Туган телем - иркә гөлем
классный час (7 класс) на тему

Ситдикова Гюзель Ниязовна

Тамчы - шоу "Туган телем - иркә гөлем" 7 нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителә. Материал үтелгәнне кабатлау, туган телгә хөрмәт һәм кызыксыну тәрбияли. Укучыларның тапкырлыгын, зирәклеген арттыра

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_telem.docx23.85 КБ
Файл tugan_tel.pptx239.06 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: ТУГАН ТЕЛЕМ – ИРКӘ ГӨЛЕМ!

Максат: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрне гомумиләштереп кабатлау, ныгыту;

                бәйләнешле сөйләмне, сөйләм культурасын үстерү;

                туган телгә хөрмәт, өйрәнүгә кызыксыну уяту.

                                                       Барышы.

I Оештыру өлеше.

II Төп өлеш.

III Йомгаклау.        

I Оештыру өлеше

  1. Укучыларның командаларга бүленеп үз урыннарына урнашуы.
  2. Укытучы:

    Исәнмесез укучылар, укытучылар! Без сезнең белән “Туган телем – иркә гөлем” дип аталган тамчы шоуны башлап җибәрәбез.

      Туган тел һәр кеше өчен газиз һәм кадерле ул.Безнең туган телебез – татар теле. Туган тел, туган як, туган ил...Баланың теле дә бит туган телдә”Әттә! Әннә!” дип ачыла.

Хәзер командалар белән танышып китәбез. Башта жирәбә салыйк әле.Сүз беренче командага

бирелә.Командалар үзләре белән таныштыралар. Команданың исеме, девизы,Һәр катнашучының  үзе белән таныштыруы. Элек жюри әгъзалары сайлап куйыйк әле.

        Менә бусы безнең команда

        Алар өчен мин горур.

        Белмәгәннәр белеп торсын

        Исемем минем Айнур.

Урамда кыш булгангамы

Күңелем көтә җылы яз.

Үзем белән таныштырам

Исемем була Илназ.

        Сыйныфташларым белән бергә

         Мин дә кылам тамаша.

         Ишетмәгәннәр ишетсен

         Исемем минем Маша.

Урамда салкын булса да

Елмаеп, кояш көлә.

Барыгызда беләсездер

Исемем була Алия.

        Тамчы – шоуны уйныйк әле

         Бездән башка кем уйнар?

          Беләсез бит барыгыз да

          Минем исемем – Илнар.

Команданың капитаны

Исемем була Гадел.

Күпне беләсе килә бит

Сорау бирәм шуңа гел.

           Минем белән дә танышыгыз

           Мин булам Камалетдинов Марат

            Бу уенда катнашканга

            Мин үзем булам бик шат.    

Шигырь язарга яратам

Минем исем – Лиана.

Минем уңышларны күреп

Һәммәсе дә куана.

          Мине дә күрегез әле

           Исемем минем Миләүшә.

           Өстемдәге күлмәгем

            Үземә бик килешә.

Менә мин Илсур булам

Шулай кирәк дәшәргә.

Мин телим дуслар белән

Дус һәм тату яшәргә.  

                                                      II төп өлеш          

  1. Хәзер экранда безгә таныш татар язучыларының портретлары күренер. Ләкин алар тулы түгел.

Сезгә шул язучыларны танырга кирәк булыр Җавапны кул күтәреп бирәбез  Беренче командага сүз бирелә.     ( Муса Җәлил, Гадел Кутуй)                    

  1. “Син игътибарлымы? уены. Сорауларны бер – бер артлы командаларга бирелә.

Сораулар.

А) Закирга сөенчене кем әйтә? ( Түбән оч Фәһринең зур улы Сәпәр)          

Б)Сөенче акчасының күләме? ( Алты тиен)

В)Колынның төсе нинди? (Алмачуар)

Г)Колынга иң зур бәяне бирүче кеше кем? ( Сафа бабай)

Д) Закирга колыннын яралануын кем әйтә? ( Апуш)

Е) Закир ни өчен елый – елый йокыга китә? (Алмачуарны сабанга җигәргә булгач.)

Җ)Закир сабан туй чабышында ничәнче килә, нинди бүлә ала?  (Беренче,яшел чапан, 20 тиенлек көмеш)

З) Хикэя ничек тәмамалана? ( Алмачуар ярышның икенче көнендә авырый башлый, үлә.)

3. Капитаннар ярышы.

                                                          Сораулар.

1. Хәл фигыльнең ничә төре бар? (4)

2. Фигыльнең ничә юнәлеше бар? (5)
3.Боерык фигыль нинди сорауларга җавап бирә? (нишлә? нишләмә?)
4. Боерык фигыль җөмләнең нинди кисәге булып килә? (хәбәр)
5.Фигыль нәрсә белән төрләнә? (заман, зат – сан, барлык – юклык)

6.Шарт  фигыль нинди сорауларга җавап бирә? ( нишләсә? нишләмәсә?)

7 Хикәя фигыль нинди сорауларга җавап бирә? (нишли? нишләде? нишләгән?

8. Сыйфат фигыль нинди сорауларга җавап бирә? ( нинди?ни эшләүче?)
9. Затланышлы фигыльләр ничәү? (3)

10. Затланышсыз фигыльләр ничәү? ( 4)

11. Фигыль төркемчәләре ничә?  (7)

12. Шарт фигыль кушымчасы ( са, сә)

4.Тапкырга табышмак.

Һәр командага табышмаклар бирелә.3 минут эчендә кайсы команда чишелешне күбрәк таба. Командаларга табышмаклар бирелә. Башладык.

Беркем аны югалтмаган,
Ләкин һаман табалар.
Бигрәкләр дә кызыксына
Аның белән балалар.
(Табышмак)

Баскан килеш эзлиләр,
Яткан килеш эзлиләр.
Күмәкләп тә эзлиләр,
Берәмләп тә эзлиләр.
Зирәк булсаң табасың,
Хәтереңә саласың.
(Табышмак)

Бөтен халыкта да бар ул,
Ансыз уку, язу юк.
Тәртибен бутый күрмәгез,
Ансы мөһим шулай ук.
(Алфавит)

Баш хәрефебез юк безнең,
Аваз да белдермибез.
Шуның өчен дә сүзләрдә
Бик парлашып йөрмибез.
(ь,ъ билгеләре)

Безнең хокукларыбызны
Шулкадәре кысканнар:
Беренче иҗектә генә
Язылырга кушканнар.
(О,Ө хәрефләре)

Никтер безгә алфавитта
Тик өч урын биргәннәр.
Сез алты авазга билге,
Онытмагыз, дигәннәр.
(К, Г, В хәрефләре)

Бергә берне кушкач ничә?
Беләм, ике диярсез.
Сүзгә сүзне кушкач?..Менә
Ансы нәрсә дигән сүз?
(Кушма сүз)

Бер хәрефтә - ике аваз,
Җитмәсә әле иҗек.
Калыны һәм нечкәсе бар.
Алар языла ничек?
(Ю,Е)

Җөмләдән соң, йә уртада ,
Әгәр безне куйсалар,
Бераз туктап торырга һәм
Тын алырга кушалар.
(Тыныш билгеләре)

Алфавитта алты хәреф:
Иң дуслар һәм туганнар.
Татар сүзләрендә генә
Кулланыла торганнар.
(Ә,Ө,Ү,Җ,ң,Һ)

Безне татар сүзләреннән
Эзләп таба алмассыз.
Дөресен әйтеп бирсәгез
Оятка да калмассыз.
(Ц,Щ,В,Е)

Без бары тик дүртәү генә
Койрык тагып йөрүче.
Без нинди хәрефләр икән,
Бармы берәр белүче?
(Ц,Ң,Щ,Җ)

Томау төшкән кешеләр
Хәлебезне аңлыйлар.
Чөнки безне дөрес итеп
Алар әйтә алмыйлар.
(М,Н,ң)

Бер гаиләдә алтау без,
Исем, зат алмашлыкларын
Төрләндереп ятабыз.
(Килешләр)

Җөмләләрне төзегәндә,
Булыша алтыбыз да.
Безне онытырга сезнең
Юктыр бер хакыгыз да.
(Килеш кушымчалары)

Үзем дә ап – ак,
Эзем дә ап – ак.
Белем бирәм дип
Сызылам кат – кат.
(Акбур)

4. Кем күбрәк?

Хәзер сезгә сүз бирелә.Шул сүздәге хәрефләр белән баш килештәге исемнәр уйлап язарга. 5 минут вакыт бирелә. Сүздәге хәрефне бер тапкыр гына кулланырга ярый.

                                             Тапкырларыбыз

Кыр, тап, лар, кар, кап, ата, кала, ара, кат, тары, ат, ар, пар, апа, алар, тапкыр, арка,тал, баз,таз, каз, таба, база, карбыз,кыз, каба, бак, бака, Азат, кыл, арык, ызба, бар.

III Йомгаклау.

Нәтиҗә ясау өчен сүз жюрига бирелә. Җиңүче команданы билгеләү, уенга йомгак ясау.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ТАМЧЫ ШОУ ТУГАН ТЕЛЕМ – ИРК Ә ГӨЛЕМ

Слайд 2

ӘЙДӘГЕЗ ТАНЫШАБЫЗ

Слайд 3

ТАНЫДЫГЫЗМЫ?

Слайд 8

СИН ИГ ЪТИБАРЛЫМЫ?

Слайд 9

КАПИТАННАР ЯРЫШЫ

Слайд 10

ТАПКЫРГА ТАБЫШМАК

Слайд 11

КЕМ К ҮБРӘК?

Слайд 12

ТАПКЫРЛАРЫБЫЗ


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...