Җ.Тәрҗемановның тормыш юлы,иҗаты
презентация к уроку (5 класс) по теме

презентация

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Җәвад Тәрҗеманов

Слайд 2

Җәвад Әфтах улы Тәрҗеманов 1920 елның 8 июлендә Казан шәһәрендә туган . 1938 елда Яңа бистәдәге 13 номерлы татар урта мәктәбен тәмамлагач , С. М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтының механика факультетына укырга керә . Бөек Ватан сугышы елларында , институтта уку белән бергә, производствода станоклар көйләүче мастер булып эшли . 1944 елда диплом яклап , институтның металлар технологиясе кафедрасында аспирантурага калдырыла һәм бер үк вакытта заводта инженер-технолог хезмәтен алып бара.

Слайд 3

Җ. Тәрҗеманов-матур әдәбиятка мәктәп партасыннан килгән язучыларның берсе. Аның поэзия өлкәсендәге беренче тәҗрибәсе — « Безнең җавап » исемле шигыре җиденче класста укыган чагында язылып , 1935 елның 23 февралендә « Яшь ленинчы » газетасында басылып чыга . Шуннан соң ул бу газета битләрендә шигырьләре , мәктәп тормышы турындагы кечкенә мәкаләләре белән даими катнаша башлый . 1938 елда исә унынчы класста укучы яшь каләмнең «Галстук» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә .

Слайд 4

Аның « Ябалак һәм Тавык » (1940), « Шуктуган » (1962), « Шаян һәм Наян» (1965), « Көмеш-койрык » (1967) кебек әкиятләре нәни укучылар арасында зур популярлык казана һәм бик күп телләрдә басылып чыга . Җ, Тәрҗемановның нәниләргә багышланган әсәрләренең теле халыкчан гади , музыкаль яңгырашлы , төзек-тигез рифмалы . Аның аерым шигырьләре композиторлар тарафыннан музыкага салынган .

Слайд 5

Якын дус. Бар минем дускаем, Иң якын сердәшем. Һәр җирдә,һәр эштә Киңәшчем,иптәшем. Күргәнен,белгәнен- Барын да аңлата, Көлдерә,елата, Уйлата,юата. Син аны беләмсең? Кем соң ул?Уйлап тап! Иң якын дускаем, Киңәшчем Ул-китап. Җ.Тәрҗеманов


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.

Роберт Миңнуллинның  төрле темага шигырьләре белән танышу....

Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)

Урок  по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....

М.Җәлил. Тормыш юлы һәм иҗаты.

М.Җәлил. Тормыш юлы һәм иҗаты. Уен- дәрес....

Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы.

открытый урок ро теме Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы....

Җәвад Тәрҗемановның тормыш юлы һәм иҗаты.

Тема. Җәвад Тәрҗемановның тормыш юлы һәм иҗаты. “Тукран малае Шуктуган” хикәясе.Максат. 1. Җ. Тәрҗемановның тормыш юлы  һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү; 2. « Тукран малае Шуктуган » хикәясен уку...