Л.Толстой."Әбисе һәм оныгы" тексты.Ачык дәрес.
план-конспект урока по теме

Галиева  Миляуша  Мирфаезовна

Открытый урок для учащихся  4 класса по литературному чтению.

Скачать:


Предварительный просмотр:

        Дәреснең  темасы: Л. Н. Толстой  “ Әбисе белән оныгы” хикәясен  өйрәнү  өстендә эш.

(Р.З.Хәйдәрова методикасына нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәсе)

Максат:  

  1. Укыту-өйрәтү:
  1. Л. Н. Толстойның “Әбисе белән оныгы” текстының эчтәлеге өстендә эшне дәвам итү;
  2.  анда өйрәнелгән лексиканы актив кулланылышка кертү.
  1. Белем-күнекмәләрне үстерү-камилләштерү:

- укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен үстерү;

- текстта ориентлаша белүне үстерү;

- фигыльнең заман формасын ныгыту;

-  капма-каршы мәгънәле сүзләрнең парларын танып-белү;

-.Ситуатив күнегүләр аша уңай һәм тискәре җавап бирү күнекмәләрен диалогик сөйләмдә камилләштерү.

 3. Тәрбияви максат:

  - укучыларда бөек  рус милләте  вәкилләренә һәм аларның хезмәтләренә карата  кызыксыну уяту;

  - татар халык авыз иҗаты һәм бөек шагыйребез Г. Тукай шигыре аша балаларда хезмәткә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Дәрес тибы: ЛГКК

Дәрес материалы, җиһазлау:

Дәреслек “4 нче сыйныфлар өчен татар теле һәм уку китабы”,  2010,  46-48нче   битләр. Компьютер, проектор,  экран һ.б.  Презентация.  Л. Толстойның балалар өчен  язган  китаплары.

Дәрес барышы:

I.  а) Оештыру моменты.

       Исәнләшү:

  1. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!
  2. Хәерле көн!
  3. Укучылар, бүген бездә кунаклар бар. Әйдәгез, кунаклар белән исәнләшәбез.
  4. Рәхмәт, утырыгыз!
  5. Бүген кышның нинди ае?
  6. Декабрь – кышның ничәнче ае?
  7. Декабрь – елның ничәнче ае?
  8. Көн нинди?
  9. Кыш көне балалар нишлиләр?
  10. Компьютерда  кышкы уеннар  күрсәтелә.

 

Б) Дәреснең максатын  әйтү.

  II.  Укучылар,  без  бүген  дәрестә  “Әбисе  һәм  оныгы”  тексты  өстендә  эшне дәвам итәбез.

  1.  Хәзер  фонетик зарядка  эшлибез.

“Ә”  авазлары кергән  сүзләрне  кабатлыйбыз

Эшләгән,        теккән,              кечкенә,              үскән,              үстергән

Эшчән  әби,                   мәрхәмәтле  әби,              Әби  ипи пешергән.

“О”  авазлары кергән  сүзләрне  кабатлыйбыз

Онык,   йоклаган,  торган.

  1.   Хәзер  өй эшен  тикшерәбез.  Нинди  өй эше  бирелде?
  1. “Әбисе белән оныгы” хикәясен укырга, яңа сүзләрне  ятларга  иде.

  1. Сүзләрне  тикшерәбез:
  2. Т-Р:    Онык, үзе,  картайган, җыештырган, мич  башына,  менеп  яткан.
  3. Р-Т:  хорошая внучка, работящая  бабушка,  лёгкая  работа, чистая  посуда,  тёплая  печь, работу сама  делала.

У одной бабушки была  внучка.  Бабушка была очень трудолюбивая.  Она постарела. Вот  внучка  выросла.  Она  сама  делала  все  дела.

  1. Компьютерда  Л. Толсой портреты   күрсәтелә.

Сораулар  бирү.

  1. Укучылар, хикәяне  кем  язган?
  1. Ул кем?
  2. Ул  кемнәр  өчен  хикәяләр  язган?
  3. Ул  балалар өчен  тагын  нәрсәләр язган?
  4. Ул  балалар  өчен  хикәяләр,  әкиятләр,  мәсәлләр   язган.
  5. (Күргәзмәдәге  китаплары  күрсәтелә)

III.      Текст  өстендә  эшләү.

  1. Укытучы  укый,  балалар  гөжләп укыйлар.
  2.  Аннан  соң  укучылар  чиратлап укыйлар.  

3)   Аудирование күнегүләре. 

  1. Прослушайте и укажите слова со звуком [Ә].

  Әле, кечкенә, өй, үсеп, җиткән, теккән, онык.

  1. Прослушайте и укажите количество слогов в  каждом слове

Әбинең, әби, әбисе, картайган, пешергән, йоклаган.

     

  1. Прослушайте и укажите лишнее слово в логическом ряду.

Әби, онык, урман, карчык, өй, ипи, картайган.

  1. Прослушайте и закончите предложения.

Кечкенә кызчык...

Әбинең оныгы үсеп...       .

  1.  Прослушайте и укажите, что изменено во втором предложении.

(47 нче  бит  3нче  күнегү  телдән)

Әбинең оныгы бар. -  Әбинең оныгы булган.

Кызчык йоклады. – Кызчык йоклаган.

Кыз ипи пешерде.- Кыз ипи пешергән.

  1.  Найди  в рассказе  предложения о  том,  что делали  бабушка  и  её  внучка.

(48нче  бит   6нчы  күнегү) - телдән

  1. Укучылар  текстта   фигыльләр  бармы?
  2. Алар нинди  сорауларга  җавап  бирәләр?
  3. Алар  нинди  заманда  булалар?

(Хәзерге,  билгеле/билгесез үткән  заман  фигыльләр  була)

       У.:   Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең соравын искә төшерик.

       ( Нишләгән?)

        - Аларның кушымчалары нинди?   ( -ган/-гән, -кан/-кән)

         - Хәзерге заман хикәя фигыльнең соравы нинди? (нишли?), ә

          кушымчалары нинди була? (- ый/-и, -а/-ә)

          - Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең соравы нинди?      нишләде?)

          - Кушымчаларын әйтеп үтегез әле? ( -ды/-де, -ты/-те)

          - Ә хәзер тексттан  фигыльләрне эзлибез.

Компьютерда  фигыльләр  хәзерге,  билгеле/билгесез үткән  заманда    күрсәтелә.

  1. Укучылар укып төрләндерәләр.

      Нәтиҗә  ясала: Бу текстта фигыльләр нинди заманда килгән?

    У.:  Хәзер  дәреслек  белән  эшлибез  (48нче  бит  8нче  күнегү)

Дәфтәрдә  яздыру.

     

 2 укучы  тактада  җөмләләрне  язып  бетерәләр.

 А) Башта кыз  йоклаган,  әби эшләгән,  чөнки   ....  .

 Б)  Аннан  соң  кыз  эшләгән,    әби  йоклаган,    чөнки  ...   .

Физкультминутка.

У.:  Ә хәзер әйдәгез бераз ял итеп алыйк:

                                                  Нинди яхшы балалар

                                                  Аяк, кулны язалар.

                                                  Чүгәлиләр, торалар,

Иңбашларын боралар.

Уңга, сулга, алга, артка

                                                  Гәүдәләрен ияләр,

                                            Сәламәт бул!- дияләр.

Компьютерда!

У.:  Бирелгән сүзләрнең  антонимнарын дәфтәрдә  языгыз.

  1. Эшчән - ялкау;       яхшы – начар;       чиста - пычрак;                 яшь –карт;        яңа- иске;     җиңел – авыр;

      мәрхәмәтле – мәрхәмәтсез;      игелекле - игелексез.

Укучылар, хәзер үзегезгә  билгеләр  куегыз:

Компьютерда  билгеләр  кую  өчен   критерийлар  күрсәтелә.

 

Ныгыту  күнегүләре  үтәү. (48нче  бит  9нче  күнегү)

Ситуатив   күнегүләр.  

Как ты скажешь  о том,   …

- ты  убиралась дома;

- ты  помыла  посуду;

- ты сшила?

- бабушка  испекла  хлеб;

- бабушка  убиралась  дома;

- бабушка  спала?

Ситуатив   күнегүләрне  парлап  эшләтү.

 Компьютерда  рәсемнәр   күрсәтелә.

Бәйләнешле  сөйләм  төзү,  хикәянең  эчтәлеген    сөйләтү

  1. Укучылар,  әби белән  онык  турында  кем  сөйли  ала?

(1-2 укучы  сөйли)

  Нәтиҗә.

  1.  Укучылар,  текст  сезгә  ошадымы?   Ә ни өчен  ошады?  
  1. Текст  ошады, чөнки әби  эшләгән,  кызны  үстергән.
  2. Әби картайган,  кыз  әбине  караган,  ашаткан.
  3. Әби  нинди  кеше  булган?
  4. Ул  нинди  онык  тәрбияләгән?
  5. Рус  халкында  нинди мәкальләр  бар?
  6.  Труд  кормит, лень  портит.
  7. Татар халкында бик   акыллы  мәкальләр  бар, менә тыңлагыз әле:          

                                 Ни чәчсәң, шуны урырсың.

  1. Русчага  ничек тәрҗемә ителә?
  2. Что посеешь, то и пожнёшь.

               чәчсәң – посеешь

                  урырсың – пожнёшь

О  чём говорит пословица?

Агач  яфраклары  белән,  кеше  эшләре  белән  матур.

Компьютерда  Г. Тукайның   “Эшкә өндәү”  шигыре  күрсәтелә.

                                     

Эшкә өндәү

Яшьлегеңдә күп тырышсаң,   эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны  бик тыныч һәм бик җиңел.

                                                                        Г. Тукай.

Укытучы  укый, укучылар  тәрҗемә  итәләр.

IV.  Йомгаклау.

Өйгә  эш  бирү: көндәлекләрне  алыгыз, языгыз.

“ Әбисе белән оныгы” хикәясен  сөйләргә  өйрәнергә,  47 бит 5 нче күнегү, телдән.

Билге кую.

Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Л. Н. Толстой. "Война и мир". 2-й урок. "Принципы изображения Толстым великосветского общества".

Конспект урока по роману Л. Толстого "Война и мир". Принципы изображения Толстым великосветского общества....

Презентация для урока литературы по роману Л.Н.Толстого "Война и мир" в 10 классе по теме: "История создания, жанр и проблематика романа Л.Н.Толстого"

Презентация предназначена в помощь учителю для проведения первого урока литературы по изучению романа-эпопеи Л.Н.Толстого "Война и мир" в 10 классе....

Тест по творчеству А.К. Толстого и Л.Н. Толстого

Тест по творчеству А.К. Толстого и Л.Н. Толстого...

Урок литературы в 10 классе «А.К.Толстой. Жизнь и творчество. Основные темы и образы поэзии А.К.Толстого»

Урок знакомит учащихся с личностью, биографией и творчеством  великого писателя и поэта, направлен на формирование  у учащихся представления  о жанрах, образах поэзии А.К. Толстого....

“Әбисе белән оныгы” текстында билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне күзәтү. 4нче сыйныф

4Б сыйныфының рус төркемендәbalarf.ru сайтында урнашкан чыганаклардан файдаланып үткәрелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе...

Презентация "Моя Ясная" - заочная экскурсия по музею-усадьбе Л.Н.Толстого для урока Биография Л.Н.Толстого

Презентацию удобно использовать на уроках знакомства с биографией Л.Н.Толстого...

“Әбисе белән онык” текстында туганлык мөнәсәбәтләре.

4нче сыйныфның рус төркемендә уку дәресе...