тест 6 класс
тест (6 класс) на тему

Салахутдинов Инсаф Исрафилович

Иҗади үсеш дәрәҗәсен тикшерүгә бирем-мәсьәләләр, тестлар. Татар теле 6 нчы сыйныф

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл test_6_kl.docx40.38 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес №64(16).

Иҗади үсеш дәрәҗәсен тикшерүгә бирем-мәсьәләләр, тестлар.

I.Анализга мәсьләләр.

1. Җөмләләрне укы.Ялгызлык исемнәр кергән җөмләләрне күчереп яз. Сыерчык чут-чут килеп сайрый. “Исемдә калганнар” - автобиографик повесть. Карлыгач кушаматлы ат беренче килде. Күркә Нәгыйм алдынгы эшчеләрнең берсе.

2. Җөмләләрне укы, сыйфат фигыльләрне  күчереп яз.

Шәһәргә бара торган юл бик тайгакмы? Килгән кунакларны каршы алу сиңа йөкләнә. Алсу кибеткә барган. Укыган китабыңны вакытында кире илтеп бир. Йөри торган сукмак бик карлы икән.

II.Проблема куюга мәсьәләләр.

1.Җөмләләрне укы. Сыйфатларны үзләре бәйләнеп килгән сүзләр белән язып ал.

Кичке тапшыру башланды. Мин чит авыллар аша уздым. Мин газиз илемне, аның ямьле бәйрәмнәрен, сабый балаларын сагынам.

2.III зат алмашлыкларын кулланып, ике җөмлә төзеп языгыз.

III .Планлаштыруга мәсьәләләр.

1)Җөмләләрне укы, фигыльләрне күчереп яз, төркемчәләрен күрсәт.

Балалар бу китапны укысын. Тайгак юлда акрынрак барырга кирәк. Велосипедта йөрү бик күңелле бит. Син бүген бик күп “5” ле алгансың. Дустым килсә, мин шатланачакмын.

2)Бара фигылен төрле фигыль төркемчәләренә куеп яз.

IV.Чишү юлын табуга мәсьләләр.

1)Сүзләрнең антонимнарын табып языгыз.

Коры-..., дус-...,картлар-...,ялкау-... .

2) Фигыльләрнең башлангыч формасын яз

Уяна, өйрәтергә, сабырсызланырга, шуарга.

V.Гомуми нәтиҗә чыгаруга (рефлексиягә) мәсьләләр.

1)Җөмләләрне укы. Җыйнак җөмләләрне җәенкеләндереп яз.

Көз җитте. Балалар киттеләр.

2) Фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрен күрсәт.

Тор,хөрмәтлә, саубуллаш, сатып ал.

VI.Тестларны эшлә.

А1    Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез:

1) эссе;

2) көнне;

3) җылы;

4) капласа.

А2    Саңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез:

1) халыкның;

2) табигате;

3) кипкәч;

4) инеш.

АЗ    Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез:

1) бик;

2) кибә;

3) килгән;

4) коры.

А4    Кайсы рәттә күчерелмә мәгънәле сүз бар?

1) Гыйззәтуллин җырлый.

2) Күңеле җырлый.

3) Бала җырлый.

4) Халык җырлый.

А5    Синонимнар рәтен билгеләгез.

 1)эссе, зур;

2) эссе, салкын;

3) эссе, кызу;

4) эссе, коры.

А6 Бирелгән   җөмләдә   ясагыч   кушымча   белән   ясалган   фигыльне

күрсәтегез.

Инеш  суы  кипкәч,   халыкның  табигате  бозыла,   кеше  үзеннән-үзе холыксызлана.

1) кипкәч;

2) табигате;

3) бозыла;

4) холыксызлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест -классы для 9 класса

Данные тест-классы предназначены для подготовки учащихся 9 класса к Государственной итоговой аттестации....

Тест-классы. Приложение к занятиям 1-2

Повторение орфограмм, используемых в тест-классах: занятия 1-2. Чередования гласных в корне слова; Способы проверки безударной гласной в корне слова; Правописание гласных после Ц; Правописание ГЛА...

Тест, класс 5

Грамматика, Present Simple, Present Continuou...

Тест - Класс Млекопитающие

Тест - Класс Млекопитающие...

Тест - Класс Птицы

Тест - Класс Птицы...

тест классы органических соединений

В материале 2 варианта. Работа может быть использована в 10 или 11 классе или при подготовке к ЕГЭ....