План-конспект урока на тему "Г. Тукай "Бала белән күбәләк"..
план-конспект урока по теме

Урок проводился в рамках недели молодого учителя в школе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Әлмәт муниципаль районы Мәгариф идарәсе

муниципаль бюджет  белем бирү учреждениесе

“20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

                     Тема: Г. Тукай “Бала белән күбәләк”.

                                        (2 нче сыныф рус төркеме)

                                                   Укытычы:  Тазипова Айгөл Әсхать кызы.

Тема: Габдулла Тукай “Бала белән күбәләк”.

Дәрес  тибы: ЛГКК

Дәрес максат: (Укытучы өчен)

1) Укучыларны Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗат  эшчәнлеге турында мәгълүмәт бирү һәм “Бала белән күбәләк” шигыре белән таныштыру.

2)“Бала белән кәбәләк” шигырен уку ярдәмендә сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү; фикерләү сәләтен, диалогик сөйләмне үстерү.

3) Шагыйрьнең иҗатына кызыксыну уяту; әйләнә – тирә мөхиткә мәрхамәтлелек тәрбияләү.

4) Г.Тукай белән танышуны милли региональ компонент белән бәйләп аңлату.

  (Укучы өчен)

1)“Бала белән күбәләк” шигырен сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү.

2)“Бала белән күбәләк” шигырен сәнгатьле укырга өйрәнү.

Җиһаз: Р.З.Хәйдәрова “Татар теле”,(109-111 нче битләр), 2009 ел; Г.Тукай портреты; дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар.

Дәрес барышы

Оештыру моменты.

1) уңай психологик халәт тудыру;

2) дежур укучы рапорты;

3) укучыларның бер-берсенә комплиментлары

  • Исәнмесез, укучылар, хәерле көн сезгә!
  • Утырыгыз!

( Балалар торып басып исәнләшә, бер- берсенә карап елмаеп һәм хәерле көн теләшеп,бер-берсенә комплиментлар әйтеп урыннарына утыралар).

 Өй эше тикшерү.        

  1. Беренче уку бурычын хәл итү. Дәреслекнең 106 нчы битеннән М.Газизовның “Балан” шигырен сәнгатьле уку.

2.Ребус  чишү(интерактив тактада).

- Әйдәгез әле, ребус  чишеп алыйк. Ребусны чишкәч сез  татар халкының бөек шагыйренең исемен укырсыз.

(Габдулла Тукай)

  • Дөрес  җавапка күбәләкләр биреп барам.
  • Кемнең исеме килеп чыкты? (Габдулла Тукай).

Яңа төшенчәләр һәм ысуллар үзләштерү.

  1. Г.Тукай турында сөйләү .(Ике телдә сөйләү).
  • Бүген без сезнең белән дәрестә Г. Тукайның тормыш юлы һәм аның “Бала белән күбәләк” исемле шигыре белән танышырбыз. Шигырне сәхнәләштереп рольләргә бүлеп укырбыз.
  • Кем соң ул Г.Тукай,кем белә аның турында? (укучыларның җавабы)
  • Димәк,укучылар, Г. Тукай татар халкының бөек шагыйре. Г.Тукайга 2-3 яшь булганда әтисе белән әнисе үлеп китә. Аны кулдан – кулга йөртәләр,салкыннарда ишек төбендә басып тора, өйгә кертүче булмый. Менә шунлыктан чирләп 27 яшендә Г. Тукай үлеп китә. 26 апрельдә туган көне.
  • Ә хәзер укучылар,без сезнең белән Г.Тукайның тормыш юлы турында видиоролик карап утәрбез.(Презентация).
  1. Сүзлек өстендә эш.
  • Шигырьне укыганда безгә авыр сүзләр очырар. Тактага карыйк әле:

(Тактада транскрипция билгеләре белән язылган).

Бергәләп  - [бэргәләп] вместе

Армыйсың  -  [армыйсың]не устаешь

1. Тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизацияләү).

2. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла):

- яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү;

- сүзне кабатлау;

- сүзтезмә әйтү: эшләп армыйсың,бергәләп укыйбыз һ.б.;

- 2-3 сүздән торган, ләкин яңа сүз кергән җөмләләр әйтү: 1) Очып армыйсың. 2)Бергәләп эшлик.3) Бергәләп ял иттек.4)Бергәләп бакчада эшләдек.

3.Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр белән эшләү;

а) – Укучылар , кыр, болын, урман сүзләре бер – берсеннән нәрсә белән аерылып тора. Рәсемнәргә карагыз әле. Ничек аңлыйсыз бу сүзләрне?

б) – Сез “уйныймын, очамын” сүзләрен ничек аңлыйсыз? Тәрҗемә итик әле.

-  Как вы скажете, что вы играете.

-  Как скажете, что бабочка летит.

-  Как скажете, что ты летишь как бабочка.

3)        Шигырьне уку.

-        Мин хәзер сезгә шигырьне укыйм,ә сез игътибар белән тыңлап торыгыз.

Ял моменты.

  1. Дисктан шигырьнең мультфильмын карау, тыңлау.
  • Менә шигырь белән дә таныштык,җавап бирегез әле миңа, ни өчен күбәләк күп очып арымый? (Укучыларның җавабы).
  1. Презентацион материал белән эш. Рәсемнәргә туры килгән җөмләләрне табу.

Ныгыту  моменты.

  1. Әңгәмә.
  • Укучылар, безнең шәһәребездә Г.Тукай исеме белән бәйләнгән нинди истәлекле урыннарны беләсез? (Г.Тукай мәйданы,урамы).
  • Әйе, бик дөрес, менә укучылар,тиздән 26 нчы апрель көнне, Тукай  мәйданында шигырь бәйрәме булачак. Сез өлкән сыйныфта укый башлагач бәйрәмгә барырсыз,шигырьләр ятларсыз.
  1. Шигырьне сәхнәләштереп рольләргә бүлеп уку.
  2. 110 бит, 3 нче күнегү.(Найди правильный перевод).

Поэт-шагыйрь

Великий-бөек

Разговаривает-сөйләшә

  1. Послушайте и укажите, что изменено во втором предложений:

а) Г. Тукай – бөек шагыйрь

Ш. Галиев – бөек шагыйрь

б) Г. Тукай шигыре “Бала белән күбәләк”

Г. Тукай шигыре “Жираф белән Зариф”

в) Г. Тукайның туган көне апрельдә

Ш.Галиевның туган көне апрельдә

г)  Мин шигырь укыйм.

Мин әкият укыйм.

Йомгаклау

  • Бүген без кайсы шагыйрь белән таныштык? (Г.Тукай).
  • Сез аның нинди шигырьләрен, әкиятләрен беләсез? (Укучыларның җавабы)
  • Бүген нинди шигырен укыдык? (“Бала белән күбәләк”).
  • Шигырьдә сүз нәрсә турында бара? (Балалар җавабы).
  • Саша, спроси у Кати, что спрашивает ребёнок у бабочки?  (укучыларның җавабы).
  • Катя,ответь пожалуйста, что сказала бабочка ребёнку.
  • Молодцы.
  • Ребята,к чему учит нас это стихотворение? (Балаларның җавабы).
  • Укучылар, димәк, бу шигырьдә бала белән күбәләк дус булган кебек бездә бер-беребез белән, табигать белән дус булыйк. Табигатьнең пычыратмыйк, кош-кортларга тимик, чәчәкләрне өзмик. Димәк, без табигатьне нишләргә тиеш?  (Сакларга).(Рус телендә дә тәрҗемә итеп әйтү ).

Өй эше.

  • Көндәлекләрне ачтык өй эшен язып куябыз,111 бит, 6 нчы күнегү.
  • Шигырьне сәнгатьле итеп укырга.

Билге кую:

  • Укучылар, кемдә ничә күбәләк? Саныйк әле. Кемнәр ничәле алды икән?(Билге кую).
  • Дәрес тәмам,игътибарыгыз өчен рәхмәт.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План – конспект открытого урока по теме: «Развитие навыков самостоятельной работы на уроках литературы при изучении рассказа А.П.Чехова «Хамелеон» в 7 классе КО вечерней школы

Тема урока: Рассказ А.П.Чехова «Хамелеон»Цель урока:1.     Познакомить учащихся с живой картиной нравов в рассказе А.П.Чехова «Хамелеон»2.     Попытаться ...

План-конспект открытого урока и самоанализ урока по технологии в 7 классе.Часть 2..

Разработка практического урока с презентацией по теме:"Вышивка крестом.Разновидности болгарского креста".Отработка практических упражнений и закрепление пройденного материала в первой части урока по д...

План-конспект открытого урока по английскому языку в 5 классе. Тема урока: «Would You Like a Cup of Теа?»

План-конспект открытого урока по английскому языку в 5б классе. Урок проведен 21.02.2008 г. по учебнику Климентьва Т., Монк Б., “Happy English” - 5-6 кл. UNIT 9. Учитель - Багдасарян Сусанна Гео...

План-конспект открытого урока по английскому языку в 6 классе. Тема урока: «Talking about the Famous»

План-конспект открытого урока по английскому языку в 6б классе. Урок проведен 5.10.2012 г. по УМК Биболетовой М.З. и др., “Enjoy English” - 5-6 кл. UNIT 5, Section 2. Учитель - Багдасарян Сусанна...

Презентация к уроку в 10 классе на тему "Предприниматель и мотивация его деятельности. Предпринимательский доход" и разработка урока. А также План-конспект открытого урока в 5 классе на тему:Семья как потребитель товаров и услуг на рынке

В данном материале дана разработка открытого урока на тему "предприниматель и мотивация его деятельности. Предпринимательский доход" и презентация к данному уроку. И План-конспект урока в 5 классе на ...

План-конспект открытого урока по астрономии в рамках районного семинара.Тема урока: «Атмосферное давление».Тема урока: «Агрегатные состояния вещества».

«Развитие и поддержка талантливых и одаренных детей в системе воспитания и дополнительного образования детей....

План-конспект открытого урока в 8 классе по 1 теме "Schön war es im Sommer" Thema der Stunde: " Планы на отдых у молодёжи разные."

1. Учить читать короткие тексты с полным пониманием прочитанного и определять содержание текста с ситуацией.                          ...