" Ымлыклар" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе
методическая разработка (7 класс) по теме

Гатауллина Резеда Гайсовна

7 нче сыйныфта "Ымлыклар" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе тәкъдим итәм, сезгә дә ярдәме тияр дип уйлыйм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ymlyklar.docx28.67 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.    Ымлыклар

Сыйныф : 7 нче б

Максат:

  1. Бәйләгеч сүз төркемнәрен өйрәнүне дәвам итү.
  2. Ымлыкларны сөйләмдә куллану һәм таба белү күнекемәләре булдыру.
  3. Укучыларның күзаллавын, сөйләм телен үстерү.
  4. Әдәплелек, әхлаклылык, дуслык, иптәшлек сыйфатлары тәрбияләү.
  5. Сугыш ветераннарына ихтирам  тәрбияләү.

Җиһазлау: диапроектор, компьютер, рәсем, карточкалар, уен өчен язылган сүз,  “Яшел Үзән” газетасы.

 Материал: Татар теле китабы,7нче сыйныф өчен. Авторлары Р.Ә.Асылгәрәева, М.З. Зиннәтова. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.

Дәреснең тибы:  белем-күнекмәләрне формалаштыру дәресе.

                                Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше .

- Исәнмесез, балалар. Хәлләрегез ничек? Дәрескә барыгыз да әзерме? Уку әсбапларыгыз бармы? Бик яхшы.Без бүген ымлыклар темасын өйрәнербез, аларның сөйләмдәге ролен билгеләрбез, мәгънәләрен ачыкларбыз.

 -Бүген атнаның нинди көне?

-Бүген сыйныфта кем дежур?

-Сыйныфта кем юк?

-Бүген һава торышы нинди?

(Укучылар җавап бирәләр)

Рәхмәт, балалар.

  1.  Актуальләштерү.

Без узган дәрестә хәбәрлек сүзләрне өйрәнгән идек, искә төшереп алыйк әле, нинди сүзләр алар хәбәрлек сүзләр?

Хәбәрлек сүзләр җөмләдә хәбәр булып киләләр.Мәсәлән: тиеш, кирәк, ярый,ярамый,мөмкин, бар, юк, ярар,ярамас.

     1.Өй эшен тикшерү.

а) Яхшы, балалар. Әйдәгез, хәзер өй эшен тикшереп алыйк. Әйдәгез,бу группадан берәү, тактага чыгып, хәбәрлек сүзләр белән төзегән җөмләләрен язсын.Ә без 225 нче күнегүне тикшерик.

(Күнегү тикшерелә)

Хәзер икенче төркемнең  биремен тыңлап алыйк. Бу төркем Әмирхан  Еникинең “ Кем җырлады” әсәреннән хәбәрлек сүзләр табып язарга тиеш иде, чөнки без алдагы дәрестә генә Әмирхан Еники иҗатын өйрәнгән идек.Әйдәгез, искә төшерик әле.

- Бу әсәрдә нәрсә турында сүз бара?

- Нинди вакыйгалар сурәтләнә?

- Әйе, балалар, Бөек Ватан сугышы илебез өчен зур сынау булды.Япь-яшь егетләр, баһадирдай батыр ирләряу кырында ятып калды. Никадәр бала ятим калды, никадәр күз яше түгелде. Сугыштан исән кайткан батырларыбызның рәтләре елдан-ел сирәгәя бара.Тиздән зур бәйрәм- Җиңү бәйрәменең 68 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Сугыш ветераннарын чакырырып, хөрмәтләп, хәлләрен белеп, кунак итеп җибәрсәгез, бу аларга карата күрсәтелгән иң зур хөрмәт булыр иде. Халык әйтә бит: “Аздан гына күңел була, юктан гына хәтер кала”- ди, шуңа күрә ветераннарыбызга ихтирамлы, игътибарлы булыгыз!

б)  Ә хәзер, әйдәгез, хикәядән  хәбәрлек сүзләр кергән җөмләләрне укыгыз.

(Балалар җөмләләрне укыйлар)

в)Тактадагы җөмләләрдән хәбәрлек сүзләрне балалар атыйлар, бергәләп тикшерелә. -  Яхшы, утыр!

III.   Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1.Без бүген бәйләгеч сүз төркемнәрен өйрәнүне дәвам итәбез.Тактадагы җөмләләргә игътибар итегез әле, бу җөмләләрдә без өйрәнмәгән нинди сүзләр бар?

Тактада бирелгән җөмләләр буенча эш.

1)Әй, кил әле дустым яныма,

Хәлләремне бел әле.(якын күрү)

2)Аһ, ничек кыен булды безгә дәһшәтле сугыш елларында.(к айгыру)

3)Ай-һай, барып җитәр микән ул окопка кадәр?(икеләнү)

4)Фу, тагын пычранып кайтан бу! (җирәнү)

5)Тсс!Немелар килә бугай.(тыю)

6)Пес- пес, пескәем, бигрәк йомшак, назлы син!(чакыру)

(Балалар ымлыкларны атыйлар.)

-Балалар, бу сүзләрнең мәгънәләренә игътибар итик әле.

(Ымлыкларның мәгънәләре әйтелә)

- Ә хәзер кем шуларны җыеп кагыйдә чыгарып әйтә?

(Балалар ымлыкларның нинди сүз төркеме булуы турында кагыйдә чыгаралар)

-Кешеләрнең хис-тойгыларын һәм теләк-ихтыярын  кыска рәвештә белдерә торган сүзләр ымлыклар дип атала.

-Яхшы балалар, әйдәгез хәзер кагыйдәне карыйк әле.

  Кагыйдә буенча эш. Дәреслекнең154 нче бите.

Ымлыклар гадәттә кешенең түбәндәге эчке кичерешләрен белдерә:

           Ымлыклар

     Хис-тойгылар яки теләк-ихтыяр

1.

                   и, әй

                        якын күрү

2.

                   и, әй

                 кызгану, шелтәләү

3.

                 ура, һа

                         шатлану

4.

                   их

                  күңел күтәренкелеге

5.

            ай, ах,аһ, уф

               үкенү, кайгыру, борчылу

6.

                    эх

                 борчылу, шелтәләү

7.

                ай-һай

                             икеләнү

8.

           ии, о, оо, ай-яй

                           гаҗәпләнү

9.

           эһ-эһ, эһе, э, ээ

                             раслау

10.

                 абау

                             сызлану

11.

                    ух

                             ис китү

12.

                     һм

                            аптырау

13.

                     һи

                            шелтәләү

14.

                   чү, тсс

                                 тыю

15.

                    тпру

                          атны туктату

16.

                  фу, тфү

                       нәфрәт, җирәнү

2.Физминут.

IV.        Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.– Хәзер мин сезгә җөмләләр укыйм, ә сез яхшылап тыңлагыз! Ымлыкларны әйтеп барыгыз:

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап,

Чаптыра атларны кучер суккалап та тарткалап.

Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

Кич иде, шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый,

Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;

Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.

Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм;

Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм.

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем туган җирем,

Мин болай, шулай итәм, дип, төрле уй корган җирем.

Хуш, гомер иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз;

Аһ, таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.

Эч поша, яна йөрәк хәсрәт эчендә, уйда мин;

Ичмасам, иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин.

Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын,

Җырламыйдыр бер матурның балдагын я калфагын!

Әллә нәрсәм юк кеби, бер нәрсә юк, бер нәрсә ким;

Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим.

Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем?

Бикмөхәммәт, Биктимер – берсен дә белмим, әллә кем!

Сездән айрылып, туганнар, – җайсыз, уңайсыз тору;

Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш, айсыз тору.

Шундый уйлар берлә таштай катты-китте башларым;

Чишмә төсле, ихтыярсыз акты-китте яшьләрем.

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:

"Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан".

Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;

"Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!"

Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;

И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;

Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.

Монда хикмәт, мәгърифәт* һәм монда Гыйрфан*, монда нур;

Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...

-Балалар бу кем әсәре?

-Аның турында ниләр беләсез?

-Хәзер ымлыкларны атагыз, мәгънәләрен дә әйтә барыгыз.

( Балалар ымлыкларны атыйлар, мәгънәләрен дә әйтәләр)

 2.Дәреслек буенча эш. Дәреслектәге 266 нчы күнегүне язмача эшләү, аннары телдән тикшерү.( Беренче, икенче төркемнәр өчәр җөмлә, өченче төркем 2 җөмлә яза)

 3. “ Сүз уйла ” уены .

   “Әссәламегаләйкем”  сүзе буенча сүзләр төзергә.

Укучылар сүзләр төзиләр һәм укыйлар, иң күп сүз язган өч кешегә приз бирелә.

 4. Карточкалар буенча эш.

Һәр укучыга индивидуаль эш бирелә. Аеруча сәләтле ике укучыга “Яшел Үзән” газетасыннан ымлык сүзләр табарга бирелә.Иң беренче бу укучыларның җөмләләре тыңланыла, аннан соң  башка балалар җавап бирә, нәтиҗәләр ясала.

  5.Өй эше бирү.

Беренче төркем – ымлыклар кергән 5 җөмлә язарга

Икенче төркем - ымлыклар кертеп хикәя төзи

Өченче төркем -  Р.Төхфәтуллинның “Балам көлүе” әсәреннән ымлыклар табып килергә.

  1. Тест чишү.

V. Йомгаклау.

-Әйдәгез, хәзер бер укучы бөтенесен җыеп йомгак ясасын әле. Нәрсә ул ымлык?(Укучы җыеп йомгак ясый) 

Билгеләр кую.

Балалар, сез бүген бик тырышып эшләдегез, без бүген ымлыкларны , аларның мәгънәләрен өйрәндек. Сау булыгыз! Барыгызга да рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш

Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү...

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес үткәрелә. Предметны белдергән сүзләр ныгытыла, аларны мәгънәләре буенча төркемнәргә бүләргә өйрәтелә....

Татар теле буенча ФГОСка нигезләнеп эшләнгән "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе.

Бу дәрес 3Б сыйныфында бирелде.Дәрес үстерелешле укыту методикасына нигезләнеп төзелде.Дәрес проблемалы сорау белән башланып китә.Укучылар дәрестә анализлыйлар, чагыштыралар, иң мөһимен аерып чыгарала...

Дәрес эшкәртмәсе.Әдәби уку буенча ФГОСка нигезләнеп төзелгән "Тычкан беләнчыпчык" әкияте буенча татар төркемнәре өчен.

Бу дәрестә әдәби укудан татар төркемнәре өчен 3 сыйныфлар өчен төзелде. Дәрес проблемалы сораулар аркылы укучыларның фикерләү сәләтләрен ачуда ярдәм итә....

ГТукай"Карлыгач"шигыре буенча бәйләнешле сөйләм дәресе буенча презентация

Бу презентация "Карлыгач" шигыре буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе буенча төзелде....

6 класс - Вакланмасы буенча сан табу темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Дәрес планы.1.Оештыру моменты.2.Актуальләштерү.3.Дәрес темасын һәм максатын әйтү.4.Яңа дәрес материалын аңлату.5.Яңа дәрес материалын ныгыту.6.Физкультминут.7.Мөстәкыйль эш.8.Дәресне йомгаклау.9.Өй эш...

"Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча.

Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелде. 1нче сыйныфлар өчен "Безнең гаилә" темасы буенча ачык  дәреснең технологик картасы....