"Хикәя фигыльнең төрләнешен кабатлау"
методическая разработка (7 класс) по теме

Загирова Румия Ахатовна
План-конспект урока

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hikya_figylnen_torlneshen_kabatlau.docx23.69 КБ

Предварительный просмотр:

Бураково муниципаль гомуми урта белем бирү мәктәбе

ТР Спас муниципаль районы

Хикәя фигыльнең төрләнешен кабатлау

( 7 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес конспекты)

Төзүчесе:

1 нче категорияле татар теле укытучысы

Загирова Р.А.

2013 ел

ДӘРЕС ТЕМАСЫ:

 Фигыльнең заман, зат, сан белән төрләнүен кабатлау.

Максат:

 1.Тема буенча укучыларның белемнәрен тикшерү, кабатлау, ныгыту.

2. Укучыларның  мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү.

3. Табигатькә  сакчыллык, җаваплылык хисе тәрбияләү.

Җиhаз: 7 нче сыйныф дәреслеге, сүзлек, таблица-рәсем, карточкалар.

Дәрес тибы: Белем hәм күнекмәләрне гомумиләштерү.

Дәрес планы:

1. Оештыру моменты. 

 - Дежур укучы белән әңгәмә.

2. Актуaльләштерү.

- Фонетик зарядка.

- Уку.

-Үткән теманы кабатлау.

3. Яңа тема. Кабатлау. ( Тактада таблица-рәсемнәр.)

1. Фигыль абый.

2. Фигыль заманнарының күрсәткеч баганасы.

3. Заман кушымчалары.

4. Фигыльнең  зат, сан белән төрләнүе.

- уен формасында заманнарны кабатлау;

- хәзерге заман кушымчаларын кабатлау, мисал;

- үткан заман кушымчаларын кабатлау, мисал;

- киләчак заман кушымчаларын кабатлау, мисал;

- тактада бирелган 3 фигыльне 3 заманда төрләндерү.

Физминутка

4. Ныгыту.

- Сүзлек диктанты.

- Бирелгән сүзләр белән  җөмләләр төзү.

 - Карточкалар буенча эш.

5. Өй эше. 

1. Теләгән кешегә төрле фигыльләрне кертеп, " Язгы көн " дигән темага кечкенә генә хикәя язарга.

2. 194 бит, 3 нче күнегү.

6. Йомгаклау.

- Сөйләшү.( Язгы табигать турында )

 - Дәрескә йомгак ясау.

Билгеләр кую.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

1. Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз! Татар теле дәресен башлыйбыз.

У. Бүген сыйныфта кем дежур?

у. Бүген мин дежур. Бүген 5 нче апрель. Сыйныфта барысы да. Урамда яз, көн матур, кояшлы. Укучылар дәрескә әзер.

2.-Ф.з. Яз килә, яз көлә-        Сип әле нурларың

Йөзләрдә елмаю.                            Тамчылар биесен.

Кояшым, алтыным,                  Яз биргән җиркәем,

Сип әле нурларың!                  Чәчәккә күмелсен.

                                                                              ( Ф. Зыятдинова )

-Башта укытучы укый, аннары бергәләп, аннары укучылар аерым-аеры м укыйлар.

- Уку. 193 нче биттәге текстны карандаш белән укыйлар.(укыrанда

карандаш белән үзләре өчен авыр әйтелешле сүзләрне билгеләп

баралар)

- Укытучы укый.

- Укучылар аерым-аерым укыйлар.

- Карандаш белән билгеләнгән сүзләрне бергәләп әйтәләр.

- У. Дәреслекнен 192 нче битен ачыгыз, 1 нче күнегүне карагыз. Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез hәм жөмләләр төзегез.

у. Язасы хат - письмо, которое напишу. Минем язасы хат зур түгел.

- әйтәсе сүз - слово, которое скажу. Синең әйтәсе сүз бик мөhим. h.6.

У. Яхшы, ә хәзер фигыльнең төрләнүен кабатларга керешәбез.Тактага карагыз әле.( 1 рәсем ). Анда Фигыль абый рәсеме бар. Карагыз әле,  аның ничә аягы бар?

-  у.  Дүрт.

У. Ничә кулы бар?

у. Дүрт.

У. Кешенен 4 кулы hәм 4 аягы буламы?

у. Юк.

У. Ә ни өчен Фигыль абыйның 4 кулы, 4 аягы бар?

у. Чөнки ул күп эшли.

У. Әйдәгез, нишли? соравына жавап бирәбез hәм Фигыль абыйның  эшләрен саныйбыз. Шул ук вакытта тәрҗемә дә итегез.

у. - укый - читает, учится

- карый - смотрит

- сөйли - рассказывает

- яза - пишет h.6.

У. Бер фигыль белән жөмлә төзегез.

у. Малай китап укый. Укучы дәфтәрдә яза. h.6.

У. Бик яхшы. Дәвам итәбез. Икенче рәсемне карагыз әле. Сез фигыльнең заманнары бар икәнен беләсез инде. Шул заманнарны санап китегез әле.

у. Үткән заман, хәзерге заман, киләчәк заман.

У.Яхшы. Ә хәзер 3 нче рәсемгә карагыз. Әйдәгез, заман кушымчaларын искә төшерик. Хәзерге заман кушымчалары әйтегез, мисал  да китерегез.

у. -а, -ә, -ый, -и. Бара, килә, укый, эшли.

 У. Үткән заман кушымчаларын әйтегез.

у. -ды, -де, -ты, -те. Барды, килде, кайтты, китте.

 У. Киләчәк заман кушымчалары нинди?

у. -ачак, -әчак, -ячак, -ячәк. Барачак, киләчәк, укыячак, сөйләячәк.

У. Яхшы. Хәзер 4 нче рәсемгә карагыз. Әйдәгез фигыльнең  зат, сан белән төрләнүен  дә искә төшерик. Хәзерге заманда төрләнүне кайсыгыз әйтә?

у. Мин –м                  барам

син – сең/ -сың          барасың

 ул   -                          бара

без - без /- быз           барабыз

 сез / - сыз, -сыз          барасыз

 алар – лар/ -лар         баралар

У. Билгеле үткән заманда кем төрләндерә?

у.-ды/-де формалары кушыла, аннан соң кушымчалар

 Мин - м                    укыдым

син - ң                          укыдың

ул—                             укыды

без – к                         укыдык

сез – гез/ -гыз             укыдыгыз

 алар – ләр/ - лар        укыдылар

У. Билгеле киләчәк заманда төрләндерегез.

у. –ачак/-әчәк, -ячак/-ячәк формалары кушыла, аннан соң кушымчалар

Мин – мен/ -мын     алачакмын

син – сең/ -сың        алачаксың

 ул- -                        алачак

без – без/ -быз        алачакбыз

сез – сез/ -сыз        алачаксыз

алар – лар/ -лар     алачаклар

У. Хәзер тактада мисаллар белан эшләрбез. Әйдәгез, 3 кеше такта янына чыгыгыз.( бирелган фигыльләрне төрләндерәләр)

- Яз, бел, утыр, көл, укый, күрә.

У. Бик яхшы. Без сезнең белән барысын да искә төшердек. Материалны ныгытыр алдыннан аз гына ял итеп алыйк.

Физминутка

4. У. Дәфтәрләрне ачыгыз, число hам теманы языгыз.

У. Әйдәгез сүзлек диктанты языйк.

- Ята, уяна, әзерли, шалтырата, тырыша, йоклый, белми, башлый, ышана, ял итә, кайта, килә, ява, алмый, күрә.

- У. Бер фигыль белән  җөмлә төзеп языгыз.

- Карточкалар буенча эшләгез. (карточкалар таратыла)

5. Өй эше. 194 нче бит, 3 нче күнегү.

Теләгән укучыларга төрле замандагы фигыльларне кертеп “ Язгы көн " темасына  кечкенә генә хикәя язарга.  

6.У.- Язны кем ярата?

у.- Мин яратам.

У. Яз нинди була?

у. Яз матур, жылы була, кояш яктырта.

- Яз көне кошлар сайрыйлар.

- Яз көне чәчәкләр үсә.

- Яз көне каникуллар була.

У. Әйе. Дөрес. Яз тагын да матуррак булсын өчен син нәрсә эшли аласың?

у. - Чәчәкләр утырта алам.

- Агачлар утырта алам.

- Табигатьне саклый алам.

У. Бик яхшы. Яз -  тормыш башы. Тормыш дәвам итсен өчен табигатьне сакларга, чәчәкләрне өзмәскә кирәк. Үзегез агач утыртсагыз, тагын да яхшырак.

У. Без бүгенге дәрестә фигыльнең төрләнүен кабатладык. Димәк, фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

у. - нишли? нишләде? нишләгән? нишләячәк?

У. Нәрсәләр белән төрләнә?

у.- заман белән.

- зат белән.

- сан белән.

У. Шуның белән дәрес тәмам, барыгызга да бик зур рәхмәт!

Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Хәл фигыльне кабатлау" ачык конкурс дәресе ("Ел укытучысы-2013")

Хәл фигыльне кабатлау  (10 нчы сыйныфта рус телле укучылар өчен ачык конкурс дәресе)....

Хикәя фигыль заманнары, зат-сан белән төрләнешен кабатлау.

Дәреснең максатлары: А) коммуникатив максат: бәйләнешле сөйләм телен  үстерү,  сөйләмдә хикәя фигыльне төрле заманнарда куллана белүБ) фәнни максат: 1). Хикәя фигыльне төрле заманнарда...

Сыйфат фигыльне кабатлау

"Сыйфат фигыльне кабатлау" темасы буенча 7нче сыйныфның татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе...

Хикәя фигыльнең заман формаларын кабатлау.(презентация)

Хәзерге заман хикәя фигыль.1) Нинди сорауларга җавап бирә?2) Нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?3) Нинди мисаллар китерә аласыз?Әлеге фигыльләр арасыннан хәзерге заман хикәя фигыльләрне генә әйтегез:бул...

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау.

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау....

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльне кабатлау

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльне кабатлау дәресе өчен план-конспект...