Замандашлар аңламаса, оныкларда өмет бар. ( Г.Исхакыйга суд процессы)
материал по теме

Файзиева Алсу Вазиховна

Класстан тыш чара. Гаяз Исхакыйга суд.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gayaz_ishakyy.doc112.5 КБ

Предварительный просмотр:

                   

         

                           Фәйзиева Алсу Вазыйх кызы

          Арча районы Апаз урта мәтәбенең 1 категорияле татар  

                            теле һәм  әдәбияты  укытучысы.

            Замандашлар аңламаса,

                      оныкларда  өмет бар.            

                                        (    Г.Исхакыйга суд процессы)

                       Залда дәһшәтле музыка яңгырый. Алып баручы чыга. Музыка акрыная.

      Алып баручы.   Хөрмәтле тамашачылар, кадерле дуслар.Буген безнең монда жыелуыбызның төп сәбәбе - атаклы XX гасыр башы язучысы, сәясәтче Гаяз Исхакый эше буенча  үткәреләчәк хөкем эшен карау һәм аңа үз бәябезне бирү.

   Җисемнәре туган илдән еракта калып, исемнәре һәм иҗатлары яңадан үз халкына әйләнеп кайткан күренекле әдипләр арасында татар язучысы Гаяз Исхакыйның да исеме бар.Унтугызынчы гасырның ахырында әдәбиятка килеп,  зур әдәби һәм публицистик мирас калдырган бу шәхестән башка XX гасырның беренче чиреген татар иҗтимагый  фикеренең һәм реалистик әдәбиятның кызу үсеп китеп,  сыйфат сикереше ясавын туры дөреслегендә аңлап та, анлатып та булмый.
Буген Г.Исхакыйның тормыш һәм иҗат юлын,  безгә билгеле булган материаллардан чыгып, бер тәртипкә салып карау күздә тотылды. Бу, әлбәттә, әлеге кабатланмас олы шәхес турында тәфсил -ләбрәк әйтергә теләү. Г.Исхакыйның  да киләчәктә  Г.Тукай,  Г.Ибраһимов, М.Җәлил, һ.б. кебек һәр адымы, һәр әсәре җентекләп өйрәнелер.

   Ә  менә Г.Исхакыйның  кылган гамәлләре дөресме, әллә ялгышмы  булганлыгын билгеләү сезнең  ихтыярда, кадерле тамашачылар. (пауза)

  Сезнең  игътибарга Г.Исхакый эшчәнлеген хөкем итү процессын тәкъдим итәбез. Басыгыз,   Хөкем    керә!

         ( Судья,   яклаучы  , гаепләүче,  суд утырышчылары , ахырдан Г.Исхакый  кереп утыралар.)

       Судья.  Бүген XX гасыр башының күренекле әдибе һәм сәясәтчесе Гаяз Гыйләҗетдин углы Исхаков эше тыңланыла. Бу - танылган язучыга һәм бу чор татар әдәбиятына нигез салучыларның иң күренеклесенә кешелек суды. Гаяз Гыйлэҗетдин углы Исхакый түбәндәгәге гамәлләре өчен гаепләнә:

     I  Шул чор руханиларны, дин әһелләрен милләтне артта калдыруда гаепли.

    II Шәригать буенча хокуксыз катлау дип саналган татар хатын- кызларын яклап чыгарга җөрьәт итә.

   III Әдэбиятны күңел ачу , хис-тойгыларны белдерү чыганагы гына итеп карамыйча, аны  политик аң тәрбияләү  коралы итеп куллана.

     IV  “Зөләйха” әсәрендә,  үзен милләтче итеп күрсәтеп, урыс халкын гаепли. (пауза)

      Гаепләнүче, үзегез турында бераз сөйләп китегез.

     Г.Исхакый.  Мин 1878 нче елның 22 нче февралендә Чистай өязендәге Яуширмә исемле авылда дөньяга килдем. Анам Камәрия һәм атам Гыйләҗетдиннең дә нәселе зыялы кешеләр булган. Уку белән яштән кызыксынгангадырмы, 5 яшемдә укырга өйрәнгәнмен. 1890 нчы елда атам мине, үз авылыбыз мәдрәсәсе белемнәре канәгатьләндермәгәнгә, Чистай мәдрәсәсенә укырга бирде. Ләкин монда да шул ук иске тәртипләр иде. Өч ел укыгач, мин Күл буе мәдрәсәсенә килеп укый башладым. Тәртипләр каты булса да, мондагы шәкертләр инде “Тәрҗеман” гәзитен укыйлар иде. Мин дә алардан калышмаска тырыштым. Китапханәләр бай булса да, андагы урысча китапларны мин , рус телен белмәгәнлектән, укый алмый идем. Шуңа хәлфәләрем киңәше буенча, Казан татар укытучылар мәктәбенә укырга кердем. Менә шушы чорда тирә-юнемә , тормышка тирәнрәк карый башладым. Шуның нәтиҗәсе буларак, “Кәләпүшче кыз”, “Өч хатын белән тормыш”, “Теләнче кызы “ романнары язылды. Мин бу әсәрләремдә үземне иң борчыган мәсьәләләрне күтәрергә тырыштым. Үз идеяләремне тормышка ашыру өчен, Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсенә укытучы булып кердем. Әмма минем табигать фәннәрен, рус телен укытуым , билгеле, ошамады, мине кудылар. 1905 нче елгы инкыйлабны мин бу тәртипләрне үзгәртү чыганагы буларак шатланып кабул иттем. Крестьяннарны хөкүмәткә каршы котыртканым өчен, мине кулга алдылар һәм туган авылыма сөрделәр. Монда да тынычлыкта калдырмадылар. Шулай булса да, мин иҗат эшемнән туктамадым. Судья әфәнде әйтеп киткән “Зөләйха” драмамны яздым.1907 нче елгы февраль инкыйлабын шатланып каршыласам да, Октябрьнекен кабул итә алмадым.Чөнки мин “террор яхшылык китерми” дигән фикердә торам. 1919 нчы елда Версаль солых конференциясенә сайлангач, мин үзем өчен карар кабул иттем : Төркиягә китәргә! Әмма...”Торган җир нинди булса да, туган җир булмый икән” диләр. Иҗат эшенә чумсам да, туган илне сагыну хисе мине ташламады.

    Менә минем кыскача тормыш юлым. Калганы сезнең хөкемдә.

     Судья.   Гаепләүче, рәхим итегез, сүз сезгә.

     Гаепләүче. Хөрмәтле судья, хөрмәтле суд утырышчылары. Минем бер нәрсәгә игътибар итәсем килә. Г.Исхакыйның гаебе зур.Бу гөнахлы бәндә дингә каршы төшә. Безнең өчен изге булган китапларны, дин әһелләрен әсәрләрендә мыскыл итә. Мәсәлән,“Тормышмы бу?”,“Мәдрәсә җимеше”, “Көтелгән бикәч” әсәрләре. Бу бит зур гөнах.

     Судья. Сезнең сүзләрегезне дәлилләүче фактларыгыз яки шаһитләрегез дә бардыр дип уйлыйм.

     Гаепләүче.  Бар ,билгеле, хөрмәтле судья. Шаһит, рәхим итегез.

     Шаһит. Мин гаепләнүче Г.Исхакый белән бергә Күл буе мәдрәсәсендә укыган кеше. Шул чорда ук инде ул безгә белем бирүче имамнарны, ишаннарны гаепләргә җөръәт итә иде. Ярар, шәкертләр арасында гына сөйләсен, ул динне гаепләп, үзеннән өлкәнрәкләр белән дә сүз көрәштерә иде. Әле ул үзе генә дә түгел, иптәшләре белән алар “Тәрҗеман” гәзитен укып, аны безнең арада, саф, диндар шәкертләр арасында да таратырга тырыштылар. Минем сүзем шушы.

    Судья.  Рәхмәт, ә хәзер яклаучыны тыңлап карыйк.

    Яклаучы. Гаяз Исхакыйны берәүләр:”Ул –динче”,- диләр, икенче берәүләр :”Ул дингә каршы “, диләр. Тегесе дә, бусы да төгәл түгел. Дин бер нәрсә, динчеләр икенче нәрсә. Гаяз Исхакый дингә, гомумән, каршы түгел. Әхлакый, тәрбияви ноктадан караганда, ул диннең уңай якларын күрә, халыкны үзара якынайту, бергә туплауда диннең ролен яхшы аңлый. Ул бозык муллаларга, ишаннарга, хәзрәтләргә, динне бозып, халыкны алдап яшәүчеләргә каршы чыга. Аларны бигрәк тә иҗатының башлангыч чорында тәнкыйтьли. Мисал өчен бер өзек китерәм.Ул “Тормышмы бу?” әсәреннән.”Зур корсаклы, көненә ун бәлеш төбе ашый торган, күрше хатыннары, асраулар берлә маташа, былчырана торган мин ! Әнә мужиклар берлә юк нәрсәләр өчен ялган шаһитләр яллап-яллап хөкемнәргә йөрүче мин! Әнә мужик хатыннары берлә каз бәбкәләре өчен орышучы мин! Әнә тагын мин! “

     Хөрмәтле, судья, менә монда китерелгән дин әһелен үзен дә әхлаклы, шәригать кануннары буенча гына яшәүче дип буламы? Минемчә, булмый.

     Судья.  Гаепләүче, сүз сезгә.

     Гаепләүче.  Дөрес, мин яклаучының сүзләрен тулысынча кире какмыйм. Әмма мин , мөселман кешесе буларак, барлык мөселман халкы өчен бер булган шәригать кануннарын бозуга күз йомып кала алмыйм. Динебез тарафыннан түбән катлау дип саналган хатын- кызны якларга ничек җөрьәт итә ул? Мәсәлән, аның “Теләнче кыз” романын алыйк. Чәче озын, акылы кыска булган хатын-кызны ни өчен яклый, үзе әйтмешли , тәрәккый итәргә тырыша. Сәгадәтнең тырышлыгына дан җырлый. Ә бит ислам динендә динне яки Алланы зурламыйча язу зур гөнаһ. Димәк, хатын-кызны олылау да гөнаһтыр. Мин хөкем залына Габдулла әфәндене чакырам.Рәхим итегез.

                                   (Шаһит   чыга)

   Шаһит, сез минем сүзләремне раслап, фактлар китерә аласызмы?

     Шаһит. Әйе, бу сүзләрне дәлилләү бик җиңел. Менә Сәгадәтне генә алыйк.Ул бит ярлы халыктан чыккан хатын-кыз. Ни өчен борынын шулкадәр күтәрергә? Байлыгы булмагач, ни өчен минем кебек дәрәҗәле бай малаена килеп асылынырга? Бу бит татар хатын-кызын бизәми. Мин шундый бозык хатынны үз янымда калдырырга тиеш идемме? Аның урыны кәнтәйләр янында.

    Ә менә гаепләнүче моның белән риза түгел. Имеш, Сәгадәт кебек нәфис җан матур тормышка, саф мәхәббәткә лаек. Ул хатын-кыз гына, аның урыны чаршау артында! Минем сүзем бетте.

    Гаепләүче.  Я, моңа каршы нәрсә әйтә аласыз, яклаучы әфәнде?

    Судья.  Яклаучы, рәхим итегез, сезнең фикерләрегез.

    Яклаучы.  Мин гаепләүче белән килешмим. Әгәр дөнья яратылганда алар тигез булганнар икән, ни өчен безнең шактый алдынгы заманда хатын-кыз ирләрдән түбәнрәк булырга тиеш? Мин бу тигезсезлеккә каршы төшәм. Ә бит Бөек Болгар чорында хатын-кызлар ирләр белән бер дәрәҗәдә булганнар. Хөкүмәт эшләрендә катнаша алганнар. Ислам дине шулай ук “хатын-кызны кимсетегез” дип өйрәтми. Димәк Г.Исхакый хатын-кызны яклап, дингә каршы чыкмый. Ул бары аларның да кеше икәнлекләрен расларга гына тели. Алда сөйләгән шаһит ”хатын-кызның урыны чаршау артында”, диде. Әмма сезнең алга бөек шөһрәткә ирешкән бик күп хатын-кыз исемнәрен китерергә мөмкин булыр иде: Сөембикә, Сәхипҗамал Волжская, һ.б. Бу исемлекне озак дәвам итеп булыр иде. Минем  үземнең  һәм гаепләнүченең фикеренчә, һәр хатын-кыз шәхес булып саналырга хаклы.

    Судья. Сезнең бу сүзләрегезне дәлилләүче шаһитләрегез яки фактларыгыз бармы?

    Яклаучы.  Әйе, хөрмәтле судья. Шаһит, рәхим итегез.

     Шаһит.   Минем исемем Сәгадәт, күптән түгел югары курсларны тәмамладым.

    Яклаучы.  Сез минем сүзләремне дәлилли аласызмы?

    Шаһит. Билгеле, дәлилли алам. Әле генә чыгыш ясаган шаһит мине әхлаксызлыкта, тыйнаксызлыкта гаепләде. Миңа үз урынымны күрсәтергә тырышты. Әмма безне шундый хәлгә төшерүчеләр - нәкъ менә теге әфәнде кебекләр. Билгеле, аларны гына гаепләү дөрес булмас иде. Чөнки хатын-кызны түбәнгә төшерүче төп сәбәп - чынбарлык, тирәлек. Һәм моны Гаяз әфәнде ачык күрсәтте. Бу дөреслекне танымаска теләү - бай углы Габдулланың зур ялгышы.

    Яклаучы.  Рәхмәт, урыныгызга утыра аласыз.

    Судья.   Гаепләүче , сүз сезгә.

    Гаепләүче. Чыннан да , минем сүзем бетмәде әле. Дингә каршы чыгу Гаяз әфәнденең төп гаебе булмаса да, аның җинаятьчел гамәлләре моның белән генә чикләнми әле. Татар әдипләре ничә гасырлык тарихыбызда үзе кебек мөселман халыклары әдәбиятларыннан үрнәк алып яшәде. Ә Гаяз Исхаков бу традицияләрен таптады, кяфер илләр мәдәнияты ягына йөз тотты. Имеш, мәгърифәтче. Ярар, үзе рус телен өйрәнде, алар мәдәнияты традицияләрен тотты. Бу бер бәла. Әле бит ул моның белән генә чикләнеп калмый, әсәрләре аша, халыкта сәяси аң тәрбиялим дип, бу идеяләрне укучыларына да тарата. “Ике йөз елдан соң инкыйраз”- моның җанлы мисалы. Имеш рус телен, рус культурасын белмәү, һәм, гомумән, татар халкының “ үз кабыгы” эчендә генә яшәве һәлакәткә китерергә мөмкин. Без моңа каршы чыгабыз. Һәм ул гөнахлы бәндә алда ни буласын юрый, юрау гына түгел, аны әйтеп бирә. Бу эш хак мөселманнарга бер дә фарыз түгелдер. Мөселман Алла биргәнгә шөкер итеп яшәргә тиеш. Язмышта язылмаган булмас. Ә бу әсәре белән ул үзенең генә түгел, бөтен бер милләтнең киләчәк язмышын күрсәтергә омтыла, халык күңеленә сафсата сала. Бу бит зур гөнаһ.

     Судья.   Сезнең сүзегез беттеме?

     Гаепләүче.   Әйе, судья әфәнде.

     Судья.  Ул вакытта сүзне яклаучыга бирәбез, рәхим итегез.

     Яклаучы. Әле генә Гаяз әфәнде әдәбиятны шәхси максатларда, сәяси аң тәрбияләү максатында куллануда гаепләнде. Әмма милләт өчен кайгыртуны мин берничек тә шәхси максат дип расларга җөрьәт итмәс идем. Мисал итеп гаепләүче “Ике елдан соң инкыйраз” әсәрен китерде. Таныш булмаганнар өчен кыскача нәрсә турында сүз баруын әйтеп китәм.

   XXI гасырның соңгы елы. Дөньяда бары 2 болгар калган. Тарихчы Җәгъфәр һәм хатыны Сөембикә.Үле бала тапкач, Сөембикә дә үлеп китә. Кайгыга баткан тарихчы Болгар хәрәбәләренә килә. Әмма манара авып, ул да һәлак була. Бөтен бер халык юкка чыга. Аянычлы әсәр. Бәхеткә каршы, бу фараз гына. Гаепләүче бу әсәрне дингә каршы чыгу, язмышны алдан әйтү дип атады. Килешәм , бу гамәлләр гөнаһлы. Әмма Гаяз әфәндегә болар кагылмый. Чөнки фантастиканы (әйе, бу фантастика дип атала) әдип бары милләт үсешен тоткарлаучы сәбәпләрне тагы да ачыграк күрсәтү өчен генә файдаланды. Бу сәбәпләр: иске фикерле руханилар, шулар кулындагы мәдрәсәләр, милләткә хезмәт итүчеләрнең тамак хакына эшләргә мәҗбүр булуы, рус мәдәниятеннән тайчану, эшләгән эшләрне ахырына җиткерә белмәү.

      Гаепләнүче рус мәдәниятен өйрәнүдә, әдәбиятта шуның традицияләрен кертүдә дә гаепләнде. Минем моңа да аңлатма бирәсем килә. Беренчедән, алар безнең терәлеп торган күршеләребез, икенчедән, бер парадокс яши: милләтнең куәтләнүен теләсәң, рус мәдәниятен үзләштер. Зыялы кеше буларак, гаепләнүче әфәнде бу сәбәпләрне күз угында тотарга тиеш иде, минемчә.

     Гаепләүче. Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” әсәре бар. Ул анда рус халкын көчләп чукындыруда гаепли. Ә бит рус милләте безгә яңарыш, мәдәният алып килде. XVI-XVIII гасырларда рус милләтенең татар халкы үсешенә ясаган тәэсире шиксез.

     Судья.   Яклаучы,  сүзегез бармы?

     Яклаучы. Гаепләүче басып алучыларны яңа мәдәният алып килделәр, татар халкы үсешенә тәэсир иттеләр , диде. Әйе, тәэсир иттеләр, әмма уңай ягы бик аз иде. Гөрләп яшәгән матур архитектуралы Казан ханлыгы җимерелде, халкыбызның зыялы уллары юк ителде. Әйе, Гаяз әфәнде - милләтче, әмма сез әйткән мәгънәдә түгел. Милләт язмышы өчен янып йөргән кешене мин берничек тә гаепли алмыйм. Башкалар да минем фикеремә кушылыр дип уйлыйм.Мин шаһиткә сүз бирер идем.

    Судья .   Шаһит, рәхим итегез.

    Шаһит.  Миңа 906 нчы елны Русия мөселманнары съездында Гаяз әфәнде белән бергә булырга туры килде. Монда Гаяз әфәнде милләтчелектә гаепләнде. Ә менә мин киресен исбат итәм. Ул үзе ясаган чыгышта мондый сүзләр әйтте: “ Арада дошманлыкны бетереп, дуслык белән берләшеп, бергәләшеп , көчләрне бөтен халык дошманы булган деспот идарәгә каршы юнәлдерсеннәр, файдасызга түгелә торган каннарны деспот идарә изүеннән котылу юлына түксеннәр. Хөррият хәрәкәтендә руслар, татарлар, әрмәннәр бер булсыннар. Дошман – бер, гаскәр дә бер булсын”.

   Яклаучы.  Сез монда чиста фактлар ишеттегез. Калганы сезнең хөкемдә. Мондый сүз сөйләгән кешене сез әйткән мәгънәдә милләтче дип буламы?

   Судья.  Рәхмәт, сүз гаепләүчегә бирелә.

   Гаепләүче.   Ярар, сез күпмедер мәгънәдә аның гаепсезлеген расладыгыз ди. Әмма , минемчә, Г.Исхакыйның бер кирәкмәгән әсәрләре дә бар. Аларда вак-төяк мәсьәләләр күтәрелә. Мәсәлән, “Сөннәтче бабай” әсәре. Анда бит бернинди яңалык , бернинди проблема юк. Ниндидер бер кеше өчен дә кирәк булмаган бер карт , имеш, пычагын мәсхәрә итүгә түзә алмыйча, тилереп үлә. Бу бит әкият, бернинди тәрбияви максат күздә тотылмый. Әдип ниндидер вак-төяктән трагедия ясарга тырыша.

    Судья.  Яклаучы , сүз сезгә бирелә.

    Яклаучы.   Бу сүзләр әдипкә генә түгел, татар халкына да кимсетү булып яңгырады. Әсәр татар әдәбиятында милләтебезнең гореф-гадәтләрен, сафлыгын күрсәтүче җәүһәр булып ялтырады. Сөннәт кебек милләткә хас традицияне нәкъ менә әхлакый яктан ачып бирү яңалык түгелмени? Әсәр халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калуда да зур роль уйный.

    Судья.    Гаепләүче сезнең сүзегез бармы?

    Гаепләүче.   Я, алла, мин бернәрсә дә әйтә алмыйм.

                (Залда шау-шу куба)

    Яклаучы.  Ә минем әйтәсе сүзләрем бар. Г.Исхакыйның иҗаты, бигрәк тә эмиграция елларына караган өлеше  җитди өйрәнүне таләп итә. Әмма бу юнәлештә моңарчы башкарылган эшләр дә Гаяз Исхакый XX йөз башы татар мәдәниятендә үзәк фигура һәм бу чор татар әдәбиятына нигез салучыларның иң күренеклесе иде дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

    Судья.  Хөкем карары чыгарыр алдыннан  соңгы сүз гаепләнүчегә бирелә.

    Г.Исхакый.  Монда миңа күп кенә гаепләр өелде. Әйе, алар дөрес тә кебек. Әмма бу беренче карашка гына.Билгеле, кеше хатадан хилаф түгел. Минем дә хаталарым булгандыр. Ләкин минем төп иманым- милләтнең язмышы. Кеше бит үзе генә бернәрсә түгел. Минем замандашларымның күбесе моны аңларга теләмәделәр. Ә мин гаеплеме, юкмы икәнлеген киләчәк буын – сез хәл итәрсез.

    Судья.   XX гасыр башының атаклы әдибе Гаяз Исхакыйга хөкем эше төгәлләнде.

Кем сез? Аңа каршы чыгучылармы, әллә аның яклылармы? Замандашлар аңламаса, оныкларда өмет бар.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад на тему "Игровые технологии в процессе занятий физической культурой Игровые технологии в процессе занятий физической культурой

     Игровая деятельность на уроках физической культуры занимает важное место в образовательном процессе. Ценность игровой деятельности заключается в том, что она учитывает психо...

Положение о контроле состоянияохраны труда, пожарной безопасности и безопасности учебного процесса МБОУ СОШ № 117 г. Екатеринбурга И БЕЗОПАСНОСТИ УЧЕБНОГО ПРОЦЕССА МОУ СОШ № 117

В положении представлены цели, задачи, виды контроля, содержание и периодичность контроля по состоянию ОТ, ПБ, БУП, расписаны функции, распределение ответственности и обязанности работников по обеспеч...

ПРОБЛЕМА АВТОМАТИЗАЦИИ УПРАВЛЕНИЯ ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫМ ПРОЦЕССОМ И ЕЁ ВОЗМОЖНОСТИ. Публикация сборника II Всероссийской конференции "Применение ЭОР в образовательном процессе" "ИTO-ЭОР-2012" , г. Москва

В публикации повествуется о проблемах школы в области автоматизации образовательного процесса и возможностях автоматизации улучшить работу участников образовательного процесса....

Дифференцированный подход в процессе физического воспитания учащихся как один из главных факторов организации личностно-ориентированного воспитательного процесса.

Материал может быть полезен молодым учителям, а также при подготовке выступления по соответствующей тематике на заседании МО или педагогическом совете....

Гаяз Исхакыйга багышланган кичә сценарие.

Гаяз Исхакыйга багышланган шигырьләр, әсәрләреннән өзекләр эшкәртмә....

Г. Исхакыйга багышланаган “Йолдызлы сәгать”

Г. Исхакыйга багышланаган “Йолдызлы сәгать”...