Мастер класс
методическая разработка по теме

Ямалеева Гузалия Нуретдиновна

Әсәрнең эчтәлеген табу. А.Яхин методикасы буенча төзелгән мастер класс.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sr_echtlegen_tabu.docx17.41 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Әсәр эчтәлеге.

Максат. А.Г.Яхинның иҗади үсеш технологиясен кулланып, чәчмә әсәрнең эчтәлеген ачу.

Эш тәртибе.

  1. Кереш. Әдәбият дәресендә укучы әсәр белән эшли. Шуңа күрә ул әсәргә анализ ясаганда фикерли. А.Г.Яхин технологиясенең нигезендә иҗади фикерләргә өйрәтү генә түгел, күнектерү ята. Моның өчен ул төшенчәнең эчтәлеген һәм эш ысулларын гомумиләштерү алымын куллана. Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе дә шул нигездә тора, моңа ул тагын төркемнәрдә эш һәм модельләштерү алымнарын өсти. Бу ике технологияне куллану заманча балаларда матур әдәбият белән кызыксынуны  арттыра. Татар әдәбиятыннан яңа стандартлар белән эшләү өчен безнең гамәлдә шушы ике технологиябез бар.

Бүген без А.Г.Яхинның чәчмә әсәргә анализ ясау моделен кулланып, Ш.Усмановның “Ачылган  йозак” хикәясенең фокусын  табарбыз.

  1. Уку мәсьәләсен  чишү.

Хикәянең кыскача сюжетын сөйләү. Хикәядә сүз йозак ачу турында бара. Фәхри исемле слесарь егетнең осталыгы. Бик тәҗрибәле осталар да ача алмаган сейф йозагын Фәхри уйнап кына ачып бирә.

Әсәрнең күренеп торган эчтәлеген табабыз.

Көтелгән җавап- Фәхринең осталыгы.

  1. Әмма зур әдипләр ачылган йозакның  мәгънәсе эченә башка эчтәлекне яшергәннәр. Әсәрнең исеменә игътибар итәргә кирәк. Автор аны хикәянең фокусы итәргә тиеш. Шулай уйлау өчен тагын бер дәлилебез бар. Сюжеттагы йозак – фәкать ачкычы һәм аның сере билгеле булганда гына ачыла торган нык йозак. Әнә никадәрле бай сыйфатлы предмет. Андый предметлар яки күренешләр гадәттә метафора булалар. Ә фокус өчен метафорадан да уңайлы образ юк.
  2. Фокусны вакыйгалар белән бәйләнешкә кертәбез.

Көтелгән җавап: беренче вакыйга – сейфны ачу вакыйгасы. Бу хикәядә ул сюжет үзе.Хикәянең исеме аны кабатлый гына, мәгънә өстәми. 

  1. Икенче вакыйганы табабыз.

Көтелгән җавап – Фәхринең кичерешләре. Егетнең күңелендә тышкы сюжеттан да хәтәррәк көрәш бара. Нинди көрәш?

Көтелгән җавап:  Ул осталыгын күрсәтергә җай чыгуына шатлана, аннан соң кимсенә, рәнҗи, рәнҗүе үчкә әйләнә, үче игелеге белән конфликтка керә дә, егетне кабат шатлык, җиңү шатлыгы чолгап ала.

  1. Фокус күңел вакыйгасы белән бәйләнешкә керә. Йозак – метафора. Күңелгә үзенең бөтен сыйфатларын бүләк итә. Авторның бәясе нинди?

Көтелгән җавап: Кеше күңеле, сейф йозагы кебек, серле, катлаулы, аның ачкычы бер генә – шәфкатьлелек.

Нәтиҗә. Фәхри үзенең барлык хисләрен, теләкләрен игелеклелек хисенә буйсындыра ала.

  1. Кабатланган урыннар. Фәхринең серле йозаклар турында  кат-кат сөйләве. “Ачылган йозак” Фәхринең үчле, рәнҗүле анты белән бикләнгән күңелен ачудан гыйбарәт. Фәхринең мактанасы килүен дә, кирелеген дә, үч алу теләген дә, горурлыгын да  бер хис – игелек эшләү теләге җиңә.

10.   Йомгаклау. Без уку мәсьәләсен чиштек: әсәрнең фокусын таптык. Бу эш чәчмә әсәр анализының бер өлеше һәм ул күп нәрсәләрне башкача  ача, әдәбиятны яхшырак үзләштерергә, аерым әсәрне һәм язучы иҗатын тулырак аңларга мөмкинлек бирә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

Мастер - класс "Рыбки", Мастер-класс"Лесовичок из сосновых шишек"

quot;Рыбки"-Техника выполнения - срезы из веток березы.Проводился мастер - класс для педагогов технологии и дополнительного образования."Лесовичок"- работа с природным материалм....

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR» Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически » .

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR»Тема:  «Проведение Мастер-класса по выполнению  вечерней прически »Цель:     Дать учащимся возможность...

Мастер -класс "Представление участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителя родного (татарского) языка и литературы «Туган тел» "

Яруллина Гульшат Минасхатовна  имеет высшее образование, закончила  Арское педагогическое училище в 1995г., Набережночелнинский  государственный педагогический институт в 2003 г. Стаж р...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...