Миллэтемнен язу тарихы
методическая разработка (8 класс) на тему

Татар халкынын язу тарихы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл milletemnen_yazu_tarikhy.docx29.54 КБ

Предварительный просмотр:

МИЛЛӘТЕМНЕҢ ЯЗУ ТАРИХЫ.

Дәрестән тыш чаранын тулы сценарие.

Максатлар: Татар милләтенең язу тарихы белән таныштыру; Татар милләтенең тарихына бәя бирү; әдәбият үсешен дөрес күзалларга һәм аңа объектив бәя бирергә өйрәтү.

Укытучы:Исәнмесез, кадерле укучылар! Бүген сезнең белән милләтебезнең язу тарихы белән танышып ътербез!

Татар графикасы тарихы аеруча катлаулы. Х.Р. Курбатов әйтүенчә, «Татар культурасының иң катлаулы һәм иң бәхәсле өлкәсе – язу тарихы, хәреф алыштыру һәм имла төзәтү тарихы дисәк, һич тә ялгыш булмас» .

Кыскача әйткәндә, татар алфавиты һәм графикасы руник язуларга, гарәп алфавитына килеп тоташа. Билгеле булганча, татар теле ХХ йөзнең 20 нче елларында латин алфавитына күчерелә. Ә 1939 нчы елда татар телен кириллик графикага күчерәләр.

Шул еллардан башлап, кириллица графикасында сүзләрне дөрес язу тенденциясе үсеш кичерә, нормалары, катгый орфографик принциплары формалаша. Алар түбәндәгеләр:

Фонетик принцип – сүздәге һәр авазны билгеле бер хәреф белән төгәл теркәп бару.

Морфологик принцип – морфемаларның бөтенлеген саклап язу.

Тарихи-традицион принцип – сүзләрнең элекке язылышын саклап язу.

График принцип – рус алынмаларын һәм интернациональ сүзләрне чыганак телдәгечә язу.

Экономия принцибы.

Дифференцияләнгән язылыш - омонимик очракларны бер-берсеннән аеру өчен кулланыла (байрак (знамя) – баерак (бай сүзенең чагыштыру дәрәҗәсе), өч аяк – өчаяк (болай язмасак, мәгънә бутала)).

1 нче укучы: (руник язу турында сөйли) Берничә меңьеллык тарихы булган татар әдәбияты үзенең тамырлары белән тирәнгә - борынгы төрки әдәбияты, халык авыз иҗаты, язу ташта язылган тарихи истәлекләргә бәйле. Әле V-VII гасырларда аерым руник язмаларда сакланган истәлекләр моңа ачык дәлил булып торалар. Шигъри өслүбтә язылган үрнәкләр таш әбидә - һәйкәлләрдә сакланып калганнар. IX гасырны исә, ислам дине белән бергә, безнең халыкка гарәп хәрефе, гарәп әлифбасы килә. Бөек Идел Болгарстаны яисә Идел-йорт үз теләге белән исламга күчә. Белем һәм мәгърифәт мәктәпләр, мәдрәсәләрдә үзләштерелә. Ә инде иң югары белемне болгар балалары ислам илләрендә дәрелфөнүндә алалар. Гарәп әлифбасына күчү үз заманында илебезгә, милләтебезгә тәрәккый адым ясарга бик нык ярдәм итә. Чөнки ул заманнарда гарәп тормышы прогрессив-алга киткәннәрдән була. Бөтен дөнья буйлап гарәп сәүдә кәрваннары, кораблары ерак илләргә барып җитәләр, сәүдә итәләр, алдынгы мәдәнияткә ия халык башка илләргә, башка халыклары үзе ирешкәннәрне житкерә - өләшә-уртаклалаша. Шулай итеп, Бөек Болгарга да алдынгы мәдәният, грамота керә. Әдәбият, фәлсәфә, илаһият. Болар барысы да безгә ислам дине аша керә. Илаһи китаплар да ул заманнарда Шәрыкътә шигъри юллар белән укылышлы итеп язылганнар. Аларны ятлавы да җиңел булган.

"Әлифба" музееның төп нигезен Вагыйзов Сәләй Гата улы һәм Вәлитова Рәмзия Гыйлаҗ кызының педагогик һәм иҗат эшләре тәшкил итә. Алар 1965 елдан башлап бөтен татар мәктәпләре өчен булган әлифбаның авторлары, моннан тыш алар 43 төрле дәреслекләр һәм методик китапларның авторлары да.

Музейда Төркиядән, Финляндиядән, Алманиядән, Һиндстаннан, Швейцариядән, Америкадан, Англиядән, Белоруссиядән килгән туристлар һәм делегацияләр булдылар. Чит илдән килүчеләрдә музей бик нык кызыксыну тудыра. Хәзерге вакытта музей "Казан арты" әдәби-музей берләшмәсе филиалы буларак эшли.

2нче укучы: (гарәп алфавиты тарихы) Гарәп алфавитының язу тарихындагы урыны. Гарәп хәрефләренең фәлсәфи асылы. Танылган хаттатлар һәм аларның палеографиягә багышланган хезмәтләре.
Гарәпләрнең үз язулары итеп, набатей халкы аша арамей язуын алуы. Безнең эрага кадәр II гасырда Сүрияне, Синай ярымутравын һәм төньяк-көнбатыш Гарәбстанны яулап алу нәтиҗәсендә набатей халкының арамей телендә сөйләшә һәм аларның язуын файдалана башлавы. Безнең эраның IV гасырыннан алып набатейлар язуының гарәп телен тапшыру өчен кулланылуы. Набатей язуының шулай ук 22 тартык хәрефтән торуы һәм һәр хәрефнең, сүздәге урынына карап, төрлечә язылуы.
VII гасыр башында Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) җитәкчелегендә яңа диннең формалашуы. Ислам дине таралуга бәйле гарәп теленең һәм графикасының киң территорияләргә таралуы. Гарәпләргә буйсындырылып, Ислам кабул иткән халыклар гарәп теле белән бергә гарәп язуына да күчүе. Ул заманда Коръәнне гарәп теленнән башка бүтән телләргә тәрҗемә итүнең һәм бүтән алфавитта язуның тыелуы. VIII гасыр башында Коръәнне төгәл уку өчен диакретик билгеләр куела башлавы. Мондый яңалыкның хәрефләр санын арттыруга һәм хәрефләрнең алфавиттагы тәртибен үзгәртүгә китерүе. Кыска сузыкларны аеру өчен юл өсте һәм юл асты сызыкларының кертелүе. VIII гасыр ахырында гарәп хәлифәтенең башка кечерәк мөселман дәүләтләренә таркалуы һәм яңа дәүләтләрдә яңа язу стильләренең барлыкка килүе. Мәсәлән: Х гасырда Төньяк Африка һәм Испаниядә күфи стиленә нигезләнгән мәгъриб стиленең, ә Х-XI гасырларда Иранда нечкә язулы тәгъликъ һәм нәстәгълыйк стильләренең барлыкка килүе.

Гарәп язуының рухи һәм фәлсәфи асылы.
Матур төгәл язуга зур игътибар бирүнең прагматик сәбәбе – дөрес кулланмаган бер ноктаның гына да зур хаталарга китерә алуы. Ил белән идарә итүдә, рәсми кәгазьләр эшчәнлегендә төгәл язуның аеруча мөһим булуы. Хаттат эше дәрәҗәле эш булып, югары бәяләнгәнлеге. Хәтта ил башлыклары һәм патшаларның бу сәнгать белән мавыгулары һәм атаклы хаттатлардан дәресләр алулары.

Көнбатыш илләре культурасында, дөньяны күзаллавында барысы да нокта белән тәмамланганлыгы, көнчыгыш илләр мәдәниятендә киресенчә, бар барлыкның, дөньяның ноктадан башлануы. Изге сүз “Бисмилла”ның “б” хәрефенең ноктасыннан кеше өчен дөньяны танып-белү башлангынлыгы, шуңа күрә шәкертләрне каллиграфия сәнгатенә нокта язарга өйрәтүдән башлаганнары турында. Ислам фәлсәфәсендә бер кара ноктадан бар галәм яратылганлыгы. Буш, чиста кәгазьнең һәм һәр хәрефнең Аллаһ тарафыннан яратылып, Алла сүзен, теләген кешеләргә җиткерүдә катнашуы белән изге булулары. Әлеге фәлсәфәнең хуруфитлар юнәлешендә тирәнтен чагылышы. Хаттатларның шушы изге эштә катнашучылар, Коръән сүзен җиткерүчеләр буларак зур җаваплылык тоюлары. Каллиграфларга карата әдәп-әхлак таләпләре. Хәттат иҗат иткән серле язуны тануны, Аллаһының асылын аңлауга тиңләштерү.

3нче укучы: (латин алфавиты тарихы турында сөйли) Казан татарларының борынгы бабалары болгарлар Идел буе һәм Кама уйларына VII йөздә килеп утыралар. Аларның бу чорга хәтле үк инде язулары булган дип уйларга тарихи җирлек бар.

Борынгы төрки халыклар яшәгән урыннардан Себердә, Енисей, Орхон елгалары тирәсендә рун язуының киң таралган булуы мәгълүм. Күлтәгин һәм Тоньюкүк исемле дәүләт башлыкларына куелган таш эпитафияләрдә һәм башка ташларда рун язуының гаять яхшы сакланган.

922 елда Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителә. Гарәп язуы татарларда мең елдан артык гамәлдә була. Шушы чор эчендә ул, нигездә, үзгәрми, әмма XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башларында гаять зур үзгәрешләр кичерә. Үзгәрешсез кулланылган чорны иске имла дип атыйлар. Аннан соң яңа имла һәм урта имла дигән үзгәрешләр килеп керә.

Гарәпләр уңнан сулга горизонталь язалар. Алфавитта 28 хәреф бар, 25 е тартык авазларны, өчесе сузык һәм ярым сузыкларны белдерә. Кыска сузыклар аерым хәрефләр белән түгел, юл астына яисә өстенә куела торган билгеләр - хәрәкәләр ярдәмендә белдерелә.

Гарәп язуының бер үзенчәлеге бар: анда бер үк хәреф сүз башыңда, уртасында, ахырында һәм аерым торганда төрлечә языла.

20 нче елларда латин язуына күчү турында җитди тәкъдимнәр башлана.

1926 елда Бакуда үткәрелгән Беренче тюркология съезды бөтен төрки халыклар өчен латин алфавиты кабул итә.

1930 елның 1 гыйнварыннан башлап Татарстанда яңалиф йөз процент гамәлгә куелган дип исәпләнә.

Руслаштыру сәясәтенең көчәюе сәбәпле 30 нчы елларның ахырында рус алфавитына күчү мәсьәләсе күтәрелә. Бу алфавитка күчү болай аңлатыла: рус һәм татар телен өйрәнгәндә, әле бер, әле икенче алфавит өйрәнеп торудан котыласың, рустан кергән сүзләрне русча язарга мөмкинлек туа, янәсе.

1938 елда беренче вариантта алфавит игълан ителә. Соңыннан аңа татарның үзенчәлекле авазларын белдерү өчен хәрефләр өстәлә: ә, ө, ү, җ, ң, һ.

1990 елларда үзгәртеп кору процессы тәэсирендә татар фәнни җәмәгатьчелеге яңадан алфавит проблемаларына әйләнеп кайта, матбугатта зур дискуссия була, латин әлифбасына нигезләнгән берничә проект тәкъдим ителә.

Министрлар Кабинеты каршысындагы татар телен гамәлгә"кертү комиссиясе аны Югары Советка тәкъдим итә. Югары Совет кабул иткәннән соң, Татарстан Республикасының Президентына тапшырыла, һәм Президент М.Ш. Шәймиев 1999 елның 5 сентябрендә аны раслап Указ чыгара.

4нче укучы: (кириллик язу тарихы турында сөйли) Татар графикасы тарихы аеруча катлаулы. Х.Р. Курбатов әйтүенчә, «Татар культурасының иң катлаулы һәм иң бәхәсле өлкәсе – язу тарихы, хәреф алыштыру һәм имла төзәтү тарихы дисәк, һич тә ялгыш булмас» .
Шулай итеп, кыскача әйткәндә, татар алфавиты һәм орфографиясе уйгур язуына, гарәп алфавитына килеп тоташа. Билгеле булганча, ХХ йөзнең 20 нче елларында латин алфавиты күчерелә. Ә 1939 нчы елда татар телен кириллик графикага күчерәләр.
Әмма кириллик графикасы татар фонетикасының үзенчәлекләрен тулысынча канәгатьләндерми. Шуңа күрә татар орфографиясе тарихында берничә тапкыр алфавит үзгәреше турында сорау туа. 
Монда без егерменче-утызынчы елларда күп бәхәсләр тудырган латин графикасы, һәм аннары 1990 нчы елларда яңача латин графикасына күчү проблемалары аеруча әһәмиятле. 
Бүгенге татар теле кириллица алфавитына һәм графикасына нигезләнгән, һәм 1983 нче елда барлыкка килгән сүзлек (бибилиографияне карагыз) хәзерге көндә дә норматив булып кала. Шуннан, татар орфографиясе тарихы, 1939 нчы елдан башлап, нинди дә булса зур үзгәрешләр кичерми. 

1970 нче елларда, һәм 1990 нчы еллар башында кулланыла торган алфавитка өч өстәмә билге-хәреф өстәү проблемасы карала. Әмма алар тормышка ашмый. 
1990 нчы елларда бу мәсьәлә яңадан туды. Әлбәттә, галимнәр тарафыннан я латин графикасы, я өстәмә өч хәреф өстәргә тәкъдим ителде. Моның турында Х.Р. Курбатов, В.Х. Хаков язды.
Шулай итеп, татар алфавиты мәсьәләсендә, татар теле орфографиясендә һәрдаими бәхәсле сораулар булып торуы мәгълүм, әмма аларның үзенчәлеге бүгенге көндә дә ачыкланып бетмәгән.

Презентациялщр күрсәтеп укучылар доклад ясыйлар.

5нче укучы: Орфография, аның принциплары

1. Орфография турындагы төшенчә һәм аның төп принциплары

Әдәби телдә дөрес язу нормалары һәм кагыйдәләре җыелмасын орфография дип йөртәләр.

Татар орфографиясе берничә принципка нигезләнә:

Фонетик принцип. Бу - сүзләрне ишетелгәнчә язу дигән сүз, һәм ул безнең телдә төп принцип булып санала. Мәсәлән, кайчакта сүзгә кушымча ялганганда, сүзнең соңгы авазы үзгәрә, һәм ул язуда да күрсәтелә: 
ак - агы    китап - китабы    кара - карабрак һ.б.

Морфологик принцип. Бу - сөйләмдә кулланганда, сүзләрнең кайбер авазлары үзгәрсә дә, аларны язуда, үзгәртмичә, беренчел морфологик төзелеше ничек булган, шулай язу дигән сүз. Мәсәлән, ун һәм бер сүзләре янәшә килсә, [умбэр] дип әйтелә, унбер дип языла; [һишшыксез] дип әйтелә, һичшиксез дип языла; [чәчәгата] дип әйтелә, чәчәк ата дип языла.

График принцип. Бу - алынма сүзләрне шул тел орфографиясендөгечө язу дигән сүз. Мәсәлән, татар телендә рус теленнән алынган сүзләр рус теле орфографиясечә языла: морфология, лексикология, эволюция, бизнес, менеджер...

Тарихи-традицион принцип. Бу - сүзләрне, хәзерге телдә ничек әйтелүенә карамастан, борынгы чорда ничек язылган, шулай язу дигән сүз: сурәт - [сурәт].

Экономия принцибы. Бу - язу барышында вакытка һәм урынга экономия ясау өчен, сүзләрне кыскартып язу дигән сүз. Телдә еш кулланыла торган һәм күпләргә таныш кушма атамалар андагы үзләрнең баш хәрефләрен генә язу юлы белән кыскарталар: Казан дәүләт университеты - КДУ, Берләшкән Милләтләр Оешмасы - БМО. Еш очрый торган сүзләр, атама булмаса да, кыскартылырга мөмкин: һәм башкалар - һ.б. Кайбер кушма атамаларда беренче сүзнең - баштагы өлеше, башка сүзләрнең баш хәрефе генә языла: КамАЗ, АлАЗ. Кушма сүзнең соңгысы - тулы килеш, баштагылары кыскартылып язылырга да мөмкин: драмтүгәрәк, райүзәк.

6нчы укучы: Пунктуация

Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары

- җөмләнең иясе дә, хәбәре дә баш килештәге исем яки исем фигыль белән белдерелсә: һәммә халык өчен бар табигать - уртак матур чык. (Р. Фәйзуллин); Уку - энә белән кое казу. (Мәкаль);

- җөмләнең иясе дә, хәбәре дә сан белән белдерелсә: Ике икең - дүрт;

- ия I һәм II зат алмашлыклары белән белдерелсә: Мин - очучы;

ул көчәйтүче сүзе ия янында килсә, сызык аннан соң куела: Сабан туе ул - халкыбызның гаҗәеп гүзәл бер традициясе, тик аның кадерен генә белергә кирәк. (Ә. Еники);

ул (алар) сүзе, хәбәрне көчәйтеп, аннан соң килсә, ия белән хәбәр арасына шулай ук сызык куела: Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай - өч йолдыз ул. (Г.Тукай);

- җөмләне ике төрле аңлау ихтималы булса, хәбәре фигыль белән белдерелгән җөмләдә сызык куела: Агач - арба янына гына ауган. Бу - Гөлчирәнең йөрәгеннән чыккан рәхмәте иде. (М.Мәһдиев).

7нче укучы: Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре

- тиңдәш кисәкләр үзара санау интонациясе, каршы куючы теркәгечләр белән килгәндә, җыючы һәм бүлүче теркәгечләр кабатланып килгәндә, алар янында өтер куела:

Ул көчле түгел, ләкин бик үткен, бик хәйләле. (Г.Исхакый); Укытасы авылга барып төштем кыш уртасында. Мәктәп мөдире бер олаучыга карый, бер - миңа. (А.Гыйләҗев); Авылның бөтен тормышы: кайгысы, шатлыгы, өмете ындырга күчте. (Г.Исхакый);

- каршы кую интонациясе белән әйтелгәндә, шулай ук гомумиләштерүче сүз килгәндә, тиңдәш кисәкләр янында сызык куела:

Кычкырмакчы була - кычкыра алмый. Торып китәргә тели - тора алмый. Аягы сынган ич аның. (Н.Хәсәнов); Аның сөйләвенә караганда, ул көнне чиратсыз билет алуы да чираттагы халыкның шаулавы да - барысы да бер шуклык, шаянлык кына булып тоелды. (Н. Фәттах);

- тиңдәш кисәкләрне санап китү көтелгән очракта ике нокта куела: һәркайда тәртип, һәркем: операция сестрасы да, хәтта аны-моны җыештырып торучы санитарка да үз эшләрен белеп, төгәл башкара (М.Маликова).

8нче укучы: Аерымланган кисәкләр янында тыныш билгеләре

Ярым хәбәрлеккә ия булган, ягъни фигыль һәм хәбәр сораулар белән белдерелгән, хәл кисәкләр ияртүче сүздән яраклаштырылган булса, алар өтер белән аерылалар. Бары тик урын хәле генә бу кагыйдәгә карамый: ул аерымланмый.

- вакыт хәле: Минем җавапны алуга, ул килеп тә җиткән. (М.Маликова);

- сәбәп хәле: Бер егет, шул җыр яратуы аркасында, поезддан да калган иде әле. (М.Рафиков);

- максат хәле: Талип, идарәгә керергә дип, ишеккә юнәлде. (М.Хәсәнов);

- рәвеш хәле: Кыз, башын игәц килеш, халык арасыннан читкә атлады. (Ф.Садриев);

- күләм хәле: Моңарчы бер дә авыр сүз ишетмәгән сабыйга, беркайчан да булмаганча бик күңелсез булып китте. (Г.Галиев);

- шарт хәле: Барып казларга кушылсаң, син ак каз була алмассың. (Р.Миннулин);

- кире хәл: Калсаң да бездән еракта, Күңелдә син һәрчакта. (Г.Кашапов).

9нчы укучы: Аныклагыч янында тыныш билгеләр

Өтер куела:

- аныклагыч аныклаучы теркәгечләр белән килсә: Кабинетның хуҗасы, ягъни мехбаза управляющие, Решевский дигән кеше иде. (Ә.Еники);

- зат алмашлыклары һәм рәвешләр белән белдерелгән кисәкләрне аныклап килсә: Аларны, төрле җирдән җыелган утызлап малайны, йөк машинасына утыртып, таш клубка алып килделәр. (Х.Хәйруллин).

Сызык куела:

- аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән белдерелеп, икесенең дә мәгънә күләме бердәй булса: Зәйтүнә - мәктәпнең горурлыгы, йөзек кашы - унны бетерүчеләр арасында берүзе медальгә лаек булды (Ф.Гыйльми);

Ике нокта куела:

- аныкланмыш фигыль белән белдерелсә: Яңгыр бирә кирәкне: яфраклардан муенга коела, башка коела, күлмәкләрне манма су итеп, тәнгә сылый (Г.Ахунов);

Җәяләр куела:

- аныклагыч үзеннән алда килгән аныкланмышка искәрмә рәвешендә бирелсә: Фәрит Гыйльми (Фәрит Гыйльметдин улы Гыйльметдинов) 1974 елның 14 апрелендә Мөслим районы Урагмәт авылында туган (көндәлек матбугаттан);

- аныклагыч аныкланмышның тәрҗемәсе рәвешендә килсә: Тәрәзәне яп, тәли җил (сквозняк) монда.

10нчы укучы: Татар телендә басым

Сөйләм агымында бер төркем иҗекләрне бер тактка берләштерүдә басымның роле зур. Рим грамматигы Диомед (б.э.к. IV гасыр) әйтүенчә, басым - сүзнең җаны ул.

Сүз басымы - сүздәге бер иҗекнең башкаларыннан аерылып торуы. Басым ижек составындагы сузык авазга төшә. Төрки телләрдә, аерым алганда татар телендә, басым соңгы иҗеккә омтыла, сүзгә кушымчалар ялганганда да, басым ахыргы иҗеккә күчә бара: урман - урман-чы, урман-чы-лык. Ләкин бу кагыйдәдән чыгармалар да бар:

- икенче зат боерык фигыльләрдә басым беренче иҗеккә төшә: языгыз, утырыгыз;

- исемдә хәбәрлек кушымчалары басымны үзләренә алмыйлар: мин укучымын, сез бәхетлесез;

- фигыльдә кайбер зат-сан кушымчалары басымны үзләренә алмыйлар: язгансың, килермен;

- фигыльдә юклык кушымчасы басымны алмый һәм үзеннән үткәрми: баргансың - бармагансың;

- рәвеш ясагыч -дай/ -дәй, -тай/ -тәй, -ча/ -чә кушымчаларына басым төшми: бүредәй, татарча;

- сорау, билгеләү, юклык алмашлыкларында, өлешчә күрсәтү һәм билгесезлек алмашлыкларында басым беренче иҗеккә тешә:кайда, барлык, һичкем;

- кайбер гарәп-фарсы алынмаларында басым алдагы иҗеккә төшә: әлбәттә, ләкин, һәммә;

- китап теле, язма тел аша кергән рус алынмаларында басым саклана: республика, опера, демократия.

Шулай да аларга кушымчалар ялганганда, ике төрле үзгәреш була:

- басым соңгы иҗектә булса, ул кушымчаларга күчә бара: диктант, диктантлар, диктантларга;

- әгәр басым алдагы иҗектә булса, ул, гадәттә, урынында кала: аренда, арендачы, арендаларга.

Укытучы: Хәзерге чорда мәктәптә дөрес язу күнекмәләрен шушы принципларга ярашлы рәвештә формалаштыралар. Укытучы укучылардан язма эш башкатканда, фонетик принципны истә тотып, кайбер сүзләрне ничек ишетәсез шулай языгыз ди (балалар, киләчәк), тарихи-традицион принципны истә тотып, бу сүз шулай ишетелә, ә болай языла дип искәртә (табигать, сәламәтлек). Шул рәвешле укучының грамоталыгы арта.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә, фонетика, орфоэпия, графика, орфография - тел белеменең мөһим тармаклары, аларның кануннарын тиешле дәрәҗәдә үзләштермичә татар телен камил дәрәҗәдә белеп булмый. Юккамени укытучы укучыларны беренче сыйныфта хәреф танырга, сүзләрне дөрес әйтергә, дөрес язарга өйрәтергә тырыша. Ансыз үсешкә юл юк.

Шуның белән безнең дәрес ахырына да җитте.

Игътибарыгызга рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Квадрат тигезләмәләрне чишү тарихы

Квадрат тигезләмәләрне чишү тарихы күпләрне кызыксындыра. Укучыларны мавыктыргыч формада, презентация кулланып, тарихи материал белән таныштытыру укучыларның фән белән кызыксынуына этәргеч ясый. Тигез...

"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрә...

Тарихи-мәдәни мирасыбыз

Туган-үскән җир ул – иң төп мирас, Дәвамында гомер юлының.Хезмәт, сәгадәт, хәят мәйданы ул,Иман шарты һәрбер буынның.(Фазыл Шәех “Туган-үскән җир ул”)2012 нче ел – Тарихи-мәдәни мирас елы.Мирас... Ул ...

Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” романында бу тарихи вакыйгалар чагылыш таба

“Тарихлардан килгән  хакыйкать” (Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романы буенча йомгаклау дәресе )...

Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” романында бу тарихи вакыйгалар чагылыш таба

“Тарихлардан килгән  хакыйкать” (Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романы буенча йомгаклау дәресе )...

Казанның тарихи урыннары.

"Казанның тарихи урыннары. Диалогик сөйләмне үстерү." темасна 4 нче сыйныфта(рус төркеме)  үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. Дәрестә лексик темага караган сүзләрнең сөйләмдә кулланышын активлаштыру, д...