Тукай - публицист
методическая разработка (9 класс) по теме

Бикбова Венера Минсалиховна

9 нчы сыйныф укучылары өчен тарих һәм татар теленнән интеграль дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay_-_publitsist.doc68.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                            Г.Тукай - публицист        

 Текстка анализ ясаган вакытта, иң беренче чиратта, аның нинди стильгә каравын  яхшы белергә кирәк. Ә моның өчен һәр стильнең үзенә генә хас сыйфатларын, үзенчәлекләрен белү сорала. 10-11 сыйныфларда текстка  тулы анализ ясый белү күнекмәләре булдыру бик  мөһим. Шул  максаттан чыгып, 9нчы сыйныфта  әдәби сөйләм һәм аның стильләре темаларын узгач,практик дәресләр  үткәрү максатка ярашлы булачак. Үстерелешле укыту технологиясе укучыларны БДИгә әзерләнгәндә дә отышлы.

 Дәреснең темасы: Габдулла Тукай иҗаты- публицистик осталык мәктәбе.

 Дәреснең эпиграфы:  Ул чын мәгънәсендә халыкның үз улы...

                                                        («Халыкның үз шагыйре».Фоат Галимуллин)

      9 сыйныфта татар теле һәм тарихтан берләштерелгән дәрес.

Дәреснең максаты: Белемнәрне ныгыту, системалаштыру һәм текстны анализлау күнекмәләрен камилләштерү, логик фикерләүне үстерү.

Дәреснең бурычлары: 1) укучыларның публицистик стиль үзенчәлекләрен һәм аңа хас сыйфатларны  белүенә ирешү;

                                          2) Г. Тукайның публицистик мәкаләләрен анализлап, аның заманының көчле публицисты икән  раслауга ирешү;

                                          3) укучыларда шагыйрь иҗаты үрнәгендә актив  гражданлык позициясе һәм милли үзаң  үсешенә юнәлеш бирү.

Дәреснең тибы:    Белемнәрне ныгыту, анализлый белү күнекмәләрен камилләштерү.

Дәреснең төре:      Берләштерелгән гамәли дәрес.

Дәреснең методы: Әнгәмә,репродуктив-эзләнү.

Предметара бәйләнеш: тарих. (ХХ гасыр башы)

Җиһазлау: Г. Тукай портреты, әсәрләреннән күргәзмә, проектор, интератив китап  «Габдулла  Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты»

Дәреснең планы:

1. Оештыру өлеше.

2. Өй эшен кабатлау.

3. Публицистика-тарих көзгесе. (1906-1911 еллар)

3. Г.Тукайның публицистик язмаларын анализлау.

4. Йомгаклау.

Дәреснең барышы:

  I этап. Оештыру, аның  максаты: дәрестә актив катнашу теләге тудыру, эшлекле атмосфера булдыру. Музыка яңгырый һәм әдипнең   “Шагыйрь” исемле җыры яңгырый.

Укытучы дәреснең темасы һәм максаты, эш алымнары белән таныштыра.

II этап.Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар, без  дәреснең беренче өлешендә публицистик стиль һәм  аның үзенчәлекләре хакында сөйләшербез, белемнәребезне ныгытырбыз.

Сез, интерактив тактага күз салыгыз, анда безнең әңгәмәнең сорауларын күрәсез.

1 Слайд:

Беренче сорау:  Публицистика сүзенең мәгънәсен аңлатыгыз, аның куллану сферасы хакында сөйләгез.

Икенче сорау:    Публицистик стильнең бурычлары нидән гыйбарәт, аңа хас төп сыйфатларны атагыз.

Өченче сорау:    Публицистик  стильнең тел үзенчәлекләре хакында сөйләгез, аңа нинди жанрлар хас?

Укучылар сораулар белән танышалар һәм җаваплар әзерлиләр.

Укучылардан көтелгән җаваплар:

1.Публицистика сүзе латин сүзе, ул «иҗтимагый»дигән мәгънәне аңлата.  Публицистик стильнең куллану сферасы: иҗтимагый-сәяси, мәдәни багланышлар өлкәсе, газета һәм журналлар ягъни мәгълумат чараларында.

2 Бу стильнең төп бурычы: беренчедән, укучыга, тыңлаучыга иҗтимагый әһәмиятле мәгълүмат бирү, авторның фикерен халыкка җиткерү, икенчедән, укучыга тәэсир итеп, аңарда  бирелгән мәгълүматка, мәсьәләгә  карата үз фикерен  уятырлык этәргеч бирү. Публицистик стиль  язмаларының төп сыйфаты - логик төгәллек, оперативлылык, образлылык, тәэсир итү, бәяләмә бирү, өндәү. Бу стильдәге язмалар һәркемгә аңлаешлы, җыйнак булырга тиеш.

3. Публицистик стильнең  тел үзенчәлекләре: а) язмаларда иҗтимагый-сәяси лексика өстенлек итә һәм әдәби тел  лексикасы сөйләм стиле белән аралаша;

б) чагыштырулар, метафора, лексик кабатлау, градация, фразеология, күчмә мәгънәсендәге терминнар, мәкаль-әйтемнәр еш кулланыла;

в )өндәү, сорау һәм тойгылы җөмләләр,  риторик сораулар өстенлек итә;

д)эндәш, кереш һәм тантаналы төсмерле сүзләр, катлаулы систаксис конструкцияләр хас.

Публицистика жанрлары:  газета-журнал мәкаләләре, тәнкыйть материаллары, юлъязмалар,  очерк, репортаж, фельетон, радио-телеведение буенча чыгышлар.

Укучыларның җаваплары тыңланыла, әгәр җаваплар тулы булмаса, укучылар аларны тулыландыралар.

Укытучы:  укучылар , сез публицистик стиль  һәм аның үзенчәлекләре турында сөйләдегез. Ә хәзер икенче слайдтагы җөмләләрне укыйк.

2нче слайд. Публицист үзе яшәгән чор белән яши,  аның мөһим мәсьәләләрен, проблемаларын яктырта, уй-фикерен халыкка җиткерә. Аның максаты –замандашын ,укучысын уйландыру, Г.Тукайның үз сүзләре белән әйтсәк  «милләтне уяту».

Укытучы.Әйдәгез, хәзер шагыйрь Габдулла Тукайның публицистик иҗатының иң нәтиҗәле чорына килик. Ул 1907-1911 еллар. Тукайны борчыган, аны уйландырган халык ихтыяҗларын яхшы күзалласак, без шагыйрь үзенең публицистик язмаларында,мәкаләрендә нинди темаларны, мәсьәләләрне яктыртканын аңларбыз. Мин сүзне тарих укытучысына бирәсем килә.

Тарих укытучысы:   Казан губернасы ХХ  гасырга  күп кенә хәл ителмәгән һәм аңа яңалары өстәлгән проблемалар белән аяк баса. Илдә  1905-1907 елларда  революция ялкыны кабына. Революциягә илткән сәбәпләрнең берсе социаль-икътисади тормыш проблемалары, эшче һәм крестьяннар мәсьәләләренең хәл ителмәве булса, икенчедән рус булмаган халыкларны изү, аларның мәдәни ихтыяҗларын санга сукмау. Беренче  революциясе елларында  эшчеләр күп мәртәбәләр баш күтәрәләр, крестьян чуалышлары күп урыннарда булып  уза, студентлар чыгышлары кабатлана. Иң мөһиме сәяси мәйданда радикаль юнәлешле партияләр барлыкка килә. Самодержавие  җиңелмәсәдә, милли мәсьәлләр хәл ителми калса да,  байтак таләпләр тормышка ашырыла. Шәхес иминлеге, сүз, вөҗдан иреге, кайбер демократик хокуклар игълан ителә. Хакимиятнең вәкаләтле органы - Дәүләт думасы төзелү белән Россиядә парламентаризм тарихы башлана. Иң мөһиме  революцион вакыйгалар  татарларның милли үзаңы, мәдәнияте үсешенә зур йогынты ясый. Милли  хәрәкәт үсә. Казан губернасындада  милли партияләр, оешмалар пәйда була.  1900-1916 елларны татар мәдәниятенең ”Көмеш гасыры” дип әйтергә була. Татарларның вакытлы матбугаты барлыкка килә һәм бик тиз үсә. 1905-1907 елларда Россиядә татар телендә 33 периодик басма - 21 газета һәм 12 журнал чыга. Хәзер, укучылар, тарих дәресеннән бирелгән өй эшен кабатлап китик. Сез түбәндәге дүрт сорауга кыскача чыгышлар әзерләп килергә тиеш идегез.

3нче слайд. 1 нче сорау: 1905-1907 елларда барлыкка килгән сәяси көчләр.

                        2нче сорау:  Милли хәрәкәт һәм аның юнәлешләре.

                        3 нче сорау: Мөселманнар Дәүләт думасында.

                        4нче сорау :  Вакытлы матбугат.

Укучыларның җаваплары тыңланыла. Көтелгән  җаваплар:

1нче укучы: 1905-1907 еллардагы революция  барышында яңа сәяси партияләр һәм оешмалар  барлыкка килә. Социалист-революционерлар, социал- демократлар - большевиклар һәм меньшевиклар – социалистик (“сул”) партияләр  булган. Россия социал-демократик эшчеләр партиясе (РСДРП) нигездә эшчеләр  сыйныфына, крестьяннарның бер өлешенә һәм интеллигенциягә таяна. Казанда социал - демократик хәрәкәт тарихы 1897 елдан башлана, 6 елдан соң РСДРПның Шәһәр комитеты барлыкка килә. Эсерлар партиясе зыялылар һәм крестьяннарның бер өлешен тәшкил итә. 1906-1907 еллардагы революция вакытында эсерлар кораллы восстаниеләрдә, крестьян чуалышларында катнашалар. 1906 елда Казан эсерлары “Крестьянская газета” нәшер итәләр.

 1905 елда либераль лагерь (”уңңар”) оеша. Конституцион-демократик партия(кадетлар), ”17 октябрь Союзы” (октябрьчеләр ) партиясе формалаша. Кадетлар Россиядә конституцион строй урнаштырырга,  реформалар уздырырга омтылалар .  Күп санлы монархиячел партияләр барлыкка килә.

2нче укучы: Беренче революция елларыннан соң милли хәрәкәт үсә башлый, татар җәмгыятендә сәяси активлык уяна. Милли тигез хокуклылыкка, үз дини ихтыяҗларыңны һәм халык гореф - гадәтләрен  ирекле үтәргә, илнең сәяси тормышында катнашырга  омтылыш үзенә җәмгыятьнең киң катлауларын җәлеп тә. Милли хәрәкәтнең җәдитчелек юнәлеше активлык ала. Дин галимнәре, публицистлар Муса Бигиев, Рәшит Ибраһимов, Кашшаф Тәрҗемани, язучы һәм нәшир Фатих Кәрими, укытучы Һади Атласи җәдитчелекнең күренекле  вәкилләре булалар. Җәдитчелек нигезендә Россия мөселманнарының “Иттифак әл-мөслимин”(“Мөселманнар берлеге”) либераль – демократик партиясе формалаша. 1905 елның августында Түбән Новгородта яшерен рәвештә I Бөтенроссия мөселманнар корылтае була, анда Г.Исхакый һәм Ф.Туктаров та  катнашалар. Татар либералларының тәлапләре күп яктан кадетлар партиясе программасы белән туры килә. Анда Россиядә конституцион строй, гомуми сайлау хокукы,демократик  ирекләр кертү һәм башка тәлапләр куела. ”Мөселманнар берлеге” диннәрнең закон алдында тигезлеген, мөселман мәчетләре һәм мәдрәсәләре милкен кайтаруны, иң мөһиме –милли-мәдәни автономия төзүне тәлап итәләр. Милләтнең артталыгын бетерү, аның аңын үстерү - иң мөһим бурыч була.

3нче укучы. Россия Дәүләт думасы патшаның “Дәүләт тәртибен камилләштерү”  турындагы Манифесты белән оештырыла. Николай II аңа 1905 елның 17 октябрендә  кул куя. Россиядәге әлеге беренче парламент төзелмәсе кануннар проектларын карый, ул проектлар аннары Дәүләт советында тикшерелә һәм патша тарафыннан раслана. Казан губернасыннан дүрт Думага 1906-1917 елларда барысы кырыклап депутат сайлана. Алар арасында “Мөселманнар берлеге” җитәкчеләре Сәетгәрәй Алкин, Садри Максуди, Чистай эшмәкәре Гариф Бадамшин, педагог Гайсә Еникеев-барлыгы 7 татар була. 1907елда Думада мөселман хезмәт төркеме төзелә. Ул Петербургта татар һәм азербайҗан телләрендә “Дума”газетасы нәшер итә. Дүрт  Дума эшендә дә мөселман фракциясе  мөһим роль уйный. Бу фракция Идел буе, Урал буе, Казахстан, Урт Азия, Кавказ, Кырым  мөселман халыклары  депутатларыннан тора. Милли ,дини тигезлек, мөселман халыкларының телләре, мәгарифе һәм мәдәнияте үсеше мәсьәләләре  фракция депутатлары өчен  уртак идеяләр була. Аның  программасы  “Мөселманнар берлеге” партиясе программасына  тәңгәл килә. Дума мөнбәре беренче мәртәбә төрле иҗтимагый, милли төркемнәр вәкилләренә  илнең, аның төбәкләре тормышының  мөһим мәсьәләләре буенча үз фикерләрен ачыктан-ачык әйтергә мөмкинлек бирә. Мөселман депутатлары актив эшлиләр. Ләкин җәмгыятьтә , шулай ук татар җәмгыятендә  дә Думага төрле караш яши.

4нче укучы: Беренче Россия революциясе  йогынтысында татарларның вакытлы мабугаты барлыкка килә. Татар телендә 33 периодик басма-21 газета һәм 12 журнал чыга. Беренче вакытлы басма татар телендә Казанда 1905 елның ноябрендә  чыга башлый. Ул татар либералларының “Казан мөхбире” дигән иҗтимагый-сәяси газетасы була. Редакторларының берсе Йосыф Акчура булган бу басма алты ел чыгып килә. 1906 елда иҗтимагый-сәяси “Йолдыз”газетасы, иҗтимагый-сәяси һәм әдәби “Бәянелхак”исемле газета нәшер ителә башлый. Шул вакытта “Әд-дин вә әл-әдәп”(“Дин һәм тәрбия”) журналы дөнья күрә. Оренбургта Рәмиевләр “Вакыт” газетасыһәм әдәби-публицистик “Шура”  журналы чыгаралар. Шулай ук биредә  большевистик юнәлешле”Урал” газета  бераз вакыт чыгып ала. 1905 елда Җаекта милли-демократик газета “Фикер”, 1906 елда  Россиядә беренче әдәби-сәяси журнал “Әлгасрел-җәдит” чыга башлый. 1907-1909 елларда Казанда  милли-демократик газета “Әльислах” нәшер ителә. Бу газета, журналларның кайберләрендә төрле елларда Габдулла Тукай эшли, ул төрле вазифалар башкара. 1910 елда Петербургта дүрт татар газетасы нәшер  ителә. Аларның “Нур”исемлесе Россиядә беренче татар газетасы була. Ул гәрәп һәм фарсы телләреннән алынмаларны бик аз кертеп, халыкка  якын телдә чыгарыла. Алар халыкның мәнфәгатьләрен киң яктыртырга омтылалар.

Укучыларның чыгышлары тыңланыла.

Укытучы: Укучылар, сез иптәшләрегезнең чыгышларыннан ишеттегез, беренче революция елларында һәм аннан соң нинди мөһим вакыйгалар һәм аларның нинди әһәмияткә ия  булуын аңладыгыз. Хәзер без шушы белемнәребезне туплап, беренче нәтиҗәне ясыйк. Укучылар, гасыр башында журналист-публицист өчен көнүзәк темаларны әйтегез,ул нинди актуаль  проблемаларны  яктырткан дип исәплисез?

Укучыларның җавабы тыңланыла.

Укытучы.Әйе, сез дөрес әйттегез. Җавапларыгызны 4 нче слайдтагы җаваплар белән чагыштыра аласыз.

4 нче слайд. ХХ гасыр үзенчәлекле: 1. 1905-1907 еллардагы беренче революциянең йогынтысы. 2.Төрле юнәлешле партияләр,оешмаларның халык мәнфәгатьләрен кайгыртулары. 3.Эшче-крестьяннарның авыр тормышы,хокуксызлыгы һәм шуңа каршы аларның көрәше.4.Милли хәрәкәт үсеше һәм аның бурычлары. 5.Дәүләт Думасы төзелү, аның эшчәнлеге. 6.Милли вакытлы матбугат,мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге мәсьәләләр,яңалыклар. 7.Сәяси аренага,мәдәният  өлкәсенә яңа көчләр килүе һәм аларның эшчәнлеге.

  Укытучы:   Шулай итеп, темаларның  яңалары туа,колачы киңәя, борчыган мәсьәләләр бихисап, яңа юнәлешләр,сурәтләү алымнары барлыкка килә, традицион жанрлар үзгәрә,

III этап.Гамәли эш. Укучылар төркемнәргә бүленә,  биремнәр бирелә, ягъни  Г.Тукайның «Безнең милләт  үлгәнме , әллә йоклаган гынамы?»,  «Идарәдән»,   «Партияләр»,  «Думаның хәле», «Уральскидә  думага сайлаулар” дигән публицистик әсәрләре (тәрҗемәләре) бирелә. (Мөмкин башка мәкаләләрне сайларга)

Укытучы: Публицистик стиль төрендәге текстны ничек анализый башларга? Аның өчен  текст белән эшләү алымын искә төшерәбез. Эшкә керешкәнче игътибар белән  5 нче слайдны укып чыгыгыз.

5нче слайд. 1) Публицистик  стильдәге  текстларның композициясе күп  очракта түбәндәгечә  төзелә: тезис, раслаулар  ягъни  аргументлар һәм гомумиләштерү. 2) Гадәттә  беренче абзацта төп мәсьәлә- проблема  яктыртыла. (Алар  берничә булырга мөмкин) 3) Ә тестның төп өлешендә  авторның  уй-фикерләре, дәлилләре  һәм абруйлы чыганакларга  искәрмә яки таянулары урын  ала 4).Соңгы абзац яки җөмләләрдә  текста  күтәрелгән  проблемага  авторның мөнәсәбәтен, аның юнәлешен табып була.

Укучылар төркемнәрдә эшләп, түбәндәге  таблицаны тутыралар.(Мисал өчен)

Әсәрнең исеме, кай-   чан,кайсы матбугатта басылган

Публицистик  язманың темасы һәм  күтәрелгән проблемасы (мәсьәлә)

Публицистик әсәрдә күтәрелгән проблемага авторның мөнәсәбәте. )

Нинди  тел сурәтләү чаралары кулланыла  

1.”Думаның хәле”1907ел 13май.”Фи-кер”газета-сында басыла.Баш мәкалә.

Темасы- Думаның аяныч хәле.

Проблемасы-Думаның абруе төшү сәбәпләре. (Беренче сәбәп-Дума председателе Головинның хөкүмәт каршында баш июе;икенчесе-урта партия кешеләренең читтә калуы; өченче- халыкның наданлыгы  һәм ышанычсызлыгы .

Хөррият сөючеләрне сөйләтмичә шып туктаткан,мәҗлес башлыгы Головинны “кечерәергә” мәҗбүр иткән, хөкүмәт каршында тез чүгәргә әзер  Думаның эшен дәвам итүе яки итмәве  барыбер булсада, ике ут арасында калган Думаны кызгана. ”Ниндидер чара күрергә кирәк”,-ди автор.

1)чагыштырулар: мәче тырнагындагы тычкан, шул кешенең конуы кебек; иҗтимагый-сәяси лексикага караган сүзләр, күчмә мәгънәдәге сүз «гаскәрия назыйре»,       риторик сораулы җөмләләр:Нишләмәк кирәк? Будыр ки, бер дәрман бармы?

Укучылар гамәли эшләрен укыйлар, җаваплар тикшерелә, анализлана.

IVэтап. Укытучы:  Укучылар,  хәзер дәрескә  йомгак ясыйбыз.

 Рефлексия. Г.Тукай үз заманының көчле публицисты дип нәтиҗә ясыйбыз икән.  Сез нинди дәлиләр китерәсез?

Укучылардан көтелгән җавап: 1) Г.Тукай үзе яшәгән елларда булган вакыйгаларның асылын яхшы белә һәм аларга иҗатында зур урын биргән. 2) Ул халкын, милләтен борчыган мәсьәләләрне  үткен һәм кыю яктырткан һәм тирәнтен ачып биргән. 3) Әсәрләренең тел сурәтләү чаралары көчле, бай һәм үткен. 4) Заманында да һәм хәзердә Г.Тукай  укучысын уйландыра, бәхәсләштерә, сокландыра.

Укытучы: Укучылар, минем дәресне Г. Тукайның түбәндәге шигырь юллары белән төгәллисем килә:

                                               Бар уем кичен - көндезен

                                              Синең хакта , милләтем;

                                              Саулыгың -- минем саулык,

                                              Авыруың -- минем авыруым.

Билгеләр куела, өй эше бирелә : «Хиссияте миллия» әсәрен анализларга.

                                             Венера Бикбова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

                                             Булат Бикбов, тарих  һәм география укытучысы.

                                                                 Чирмешән районы Бәркәтә урта мәктәбе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Русские писатели и публицисты в Казани.

Казань – древний очаг культуры на Волге. Она всегда привлекала внимание прогрессивных русских писателей. С Казанью и её краем творчески и биографически связаны такие вершины литературы и ...

Исследовательская работа:" Н.М. Кармзин.Поэт? Писатель? Публицист?"

Данное исследование позволит в большей степени узнать о творчестве знаменитого писателя.Ведь ученикам недостаточно лишь программного материала об этом человеке, они должны знать обо всех сторонах его ...

Күренекле мәгърифәтче, публицист Хади Атласиның мәгарифкә багышланган публицистик мәкаләләре. Проект методы кулланып үткәрелгән дәрес.

Тема. Күренекле мәгърифәтче, публицист Хади Атласиның мәгарифкә багышланган публицистик мәкаләләре. Эпиграф. “Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә, баш ияләр һәрвакыт белемлегә”. (Утыз Имәни) Дәреснең мак...

"Г.Тукай - публицист" телдән журнал.

Укучыларны Г.Тукайның публицистик  эшчәнлеге белән таныштыру, шагыйрьнең татар матбугатына нигез салуда, аның милли журналистикабызны  үстерүдәге ролен төшендерү, укучыларга иҗади эзлә...

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Шагыйрь һәм публицист Газинур Морат

Шагыйрь һәм публицист Газинур Морат белән очрашу кичәсе....

Разработка урока по теме "Тукай- публицист"

Разработка урока в рамках методиеского конкурса, организованного журналом "Магариф"...