«Сыйфат темасын йомгаклау».
методическая разработка (5 класс) по теме

Закирова Гулия Муратовна

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.

Дәрес формасы: сәяхәт-дәрес.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syyfat.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

                           

                          Татарстан  Республикасы

                  “Лениногорск муниципаль районы” 

                                       муниципаль берәмлеге  

           «Иске Писмән төп гомуми белем бирү мәктәбе»

               муниципаль бюджет гомуми белем бирү

          мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                  Закирова Гөлия Морат кызының

                     дәрес эшкәртмәсе.

            «Сыйфат темасын йомгаклау».

                                            Иске Писмән 2013 ел.

Максат: 1. Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне

                    ныгыту, системалаштыру.

               2. Дөрес язу, сыйфатларны  сөйләмдә дөрес куллану, бәйләнешле

                    сөйләм телен үстерү.

               3. Бер-береңә игътибарлык, дуслык хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.

Дәрес формасы: сәяхәт-дәрес.

Җиһазлау: проектор, магнитофон, 1,2,3,4ле саннары язылган түгәрәкләр.

Дәреснең барышы.

I.Оештыру, уңай халәт тудыру.

      - Хәерле көн, укучылар! Бер-беребезгә елмаю бүләк итик тә, дәресебезне башлап җибәрик.

    II. Дәрес темасы буенча эш.

     1. - Укучылар, бүген мин сезгә бер әкият сөйләрмен. Шулай итеп әкиятне башлыйм. Яшәгән ди, булган ди, әби белән бабай. Бабай әбигә кабартма пешерергә кушкан. Алар бу кабартманы туган телебезгә өйрәтергә уйлаганнар. Әби камыр басып, кабартма пешереп, аны суынырга тәрәзә төбенә куйган. Өйгә хуш ис тараткан. Ә Кабартма тәрәзә өстендә утырган, утырган да тәгәрәп киткән.Тәгәри торгач, аңа Куян очраган.

- Кил әле, тәмле кабартма, ашап куйыйм үзеңне. Ә табышмакларымны чишсәң, ашамам да, дигән.

- Укучылар Кабартмага булышабызмы?(Табышмаклар)

-Шулай итеп, без Кабартмага булыштык. Куян аны ашамады. Без бүген сезнең белән сыйфат  темасын кабатларбыз, Кабартманы да татар теленә өйрәтербез.

     2.Кабартма тагын тәгәрәп киткән. Менә аңа бүре очраган. Бүре: “Кабартма, мин сине ашыйм. Ә бәлки биремемне үтәсәң, ашамам да,”дигән.

  1. Укучылар, әйдәгез бүрегә ашатмыйк инде. Аның биреме болайрак икән.
  2. Предметларның төрле билгеләрен белдерүче сыйфатларны язарга. (Төсне белдерүче сыйфатлар -ак, кызыл, яшел; Форманы белдерүче сыйфатлар - түгәрәк, озын, кыска; Характерны билгеләүче сыйфатлар -усал, ягымлы, көләч; Вакытны белдерүче сыйфатлар - җәйге, иртәнге, кичке; Табигать күренешләренең билгеләрен белдерүче сыйфатлар - кояшлы, җилле, кичке.  Слайд

- Тикшерү.  Слайд

Нәтиҗә ясау:

- Сыйфатлар предметларның төрле билгеләрен белдерәләр.(Слайд)

Шулай итеп, Кабартманы Бүредән дә коткардык. Кабартма юлын дәвам иткән.

3. Аңа Аю очраган. Аю да шул ук сүзләрне кабатлаган. Ул да үзенең биремен тәгъдим иткән.

  1. Без бит Кабартманы ашауларын теләмибез, аңа булышабыз.
  2. Аю безгә:

Яшел, кызыл, зәңгәр сыйфатларының төрләнешен дөресләп язарга куша.  

    1)Бирем:  Слайд.

    2) 2 нче күнегүне телдән эшләү.

   4. Кабартма юлны дәвам иткән. Озак тәгәрәгән Кабартма. Ниһаять, Кабартмага Төлке очраган.

- Мин сине ашыйм,- дигән.Ә бәлки биремемне үтәсәң, ашамам  да, - дигән.

Төлке бик хәйләкәр, шуңа күрә биремнәре дә хәйләле. Тестны без дә эшләп карыйк әле. (Балалар түгәрәкләр белән җавапларны күрсәтә.)

1.Сыйфат нәрсәне белдерә?  

    1) предметның эшен

    2)предметның билгесен

    3)предметны

Җавап: 2)  

2. Сыйфат  нинди сорауга җавап бирә?

    1) Кем? Нәрсә?

    2) Нинди? Кайсы?

    3) Ничек?

Җавап: 2)  

3. Сыйфат ул –    .

    1) сүзнең өлеше

    2)җөмлә кисәге

    3) сүз төркеме

Җавап: 3)    

4.Татар телендә сыйфатларда ничә дәрәҗә бар?

  1)3

  2) 5

  3) 4

Җавап: 3)    

5. Сап – сары сыйфаты нинди дәрәҗәдә?

   1) кимлек

   2)чагыштыру

   3) гади

   4) артыклык

Җавап: 4)     Слайд.

        - Менә укучылар, без Кабартмага булыштык, аны Төлкедән дә коткардык. Ул хәзер әби белән бабайдан качып йөрмәс. Туган телебезне тагын да тырышыбрак өйрәнер.

  1. Йомгаклау. Укучылар, без бүгенге дәрестә сыйфат темасын кабатладык.

       -  Сыйфат  нәрсәне белдерә?

  1. Аның сораулары нинди?
  2. Сыйфатның дәрәҗәләре ничә?
  3. Укучылар, бүгенге дәрестә нәрсәне яттан белергә кирәк дип уйлыйсыз?

IV. Өй эше. 9 нчы күнегү.  

 V. Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрескә үзанализ Тема " Затланышлы фигыльләр" темасын йомгаклау.

Татар теле укытучысы Рәхмәтуллова Гөлгенә Иршат  кызының дәрескә               үзанализы Тема: «Затланышлы фигыльләр» те...

"Һөнәрләр" темасына йомгаклау дәресе

Урок с применением интерактивной доски....

5 класста тигезләмә темасын йомгаклау дәресе

5 класста тигезләмә темасын йомгаклау дәресе...

Ачык дәрес Тема: Туган як табигате. Кыш темасын йомгаклау.

Ачык дәресТема: Туган як табигате. Кыш темасын йомгаклау....

“Исем” темасын йомгаклау өчен тест

“Исем” темасын йомгаклау өчен тест...

Йорт хайваннары темасын йомгаклау.

1 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес планы. Темасы "Йорт хайваннары темасын йомгаклау"...

Ачык дәрес план конспекты "Кыш темасын йомгаклау"

Рус төркемендә "Кыш темасын йомгаклау" буенча үткәрелгән ачык дәрес план-конспекты...