Публикация стихотворения "Сөйләшик без бары татарча" в газете "Чистай хәбәрләре", в газете "Көмеш кыңгырау"
материал на тему

Хусаинова Рамзия Зуферовна

Стихотворение собственного сочинения, призывающее к любви родного языка.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon soylshik_bez_bary_tatarcha.doc18.51 КБ

Предварительный просмотр:

               Сөйләшик  без  бары татарча...

Милләт,милләт! Кемнең кулларына

Калыр синең хәлең,тормышың?

Шул хәлләрне уйлап,акрын гына,

Яуширмәгә килеп  барышым...

Музеена  керәм  кунак булып,

Күреп сөйләшәсем килгәнгә.

Изге  туфрагына  башым иям

135 яшь  тулган  көнендә!

 Бөек шәхес! Сокландыра аның

“Зөләйха”сы ,”Остазбикә”се...

Мөмкин түгел: күзләренә карап

Килә  мең-мең  рәхмәт әйтәсе!

“Ватан улы” дибез батырларга,

Каны белән шәһит киткәнгә...

“Милләт улы” диям Исхакыйны

“Милләт” диеп гомер иткәнгә.

Зинданнарны,төрмәләрне күреп,

Күпме авырлыклар кичергән.

Татар рухын,татар горурлыгын

Югалтмаган, баш та имәгән.

Каһәр күргән җанның түземлеге

Ничек озак җиткән, билгесез?

Гаяз  иза  чиккән төрмә диварлары,

Зинһар  өчен, телгә килегез!

Әйтегез сез, зинһар, безнең  буын

Яшьләренә барсын сүзегез.

Милләтеннән, диннән язмаганда,

Яшәр  татар , яшәр  диегез!

Җиткерегез  газиз халкыма сез

Татар диеп янган сүзләрен.

Татарча  бер  калимә белмәгән

Кызартыгыз  йөзен яшьләрнең!

Милләтне бит саклап калу өчен

Күп соралмый бездән,ләбаса:

Мөмкин җирдә, һич тә тарсынмыйча

Сөйләшик без бары татарча,

Сөйләшик  без  бары Гаязча!

Әни бит ул изге кеше!

Таяныч та, дус та ул!

Авыр чакта коткаручы,

Иң яхшы киңәшче ул!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.4сыйныф татар төркеме.

Максат:1.         Максат:1.Исемнәрнең килеш белән төрләнүен тирәнтен өйрәнү....

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Презентация.

"Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча  презентация.4 сыйныф(татар төркеме.)...

Тема: "Яңгырау һәм саңгырау тартыклар".

2 нче сыйныфның татар  төркемендә татар теле дәресе, сингапур структурасы....

фәнни-эзләнү эше Әмирхан Еникинең”Җиз кыңгырау” хикәясендә Җиз кыңгырау образы аша идея-эстетик эчтәлекнең ачылышы

      Бүген дә һәр кешенең диярлек өендә буыннан-буынга күчеп килгән, якты хатирәләр саклаган кадерле әйберләр бар: көмеш беләзекләр, җиз комганнар, суккан паласлар, чиккән сөлге...

"Көмеш кыңгырау" татарча мәктәп газетасы.Иҗади- мәгълүмати проект

quot;Көмеш кыңгырау" татарча мәктәп газетасы.Иҗади- мәгълүмати проект...

"Көмеш кыңгырау" татарча мәктәп газетасы. Иҗади- мәгълүмати проект

quot;Көмеш кыңгырау" татарча мәктәп газетасы. Иҗади- мәгълүмати проект...

"Көмеш кыңгырау" татарча мәктәп газетасы. Иҗади- мәгълүмати проект.

quot;Көмеш кыңгырау" татарча мәктәп газетасы. Иҗади- мәгълүмати проект....