"Тамчы-шоу"
материал (5 класс) по теме

Асхадуллина Гульсина Исламгалиевна

Бу эшкәрмә 6 турдан тора.  Турларда бирелгән сораулар 5 классның татар теле һәм әдәбият буенча.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gulsina_tamchy_shou.doc63 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                                                                Арча районы

Апаз урта  мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Асхадуллина Гөлсинә Исламгали кызы..

«Тамчы шоу» интеллектуаль уены.

 (5 нче сыйныф укучыларының  татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәрен бәяләү)

Максат: 1. Укучыларда  Ф.Әмирханның “Нәҗип” хикәясе буенча алган белем һәм күнекмәләрен камилләштерү, гомумиләштерү өчен җирлек тудыру;

       2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен, дөньяны танып белүләрен, мөстәкыйльлекләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү;

             3. Укучыларда әдәплелек, мәрхәмәт һәм шәфкать, дуслык хисләре тәрбияләү.

Уен тәртибе:  Уенда 2 команда катнаша. Өй эшенә исем, девиз, Ф.Әмирханның “Нәҗип” хикәясен укып, татар халык  мәкальләре бәйгесенә әзерләнүләр керә.

Уен барышы:

- Хәерле көн дуслар, укучылар һәм укытучылар! Сезнең хөрмәткә без 5 класс укучылары белән әзерләгән “Тамчы шоу” уенын тәкъдим итәбез.  Ике команда арасыннан үткерләрен, зирәкләрен, булганнарын сайлап алырбыз. “Тамчы шоу” уены барыбызга да бик яхшы таныш, шуңа күрә иптәшләрегезне куллар чабып, аларга көч бирерсез дип ышанам.

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар,

Белгәннәр чумып алыр

Белмәгәннәр коры калыр.

 Укучыларның чыгышларын йолдызчыклар белән бәяләп барырбыз, дөрес җавап биргән һәр сорауга берәр йолдыз бирелә.

-Шулай итеп, “Тамчы шоу” уенын башлыйбыз! (Музыка)

-Әйткәнемчә, бүгенге уенда 5 класс укучылары катнаша. Хәзер сүзне үзләре белән якыннанрак таныштырыр өчен мин аларга бирәм.

(Укучылар үзләре белән таныштыралар).

-Шулай итеп, беренче турга кереп китәбез. Беренче турда сезгә уку елыннан башлап укылган текстлар буенча 7 сорау бирелә. Иң төгәл, дөрес җавап биргән команда 7 очко алачак.

I тур.  «Булсаң зирәк, әйт тизрәк!»

1. «Таңбатыр» әкиятендә аның туганнарының исемнәре ничек? (Кичбатыр, Төнбатыр)

2. «Сертотмас үрдәк!» әкиятен  кем язган? (Абдулла Алиш)

3. «Исемдә калганнар» әсәрендә кем тормышы сурәтләнә?  (Г.Тукай)

4. Ф.Әмирханның  «Нәҗип» хикәясендә төп герой кем? (Нәҗип).

5. Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе нәрсә белән тәмамлана? (Алмачуарның үлеме белән).

6. Укылачак өзекнең  кайсы шигырьдән икәнен һәм авторын әйтергә:

Дөнья матур,

Шуның өчен дә бит

Сүгнә-сүгнә кайтам салкыннан;

Ә җил мыштым гына эндәшмичә

Ияреп килә минем артымнан...

 7.  Һади Такташның бер хикәясендә төп герой – Әйдүкнең якын дусты кем һәм әсәренң исеме ничек? (“Караборынның дусты” Караборын)

II тур. «Сез игътибарлымы?»

- Менә без икенче турга да аяк бастык. Икенче турда экранда сезгә  рәсем күрсәтелә. Игътибар белән карыйбыз һәм истә калдырабыз.

               

           

               

Сораулар:

 Рәсемдәге гербта нинди төсләр бар иде? (кызыл, кара, ак, яшел, сары).

III тур. Сорау – миннән, җавап – синнән»

Сорау- табышмаклар.

         - Сорау- табышмакларга җавап бирү:

а) дәрес башында нәрсә ишетәбез? (д)

б) әти белән әни нәрсәдән башлана? (ә)

в) малай башында ни бар? (м)

г) таң нәрсәгә бетә? (ң)

д) елан башында нәрсә бар? (е)

е) әбидә бар- миндә юк,

   бабайда бар- синдә юк. (б)

ж) Мәскәүдә ике, Казанда берәү дә юк. (ә)

з) Мәскәүдә юк, Казанда икәү. (а)

          и) Җәй нәрсәдән башлана? (җ хәрефенә)

к) Җәй нәрсә белән бетә? (й)

л) Шәһәр уртасында нәрсә бар? (һ)

м) Үзе хәреф, үзе сан

  Бик аз гына санасаң. (з хәрефе)

Н) Җирнең уртасында нәрсә бар? (и)

IV тур. «Буталган хәрефләр»

.   Буталган хәрефләр: (слайд)

                - Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзергә кирәк.

К,у,ы,у,ч,т,ы (укытучы)

С, д, е,р,ә (дәрес)

Ф,ә,т,ә,с,е,н (тәнәфес)

Й,ы,ф,ы,н,с (сыйныф)

А,ч, ы,т,м (тамчы)

О, у,ш (шоу)

V тур. Капитаннар бәйгесе.

- Мин хәзер һәр командага мәкальләрнең яртысын укырмын, командирлар дәвам итәргә тиеш булалар.

1 командир:

Кем эшләми, … (шул ашамый).

Татлы сүз тыңлата, мәгънәсез сүз … (йоклата).

Эшләсәң – эш, эшләмәсәң … (сәбәп табыла).

Ипи-тоз … (якты йөз).

Әдәп башы - … (тел)

Татлы тел … (тимер капканы ачар)

2 командир:

Ялкаулык –хурлык, тырышлык - … (зурлык)

Бергә эшлә, … (бергә аша)

Кунак булсаң, … (тыйнак бул)

Аз сөйлә … (күп эшлә)

Туры сүз тимерне тишәр, йомшак сүз … (кылычны кисәр).

Теле татлының … (дусты күп)

VI тур. “Ун, син кайда?” уены. (слайдта)- кәгазьдә дә була

- без аңа утырабыз: у- -н--- (урындык)

- без аның белән уйныйбыз: у-н--- (уенчык)

- ул безгә еш килә: -ун—(кунак)

- жирафның ул озын: -у-н (муен)

- анда агачлар күп: у---н (урман)

- ул безне елата:  -у—н (суган)

- аның колаклары озын: к-я- (куян)

- Әфәрин, булдырдыгыз! Укучылар, ни өчен уен “Ун, син кайда?” дип аталды?

Бу вакытта 2 команда эшли тора, ә мин урында утыручыларга сораулар  әйтәм, урыннан кычкырмыйбыз, кул күтәреп кенә җавап бирәбез:

Сорау- табышмаклар. 

- Борын тартыгы [м]

- [а] авазының нечкә пары?  [ә]

-[г] авазының саңгырау пары? [к]

- [д] авазының саңгырау пары?[т]

- [а] авазының нечкә пары? [ә]

- [б] авазының саңгырау пары? [п]

- [т] авазының яңгырау пары? [д]

- [а]  авазының нечкә пары? [ә]

-  калтыраулы аваз? [р]

- [ы] авазының нечкә пары? [е(э)]

- [з] авазының саңгырау пары? [с]

- Әйдәгез килеп чыккан сүзләрне укыйк инде. “Мәктәп, дәрес” сүзләре.

VIII тур. Тылсымлы чылбыр.

-  Мин сезгә тоташтырып язылган сүзләр чылбырын бирәм, ә сезгә шушы чылбыр эчендә нинди сүзләр яшеренгән шуларны маркер белән түгәрәк эченә алырга кирәк була һәм бу чылбырның тылсымы нидә шуны әйтергә.

    1 вариант:   авазирәкагыйдә

    2 вариант: мәктәпеналампа

- Ни өчен чылбыр тылсымлы булды?

IX тур. Сүз эченә яшеренгән сүзләрне табу.

- Бирелгән сүз эченә яшеренгән сүзләрне табарга кирәк. Бер команда әйткән сүзне икенче команда кабатларга тиеш түгел.

“Сыйныфташларым” (чиратлап укыйлар)

Молодцы! Бик яхшы булды.  Безнең конкурсларыбыз тәмам. Хәзер безнең укучыларыбыз сезгә 2 команда бергә “Туган тел” җырын җырлап күрсәтерләр.

         

Укучылар шуның белән безнең уеныбыз тәмам. Үзегез өчен күп кенә кызыклы мәгълүматлар алгансыздыр дип ышанып калам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

“Тамчы-шоу”

интелектуаль уены

Укытучы:

Арча районы Апаз урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Асхадуллина Гөлсинә Исламгалиевна

31.01.2013 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тамчы-шоу" Интеллектуаль бәйге

Г.Тукайның тормышы,иҗаты буенча...

"Тамчы-шоу"интеллектуальная игра, посвященная со дня рождения М.Джалиля.

Интеллектуальная игра, посвященная к 105-летию со дня рождения М.Джалиля....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Тамчы –шау” әниләр өчен интеллектуаль уен

“Тамчы –шау”    әниләр өчен интеллектуаль уен Максат: гаиләләрне бердәм белем, тәрбия бирү киңлегенә җәлеп итү; тату ,белемле гаиләдә генә балаларны эш сөючән итеп үстерү мө...

Тамчы шоу

      7нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән һәм әдәбияттан Тамчы шоу уены эшкәртмәсе.   укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш бул...

«Тамчы - шоу» интеллектуаль уен

«Тамчы - шоу» интеллектуаль уенының программасы...