разных зверюшек. Медьведь ходит в развалочку; лиса идет

 “ виляя хвостом”; ежик пыхтит, собирает листочки, грибы; заяц: прыг- скок,прыг-скок, ушки на макушке.

Татар теле укытучысы.

  1. Укучылар, хәзер сезнең өйдә әзеләп килгән агачлар,җәнлекләр турындагы  табышмакларны тыңлыйк.

Беренче укучы.  Җәй дә, кыш та- яшел күлмәк кия. Бу нинди агач? ( Балалар җавабы- нарат,чыршы)

Икенче укучы.  Энәсе бар, тегә белми. (Балалар җавабы -керпе)

Өченче укучы. Сорыдыр төсе,үткендер теше, урманда йөри, куяннар эзли. Бу нәрсә? (Балалар җавабы- бүре)

Дүртенче укучы. Кыш көне- ак, җәй көне- соры, колагы –озын, койрыгы- кыска.( Балалар җавабы-куян)

Бишенче укучы. Матур минем койрыгым, селки-селки барамын, кетәклеккә кереп мин тавык-чебеш аламын.

   Йомгаклау. Укытучы. Балалар, безнең сәяхәтебез тәмам. Хәзер без мәктәпкә кайтырбыз һәм башка укучыларга да урманның матурлыгы турында сөйләрбез. Туган якның табигатен саклыйк, кадерле балалар.

     Итог экскурсии.

Учитель начальных классов.

-Ребята, мы очень рады, что вы хорошо знаете наш лес, его обитателей на русском и татарском языке. Экскурсия  заканчивается , мы сейчас вернемся в школу и всем расскажем ,как в лесу хорошо и красиво. Давайте будем беречь эту красоту.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

татар теле дәресе "Күчтәнәч"

Сыйныф сәгатьләрендә кулланып була. Әдәплелек дәресе санала."Күчтәнәч" тапшыруы нигезендә төзелгән.Презентациясе бар.Ахырдан бүләккә мультфильм да күрсәтелә....

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

Татар теле дәресе: Кошлар - безнең дусларыбыз. (Кабатлау дәресе)

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)...

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....