Цикл уроков по произведению Ф.Хусни "Йөзек кашы"
план-конспект урока (7 класс) по теме

Загирова Румия Ахатовна

Цикл уроков для 7 класса (для детей-татар)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_-tsikl._7_kl._yozek_kashy.docx103.66 КБ

Предварительный просмотр:

            ТР Спас муниципаль районы

Бураково урта гомуми белем бирү мәктәбе

7 сыйныф (татар балалары)

Төзеде:

1 нче категорияле татар теле укытучысы

Загирова Румия Әхәт кызы

Аңлатма язуы

   Мәктәптә әдәбият курсының төп эчтәлеге әдәби әсәр өйрәнүдән гыйбәрәт. Әсәрне үзләштергәндә укучы әйтерсең лә берничә баскычны үтә. Әсәрне өйрәнә башлаганчы кереш дәрес үткәрелә. Бу дәрес әсәрне кабул итәргә, аңларга әзерләү өчен кирәк булган баскыч. Әлеге дәрестә автор һәм аның дөньяга карашы белән таныштырыла, өйрәнәләчәк әсәр элек укылганнары белән бәйләнә. Икенче баскыч – уку. Бу төр дәресләр әсәрнең мөһим урыннарына тукталып, эчтәлекне аңларга ярдәм итә. Өченче баскыч  - әсәрне анализлау. Укучылар әсәрнең үзенә генә хас сыйфатын, эстетик кыйммәтен, авторның әйтергә теләгән фикерен ачыклыйлар; образ өстендә эшлиләр.Соңгы баскыч булып йомгаклау килә. Йомгак этабы алган белемнәрне гомумиләштерүгә, әдәби әсәр турында бөтенлекле караш булдыруга хезмәт итә.

   7 нче сыйныфта Ф.Хөснинең тормышы белән танышуга  һәм “Йөзек кашы әсәрен өйрәнүгә 5 сәгать бирелә. Мин аларны түбәндәгечә планлаштырдым:

1. Кереш дәрес. Ф.Хөсни. “Йөзек кашы”

2. “Йөзек кашы” Әсәрнең сюжет сызыгы.

3. Ф.Хөснинең ”Йөзек кашы” әсәрендә конфликт үзенчәлеге

4. Фатих Хөснинең “Йөзек кашы”әсәрен өйрәнүне йомгаклау дәресе

5. Инша язу. “ Минем  холкым  – минем язмышым”

Беренче дәрес

Тема: Фатих Хөсни. “Йөзек кашы” әсәре.

Дәрес төре – кереш дәрес

Метод һәм алымнар: укытучы сүзе, әңгәмә

Максат: - Фатих Хөснинең биографиясе һәм иҗаты турында белешмә бирү;

  • өйрәнелә торган әсәр белән кызыксындыру;
  • әсәрен уку, иҗатына хас үзенчәлекләрне билгеләү;
  • лирик хисләрнең тасвирлануы.

Җиһазлау: дәреслек, портрет, канатлы сүзләр язылган плакат,авторның китаплары, рәсемнәр, альбом

Эпиграф: “Эше алдан йөри, акылы арттан йөри” (халык әйтеме)

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

2.Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

1. Ф.Хөснинең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләү

 
(1908-1996)

Фатих Хөсни (Фатих Хөснетдин улы Хөснетдинов) 1908 елның 3 февралендә Татарстанның хәзерге Саба районы Олы Мәтәскә авылында туа. Авылда башлангыч белем алганнан соң, 1924 елда Казанга килә, Мулланур Вахитов исемендәге күргәзмә-тәҗрибә мәктәбенә укырга керә. Шунда укыганда шигырьләр яза башлый, ул шигырьләре «Безнең юл», «Авыл яшьләре», «Яңалиф», «Атака» журналларыңда басылып чыга. 1927-1930 еллар арасында иҗаты активлаша - ул күп кенә очерклар һәм «Көрәш кызы», «Усаллар» дигән драма әсәрләре дә яза. 
1929 елда Ф.Хөсни Казан дәүләт университетының экономика факультетына укырга керә. Аны тәмамлагач, армиягә алына — 1933-1935 елларда Казандагы Беренче укчы дивизиядә элемтәче, соңрак хәрби корреспондент булып хезмәт итә. Армиядән кайткач, газета редакцияләрендә эшли, журналист буларак авылларда күп йөри, завод-фабрикалардагы эшчеләр белән таныша, тормышны, кешеләрне өйрәнә. 
«Йөзек кашы», «Җәй башы», «Авыл өстендә йолдызлар», «Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел», «Мәйдан», «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» исемле роман, повестьлары, күпсанлы хикәяләре белән ул татар әдәбиятының классигы булып танылды. 
Ф.Хөсни иҗатында драматургия, публицистика, әдәби тәнкыйть жанрлары да күренекле урын алып тора. 
Әдипнең «Урманда» (1938) комедиясе, «Әбли авылы» (1949), «Еллар-юллар» (1956), «Бертуган Таһировлар» (1965) драмалары, үз вакытында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелып, уңай бәя алды. 
Ф.Хөснигә 1972 елда «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» повесте һәм хикәяләре өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде. Ул шулай ук Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе, «Почет Билгесе» орденнары белән бүләкләнә. 
Ф.Хөсни 1936 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде. 

2. Әсәрне кабул итәргә әзерләү.
Ватан сугышы чорында Ф.Хөсни, барлык язучылар кебек, каләм көчен фашизмга каршы көрәшкә юнәлтә. Ул Көньяк фронтында татар телендә чыга торган «Сталин байрагы» исемле газета редакциясендә берникадәр вакыт командировкада булып кайта. Ватан сугышы темасы, совет кешеләренең фронттагы һәм тылдагы фидакарь батырлыклары теге яки бу формада әдипнең шул еллардагы күп кенә әсәрләрендә чагыла. Болар арасында «Йөзек кашы» исемле повесте (1942) аеруча игътибарга лаеклы. Әсәрдә сугышка кадәрге бик ерак хәлләр турында сөйләнсә дә, үзенең эчке рухы белән повесть сугыш вакыты өчен дә актуаль яңгырашлы әхлакый проблемаларны — олы мәхәббәт, күңел сафлыгы, намуслылык, тугрылык шикелле изге хисләрнең кешенең рухи дөньясында һәм реаль эш-хәрәкәтләрендә чагылу нечкәлекләрен гаҗәеп эмоциональ күтәренкелектә, тәэсирле итеп сурәтләве белән укучыны җәлеп итә. Әсәрнең композицион яктан җыйнак, романтик аһәңле, лирик яңгырашлы вакыйгалар нигезенә корылган булуы, теле-стилендә халыкчан сурәтләү чараларының, романтик, лирик һәм юмористик бизәкләрнең муллыгы, каһарманнары кичергән хис-тойгыларның тормышчан табигыйлеге бу әсәргә тиз арада киң популярлык китерә. Повестьның үз заманында рус, үзбәк, казакъ һ.б. телләренә тәрҗемә ителүе дә шул хакта сөйли.
3. Әсәрне кычкырып уку.

У: Хәзер китапларыгызның 139 нчы битен ачыгыз. Әсәр белән таныша башлыйбыз. (укучылар чиратлашып кычкырып укыйлар, 139-148 битләр)

3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

У: Әсәрнең төп геройларын әйтегез әле?

(Айдар, Вәсилә,Госман)

У: Сез хикәяләүче малайны ниндирәк итеп күз алдына китерәсез?

( ябык гәүдәле, матур, оялчан һ. б.)

У: Айдар белән Госман холкындагы аермалыкларны күрсәтегез.

(Айдар дөреслекне ярата, ә Госман хәйләкәр; Айдар кызу канлы, ә Госман астыртын һ.б.)

У: Хәрәмләшү, көнләшү кебек нәрсәләр белән тормышта очрашканыгыз бармы?

(укучыларның җавабы)

У: Иҗатына хас үзенчәлекләрне билгеләп үтик. Ни өчен әсәрне укырга җиңел?

(әсәр тормышны дөрес итеп сурәтләгән, кызыклы урыннар күп, җор телле)

У: Геройлар арасындагы мөнәсәбәтләр ничек итеп тасфирлана?

(аларның хисләре турында читләтеп кенә әйтелә, алар бер-берсенә туры карарга да оялалар, геройлар үзләренең хисләрен чит кешеләргә күрсәтмиләр)

У: Әйдәгез шул урыннарны табып укыгыз әле.

(141 бит-  Бүтәннәр алма карыйлар, ә мин кыз карыйм...

142 бит – Дөресен генә әйткәндә әллә нишләдем мин...

147 бит – Вәсилә китмәкче булды, китмәде, тагын посты...

У: Укучылар, “Эше алдан йөри, акылы арттан йөри” дигән халык әйтемен сез ничек аңлыйсыз?

(Кеше баштан эшли, аннан соң гына уйлый. Эшләгән эше өчен соңрак үкенергә дә мөмкин.)

У: Әйе. Бик дөрес. Шундый кешеләргә кагыла торган татар халык мәкале дә бар. Кайсыгыз мәкальне искә төшерә?

(Җиде кат үлчә, бер кат кис)

У: Бу мәкальне тормышта кулланырга геройларыбызның кайсына артык булмас иде?

(Айдарга)

У: Ни өчен? Дәлилләгез.

(Айдар кызу канлы. Ул күп уйлап тормый.)

У: Әйдәгез, шуны дәлилләгән юлларны табып укыгыз.

(142 бит – Аннары нәрсә булган, - берсен дә белмим..

145 бит – Кинәт күземә кан бәрелде, - шуңа күрә дә уйлый да алмадым...)

4. Йомгаклау.

 У: “Йөзек кашы” повесте – лирик-романтик повесть. Әсәрне, икенче төрле мәхәббәт турындагы җыр дип тә атый алабыз. Әсәр үзәгендә, әлбәттә, Айдар образы тора. Ул укучыларны үзенең сөйкемлелеге, җорлыгы, шаянлыгы белән тартып тора. Күрәбез: ул идеаль кеше түгел. Аңарда уңай сыйфатлар белән бергә тискәреләре дә бар.

Фатих Хөснинең бу әсәре сезгә, укучылар, тормышны тагын да яхшырак аңларга ярдәм итәр.

5. Өйгә эш.

148-164 битләрне укырга, кыскача эчтәлеген сөйләргә.

6. Билгеләр кую.

Икенче  дәрес

Тема: “Йөзек кашы” әсәрен анализлау.

Дәрес төре: Әдәби әсәрне анализлау дәресе

Метод һәм алымнар: әсәрне өлешләргә бүлү, эзләнү, әңгәмә

Максат: - әсәрне вакыйгаларга бүләргә һәм анализларга өйрәтү;

  • мөстәкыйль эшләү кәнекмәләрен камилләштерү;
  • авторның үзәк геройга мөнәсәбәтен ачыклау;
  • тискәре сыйфатларны үзләрендә булдырмау ихтыяры тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, портрет, Ф.Хөсни “Сайланма әсәрләр”, таблица, канатлы сүзләр язылган плакат

Дәрес барышы:

1.Оештыру өлеше.

- өй эшен тикшерү( кыскача эчтәлеген сөйләү)

2.Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

У: Әсәр белән тулысынча танышып чыкканнан соң, аны вакыйгаларга бүлеп,  аларга исем кушып, һәр өлешне анализлау юнәлешендә эшли алабыз.Үткән дәрестә әсәрдә бер үзәк герой – Айдар дидек.Чыннан да, беренче карашка берничә образ шактый калку итеп сурәтләнсә дә, калганнары үзәк геройны тулырак ачу, аның алгы рәткә чыгарылган сыйфатын тирәнрәк күрсәтүгә хезмәт итәләр. Сез моны бүгенге дәрестә үзегез дә күрерсез.

 Әйдәгез, бергәләп, әсәрне вакыйгаларга бүлик һәм анализлый барыйк. (Укытучы белән берлектә план төзелә, укучылар үзләре анализ ясыйлар. Укытучы юнәлеш кенә биреп тора.)

Беренче вакыйга – Алма сатучылар килү.

Икенче вакыйга – Ат чабышында.

Өченче вакыйга – Шахтада.

Дүртенче вакыйга – Кыз урлау.

(укучылырның җаваплары тыңлана, укытучы һәр вакыйгага нәтиҗә ясап бара)

  1. Өзектә автор Айдарның дуамаллыгы турында сүз башлап куя. Моңа бәйләп, нәселгә кушамат ябышу тарихын сөйләп ала. Шулай ук бу бүлектә, алма сатучыны, аның кызын тасфирлый. Айдар кызны беренче күрүдә үк ошата, аның игътибарын җәлеп итәргә тырыша.  Ул арбага килеп тотына, аннары тәгәрмәч өстенә менә, ахыр чиктә кызның чәченнән тарта. Ул үзенекенә барыбер ирешә, кыз аңа борылып елмая. Ә инде кыз аңа алма ыргыткач, ул үзен иң бүхетле кеше итеп тоя.

Дуамаллыгы тагын бер тапкыр раслана, ул үз-үзен белештерми чабып китә. Госманга да кыз ошый. Ләкин аңа игътибар итүче булмый. Ул Айдардан бик көнләшә, аның кәефен булса да боза.

  1. Бу өлештә Айдар белән Госманның холкы тагын да күбрәк ачыла. Ярыш вакытында Айдар Госманны уза башлый. Моңа Госман түзеп тора алмый, Айдарның атына суга. Монда тагын Госманның астыртынлыгы һәм мәкерлеге күренә. Айдар – дөреслек өчен көрәшүче, ул кызып китеп, уйлап та тормыйча, Госманның битенә камчы белән суга. Соңыннан аны кызгана да, ләкин инде эш эшләнгән.
  2. Бу өлештә Айдар – эш сөючән, тәвәккәл, сүзендә торучы егет буларак сурәтләнә. Ул начар гадәтләрне якын да китерми, тырышып эшли һәм акча җыя. Ләкин аның дуамаллыгы турында тагын мисал китерелә. Шахтада ул техник белән каршылыкка керә. Монда да ул дөреслекне яклап чыга, ләкин дөрес юл белән түгел. Ул техникны тотып кыйный. Соңрак, Вәсилә янына килгәч, тагын авыл егетләре белән сугыша. Ахырын уйлап тормый, староста малаеның битен яра. Бу дуамаллыгы аны тагын Вәсилә белән аера, ул кабат  авылдан чыгып китә.
  3. Бу өлештә дә Айдарның тәвәккәл икәнен күрәбез. Ул Вәсиләне урларга бара. Эшләре уңышлы гына тәмамлана. Алар Вәсиләне алып кайталар, никах укыла. Ләкин Госманның мәкерлеге тагын башын калкыта. Ул һәрвакыттагыча Айдарның кәефен боза. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәклеген ул инде бик яхшы белә. Айдарга бит берничә сүз дә җитә. Госман үзенекен итә, ялган сүз сөйләп, Айдарны чыгырыннан чыгара, ул яңадан Вәсиләне ташлап, читкә чыгып китә. Бу өлештә дә Айдарның дуамаллыгы, уйламыйча эш иткәне бик ачык күренә.

3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

У: Хәзер төп фикерләрне дәфтәрләргә язып куегыз. (тактага таблица эленә)

4.Йомгаклау.

Күргәнебезчә, вакыйга арты вакыйга бер-берсенә үрелеп бара. Һәр вакыйга үзәк герой турында сөйли, аның холкын ачарга ярдәм итә. Әйдәгез, тагын бер тапкыр таблицага күз салыйк. Анда аерылып торган сүзләр бар. Шуларга игътибар итеп, Айдар белән Госман арасындагы мөнәсәбәткә нәтиҗә ясыйк, һәм аларның кабатланып килгән холык сыйфатларын тагын бер кат барлап үтик.

  • Айдар – тәвәккәл, кызу канлы, дуамал.
  • Госман – астыртын, мәкерле.

Димәк, Айдар тырыш һәм тәвәккәл булуына карамастан, кызу канлылыгы барысын да җимерә. Ә Госман өчен Айдарның бу сыйфаты бик җайлы. Ул моны һәрвакыт оста файдалана һәм ике кешенең язмышын җимерүгә ирешә.

  1. Өй эше. Әсәрне тулысынча укырга,төп образларга характеристика бирергә.
  2. Билгеләр кую.

Өченче дәрес

Тема: Ф.Хөснинең”Йөзек кашы”әсәрендә конфликт үзенчәлеге

Дәрес төре: Әдәби әсәрне анализлау дәресе

Метод һәм алымнар: чагыштыру, эзләнү, әңгәмә

Максат: - әсәрнең идея эчтәлеген үзләштерү максатыннан конфликтларны   табарга өйрәнү,аларның чишелешен, әһәмиятен аңлату;

  •  әсәр аркылы татар халкының гореф-гадәтләренә,тарихына,әдәбиятына хөрмәт уяту.
  • укучыларның холкында уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек,портрет,канатлы сүзләр язылган плакат,авторның китаплары

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

 У: Йөзек кашы башка кашлардан аерылган кебек,әсәр дә башка әсәрләрдән эчтәлеге белән, үзенең матур, аңлаешлы,гади теле белән аерылып тора.Әсәр нәрсә турында соң?

- Мәхәббәт турында.

- У: Ә кемнәр арасында соң ул мәхәббәт?

- Вәсилә белән Айдар арасында.

-У: Өйгә эш итеп әсәрдәге төп образларга характеристика язып килергә кушылган иде.Әйдәгез тыңлыйк әле.

(Айдар, Вәсилә образларына характеристикалар укыла)

-У: Айдар белән Вәсилә арасында саф мәхәббәт, эчкерсез,ләкин бәхетсез мәхәббәт. Сәбәбе нәрсәдә?

-Арага Госман керә.

-У: Ә кем соң ул Госман?

(Характеристика укыла)

2. Белем һәм күнекмәләрне  булдыру.

- У: Айдар белән Госман арасында нәрсә башлана?

- Конфликт.

-У: Конфликтның иң югары ноктасы кайда?

- Айдарның никахланган Вәсиләне ташлап Донбаска китеп баруы.

- У: Ә чишелеше?

- Госманның Айдарга сугыш кырында дөреслекне сөйләвендә, Айдарның Госманны иленә хыянәт иткән өчен граната атып үтерүендә.

- У: Шулай итеп әсәрнең нигезендә нәрсә ята?

- Конфликт.

- У: Әйе.Төп конфликт кемнәр арасында?

- Айдар белән Госман арасында.

-У: Әйдәгез Айдар белән Госман арасындагы каршылыкларны аерым-аерым карап чыгыйк.

1. Алма сатучы кызы Айдарга алма биргәч. (көнчелек, мәкер)

2. Ат чабышында (Айдарның дуамаллыгы, уйламыйча эшләвен, кызу канлылыгын күрсәтү)

3. Госман Вәсилә турында ялган сөйли, аны Айдарга хыянәттә гаепли, ”Вәсилә”дип язылган йөзекне күрсәтә.

-У: Конфликт ничек чишелә?

-Айдар, никахланган Вәсиләсен ташлап, Донбасска китә. Айдар һәрвакыт каядыр ашкына,гел үзенчә эшләргә тели. Госманның куркаклыгы. Иленә хыянәт итәргә сәләтле булуы.

-У: Айдар белән  Вәсиләнең матур тормыш кора алмавында кем гаепле?

- Госман һәм Айдар үзе.

-У: Нәрсә белән гаепле Айдар?

-Үзенең холкы, дуамал характеры белән.

(үз-үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәклеге турында фикер алышу)

3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-У: Ә хәзер әйдәгез тышкы һәм эчке каршылыкларны барлап чыгыйк. (укучылар җавап бирәләр, укытучы юнәлеш биреп тора)

Эчке конфликт.

1.Язучы белән ханым.

2.Айдар эчендә.

3.Вәсилә эчендә.

4.Язучыдагы каршылыклар.

4. Йомгаклау.

-У: Укучылар, әсәр сезгә ошадымы? Нәрсә белән?

(Ошады. Гади һәм аңлаешлы телдә язылган. Романтик рухта язылган. Һ.б.)

-У: Әйе, Ф. Хөсни безгә йөрәкләргә үтеп керерлек әсәр бүләк иткән.Әсәрнең әһәмияте нәрсәдә соң? Ул безне нәрсәләргә өйрәтә?

(Уйлап эш итәргә, ашыкмаска кирәк. Соңыннан үкенерлек булмасын. Һ.б.)

-У: Әйе. Бәхетле булырга теләсәң,үзеңдә яхшы сыйфатлар гына булдырырга кирәк.

Өйгә эш. 164 бит, 1 нче бирем.

Билгеләр кую.

Дүртенче дәрес

 Тема: Фатих Хөснинең “Йөзек кашы”әсәрен өйрәнүне йомгаклау

Дәрес төре: Йомгаклау дәресе

Метод һәм алымнар:әңгәмә, тикшеренү

Максат:  - укучыларның әсәрне аңлауларын тикшерү ;

  • әсәрне өйрәнүне йомгаклау, иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү;
  • Г.Камал театрында барган “Йөзек кашы” спектакленнән өзек карау;
  •  дуслык, кешелеклелек, әхлак хисләрен тәрбияләү.    

 Җиһазлау:  портрет,күргәзмә, дәреслек, ноутбук, диск “Татар театрының 100 еллыгы”, канатлы сүзләр язылган плакат.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Узган дәрес материалы буенча эш.

Фатих Хөсни кайда туган?

Белеме буенча ул кем?

Язучы турында тагын нәрсәләр әйтә аласыз?

Кайсы әсәре белән язучы булып танылган?

Фатих Хөсни иҗаты турында бүтән язучыларның фикерләрен тыңлау. (Нур Гыйззәтуллин, Сибгать Хәким.)

2.  Тагын бер кат әсәрнең эчтәлеген барлап чыгу.

    - Якты хисләр белән тасвирланган мәхәббәтнең үкенечле, моңсу финалы.

    - Вәсиләнең портретын  сурәтләү.

    - Вәсилә, Айдар, Госман образына характеристика бирү.

    - У: “Эше алдан йөри, акылы арттан йөри”, - ди халык. Чыннан да, нинди дөреслек бар бу сүзләрдә. Айдарның холкы – сюҗетны барлыкка китерүче төп көч. Күргәнебезчә ул аңа күп бәхетсезлекләр алып килә.  Кызу канлылыгы, дуамаллыгы аркасында, ул үз бәхетен үзе җимерә. Билгеле, монда зур рольне Госман да уйный. Ләкин, Айдар уйлап эш иткән булса, ашыкмаса, ягъни “Җиде кат үлчәп, бер кат киссә”, барысы да башкача булган булыр иде. Вәсиләгә аңлатырга мөмкинлек биргән генә булса да, алар бәхетле булырлар иде. Минем холкым – минем язмышым, дигән сүз бу очракта тулысынча аклана. Шуңа күрә үскән саен үз холык – фигылеңә игътибарлырак булырга, андагы тискәре башлангычларны киметә барырга, матур сыйфатларның артуына ирешергә кирәк. Бу әсәр сезгә кешеләрне, тормышны тагын да яхшырак аңларга ярдәм итәр.

    Мәхәббәт – бик киң төшенчә. Ул халкыңа, җиреңә, кешеләргә булган мәхәббәт. Мәхәббәтне саклый белергә, аның өчен көрәшергә кирәк. Язучы әнә шуны аңлата да инде безгә.

3. Спектакльдән өзек карау.

4.Дәрескә нәтиҗә ясау.

Язучы турында нәрсә әйтә аласыз? (җаваплар)

Әсәр ошадымы?(җаваплар)

Язучы нәрсәгә чакыра? (җаваплар)

Фатих Хөсни чынлап та әдәбиятыбызның йөзек кашы. Йөзек кашы бик матур, ерактан ук елкылдап тора. Андый җаш бүтән гадиләре арасында балкып тора. Фатих Хөснинең бу әсәре дә шундыйлардан. Ул әле дә яратып укыла.

Галим буларак җиңелдер.

Адәм булмак читендер.

Яхшыны күрегез, аңлагыз.

Яманга битараф калмагыз.

Мәгънәле яшәгез, күңелләрегез бай булсын!

5.Өй эше. Иҗади эш – Айдарга хат язу. Бүгенге көн егетеннән ( кызыннан) Айдарга хат.      

6. Билгеләр кую.

Бишенче дәрес

Тема: Инша “Минем холкым – минем язмышым”

Дәрес төре: Иҗади дәрес

Метод һәм алымнар: мөстәкыйль эш

Максат: - иҗади эшләү күнекмәләрен камилләштерү;

  • язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү;
  • мөстәкыйль эш күнекмәләрен үстерү;

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.
  2. Иншага әзерлек.

У: Инша өч өлештән: башлам, төп өлеш һәм йомгактан  торырга тиеш Шуны истә тотып план төзисез һәм яза башлыйсыз. Уңышлар сезгә!

     3.План төзү

Инша язу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Цикл уроков « Отечественная война 1812 года». Урок с применением технологий: игровой, интегрированной, проектной, компьютерной.

Цикл интегрированных уроков с привлечением учителей географии и английского языка, с тестами и творческими заданиями....

Урок по творчеству Ф.Хусни.

Тема:Хәсрәт килгәндә,язмыш көлгәндә,     Дусның ялганы- чыны сынала.(Ф.Хөснинең “Йөзек кашы” әсәре)Максат: -әсәрне ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен ачыклау;  -укучыларның иҗади сәлә...

Презентация к уроку по произведению В Некрасова "В окопах Сталинграда" - культовое произведение о войне" .

Презентацию можно использовать в начале изучения произведения или при завершении. работы. Она содержит краткие сведения об авторе, заостряет внимание на основных проблемах, помогает понять авторскую ...

Конспект урока технологии в 6 классе «Праздник Русской каши»

познакомить учащихся  с традиционным блюдом русской кухни – кашей, которая является составной частью русского быта, определявшего обычаи и нравы людей. совершить экскурс в историю русской мате...