8 сыйныфта татар әдәбияты
план-конспект урока (8 класс) по теме

Миннебаев Ильдар Хафизович

Тема: Биеклек- аналар күңелендә. Миргазыян Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” әсәре буенча.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_nche_syynyfta_tatar_edebiyaty.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

8 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе

  Тема: Биеклек- аналар күңелендә. Миргазыян Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” әсәре буенча.

  Максат: укучыларның дәреслектә бирелгән өзек буенча алган белемнәрен гомуми-

                ләштерү , системага салу, яңа мәгълүмат бирү;

                укучыларда татар халкының гореф- гадәтләре, халык авыз иҗаты әсәрләре-

                нә мәхәббәт тәрбияләү, халык педагогикасы нигезендә кешелеклелек, шәф-

                катьлелек, игелеклелек, әдәплелелек хисләре тәрбияләү.

  Җиһазлау: видеокассета (З.Фәрхетдинова башкаруында “Гөлҗамал”), аудиокассета

                    (Г.Сафиуллина башкаруында мөнәҗәтләр),“Шәмдәлләрдә генә утлар

                    Яна” әсәре, таблица, җыр тексты, компьютер презентациясе.

Дәрес барышы

  Тема: “Биеклек - аналар күңелендә”.

I. Актуальләштерү.

  1. Хәерле көн, укучылар.

II.Укучыларга дәреснең темасы, максаты җиткерелә.

  1. Сез өйдә әсәрнең соңгы бүлеген укып килдегез. Анда сезгә аңлашылып бетмәгән сүзләр бар иде, шуңа күрә хәзер сүзлек өстендә эшләп алабыз.

1 слайд. Сүзлек өстендә эш.

 Диалект – телнең җирле формасы: гомумхалык теленнән аермалы булган бер төркем сөйләшләрне берләштерә.

 Мөнәҗәт – дини тезмә әсәр.

 Сафьян – кәҗә яки сарык тиресеннән эшләнгән юка һәм йомшак күн.

 Сартенка - шакмаклы яки буй- буй юка киҗе тукыма.

 Шәмдәл – шәм утырту өчен махсус эшләнгән җайланма.

  1. Видеокассетада Зәйнәп Фәрхетдинова башкаруында “Гөлҗамал”җыры тыңланыла, укучыларга сорау бирелә: Ни өчен бу әсәр “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” дип аталды икән? (Сорауга җавапны уйланып утырырсыз, дәрес ахырында нәтиҗә ясарбыз).
  2. Дәресебез әңгәмә рәвешендә барыр: сезгә сораулар тәкъдим итәм, нәтиҗәләр дә ясый барырбыз.

1.Сугыш елларында кич утыруның роле ?

- Шатлыкларны, кайгыларны уртаклашу

2. Кунак каршыларга җыену нәрсәдә күренә?

 - Көннәр җылыну белән, өмә ясап, йорт бүрәнәләрен эчке яктан пычак белән кырып юдылар. Карчыклар килүенә Миңлезифа апа ишегалдын чиста итеп себерде, сукмакка җәйгән ташларны төзәтте, абзар – кураларны чистартты.

3. Безне чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтә торган урынны табып укып күрсәтегез?

4. Табигать күренеше сурәтләнгән урыннарны тап, ролен әйт.

2 слайд.

 Шомырт чәчкә аткан чак. Авылны хуш ис чорнап алган. Шомырт куагы тирәсендә бал кортлары очып йөри. Иртән явып үткән кояшлы яңгыр бал төшереп киткән.Баскыч төбендәге тирәкнең баллы яфраклары кояшта ялтырап торалар.

5. Беренче мәҗлес нәрсә хөрмәтенә үткәрелә?

- 1945 елның 9 нчы мае көнне сугыш беткән хөрмәткә Миңлезифа апа мәҗлес җыя.

6. Автор ни өчен бу карчыклар мәҗлесе турында шулай тәфсилләп сөйли икән?

 - Сугыш елларында карчыклар мәҗлес урынына кич утыру, капка төбенә җыелап гәпләшү белән канәгатьләнгәннәр. Бу – сугыш беткәннән соң, авылда үткәрелгән беренче мәҗлес.

 - Нәтиҗә: өлкәннәргә карата һәрвакыт хөрмәт.

7. Ярты гасыр сандык төбендә яткан бу киемнәрне киеп мәҗлескә килү ни хөрмәтенә?

8. Карчыклар сөйләменә игътибар итегез. Урта диалект бед(з), үзебед(з)

3 слайд.

 Ике җилкәсендә дә йолдыд сурәте төшкән нәмәстәкәй. Аның дур урында утырганлык белгертү өчен такканнармы икән?

- Нәтиҗә: Урта диалект бед(з), үзебед(з)

9. Мәҗлеснең эчке кануннарына нәрсә хас?

-Дөрес урнаштыру, кыстый белү, беркемнең дә хәтерен калдырмаска тырышу. Эшне коръәннән дога кылудан башлау, ягымлы сүз, якты йөз белән табынны сугарып тору.

10.Аш- су бирү тәртибе. Бу нинди ысул икән?

-Европа ысулы.

11.Мәкальләрне табабыз?

-  Саранлык ашның бәрәкәтен ала. Җылы сүзгә ни җиткән.

12. Үзегезнең аш –су, кунак – сый хөрмәтенә мәкаль - әйтемнәрегез?

4 слайд.

- Ашка килсәң элек кил,

 Үз кадереңне белеп кил.

- Ашның бәрәкәте кунак белән.

-Каршы алу, озатып калу – кунакның бер хөрмәте.

-Килгәнне өеңә керт,

 Алдына тоз – икмәк куй.

- Кунак аз утырыр, күп сынар.

- Кунак – беренче көнне алтын,

  Икенче көнне – көмеш,

  Өченче көнне  -бакыр,

  Аннан ары юлы такыр.

     13.Мәҗлестә карчыклар тарафыннан Сәйрингә  бирелгән характеристика.

 5 слайд.

 Бигрәк тә миһербанлы булды инде инде Сәйринең. Әүлия дә әүлия, ул да әүлия,- диде Сәүрә карчык. Шундый ягымлы ие инде, тәрбияле ие бит. Авыдыннан бер әшәке сүз чыкканы булмады. Чебенне дә кыерсытмас иде.

Менә шуңа күрә Сәйрин Сәләхов балачактан ук кеше исеменә җитди  карарга өйрәнде. Аңа һәр начарлык, намусыңа тап төшерерлек һәр начар эш исемгә сеңеп кала шикелле тоела иде. Балачакта аңа: “Исем сиңа гомергә бирелгән, ул бер генә, аның чисталыгын, аның ихтирамын сакларга тиешсең”, - дип аңлаттылар. Сәйрин ышанды, исеменә йогарлык начарлык эшләүдән моңа кадәр сакланып килде. Исем ул синең үзең генә дә түгел бит: ул- синең йөзең, ата- анаңның, ыругыңның, нәселеңнең йөзе һәм аларның байрагы. Исем ул- синең тормыш юлыннан күтәреп барган үз байрагың.

Нинди сыйфатларны үзеңдә булдырырга мөмкин?

- Исеменә тап төшермәү.

- Тугры калу.

- Миһербанлы булу.

-Тәрбияле булу.

14.Разия  турында берничә сүз .

6 слайд.

Разия педагогия институтында рус теле укытучысы булырга әзерләнә, гел “5”легә генә укый. Сәйринны ярата. Сугыш вакытында талонга бирелә торган онны чемоданында саклый:Сәйрин сугыштан кайткан көнне коймак пешереп, бергәләп чәй эчү өчен. Кер юганда паек ала торган талоннарын кесәсендә калдырып юа. Ай ахырына кадәр ашарга бернәрсәсе калмый, әмма ләкин чемоданындагы онына орынмый.

15.Карчыкларның Сәйринны Разиягә өйләндерәселәре килүнең эчендә нинди мәгънә ята?

 -Аларның каннарында ил җирне таза, матур, акыллы балалар белән тутыру теләге ята.

-Бер укучыдан көйгә салып мөнәҗәтне укыту.

16. Мөнәҗәтнең эчтәлеге нәрсәгә өнди?

-Сабырлыкка, кешелеклелеккә, шәфкатьлелеккә, игелеклелеккә.

17.Бу әсәргә карата үзегезнең фикерләрегез?

7 слайд.

  Язучы шундый ачыш ясый: кеше гомеренең ахыры сабыйлыкка, нарасыйлыкка барып тоташа икән. Мәңге дулкынландыра торган борынгылык нурына күмелгән һәм шул ук вакытта балаларча  беркатлы, эчкерсез җанлы карчыклар… Урта буыннарның кешелеген, күңел сафлыгын да ике чиктәгеләр – сабыйлар һәм карт- карчыклар саклап тора. Шуңа күрә аларны рәнҗетү, кыерсыту барлык диннәрдә дә, халыкларда да иң зур гөнаһ  санала. Бу канун сакланганда, сугышлар да кимрәк булыр иде дип уйлыйсың…

   Җыр текстын күрсәтергә. (Разия бу көйне бик матур җырлаган).

III. Минем йомгаклап берничә генә җөмлә әйтәсем килә. Бу әсәрне сез тулысы белән укырсыз дип, ышанасым килә. Сезнең яшь аермаларыгыз күп түгел. Бу әсәрнең цензурадан үтмәгән өлеше минем кулда...

Галим, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең 1913 елда Ырымбурның “Вакыт” матбугасында 9 нчы басма булып балалар өчен “Нәсихәт” китабы дөнья күрә. Ул китап 33 бүлектән тора. Бу китапта күршеләр, ата белән ана һәм балалар, туганнар, дуслар, сөйләшү әдәпләре һ.б. бүлекләр бар. Язучы Миргазиян Юныс та нәкъ шушы бүлекләргә таянгандыр дигән фикердә каласым килә.

   Без 9 нчы май Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итәргә җыенабыз. Бу афәт һәрбер гаиләгә күпме кайгы, күпме хәсрәт китергәнен инде сез дә китаплардан укып, филмнар карап, әби- бабаларыгыз сөйләүләреннән чыгып аңлагансыз. Безнең Татарстаннан гына да 700 мең кеше илебез азатлыгын сакларга китә. 200 гә якын якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, дистәләрчә мең кеше хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнәләр. Сугыш афәтен беребезгә дә күрергә язмасын, күкләребез аяз, күңелләребез тыныч булсын.  

“Окоп казый хатыннар” шигыре укыла.

Өйгә эш 3 вариантта.

Билгеләр куела.

               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яхшылык эшләргә ашык! " V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән татар әдәбияты дәресе

Укучыларга  әхлакый тәрбия бирү.Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....

5 сыйныфта татар әдәбияты дәресе (рус төркеме)

Максат: Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүзләр” хикәясен  аңлап уку.Хикәя турында үз фикереңне әйтә һәм чагыштыра алу, аралаша белү сәләтен  үстерү.Татар теленә кызыксыну үстерү.Дус һәм тату булу кү...

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча 8 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.

        I. Заман үзгәргән саен уку-укыту системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Мә­гариф системасына Федераль дәүләт белем стандартлары яңа таләпләр куй­ды. Бу үзгәрешләр үз чи...

Гамил Афзал - 1960-2000 нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле (11 сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Гамил Афзал - 1960-2000нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле(11 нче Б сыйныфында татар  әдәбияты дәресе) Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учрежден...

5 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе

5 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе...

6 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресе. Каюм Насыйри "Әбугалисина" повесте

Мәгърифәтчеләр төшенчәсен, аларның тарихтагы урынын, әһәмиятен аңлату. Әдипләрнең исемнәрен һәм яшәгән чорларын истә калдыру аша, укучыларны әдәбият тарихын системалы өйрәнүгә күнектерә башлау.Укучыла...