Электив курс "Тел күрке - сүз"
рабочая программа (11 класс) на тему

Ахтямова Гульнара Ильгизовна

Ананың балага бирелгән иң зур бүләге – тел. Шуңа да ул байлык, хәзинә санала. Сүзнең атасы – акыл, анасы – тел, дигәннәр борынгылар. Һәр халык үз тарихын, үз рухын, җыр-моңын, матурлык өлгесен сакламачы, үз токымнарының яңа буыннарына тапшырмакчы. “Теле барлар – халык булган, теле юклар – балык булган” дигән сүзләр юктан тумаганнар.

Заманында халыкара телләрнең берсе булган, хәзерге көндә дә бөтендөнья күләмендә сөйләшер өчен уңай ун-унбиш тел арасында саналган, җәмгыять яшәеше барышын бөтен һәм нечкәлекләре белән чагылдыра алырлык бихисап сүз байлыгы булган ана телебезнең тарихы белән укучыларны таныштыру гаять мөһим мәсьәлә булып тора.

Әдәби тел нормалары – шул телдә сөйләшүчеләр өчен уртак һәм мәҗбүри күренеш. Хаталарны төзәтү өчен, җирле сөйләмебезнең үзенчәлекләрен өйрәнүне максат итеп куярга кирәк дип саныйм.

Халыкның борынгыдан килгән мәгънәви байлыгы булган тел культурасы, аны тагын да баету һәм үстерү өстендә эшләү – дәүләткүләм әһәмиятле бер эш.

Программаның максаты:

Кеше тормышында сүз сәнгатенең гаять әһәмиятле роль уйнавын аңлату; фикерне аңлашлы, күңелдәге хисне матур итеп әйтеп бирә белергә, дөрес сөйләшергә өйрәнү; укучыларда әхлакый зәвык тәрбияләү.

Төп бурычлар:

-         туган телебезнең тарихы турында мәгълүмат бирү;

-         җирле сөйләмебезнең үзенчеләкләрен өйрәнү;

-         әдәби телдә сөйләм һәм язма тел байлыкларын үстерү;

-         иҗади хезмәткә омтылыш тәрбияләү;

-         чыгыш ясау, аралашуга өйрәтү, төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзү күнекмәсе формалаштыру;

-         укучыга үзенең сөйләм осталыгын, талантын сынап карарга шартлар тудыру һәм унынчы сыйныфта гуманитар юнәлештә профиль сайларга ярдәм итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon elektiv_kurs.doc96.5 КБ

Предварительный просмотр:

  1. “Байсар урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ

Раслыйм

«Байсар урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ директоры

___________Ямиев Р.Ф.

Приказ № _____

«___» ___________ 20___ ел.

Килешенгән

Мәктәпнең МС җитәкчесе

______________Мөфтиева Г.Ә.

Протокол № ____

«___» ____________ 20___г.

 

  Гуманитар фәннәр МБ утырышында Каралган

Протокол № ____

«___» ____________ 20___г.

МБ җитәкчесе

_____________Әхтәмова Г.И.

  1. Тел күрке - сүз
  2. XI сыйныф өчен электив курс 
  3. Татар теле

  1. Эшләү елы 2013 ел
  2.  
  3. Программаны гамәлгә ашыру вакыты 2013-2014
  4. Программаны төзеде__Әхтәмова Г.И.__
  5. Сәгатьләр саны: барысы –34сәгать, атнага 1 сәгать.
  6. Педагогик киңәшмә утырышында кабул ителде
  7. Протокол №1  31 август 2013 ел
  8. Аңлатма язуы

Ананың балага бирелгән иң зур бүләге – тел. Шуңа да ул байлык, хәзинә санала. Сүзнең атасы – акыл, анасы – тел, дигәннәр борынгылар. Һәр халык үз тарихын, үз рухын, җыр-моңын, матурлык өлгесен сакламачы, үз токымнарының яңа буыннарына тапшырмакчы. “Теле барлар – халык булган, теле юклар – балык булган” дигән сүзләр юктан тумаганнар.

Заманында халыкара телләрнең берсе булган, хәзерге көндә дә бөтендөнья күләмендә сөйләшер өчен уңай ун-унбиш тел арасында саналган, җәмгыять яшәеше барышын бөтен һәм нечкәлекләре белән чагылдыра алырлык бихисап сүз байлыгы булган ана телебезнең тарихы белән укучыларны таныштыру гаять мөһим мәсьәлә булып тора.

Әдәби тел нормалары – шул телдә сөйләшүчеләр өчен уртак һәм мәҗбүри күренеш. Хаталарны төзәтү өчен, җирле сөйләмебезнең үзенчәлекләрен өйрәнүне максат итеп куярга кирәк дип саныйм.

Халыкның борынгыдан килгән мәгънәви байлыгы булган тел культурасы, аны тагын да баету һәм үстерү өстендә эшләү – дәүләткүләм әһәмиятле бер эш.

Программаның максаты:

Кеше тормышында сүз сәнгатенең гаять әһәмиятле роль уйнавын аңлату; фикерне аңлашлы, күңелдәге хисне матур итеп әйтеп бирә белергә, дөрес сөйләшергә өйрәнү; укучыларда әхлакый зәвык тәрбияләү.

Төп бурычлар:

  • туган телебезнең тарихы турында мәгълүмат бирү;
  • җирле сөйләмебезнең үзенчеләкләрен өйрәнү;
  • әдәби телдә сөйләм һәм язма тел байлыкларын үстерү;
  • иҗади хезмәткә омтылыш тәрбияләү;
  • чыгыш ясау, аралашуга өйрәтү, төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзү күнекмәсе формалаштыру;
  • укучыга үзенең сөйләм осталыгын, талантын сынап карарга шартлар тудыру һәм унынчы сыйныфта гуманитар юнәлештә профиль сайларга ярдәм итү.

Тематик планлаштыру

I. Телебез – тарихи ядкарь

  1. Тема

Сәгать саны

Үткәрү формасы

1.

Тел – халыкның рухы, язмышы ул.

1

Дәрес-лекция.

2.

Татар халкы, этнонимы, һәм теле.

1

Белешмә бирү, әңгәмә.

3.

Сөйләм сәнгатендә сүз.

1

Әңгәмә, күнегүләр, уеннар.

4.

Ораторлык сәнгатенең тормышта әһәмияте.

1

Видеоматериаллар, лекция, аңлату.

5.

Аралашуда коммуникатив хаталар.

1

Әңгәмә, эшлекле уен.

6.

Урта диалектының үзенчеләкләре.

1

Лекция, конспект язу.

7.

Актаныш ягы сөйләменең фонетик үзенчеләкләре.

1

Белешмә бирү, күнегүләр.

8.

Җирле сөйләмебезнең лексик диалектизмнары.

1

Лекция, аңлату, күнегүләр.

9.

Диалектларны туплау һәм өйрәнү.

1

Практик эш.

10.

Презентация: диалектларны һәм сөйләмнәрнең

үзенчәлеген өйрәнүнең әһәмияте.

1

Иҗади дәрес.


II. Сөйләм культурасы

  1. Тема

Сәгать саны

Үткәрү формасы

1.

Әдәби сөйләм стиле.

1

Лекция, күнегүләр.

2.

Сөйләүченең фикерләү культурасы.

1

Лекция, әңгәмә.

3.

Сәнгатьле сөйләм күнекмәләре.

1

Видеоматериаллар белән эш.

4.

Орофоэпия өстендә эшләү.

1

Күнегүләр.

5.

Паузалар һәм аларның төрләре.

1

Лекция, күнегүләр.

6.

Сөйләм темпы.

1

Лекция, күнегүләр.

7.

Басым һәм аларның төрләре.

Басым һәм аның төрләре.

1

Лекция, күнегүләр.

8.

Хәрәкәтләр, мимика һәм гәүдә тотышы.

1

Аңлату, мультимедиа куллану.

9.

Интервью.

1

Әңгәмә эшлекле уен.

10.

Мәкалә төрләре турында мәгълүмат.

1

Газета-журналлар буенча эш, практик эш.

11.

Мәкалә язу.

1

Иҗади эш.

12.

Эш кәгазьләре.

2

Мультимедиа куллану.


III. Яхшы сүз – җан азыгы

  1. Тема

Сәгать саны

Үткәрү формасы

1.

Сүз турында мәкаль, әйтемнәр туплау.

1

Әңгәмә, практик эш.

2.

К.Насыйраның “Китаб-әт-тәрбия” китабы (64 нче,89 нчы тәрбия).

1

Чыганак белән эшләү.

3.

Татар исемнәре һәм ислам.

1

Лекция. Дискуссия.

4.

Ир-ат исемнәре.

1

Әңгәмә, практик эш.

5.

Хатын-кыз исемнәре.

1

Әңгәмә, практик эш.

6.

Әйтер сүзем бар.

1

Әңгәмә.

7.

Шигырь, такмак язу.

1

Иҗади эш.

8.

Котлау текстлары төзү.

1

Иҗади эш.

9.

Хат алышу төрләре.

Хат язу.

1

Аңлату, әңгәмә.

Иҗади эш.

10.

Йомгаклау. Сүзнең кеше тормышында тоткан роле.

2

Зачёт дәрес. Иҗади эшләрне тыңлау.

 


Курсның эчтәлеге

  1. Телебез – тарихи ядкарь

1. Тел-халыкның рухы, язмышы ул.

Тел ул – кешеләр һәм кешелек буыннары арасында аралашу коралы.

Телнең функциональ үсеше.

“Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы” ТР законы.

Татар милли әдәби теле гарәп, латин, кирилл язулары нигезендә үсә.

2. Татар халкы, этнонимы, һәм теле.

Татар этнонимының иң киң мәгънәсе кемнәрдә булган һәм кемнәрне татар дип атаганнары турында. Хәзерге көндә ничә татар халкы һәм теле барлыгы.

3. Сөйләм сәнгатендә сүз.

Хәрефләрне үзгәртеп төрле сүзләр ясау.

Сүзнең мәгънә төсмерләре (омоним, синоним, антоним, күчерелмә мәгънә). Уеннар.

Сүзнең сурәтлелеге (охшамлыклар, шигъри сурәтләр).

Сүздән хис-кичерешкә. Искитәрлек хәлләр турында уйлап чыгарып сөйләү.

4. Ораторлык сәнгатенең тормышта әһәмияте.

Тыңлаганда, телдән һәм язма сөйләмдә, укуда.

Сөйләүче холкының тыңлаучыга тәэсире.

5. Аралашуда коммуникатив хаталар.

Төрле ситуацияләрне анализлау, аралашуны кыенлаштыручы сәбәпләрне күрсәтү.

6. Урта диалектның үзенчеләкләре.

Урта диалектының нинди сөйләмнәрдән торуы турында.

-асы/әсе куллану: барасы барул бүген эшкә киләсе һ.б.

-мал(л)ы/мәл(л)е, -әсе/әсе куллану: килмәле, укымалы, киләсе һ.б.

кабатлауларда гала/гәлә, ыштыр/ештшер куллану: баргала, укыштыр һ.б

7. Актаныш сөйләменең фонетик үзенчеләкләре.

 о-лашкан а куллану: бала, алма;

озын -өй (көйәнтә, сөйәк, чөй) яки аның урыныа -ий куллану : силәшә (әд. сөйләшә), кийә (әд.көя), сийәк (әд.сөяк

-ай/әй куллану (әд. -ый/ий): бармай (әд. бармый), шундай (әд. шундый), карай (әд.карый), сөйләй (әд. сөйли)[ 

уӘдәби К, Г, Х урынына Қ, Ғ, Ҳкуллану:

қарға (карга), қайғы (кайгы), ақ (ак), ғалим (галим), ҳәтәр (хәтәр) һ.б

Җ (җ - лау) : җаулык (лит. яулык), җөри (йөри), җөз (йөз), җул (юл), җук (юк), җасый (ясый), җегет (егет), җылан (елан), җегерме (егерме) һ.б.

фрикатив Ч һәм Җ куллану: щәщ (чәч), сандугащ (сандугач), жьәй (җәй) һ.б

8. Җирле сөйләмебезнең лексик диалектизмнары.

  1. Саф лексик диалектизмнар.
  2. Амоним диалектизмнар.
  3. Лексик-морфологик диалектизмнар.
  4. Лексик-фонетик диалектизмнар.
  5. 9. Диалектларны туплау һәм өйрәнү.

Материалларны анализлау, эшкәртү, төрләрен билгеләү.

10. Презентация: диалектларны һәм сөйләмнәрнең үзенчәлеген өйрәнүнең әһәмияте.

Иптәшләре алдында сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү.

II. Сөйләм культурасы

1. Әдәби сөйләм стиле.

Стиль. Әдәби сөйләм. Язма һәм сөйләмә формалары. Телдәге стильләрне һәм аларга хас тел-стиль чараларны өйрәтә торган фән-стилистика.

2. Сөйләүченең фикерләү культурасы.

Сөйләүченең үзен тотышындагы иреклеге, тәэсирлеге. Чыгышының психологик үзенчәлекләре. Чыгышта көтелмәгән мизгелләр. Чит фикерне кире кагу. Килешмәүчәнлектә итәгатьлелек.

3. Сәнгатьле сөйләм күнекмәләре.

Лекция, доклад, әңгәмә үткәргәндә җанлы сөйләм һәм әдәби телнең кулланылышы. Чыгышта осталык һәм стереотип. Чыгышта термин кулланылышы. Халыкара һәм чит телдән кергән сүзләр.

4. Орфоэпия өстендә эшләү.

Сузык авазларны күнектерү. Тартык авазларны күнектерү. Тавыш һәм дикциягә күнегүләр.

5. Паузалар һәм аларның төрләре.

Пауза төрләре белән таныштыру.

Тиешсез урында ясалган паузаларның мәгънәне бозулары турында нәтиҗә ясау. Әдәби әсәрләрдән, паузаларны дөрес куеп, өзекләр уку күнегүләре.

6. Сөйләм темпы.

Сөйләм тизлегенә йогынты ясаучы күренешләрне анализлау. Төрле стиль һәм жанрда булган текстларның укылышын чагыштыру.

7. Басым һәм аларның төрләре.

Сүзне оештыручы иҗек басымы, урыны, басымны үзенә алмый торган кушымчалар. Логик басым кагыйдәләре. Фразадагы әһәмиятле сүзләрне билгеләүгә ярдәм итүче кагыйдәләр һәм бәйләнешләрне күрсәтү. Мәгънә аеручы басым. Текстлардан өзекләр уку.

8. Хәрәкәтләр, мимика һәм гәүдә тотышы.

Рәсем сәнгате һәм сынлы сәнгать әсәрләрен күзәтү. Мимика белән музыка астында төрле хис-кичерешләрне тасвирлап күрсәтүгә күнегүләр. Чыгыш ясаганда, аралашуда кешенең гәүдәсен тотышы, мимикасының роле.

9. Интервью.

Интервьюга билгеләмә. “Ялкын” журналыннан интервьюлар уку. Рольле уен. Интервьюлар алу. Иң оста сорау бирүчене билгеләү.

10. Мәкалә төрләре турында мәгълүмат.

Махсус чаралар – риторик сорау, укучыга мөрәҗәгать итү, антитеза, анафора, эпифора, синтаксис параллелизм һ.б.

11. Мәкалә язу. Иҗади эш

12. Эш кәгазьләре.

Эш кәгазьләре стиле. Татар телендә рәсми эш кәгазьләре чыганаклары белән Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорындагы канцелярия эшчәнлегенә барып тоташа. Эш кәгазьләренең төрләре, аларның стиль үзенчәлекләре.

III. Яхшы сүз – җан азыгы

1. Сүз турында мәкаль, әйтемнәр туплау.

Халык авыз иҗаты китабы белән эшләү. Мәкальләрнең мәгънәсен ачыклау. Иң ошаганнарын язып алу.

2. К.Насыйраның “Китаб-әт-тәрбия” китабы (64 нче, 89 нчы тәрбия).

Китап белән таныштыру. Уку һәм фикер алышу.

3. Татар исемнәре һәм ислам.

Татар халкының исем кушуга бәйле гореф-гадәтләре һәм йолалары. Аллаһыны олылауга корылган исемнәр. Дини бәйрәмнәргә нигезләнгән исемнәр. Татар исемнәре сүзлеге: сүзлекнең төзелеш принцибы, шартлы кыскартмалар, сүзлек белән эшләү принцибы.

4. Ир-ат исемнәре.

Татарча язылышы һәм генезисы (кайсы тел сүзе булуы); исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы; русча язылышы.

5. Хатын-кыз исемнәре.

Татарча язылышы һәм кайсы телдән килеп чыгуы; исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы; русча язылышы.

6. Әйтер сүзем бар.

1) Иҗади эш төрләре белән таныштыру. 2) Халык авыз иҗаты төрләре турында фикер алышу.

7. Шигырь, такмак язу.

Шигырьнең күңел дөньясына тәэсире турында сөйләшү, “илһам” төшенчәсе турында фикер алышу, шигырь төзелеше турында аңлату, шигырь язып карау, укучыларда дәрт уяту.

8. Котлау текстлары төзү.

Укучыны мөстәкыйль уйлап, фикерен эзлекле рәвештә, сурәтләп әйтеп бирергә өйрәтү, рухи дөньясын баету.

9. Хат алышу төрләре.

Хат язу.

Хат төрләре белән таныштыру. Иҗади эш белән шөгыльләнү.

10. Йомгаклау. Сүзнең кеше тормышында тоткан роле.

Чыгышлар тыңлау. Үз фикереңне дәлилли белү. Иҗади эшләр белән таныштыру.


Кулланылган әдәбият.

  1. Г.Г. Габдуллин, Җ.Г. Нигъмәтов, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. Мәктәп педагогикасы. Казан “Мәгариф”. 1993.
  2. Ә.Н. Хуҗиәхмәтов “Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә”. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2001.
  3. Көч һәм рух тамырлары. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2000.
  4. Г.Х. Әхәтов. Хәзерге татар теленең лексикологиясе. Казан, 1979.
  5. “Шатлыгым, кайгым минем...”. Әдипләребез тел культурасы турында./Төзүче: А.М.Вәлиева. – Казан: Мәгариф, 2003.
  6. Ф.Ф.Харисов “Милли мәдәниятнең белем бирү белән интеграцияләнүе” Казан “Мәгариф” нәшрияты, 1999.
  7. Ф.С.Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимов “Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган Тел”. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 1998.
  8. Хәлиф Курбатов. Сүз сәнгате. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2002.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Электив по разделу "Организм".

РАЗДЕЛ ПРИМЕРНОЙ ПРОГРАММЫ СРЕДНЕГО (ПОЛНОГО) ОБЩЕГО ОБРАЗОВАНИЯ (профильный уровень), рассматриваемый в курсе «Решение  биологических задач ». Презентация+учебно-тематический план+ рабочая пр...

Электив 11 кл. по обществознанию

Данный элективный курс предполагает рассмотрение сложных для понимания учеников аспектов современного обществознания, в результате чего будет происходить систематизация имеющихся у учащихся обществове...

"Туган төбәгем". Электив курс программасы

Туган як.Туган туфрак.Туган төбәк.Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш.Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар...

Электив курс для 9 класса

Мәкаль һәм әйтемнәргә нигезләнеп төзелгән әхлак тәрбиясе(9нчы сыйныфлар өчен электив курс)...

Электив курс для 9 класса. Разработки уроков

1 нче бүлек. Алма агачыннан ерак төшми.1 нче тема : Анасына карап кызын коч, атасына карап улын коч.Максат :1.Гаилә турында төшенчә бирү; гаиләнең ныклыгы, ата-анага, балаларга йөкләнгән бурычларны ба...

Электив курс программасы

Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге    яшьләр арасында филология  фәннәре белән бәйле б...

Электив курс программасы

Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге    яшьләр арасында филология  фәннәре белән бәйле б...