Мәсәл темасына дәрес эшкәртмәсе 5 класс
план-конспект урока (5 класс) по теме

Галиахметова Гульшат Наиловна

Мәсәл темасын үткәндә класстан тыш уку дәресе планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon msl_temasyna_dres_eshkrtmse.doc70 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Класстан тыш уку дәресе. Мәсәлләр уку.

Максат. Һәр кеше үзе башкарган гамәлләре өчен үзе җавап бирергә тиешлекне аңлату.

Бурычлар:

1) мәсәл жанры белән танышуны дәвам итү;

2) Г.Тукай, Ә.Исхакның бер үк сюжетка корылган мәсәлләрен эчтәлеге, төзелеше һәм әйтелгән моральнең төп мәгънәсе буенча чагыштырып өйрәнү; аермалы һәм охшаш якларны ачыклау;

3) җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү; башкарган гамәлләрең  өчен җавап бирә белергә күнектерү.

Материал. Г.Тукайның  “Төлке һәм йөзем җимеше”, Ә.Исхакның “Төлке һәм виноград” мәсәлләре.

Җиһазлау. Китаплары, портретлар, презентация.

Дәрес барышы.

I. Дәресне оештыру. Мотивация.

Исәнмесез, укучылар! Я, бер-беребезне елмаеп сәламлик әле!

Тәрәзәгә таба борылып, кулларыгызны алга сузыгыз. Табигатьтән көч, энергия,  дәрт алып, яхшы кәеф , гел “5” ләр алу хыялы белән дәресебезне башлап җибәрик.

II. Актуальләштерү.

 Ә хәзер мәсәлләр бүлеге буенча алган белемнәребезне искә төшерәбез.

ИНСАЙД- АУТСАЙД – СЁКЛ        (эчке һәм тышкы түгәрәк)

Максат: үткән материалны ныгыту, анализлый белү, фикерләүләрен үстерү.

Башта яхшылап тыңлап бетерәбез.

В хәрефе астындагы укучылар тышкы түгәрәк ясый. А хәрефе астындагы укучылар үзегезнең кара-каршы парларыгызны табып, алар алдына басып, эчке түгәрәк  ясыйсыз.

Сорау: Нәрсә ул мәсәл? (Гыйбрәтле, акыл өйрәтүче кечкенә хикәяләр.)

3-5 секунд уйлыйсыз.

Игътибар!Тышкы түгәрәктәге укучылар үзләренең парларына җавап бирәләр. Башладык!

Игътибар! Эчке түгәрәк, хәзер сезнең чират. Башладык.

Игътибар!  Вакыт бетте. (Бер укучының фикере тыңлана )

Ә хәзер сулга борыласыз, уң як җилкәгез белән кагылып аласыз.

Күчеш соравы: 1. Мәсәл ничә өлештән тора? (Ике)

 Сорауга җавап биреп яңа парлар табасыз. Саныйбыз, күченәбез.

  • Нәрсә ул мораль? (Мәсәлнең нәтиҗәсе, моральдә акыл, әдәп, әхлакка өйрәтә торган фикерләр үткәрелә).

3-5 секунд уйлыйсыз.

Игътибар! Вакыт бетте. Парларыгыз белән фикер бүлешәсез. Журналда кем алда , шул башлый.

Игътибар! Вакыт бетте. Икенче кеше җавап бирә.

Игътибар! (Бер укучының фикере тыңлана )

Күчеш соравы: 2. Мәсәл  сүзендә ничә хәреф бар? (5)

Саныйбыз,  күченәбез.

-Укыган мәсәлләрнең авторларын санап чыгыгыз.( Г.Тукай, Н.Исәнбәт, Крылов, Л.Толстой, К. Насыйри, Ә.Исхак)

РЕЛЛИ  РОБИН (чиратлап җавап бирү)

3-5 секунд уйлыйсыз.

-Кемнең чәче озын,  шул башлый.

Игътибар! Рәхмәт! Бер-берегезгә рәхмәт әйтәсез.Урыннарга утырабыз.

III.Яңа материал өстендә эш .

1.  Теманы ачыклау.

- Укучылар, мин сезгә бер вакыйга сөйлим.

 

-Бу вакыйга турында нәрсә әйтә аласыз? Кем гаепле?

- Килеп туган хәлдә, үзең гаепле булып та башка кешегә сылтау дөрес булырмы? Гаепне кемнән эзләргә кирәк?

-Дәресебезнең темасы: Эшең барып чыкмаса, гаепне үзеңнән эзлә.(Тактага язып куела)(слайд 1)

2. Укылачак әсәрләрне ачыклау.

- Балалар, тактага күз салыгыз әле. Кемнәрнең портретларын күрәсез?       Кайсы язучыларның мәсәлләрен укырбыз? (Г.Тукай, Ә.Исхак)

(Портретлар тактада) (слайд 2)

3. Сүзлек өстендә эш (слайд 3)

Йөзем җимеше – виноград

Ниһаять – нәрсәнең дә булса чиге, ахыры

Карны ачкач –ашыйсы килгәч

Ләгыль, якут – кыйммәтле ташлар

Анлар – алар

Михнәтләнеп – газапланып

Хурлык – оят

-Бу сүзләр икенче төрле ничек атала? (архаизмнар)

4. Г.Тукайның “Төлке һәм йөзем җимеше” мәсәлен уку, анализлау.

(Слайд 4 – төлке һәм йөзем җимеше)

-Нәрсәләр күрәсез?

-Сүз нәрсә турында булыр дип уйлыйсыз?

Мәсәлне укытучы укый. Укучылар тыңлыйлар.

Мәсәл өстендә эш.

ТАЙМД  ПЭА  ШЭА

Максат: мәсәлне ныгыту, фикерләү сәләтләрен үстерү.

Яныгызда утырган парларыгыз белән эшлисез.

Сорау: - Нинди жанрга карый? Ни өчен?

3-5 секунд уйлыйсыз.

Игътибар!А хәрефе астындагы укучы башлый. Башладык.

Игътибар! Вакыт бетте. Икенче кеше җавап бирә.

Игътибар!(Бер укучының фикере тыңлана )

-Төп герой кем? (Төлке)

-Бу мәсәлдә төлке турында нәрсәләр белеп була? Бу сорауга җавап биргәнче

мәсәлне бер тапкыр эчтән укып чыгыгыз.

Җавапны чиратлап әйтәләр.

(Хәйләкәр, ач ,бакчага керә,йөземнәрне ашарга үрелә, сикергәләп карый,буе җитми, ала алмый).

Сорау-җавап

-Төлкенең ни өчен буе җитми? Буе җитмәгәч, ул нәрсә ди?

-Төлкенең үз-үзен юатуы кайсы юллардан күренә?

-Мәсәлдә килеп туган хәлгә карата гаепле кеше бармы? Килеп туган хәлне кем дә булса үзгәртә аламы?

-Нәтиҗә кайсы җөмләләрдән күренә?  Кем тарафыннан әйтелә?

ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР  (“Елмай” җыры)

5. Ә.Исхак “Төлке һәм виноград” мәсәле өстендә эш.

Чираттан  3 укучы кычкырып укый  (баш вату сүзтезмәсенең мәгънәсен ачыклау - тотрыклы сүзтезмә).

ТЕЙК  ОФ – ТАЧ  ДАУН

Максат: материалны ныгыту, кире  бәйләнеш

Әгәр мин әйткән фикерләрне дөрес дип санасагыз басасыз, әгәр дә юк икән инде – утырасыз.

-Бу әсәр хикәя жанры.

-Бу әсәр мәсәл жанрына керә.

-Төлке виноград сатып алырга теләгән.

-Төлке виноградны сатып алган.

-Виноградның бәясе кыйбат булган.

Әсәрнең нәтиҗәсен чыгару, анализлау.

-Кем гаепле дип саныйсыз?Ни өчен?

-Ике мәсәлнең кайсын уку җайлырак булды?

- Хәзер бу ике мәсәлнең аермалы һәм охшаш якларын ачыкларбыз.

РАУНД ТЭЙБЛ

Максат: яңа теманы ныгыту, башкалар белән эшли белү, аралашу, фикерләү сәләтләрен үстерү.

Круг буенча эшлисез. Кайсы номерда утырасыз, шул сорауга җавап язасыз. Бер-берегезгә ярдәм итәсез. Башладык. №1 укучы башлый.

Охшаш яклары

Аермалы яклары

Жанры буенча бу әсәрләр –

______________________

Нәрсә ашарга уйлаган?

1нче мәсәлдә_______________

2 нче мәсәлдә_________________

Төп герой- __________________

Төлке килә

1 нче мәсәлдә_________________

2 нче мәсәлдә________________

Мәсәлләрнең нәтиҗәсе

____________________________

_______________________________

________________________________

Нәтиҗәне кем әйтә?

1 нче мәсәлдә___________________

2 нче мәсәлдә______________________

Мәсәлләрдә кабатланучы сүзләр-

_________________________

_________________________________

________________________________

Төлке матуррак сурәтләнә

____________________мәсәлдә

Игътибар! Вакыт бетте. Охшаш якларны укып чыга ........ .

Аермалы якларны укый ...... .

Нәтиҗә. - Димәк, бу мәсәлләр кайсы яклары белән охшаш? Тагын кайсы авторларның әсәрләренә охшаган?

-Мондый әсәрләрне ничек атап йөртәләр? (Йөремсәк)

IV. Рефлексия.

-Төлкенең гаебе нәрсәдә? (Үзе башкара алмаганга башкаларны гаепли.)

-Төлкегә нинди киңәшләр бирер идегез?

-Бүгенге дәрес сезгә нинди сабак бирде?

-Сезнең дә шушы төлке хәлендә калганыгыз юкмы?

Тормыштан мәкаль:  “Йөри белмәгән  солдат күнитеген яманлый.”

Өй эше: 1)карточкаларда язылган очракны дәвам итеп бетерергә;

               2) “Төлке һәм виноград” мәсәленнән  1 өзекне ятларга.

Охшаш яклары

Аермалы яклары

Жанры буенча бу әсәрләр –

______________________

Нәрсә ашарга уйлаган?

1нче мәсәлдә_______________

2 нче мәсәлдә_________________

Төп герой- __________________

Төлке килә

1 нче мәсәлдә_________________

2 нче мәсәлдә________________

Мәсәлләрдә мораль-

____________________________

_______________________________

________________________________

Моральне кем әйтә?

1 нче мәсәлдә___________________

2 нче мәсәлдә______________________

Мәсәлләрдә кабатланучы сүзләр-

_________________________

_________________________________

________________________________

Төлке матуррак сурәтләнә

____________________мәсәлдә

Аермалы яклары

Нәрсә ашарга уйлаган?

1нче мәсәлдә_______________

2 нче мәсәлдә_________________

Төлке килә

1 нче мәсәлдә_________________

2 нче мәсәлдә________________

Моральне кем әйтә?

1 нче мәсәлдә___________________

2 нче мәсәлдә______________________

Төлке матуррак сурәтләнә

____________________мәсәлдә

Охшаш яклары

Жанры буенча бу әсәрләр –

______________________

Төп герой- __________________

Мәсәлләрдә мораль-

__________________________________________________

______________________________________________________

__________________________________________________

Мәсәлләрдә кабатланучы сүзләр-

_________________________________________________

_________________________________________________

____________________________________________


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"М. Хасанов. "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект. 11 класс, татар төркеме

" М. Хасанов "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект 11 сыйныф татар подгруппасы өчен....

"Г. Тукайның мәкаләләрендә милләт темасының бирелеше" темасына мәкалә..

"Г. Тукайның мәкаләләрендә милләт бирелеше" темасына мәкалә....

4 класс (татар төркеме). "Алмашлык" темасына дәрес конспекты.

4 сыйныф татар төркемнәрендә укучылар белән "Алмашлык" темасына үткәргән дәресемнең конспекты. Коллегаларыма ярдәме тисә, мин бик шат булыр идем......

"Дүртпочмаклар" темасына ачык дәрес, 8 класс

8нче сыйныфта "Дүртпочмаклар" темасы буенча дәрес презентациясе...

"Әкиятләр" темасын йомгаклау дәресе ( 5 класс, рус төркеме)

"Әкиятләр" темасын йомгаклау дәресенең технологик картасы ( 5 класс, рус төркеме)...

"Кыш" темасына дәрес, 2 нче класс (рус гр)

quot;Кыш" темасын кабатлау дәресе, 2 класс (рус.гр)...

5 класс - Процент темасына карата дәрес планы

•Максат.1. Процент төшенчәсе белән танышу. Процентлар табу.•2.Процентларны исәпләгәндә логик фикерләүне үстерә.•3.Укучыларны унарлы вакланманы процентка, процентны унарлы вакланмага әйләнедерергә өйрә...