Җәвад Тәрҗемановның тормыш юлы һәм иҗаты.
план-конспект урока (5 класс) по теме

Кутерова Галия Юнисовна

Тема. Җәвад Тәрҗемановның тормыш юлы һәм иҗаты. “Тукран малае Шуктуган” хикәясе.

Максат. 1. Җ. Тәрҗемановның тормыш юлы  һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү; 2. « Тукран малае Шуктуган » хикәясен уку; укучыларда аңлап уку һәм укылган текстның кыскача эчтәлеген сөйләү күнекмәләре формалаштыру; язучы иҗатына мәхәббәт уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhvad_trzhemanovnyn_tormysh_yuly_hm_izhaty.docx16 КБ

Предварительный просмотр:

5 нче сыйныф. Әдәбият

Тема. Җәвад Тәрҗемановның тормыш юлы һәм иҗаты. “Тукран малае Шуктуган” хикәясе.

Максат. 1. Җ. Тәрҗемановның тормыш юлы  һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү;

2. « Тукран малае Шуктуган » хикәясен уку; укучыларда аңлап уку һәм укылган текстның кыскача эчтәлеген сөйләү күнекмәләре формалаштыру; язучы иҗатына мәхәббәт уяту. 

Дәрес барышы

I. Оештыру.Уңай психологик халәт булдыру.

- Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? Дәресебезне башлыйбыз.

II. Яңа тема.

Бүгенге дәрестә без сезнең белән Җ. Тәрҗемановның  тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз.   Әйдәгез әле, укучылар, аның өчен экранга карыйк.

 Укытучының кереш сүзе.

   Җәвад Әфтах улы Тәрҗеманов 1920 елның 8 июлендә Казан шәһәрендә туган. 1938 елда Яңа Бистәдәге 13нче татар урта мәктәбен тәмамлагач, С.М.Киров исемендәге Казан химия-технология институтының механика факультетына укырга керә. Бөек Ватан сугышы елларында, институтта уку белән бергә, производствода станоклар көйләүче мастер булып эшли. 1944 елда диплом яклап, институтның металлар технологиясе кафедрасында аспирантурага калдырыла һәм бер үк вакытта заводта инженер-технолог хезмәтен алып бара. 1950 елны ул техник фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклый һәм аннан соң үзе укыган Казан химия-технология институтының металлар технологиясе кафедрасында чирек гасырдан артыграк доцент булып эшли, институтта чыгарылган “Гыйльми язмалар” басмасының озак кына еллар җаваплы сәркатибе һәм редакторы вазифаларын башкара. Аның үз белгечлеге буенча дистәләгән гыйльми хезмәтләре бар. Фән һәм техника өлкәсендәге хезмәтләре өчен Җ.Тәрҗеманов 1981 елда Татарстан АССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек була. 
Җәвад Тәрҗеманов – матур әдәбиятка мәктәп партасыннан килгән язучыларның берсе. Аның поэзия өлкәсендәге беренче тәҗрибәсе – “Безнең җавап” исемле шигыре җиденче сыйныфта укыган чагында язылып, 1935 елда “Яшь ленинчы” газетасында басылып чыга. Шуннан соң ул бу газета битләрендә шигырьләре, мәктәп тормышы турындагы кечкенә мәкаләләре белән даими катнаша башлый. 1938 елда исә 10 сыйныфта укучы яшь каләмнең “Галстук” исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.
Прозада язучы кыска хикәяләре һәм бигрәк тә әкиятләре белән таныла. Аның “Ябалак һәм Тавык” (1940), “Шуктуган”(1962), “Шаян һәм Наян” (1965), “Көмешкойрык” (1967) кебек әкиятләре нәни укучылар арасында зур популярлык казана һәм бик күп телләрдә басылып чыга.
60нчы еллардан башлап Җ.Тәрҗеманов яшьләр һәм өлкәннәр өчен дә яза. Күп еллар буе фән өлкәсендә эшләү, Казан университетының үткәндәге тарихыннан бай фактик материаллар туплау әдипне прозада зур әдәби-документаль әсәр язуга этәрә, һәм 1965 елда аның бөек математик Н.И.Лобачевскийның тормышы һәм фәндәге беренче адымнары турында “Лобачевскийның яшьлеге” (“Юность Лобачевского”) һәм “Көмеш дага” исемле документаль романнары басылып чыга.
Җ.Тәрҗеманов публицистика, очерк, әдәби тәнкыйть һәм балалар драматургиясе өлкәсендә дә эшли. Аның балалар өчен төрле жанрда язган әсәрләре 1980 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан “Ачкыч һәм баскыч” исемле күләмле җыентыгында урын алган.

  II.Ныгыту.

Язучының биографиясен уку. Таблица төзү.

IV. Өй эше бирү.

Җ. Тәрҗемановның  биографиясен истә калдыру.

2. “Тукран малае Шуктуган” хикәясен уку.

V. Йомгаклау.

1. Җ. Тәрҗемановның турында сораулар бирү:

                 -  Җ. Тәрҗемановкайчан һәм кайда туган?

                 - Җ. Тәрҗемановның  нинди әсәрләрен беләсез?

                 -  Җ. Тәрҗеманов яшәгән шәһәр...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.

Роберт Миңнуллинның  төрле темага шигырьләре белән танышу....

Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)

Урок  по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....

М.Җәлил. Тормыш юлы һәм иҗаты.

М.Җәлил. Тормыш юлы һәм иҗаты. Уен- дәрес....

Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы.

открытый урок ро теме Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы....