Разработка урока по теме "Тукай- публицист"
план-конспект урока (10 класс) на тему

Хафизова Миләүшә Рафхатовна

Разработка урока в рамках методиеского конкурса, организованного журналом "Магариф"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay-_publitsist_2011.docx38.83 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә районы Иске Өҗем урта гомуми белем мәктәбе муниципаль белем бирү учреждениесе

“Г. Тукай- публицист” бәйгесенә

Шулай итеп, ачы-төче язсам да мин,

Чыкса кирәк ниятемнең яхшы очы.

                                       Г. Тукай. Бер татар шагыйренең сүзләре.

(Дәрес эшкәртмәсе)

Автор: югары категорияле татар теле һәм әдәбияты

                                 укытучысы Хафизова Миләүшә Рәфкать кызы

2011

Мәктәптә уку һәм татар әдәбияты дәресләрендә Г. Тукай иҗатына  зур игътибар бирелә. Аерым алганда, “Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә альтернатив дәреслекләрдән әдәбият укыту программасы” (5-11 нче сыйныфлар/А.Г.Яхин.- Казан, Мәгариф, 2008) буенча 9 нчы, “Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары” (5-11 нче сыйныфлар. Казан. “Мәгариф”, 2010) нигезендә 10 нчы сыйныфта шагыйрь иҗаты монографик рәвештә өйрәнелә. А. Яхин программасы   төрле әдәби төрләрне анализлауны, язучы иҗаты үзенчәлеген (шул исәптән, Г. Тукайныкын да) билгеләүне күз алдында тота, әмма анда публицистик жанрны өйрәнү каралмаган. Без  Г. Тукайның  аерым мәкаләләрен әлеге методика белән анализлау үрнәкләрен үз эченә алган дәрес эшкәртмәсе  тәкъдим итәбез.

        Тема: Шулай итеп, ачы-төче язсам да мин,

                    Чыкса кирәк ниятемнең яхшы очы.

                                  Г. Тукай. Бер татар шагыйренең сүзләре.

Максат:

  1. дидактик- Г. Тукайның аерым публицистик мәкаләләрен өйрәнү;
  2.  үстерелеш- публицистик әсәрләрне анализларга өйрәтү, танып- белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү;
  3. тәрбияви- шагыйрь иҗаты үрнәгендә милли үзаң, гражданлык позициясе формалаштыру.

         Җиһазлау: тематик презентация яки Г. Тукайның портреты, плакат, альбомнар, китап күргәзмәсе.

        Файдалану өчен материал:  Дәреслек. А.Яхин, Әдәбият 9 сыйныф-  Казан, Мәгариф, 2007.  9 нчы сыйныфта әдәбият дәресләре: Укытучылар өчен методик кулланма/А.Г. Яхин.-Казан, Мәгариф,  . Г. Тукай. Әсәрләр,  3 нче том- Казан, ТКН, 1976.  А.Г.Яхин. Әдәбият дәресләре- Казан, “Мәгариф”, 2003. 10 нчы сыйныф өчен әдәбият дәреслеге- Казан. “Мәгариф”. 2005. Мәктәп китапханәсе сериясе, V11 том, Ф. Галимуллинның кереш мәкаләсе.- Казан. ТарИХ, 2002.        

Дәрес тибы: уку мәсьәләсе (УМ) чишү.

        Дәрес барышы:

        1. Ориентлашу этабы.

1. Укытучы. Хәерле көн, балалар! Без бүген халкыбызның бөек шагыйре Г.     Тукай иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез. Искә төшерик әле, аның нинди темаларга язылган шигырьләрен өйрәндек инде ?

Көтелгән җавап. Г. Тукайның иҗаты гаять зур һәм күпкырлы. Ул тәрбия һәм мәктәп, сәясәт һәм милләт язмышы, туган җир, мәхәббәт,  ислам дине, шагыйрь язмышы, һ.б. темаларга мөрәҗәгать итә.

Укытучы. Әйе, әмма “Г. Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә. моңы да. рухы да, язмышы да. Ул чын мәгънәсендә халыкның үз улы. шуңа күрә аның хасиятләрен. мәнфәгатьләрен тирән белүче һәм шуларны сәнгатьлелекнең иң югары кимәлендә сурәтләп бирүче иде.”[1]  Бу аның күп санлы публицистик  мәкаләләрендә дә чагыла.

Сүзлек эше. Публицистика- хәзерге көн өчен әһәмиятле темаларга багышланган иҗтимагый- политик әдәбият- әдәби жанр.[2]

2. УМ кую.

Укытучы. Бүген без Г. Тукайның сез өйдә укып килгән публицистик мәкаләләрен өйрәнербез, аларның темасын, күтәрелгән мәсьәләләрне . автор теләген (идеясен), сурәтләү чараларын билгеләрбез. Мондый анализ ясау өчен, без белгән  нинди алымнарны кулланып була икән, шуны ачыклыйк әле.

11. Адымлап башкару этабы.

        1. УМ чишү. Бергәләп эшләү- анализ алгоритмы төзү. Бөтен сыйныфка укырга бирелгән “Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы” мәкаләсе өстендә эш.

        Бер укучыдан эчтәлек сөйләтү. Мәкалә 1906 нчы елда “Фикер” газетасында басыла. Анда Г. Тукай мондый фикерләр әйтә: “Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы? Борын заманда безнең милләт башка милләтләр белән тигез булган. Әмма башкалар алга киткәннәр, татар һушы китеп егылган. Милләтнең күзен ачыйк, “...әдәбият гөл- сулары сибик, ...гәзитә веерлары илә йомшак җил истерик,... авызына иттифакъ сулары салыйк,...үз сурәтен үзенә күрсәтик,... милләтне ашаган Бохара козгыннарын куып җибәрик... Безнең милләтнең һушы гына киткән.” (Төп тезислар экранга чыга бара).

Укытучы. Укучылар, мәкалә без өйрәнгән нинди төргә якын?

Көтелгән җавап. Чәчмә төргә.

Укытучы. Димәк. теманы табу өчен...

Көтелгән җавап. ...өлешләргә бүләбез һәм гомумиләштерәбез.

        Беренче өлешне табу: татарлар башка милләтләрдән артка калган.

        Икенче өлешне табу: милләтне “һушка китерү” юллары.

        Өлешләрне гомумиләштерү        теманы табу: милләт язмышы.

        Укытучы. Балалар, уйлап карагыз әле, мәкаләдә автор хисе бармы?

        Көтелгән җавап. Шагыйрь татар милләтенең артталыгы, йокыда булуы өчен борчыла, әрни. димәк. аның сәбәбе дә, юану да бар.

        Хиснең сәбәбен, юануны табу:

Борчу хисе                сәбәбе: милләт йокысы          юану: чыгу юлы бар: әдәбиятны, мәдәниятне үстерү; тырышу; милләтне “ашаучы козгыннарны” куып җибәрү.

        Шулардан чыгып, төп мәсьәләне: милләтнең артталыгы; автор теләген (идеяне): татарларны уяту билгеләү.

        Укытучы.  Укучылар, игътибар итик әле, автор үз фикерен үтемлерәк җиткерү өчен нинди алымнар кулланган?

        Көтелгән җавап: чагыштыру- татарларны башка милләтләр янәшәсенә куеп карау.

        Нәтиҗә ясау. Публицистик мәкаләне анализлау өчен, безгә таныш булган өлешләргә бүлү, гомумиләштерү, хисне, аның сәбәбен, юануны, кабатлау, каршылык, чагыштыруларны табу алымнарын кулланырга мөмкин. 

        Үзбәя.

        2. Модельләштерү:

        

       

         3. Белемнәрне куллану. Төркемнәрдә эш.

Беренче төркем “Хиссияте  миллия” мәкаләсе буенча чыгыш ясый:

Мәкалә  1906 нчы елда “Фикер” газетасында басылган. ...Бәхетсез мәдрәсәләребез укытучы битлеге кигән мөдәррисләр кул астында. Шәкертләр үзләрен “...наданлык урманына кертеп адаштырганнарын аңладылар”. Алар шул мөдәррисләрдән котылырга тырышачаклар, үзләренең “...милләт эчендә кадерле затлар икәнлекләрен...” аңлатачаклар. Милләт белемле, халык файдасын үзенекеннән өстен тотучыларга мохтаҗ. Моның юлы- уку, ягъни халыкка хезмәт итү. Үзебезгә кирәк кадәр динебезне һәм әдәбиятыбызны өйрәнгәч, руслар кайда укыса, шунда укырга кирәк.

Калган ике төркем укучылары мәкаләне анализлый, беренче төркем җавапларны тулыландыра  һәм төзәтә.

Беренче өлешне табу: укыту системасының артталыгы.

        Икенче өлешне табу: милли мәгарифне алга җибәрү юллары.

Өлешләрне гомумиләштерү            теманы табу: милли мәгариф язмышы.

        Хисне, аның сәбәбен, юануны табу:

Хис: мәдрәсәләрдә укыту дәрәҗәсенең артталыгы өчен борчылу          сәбәбе: мөдәррисләрнең наданлыгы һәм җавапсызлыгы          юану: шәкертләр уянган, чыгу юлы бар.

         Төп мәсьәләне: укыту системасының артталыгы; автор теләген (идеяне): яшьләрне тормыш өчен яраклы итеп укыту билгеләү.

        Автор кулланган кабатлау алымын табу: “укымак- дөрестнең ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүләренә иң үткен, иң кирәкле коралдыр.Укымак- фикерләрне күккә җибәрмәк...”

        Искә төшерү: автор иң кирәкле фикерне генә кат-кат кабатлый!

        Үзара бәя. (Төркемнәр бер- берсенең җавабына бәя бирә).

        “Тәнкыйть-  кирәкле шәйдер” мәкаләсе буенча икенче төркем чыгышы:

        1907 нче елда “Әльислах” та басыла. ...Укучыга әсәрнең гүзәл яки җитешмәгән якларын күрсәтеп бирергә кирәк. Басмаларның артык күп булуы яхшы күренеш түгел, аны максат итеп куярга ярамый. Алар әхлаксызлык һәм томаналык таратырга да мөмкин. Кайбер наширләр, акча артыннан куып, кара халыкның түбән һәм тупас

зәвыгына туры килә торган басмаларга өстенлек бирәләр. Яхшы әсәрне тәнкыйтьтән башка аерып булмый. Шул ук вакытта тәнкыйтьче дә “...әдәбият галәмендә күп ат уйнаткан тәҗрибәле вә әхлаклы адәм булуы матлубтыр”.

        Калган төркемнәр мәкаләне анализлый.

 Беренче өлешне табу: тәнкыйть үсеше артта кала.

        Икенче өлешне табу: тәнкыйтьне үстерү юллары.

Өлешләрне гомумиләштерү:            теманы табу: милли әдәбият, матбугат һәм тәнкыйть язмышы.

        Хисне, аның сәбәбен, юануны табу:

          Хис: яхшы әсәрләр һәм басмаларны начарыннан аеру кыенлыгы  өчен  борчылу       сәбәбе: төрле басмаларның, әсәрләрнең,  араларында начарларының күп булуы; наширләрнең акча артыннан кууы          юану: матбугат һәм әдәбият үсә.

         Төп мәсьәләне: матур әдәбиятның һәм милли матбугатның сыйфатын; автор теләген (идеяне): тәнкыйтьне үстерергә, җәмәгать фикерен формалаштырырга кирәклеген  билгеләү.

        Автор кулланган каршылыкны табу.

              уңай яклар:                                             тискәре яклар:

“... китаплар, рисаләләр, гәзитәләр,              шуны “... зыялану вә нурлану дип белү...”

җурналлар тагълар кадәр өелеп         

бармакта…”

наширләр күбәю                                           түбән зәвыклы басмалар ярдәмендә

                                                                 “...әдәп таптап, акчаланып тору....”

тәнкыйтьчеләр күбәю                             “...шәхси файданы күздә тотучылары күптер.”

        Үзара бәя.

        Өченче төркем “Исемнәребез хакында” мәкаләсе белән таныштыра:

         ...Бала язмышы әти- әни кулында. Һәр бала үз милләтенең вәкиле булып үсә. Әмма бездә күбрәк дини тәрбиягә өстенлек бирелә. Бу балага дини эчтәлекле гарәп исемнәре кушуда чагыла. Ә үзебезнең милли исемнәребез юкка чыга бара. Аларны кире кайтарыйк, гарәп теленнән дә матур мәгънәле исемнәр сайлыйк. Тәрбиябез милли дә, дини дә булсын.

        Беренче һәм икенче төркемнәр мәкаләне анализлый.

        Беренче өлешне табу: дини эчтәлекле, шәхескә туры килмәгән исемнәр таралу.

        Икенче өлешне табу: исемне җисеменә туры китереп кушу кирәклеге.

Өлешләрне гомумиләштерү:            теманы табу: исем кушу- тәрбиянең бер өлеше, ә тәрбия ул- милләт язмышының нигезе. Димәк, тема- милләт язмышы.

        Хисне, аның сәбәбен, юануны табу:

          Хис: милли тәрбиянең аксавы өчен  борчылу       сәбәбе: татарларга туры килми торган исемнәр таралу      юану: элекке исемнәребезне кайтарып була.

         Төп мәсьәләне: милли тәрбия язмышы,  автор теләген (идеяне) билгеләү: “...мөселман булганыбыз вакыт татар икәнебезне онытмыйк”.

        Үзара бәя.

        Әдәби- теоретик викторина.

        Укытучы. Бик  яхшы, балалар, булдырдыгыз. Ә хәзер Г. Тукай кулланган сурәтләү чараларын күздән кичерик әле. Бу эшне без әдәби- теоретик викторина рәвешендә үткәрербез. Һәр төркем үзе укып килгән мәкаләдәге сурәтләү чараларын әйтеп үтәр, калганнар аларның төрләрен билгеләр. Җавапны белмәсәгез, терәк таблицадан [3] файдаланырга була. Башладык!

        “Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?”:  милләт йокысы-метафора ; әдәбият гөл- сулары сибү, гәзитә мәрвәхәләре илә йомшак җил истерү, авызына иттихад һәм иттифакъ сулары сибү- метафора; ак башлы каргалар, Бохара козгыннары, - метонимия; канлы авызлар- эпитет.

        “Хиссияте миллия”: 25 җирдә аш ашагач- гипербола; хөррият кояшы-метафора; милләт арсланнары- метафора; үлек чыккан өй төсле моңлы-чагыштыру; җәйге кояшсыз мәңгелек көз көне төсле гомер-чагыштыру; гакыл пычагын гыйлем вә мәгърифәт кайрагына кайрамак-метафора; гимназия казанында пешү- метафора.

        “Тәнкыйть- кирәкле шәйдер”: әсәрне иләктән сөзү-метафора; кара халык-эпитет; яхшы рисалә табу бөтенләй борчак басуы өстендә бер билгеләнгән борчакны табу кадәр читен-метафора; әдәбият  галәмендә күп ат уйнаткан- метафора.

        “Исемнәребез хакында”: “...дәһриләр динне бетерәләр: мин аларны!”- дип, йозрыгын төенләп, ава- түнә җөргән исерек татар Сәйфетдин- диннең кылычы, бәлки, зөлфекарыдыр да!- ирония; нәкыш ит кальбеңә-метафора; тозсыз исемнәр-эпитет; әфиюн башлар-         метонимия.

        Үзара бәя.

111. Рефлексия.

        Укытучы. Бик яхшы, укучылар. Ә хәзер, әйдәгез, бүген танышкан мәкаләләр буенча Г. Тукай публицистикасы үзенчәлеген билгелик. Төркемегез белән бергәләп тә, аерым- аерым җавап бирергә дә мөмкин. Анализ вакытында без нинди алымнардан файдаландык?

        Көтелгән җавап. Чәчмә һәм тезмә төрләрне анализлау алымнарын: өлешләргә бүлү, гомумиләштерү; хисне, аның сәбәбен, юануны; каршылык, чагыштыру, кабатлауларны табу алымнарын кулландык. Гадәттә, беренче өлештә җәмгыятьтәге берәр тискәре күренеш турында сүз алып барыла, икенче өлештә бу хәлдән чыгу юллары күрсәтелә. Автор татарларны башка милләтләр белән чагыштыра, иң әһәмиятле фикерләрен кабатлый.

        Укытучы. Мәкаләләрдә темалар, күтәрелгән мәсьәләләр нинди?

        Көтелгән җавап. Г. Тукай милли мәгарифнең, гомумән татар халкының артталыгы; әдәбиятыбыз, матбугатыбыз, тәнкыйтебез, тәрбиянең сыйфаты мәсьәләләрен күтәрә. Бөтен җаны- тәне белән татарларны бетүдән коткарырга тырыша. Моның өчен татарларны уятырга, укытырга, җәмәгать фикерен формалаштырырга, мөселман булган хәлдә, татар икәнебезне онытмаска кирәклеген белдерә. Г. Тукай публицистикасының төп темасы- милләт язмышы.

        Укытучы. Мин сезнең белән килешәм, укучылар. Шагыйрь тискәре күренешләр турында, үзе әйткәнчә “ачы- төче турында язса да”, татар милләтен алдынгы итеп күрергә теләде: “ниятенең очы яхшы иде”. Шул ук вакытта, аның публицисткасы төрле вакыйга, күренеш, шәхесләр, проблемалар хакында коры гына сөйләүгә корылмаган, аларда шагыйрьнең бөтен уй- хисләре ярылып ята. Без аларның ниндиләрен билгеләдек инде?

        Көтелгән җавап. Мәкаләләрдә бер үк хис кабатлана: ул- милләт язмышы өчен борчылу. Әмма бу өметсезлек түгел, автор милләтнең киләчәгенә, бигрәк тә яшьләргә ышана.

        Укытучы. Укучылар, Г. Тукай мәкаләләрендәге сурәтләү чаралары турында нинди фикергә килдегез? Авторның теле нинди, аңлаешлымы?

        Көтелгән җавап. Алар бик күп, үзенчәлекле. Троплар, бигрәк тә метафоралар өстенлек итә. 20 нче йөз башына хас “хөррият кояшы”, “ милләт йокысы”, “уяну” кебекләрен билгеләргә мөмкин. Әмма гарәп, фарсы алынмалары артык күп.

        Укытучы. Килешәм. Бу Г. Тукайның 1906, 1907 нче еллардагы ( ә без караган мәкаләләр шул чорда язылган) иҗатына хас, соңрак бу хәл уңай якка үзгәрә. Инде шагыйрь яшәгән чордан соң бер гасыр вакыт узган, ә менә ул күтәргән мәсьәләләр бүген ничегрәк икән?

        Мини- диспут. Сораулар ярдәмендә юнәлеш бирергә мөмкин.( Мисал өчен. Татарлар бүген дә артта калган, йоклаган халыкмы? Г. Тукай динне һәм әдәбиятыбызны үзебезгә кирәк кадәр аңлагач, руслар укыган мәктәпләрдә дөньяви белем алырга кирәк, ди, сезнең фикерегез? Г. Тукай тәнкыйтьнең ролен яхшыны начардан аерып бирүдә күрә. Бүген кирәкме ул, халыкның зәвыгына ияреп, акча эшләү бармы? Г. Тукай үз исемнәребез хакында онытып, гарәп исемнәрен кушуны тәнкыйтьли, бу мәсьәлә хәзер инчегрәк тора?) Билгеле бер җавап көтәргә кирәкми, фикерләр төрле булырга мөмкин. Иң мөһиме- аны дәлилләсеннәр.

        Үзара бәя. Дәрескә гомуми бәя кую.

        Укытучы. Җавапларыгыздан күренгәнчә, безне борчый торган нәрсәләр бүген дә шактый. Ә менә аларны хәл итү, милләтебез язмышы һәр татар кешесенең, бигрәк тә сезнең кулларда. Бөек Тукаебыз бу юлда безгә һәрчак үрнәк булып кала. 

        V1. Өйгә эш.

        1нче вариант. “Шигырьләребез” мәкаләсен өйрәнергә.

        2 нче вариант. “Тукай публицистикасы бүгенге яссылыкта” дигән темага үз фикерләрегезне язарга.

        3 нче вариант.  Үзегезне борчый яки кызыксындыра торган бер мәсьәлә турында Г. Тукай үрнәгендә эссе язарга.        

Бәйгедә катнашучы анкетасы.

Фамилиясе, исеме, әтисенең исеме

Хафизова Миләүшә Рәфкать кызы

Эш урыны

Татарстан Республикасы Әтнә районы Иске Өҗем урта гомуми белем мәктәбе муниципаль белем бирү учреждениесе

нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Өй адресы

422 753 ТР Әтнә районы Кызыл Утар авылы Ленин урамы 40 нчы йорт

Паспорт мәгълүматлары

Серия 92 07 №103934  Россия УФМС ның ТР дагы территориаль бүлеге тарафыннан 04. 10. 2007 бирелгән

Пенсия иминият таныклыгы

050-251-671-13

ИНН номеры

161000268811

Телефон

8 927 42 83 856

Эш: 884369-3 50 38

E-mail

styzm@ mail. ru

        


[1]  Ф. Галимуллин. Халыкның үз шагыйре. Мәктәп китапханәсе сериясе, V11 том. 5 нче бит.- Казан, ТарИХ, 2002.

[2]  Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, 2 нче том, 558 нче бит- Казан, ТКН,1979

[3] Д.Ф. Заһидуллина, Ә. М. Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. 40-41 нче битләр- Казан, “Мәгариф”,  2004.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока в 9 классе по обществознанию. Тема: Право. Разработка урока в 9 классе по истории. Тема: "Всё для фронта! Всё для победы!"

Разработка урока в 9 классе по обществознанию. Тема "Право". Урок проводится на основе програмированной технологии.1 шаг: информативность-учащиеся получают определенные знания по данному вопросу.2 шаг...

методическая разработка урока биологии в 6 классе по теме "Движения живых организмов" и презентация к ней. Методическая разработка урока биологии в 6 классе по теме "Дыхание растений, бактерий и грибов" и презентация к ней.

Методическая разработка урока с поэтапным проведением с приложениямиПрезентация к уроку биологии в  6 классе по теме "Почему организмы совершают движения? ".Методическая разработка урока с поэтап...

Разработка урока по теме "Кто Вы, господин Чичиков? (урок-исследование). К разработке прилагается информационная карта

Разработка урока по теме "Кто Вы, господин Чичиков? (урок-исследование). К разработке прилагается информационная карта...

Методическая разработка урока "Амины. Анилин", Методическая разработка урока "Многоатомные спирты"

Урок, разработан для учащихся 10 класса, обучающихся по базовой программе. Учебник "Химия 10" О.С. Габриелян.Урок, разработан для учащихся 10 класса, обучающихся по базовой программе. Учебник "Химия 1...

Методическая разработка по теме "Разработка урока немецкого языка согласно ФГОС. Тип урока: комбинированный"

Переход на ФГОС позволил переориентировать усилия гигантского преподавательского состава страны с традиционного узкопредметного обучения (предметные результаты) одновременно и на развитие каждого обуч...