урок
план-конспект урока (11 класс) по теме

Шакирова Марьям Ваккасовна

Конспект урока татарской литературы  "Әни нинди була? " Роза Хафизова для 11 класса.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkrytyy_urok_11_klass.pptx602.55 КБ
Файл urok_na_seminar11.docx21.18 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Әни нинди була? Роза Хафизова (БДИның С өлешенә хәзерлек)

Слайд 3

Дәреснең максаты: Бирелгән текстның эчтәлеген бәяләү Текста күтәре лгән проблеманы аңлату Текстагы автор пози циясен аңлау Текстагы проблеманы дәлилләү

Слайд 4

Сүзлек эше: Наз-ласка Юатты –утешила Ятим-сирота Ябышты- вцепилась Читенәрәк- ближе к краю Төпчек-последыш Татыганы юк-не испытывала Текст уку ,тәрҗемә итү.

Слайд 7

Әни әбәт була, әни ачуланмый, иркәли... Мин әнинең нинди булганын беләм, ул йомшак, җылы була.

Слайд 8

“Әниләр һәм бәбиләр” Туфан Миңнулин

Слайд 10

С өлешен эшләү этаплары Текстның темасын, анда күтәрелгән проблеманы тап Текста күтәрелгән проблеманы аңлат Автор пози циясен билгелә Текста күтәрелгән прблеманы үз дәлилләрең белән аңлат Язма эшеңнең мәңнә ягыннан бөтен, бәйләнешле һәм эзлекле булуына иг ъ тибар ит Төгәллек һәм сөйләм матурлыгын сакла Эшеңне тикшер,төзәтмәләр керт



Предварительный просмотр:

Сыйныф: 11(рус төркеме)

Тема: “Әни нинди була?” Роза Хафизова (БДИ ның  С өлешенә әзерлек)

Максат:

  1. Әсәрне аңларга, анализларга өйрәнү
  2. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен  үстерү, бердәм дәүләт һәм республика имтиханына әзерләнүне дәвам иттерү
  3. Укучыларда шәфкатьлелек тәрбияләү

 Җиһазлау: компьютер(Презентация, җыр тыңлау, спектакльдән өзек)

Дәрес тибы:яңа төшенчәләрне формалаштыру дәресе.

Методлар: өлешчә эзләнү, тикшеренү ысулы.

Алымнар: аңлатмалы сөйләү,сәнгатьле уку,дәреслек белән эшләү, күрсәтмә әсбаплардан һәм техник чаралардан файдалану.

Педагогик технология: информацион технология- белем бирүнең компьютер технологиясе.

                               Дәрес барышы.

I Актуальләштерү .

Укучыларда уңай хәләт булдыру.                                                                                                                                                    

Укытучы: хәерле көн, кадерле укучылар!

Бүгенге дәресебез гади түгел,чөнки бездә бүген кунаклар бар. Минем дәрес башында ук сезгә бер соравым бар.

- Әниләрегез турында сөйли аласызмы?

-Синең әниең нинди?

- Бүгенге дәресебез “Әни нинди була?” дип атала. Дәрес барышында  БДИ ның С өлешенә хәзерлек тә алып барырбыз.(Дәреснең максаты белән таныштыру)

  •  Бирелгән текстның эчтәлеген бәяләү
  • Текста күтәрелгән проблеманы аңлату
  • Текстагы автор позициясен аңлау
  • Текстагы проблеманы дәлилләү

-Укучылар, бүген мин сезне дәресебезнең башында ук җырчы Габделфәт Сафин башкаруында җыр тыңлатасым килә.Бу җыр сезгә бүгенге дәрестә күтәреләчәк проблеманы ачыкларга ярдәм итәр дип уйлыйм.Җырның сүзләрен игътибар белән тыңлагыз.(җыр, презентация бара)

-Ягез әле,укучылар, җырның сүзләреннән чыгып, бүгенге дәрескә нинди проблема куяр идегез?

- Аналар үз балаларын ташлыйлар.

- Балалар тилмереп аналарын көтәләр.

Минем хәзер сезнең  өй эшләрен тыңлап китәсем килә?

Нәшиләрен бала тудыру йортында калдырган яшь аналар турында нәрсә әйтә аласыз?Тормыш авырлыклары аларның бу адымына сәбәп була аламы? (Укучылар чыгышы) 

Китаптан “Әни нинди була?” хикәясен уку.

Сүзлек эше:

Наз-ласка

Юатты –утешила

Ятим-сирота

Ябышты- вцепилась

Читенәрәк-ближе к краю

Төпчек-последыш

Татыганы юк-не испытывала

Текст уку ,тәрҗемә итү.

Физкультминутка

Китап белән эш : 8нче күнегү( Сорауларга җавап бирү)

9нчы күнегү. Бирелгән җөмләләрнең эчтәлеге буенча фикер алышу. Сабый әнисеннән иң беренче чиратта нәрсә көтә?

Әни әйбәт була, әни ачуланмый, иркәли... мин әнинең нинди булганын беләм, ул йомшак, җылы була.

11нче күнегү

  • Сез ничек уйлыйсыз ни өчен балалар йортларында ятимнәр кимеми ,ә арта гына бара?

Укучылар чыгышы

-Үзләренең иҗатларында бу актуаль проблеманы күтәргән язучыларыбыз да бар. Фәнис Яруллинның,”Ярлы язмышлар” әсәреннән  өзек укып китәсе килә.

- Балаларын ташлаучы аналарны сез бик ямьсез,куркыныч кешеләр дип уйламагыз, алар арасында бик чибәрләр дә, байлар да күп .

Сезнең игътибарга Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр”спектакленнән өзек тәкъдим итәм.

-Бу өзеккә карата сезнең фикерләрегезне тыңлап китәсем килә.Сез бу студентканы аңлыйсызмы?

Укучылар чыгышы.

-Ерак китәсе түгел, безнең районда да приют бар. Бу балаларның әти –әниләре үз вазифаларын үтәмиләр, шуңа күрә балаларны вакытлыча гаиләдән алып торалар. Приютка ни өчен “Хыял” исеме бирелгән дип уйлыйсыз?

-  Бу балалар барысы да бәхетле гаилә турында хыялланалар. Әти-әниләренең яннарында булуларын телиләр.

-Белүебезчә, бердәм республика имтиханында сочинение язуга бәйле бирем дә бар. Әгәрдә сезгә шундый  бүгенге текстка охшаган текст бирелсә, үз фикерләрегезне ничек яза алыр идегез икән? Хәзер иҗади эшкә куелган киңәш - таләпләрне истә тотып үз фикерләребезне язып карыйбыз. 

  • Текстның темасын, анда күтәрелгән проблеманы тап
  • Текста күтәрелгән проблеманы аңлат
  • Автор позициясен билгелә
  • Текста күтәрелгән прблеманы үз дәлилләрең белән аңлат
  • Язма эшеңнең мәңнә ягыннан бөтен, бәйләнешле һәм эзлекле булуына игътибар ит
  • Төгәллек һәм сөйләм матурлыгын сакла
  • Эшеңне тикшер,төзәтмәләр керт

Укучылар үзләренең язуларын укыйлар.

Укучылар , бүгенге дәрестә күтәрелгән проблемага әйләнеп кайтып дәрескә нәтиҗә ясыйк.

  • Өй эше: Сочинениене башлам һәм йомгаклау өлешләре белән тулыландырып, дәфтәргә язып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка: предполагаемый план проведения урока - При подготовке к уроку использовать как вспомпгательный ориентир для каждого этапа урока. Презентация отражает создание условий для учебных действий на уроке.

При подготовке к уроку использовать как вспомпгательный ориентир для каждого этапа урока.  Презентация отражает  создание условий для учебных действий на уроке....

Конспект открытого урока по технологии в 6 классе. Тема урока: Игровые технологии на уроках обслуживающего труда. Одежда и требование к ней. Снятие мерок для построения чертежа юбки. (Презентация к уроку)

Разработка урока с презентацией помогает учителю более доступно и понятно познакомить учащихся с историей юбки. На уроке используются игровые технологии, что помогают учащимся лучше усвоить материал у...

Урок изобразительного искусства в 5-ом классе.Тема урока: « Деревья как люди». Вид работы: рисование по представлению Тип урока: комбинированный, урок – сказка

Тема урока: « Деревья как люди».Вид работы:  рисование по представлениюТип урока:  комбинированный, урок – сказка Цель урока:ü Средствами   изобразительного языка   ...

Класс 9 Урок №24. Тема урока: Системы счисления. Перевод чисел Тип урока; Урок «построения » системы знания.

Урок для учащихся 9 класса по теме "Системы счисления. Перевод чисел". Урок в разделе программы по счету третий. Цель:Образовательная: систематизация и расширение знаний обучающихся о операциях п...

Урок обобщающего повторения по теме Южная Америка.Урок-игра.Особый колорит уроку придаёт просмотр ролика"Танго и футбол", вопрос от шеф повара с угощением мамалыгой и синквейн. Легенда рассказанная в начале урока настраивает ребят на работу.

Урок географии в 7-м классе по теме "Южная Америка". Подготовила и провела: учитель географии 1квалификационной категории Васильева Елена Тихоновна  в МБОУ СОШ №21 г. Коврова, в рамках подго...