Рәвеш сүз төркеме
методическая разработка

Шафигуллина Гузель Фаритовна

 Рәвешләр турында аңлату.  Рәвеш турында белемнәрне тирәнәйтү, системалаштыру.   

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uryn_vakyt_raveshe.doc72.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Урын һәм вакыт рәвешләре.

Максат: 1. Урын һәм вакыт рәвешләре турында аңлату.

                 2. Рәвеш турында белемнәрне тирәнәйтү, системалаштыру,                                            

                  рәвешләрнең сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау.

                 3. Туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Җиһазлау: 6 сыйныфның татар теле дәреслеге, карточкалар, тест.

Ысул һәм алымнар: укытучы сөйләме, бирем, сорауларга җавап, биремнәрне

                                       дөрес итеп башкару алымнары.

                             Дәрес эчтәлеге

 Вакыт

 ( мин)

Методик әсбаплар

I. Оештыру өлеше

  1. Укучыларның сәламләве.

“ Иртәнге комплимент” энергизаторы белән дәресне башлап җибәрү.

  1. Укытучы: Хәерле көн , дуслар, сезгә

                        Хәерле көн һәммәбезгә.

                        Татар телен өйрәнүдә

                         Уңыш булсын һәммәгезгә.

  1. Өй эшен тикшерү. Иҗади эш. “ Кыш килде.”

II. Укучыларның элек үзләштергән белемнәрен актуальләштерү һәм шуңа бәйләп яңа материалны өйрәтү.

  1. Алда торган максат һәм эш – биремнәр белән танышу.

Укытучы:  Морфология зур бүлек,

                Өйрәнәбез бүлеп – бүлеп.

                Исем, фигыль, алмашлык,

                Сыйфат, сан, рәвеш, ымлык,

                Кисәкчә, бәйлек, теркәгеч,

                Саный китсәң бихисап...

                Рәвешне ныклап өйрәнү

                     Бүген безнең төп максат.


  1. * Нинди сүз төркемен өйрәнәбез?  ( рәвеш)

          * Рәвеш турында белгәннәребезнең моделен төзик:                  

     1





 

   

 

      3


    16



     1











      5




Искәрмә мактау сүзләре кешенең күңелен күтәрә, үз – үзенә ышаныч арттыра, кеше кәефенә уңай тәэсир ясый.
















Укучылар әйтә баралар, укытучы язмаларны элә .


                                 Рәвеш

                                     

           Эш яки хәлнең билгесен белдерә

                                     

Ничек? Ни рәвешле? Күпме? Кайчан? Кайда? Ник? Нигә? сорауларына җавап бирә.

                                     

                            Төрләнми.

                                     

Фигыльне, сыйфатны, рәвешне ачыклый.

( Исемне ачыклап килгәндә аергыч та була ала)


              Җөмләдә күбрәк хәл була.

  1. * Тагын нәрсә турында әйтелмәде?

( төркемчәләре)

             * Өйрәнелгән төркемчәләрне искә төшерү. Кагыйдәләрен , сорауларын әйтү.

             - Саф рәвешләр эшнең сыйфатын белдерәләр. Ничек? Ни рәвешле? сорауларына җавап бирәләр. ( Мисаллар)

            - Охшату – чагыштыру рәвешләре эшнең үтәлү ысулын белдерәләр. Ничек? Ни төсле? сорауларына җавап бирәләр. ( Мисаллар)

            - Күләм – чама рәвешләре эш яки билгенең күләм – чамасын белдерәләр. Күпме? Ни чаклы? Никадәр? сорауларына җавап бирәләр.

( Мисаллар)


       4. Слайдта җөмләләр бирелгән. Бирелгән җөмләләрне матур итеп дәфтәргә күчереп язу.


  1. Иртәгә иртән пароход белән китәрбез.

 (Ф.Әмирхан)

2. Җәйгән урын өстенә югарыдан дөбердәп тегермән ташы килеп төште.( Әкият)

  3.– Килегез бирегә, биредә, күрәсезме, шоссе юллары. ( И.Гази)


















   5















    5















Төркемчәләр таблицасы. Һәр төркемчәне әйткәннән соң таблицаны ачу.











         -    Рәвешләрне табу.

  1. Сораулар кую.
  2. Нәрсә белдерүләрен ачыклау.
  3. Нәтиҗә чыгару, билгеләмәсен әйтеп карау.
  1. Дәреслектә бирелгән теоретик материалны уку.

Э н е р г и з а т о р

III. Белем һәм күнекмәләрне  камилләштерү, аны гамәлдә куллана белергә өйрәтү.

       1.  Төсле карточкалар буенча эш.

  Кызыл – “ бик яхшы беләм”

  Яшел – “ яхшы беләм “

  Зәңгәр – “белергә тырышам”

2.Дәреслектә бирелгән хатны уку. Биремен үтәү. 244 нче күнегү.

3. Тест

4.  Өстәмә эш.( карточкалар)

      IV. Дәрескә йомгак.

          -  Нинди сүз төркемен өйрәнәбез?

          -  Нәрсә ул рәвеш?

          -  Рәвеш турында нәрсәләр беләбез?

          -  Рәвешнең нинди төркемчәләрен беләсез?

 ( билгеләмәләрен әйтү)

         

                 Нәтиҗә шул: һәрберегез,

                 Бик яхшы хәзерләнгән.

                 Зур уңышлар, сәламәтлек

                 Сезгә теләк шул миннән.

                        ( билгеләр кую)

      V. Өйгә эш.

    245 нче күнегү. “ Кадерле әнимә” темасына хат язу.









   20


   7




    7

   

    5


  5

  3











    2





Дәреслек, 184 бит.





Карточкалар




Дәреслек,



Карточкалар

Слайд

         Төсле карточкалар буенча эш.

  Кызыл – “ бик яхшы беләм”

Күп нокталар урынына тиешле рәвешләрне куеп күчереп языгыз,нинди җөмлә кисәге булуын билгеләгез.

         1.Иң яхшысы: егетлекне ... күрсәтү, кеше көтмәгәндә күрсәтү. 2. Атыма тагын бер селтәнеп җибәрдем – без ... аның белән тигез барабыз. 3. ... ак бәс белән уралган нәфис каеннар. 4.... бездә кунарсың, иртәгә ихтыярың, теләсәң кая бар, ди.

Файдалану өчен сүзләр: хәзер, кинәт, бүген, көмештәй.

  Яшел – “ яхшы беләм “

Бирелгән рәвешләрне кертеп җөмләләр төзегез.Төркемчәләрен билгеләгез.

      Җәен, ерак, еш, сандугачтай, яланаяк, якында.

  Зәңгәр – “белергә тырышам”

        Матур итеп күчереп языгыз. Рәвешләрне табыгыз.

  1. Бүген белдем, кояш миңа гашыйк булган. (Г.Кутуй)
  2. Яңгырый җыр дала буйлап

Җәен, кышын, язын – һаман да.(Г.Латыйп)

  1. Маршалың куша сиңа очарга

Алардан җитез, алардан ары, алардан биек – югары.(С.Баттал)

  1. Быел бит мин егерме биш колын

Тәрбияләп чыктым кыш буе...(Ш.Маннур)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Һәркем бәхетле булырга хаклы"

Рәхимов методын кулланып татар әдәиятын 11нче класста укыту дәресе....

Мөстәкыйль эшләр 6 класс (рус төркеме)

Р.Хәйдәрова дәреслеге буенча 6 класс укучылары өчен мөстәкыйль эш биремнәре....

3 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

3 нчесыйныфның рус төркеме   (атнага 3сәг.)Коммуникатив методика нигезендә төзелгән дәреслек белән эшләү өчен татар теленн тематик план.Дәреслек авторы: Хәйдәрова Р.З.,  2009 ел...

Исем сүз төркемен ктбатлау.(6 сыйныф рус төркеме.)

6 нчы сыйныфлар өчен исем темасы буенча дәрес эшкәртмәсе....

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Дәреслек авторлары: А.Ш.Әсәдуллин, К.С.Фәтхуллова...