Семинар
материал (8 класс) на тему

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

Семинары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ana_telennn_programma.docx37.61 КБ
Файл ana_tele_5-9kl.docx39.53 КБ
Файл achyk_dres_avtosokhranennyy.docx58.84 КБ
Office presentation icon rvesh.ppt812 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре

өчен  ана теленнән программа

(10 – 11 нче сыйныфлар)

Төзүче-авторлары:  Г.Р. Галиуллина

                                           М.М. Шәкүрова

                                           

                                                 

Казан

2013

ЭЧТӘЛЕК

Аңлатма язуы.............................................................................................3

Укыту предметына гомуми аңлатма......................................................6

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре..............................................9

Программаның төп эчтәлеге.................................................................12

Тел системасы........................................................................................12

Укытуны матди-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү.................15

Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең 10-11 нче сыйныфларында укучыларның ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары.................................................................16

Аңлатма язуы

Татар мәктәпләрендә татар теленнән белем бирүнең нәтиҗәлелеген, сыйфатын арттыру барышында, тирән белем бирү белән беррәттән, 10-11 нче сыйныфларда укучыларның телгә карата кызыксыну уятуны, дөрес итеп сөйләшергә, укырга һәм язарга, логик фикерләргә өйрәтүне, заманча технологияләрне файдаланып, телнең мәдәният белән бәйләнешенә  игътибар бирүне дә таләп итә. Бу программа сыйфатлы белем бирүне коммуникатив, лингвистик, этномәдәни компетенцияләргә нигезләп, аларны бер-берсе белән тыгыз бәйләп алып баруны күз уңында тота. Бүгенге җәмгыятьтә барган үзгәрешләр ана телен укытуга яңа таләпләр куя. Беренче чиратта, ана теле дәресләре тел системасын, аның үзенчәлекләрен күзаллаган, милли үзаңга ия, милли менталитетны һәм психологияне аңлаган, заман таләпләренә җавап бирерлек күпкырлы шәхесләр тәрбияләүгә юнәлгән булырга тиеш. Югары сыйныф укучысын  татар телендә иркен сөйләшергә, аралашырга, эзлекле итеп уйлый белергә, дөрес язарга һәм укырга өйрәтүдә гомумдидактик (фәннилек, дәвамчанлык, күрсәтмәлелек, укытуның тормыш белән бәйләнеше, тарихилык һ.б.), гомумметодик (коммуникатив, ситуатив-тематик һ.б.), хосусый методик (сүзләрне сайлау принцибы, аваз белән хәреф арасындагы аерманы төшендерү принцибы һ.б.), лингвистик (функциональ, стилистик аерымлау, бүлекара бәйләнеш принциплары) һәм психологик принципларга таянырга кирәк.

Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 10-11 нче сыйныфларында  ана теленнән белем бирүнең  максатлары:

1) коммуникатив максат: укучыларны ана телендә иркен сөйләшергә һәм аралашырга, логик эзлекле итеп уйлый белергә, фикерне төгәл, ачык итеп җиткерә белергә  өйрәтү; туган телнең аралашуда, рухи-әхлакый нормалар формалашуда һәм дөньяны танып белүдә төп чара булуын, аның эстетик кыйммәтен аңлату;

2) фәнни максат: татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз төзелеше һәм ясалышы, грамматик, стилистик нигезләре турында фәнни мәгълүматны ныгыту, тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, чагыштыра алу;

3) тәрбияви максат: укучыларда өлкәннәргә, әти-әниләргә, инвалидларга, ятим балаларга шәфкатьлелек хисләрен тәрбияләү; туган як табигатен яратырга өйрәтү; туган телең белән горурлану, аны саклау һәм армия сафларында намуслы хезмәт итәрлек ил сакчыларын тәрбияләү, хезмәткә, төрле һөнәр ияләренә хөрмәт уяту, сәламәт яшәүнең бер төре булган спорт белән кызыксындыру һ.б.

Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен куелган бурычлар:

● татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз ясалыш, грамматик, стилистик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү һәм телне тулы бер система буларак күзаллауны булдыру;

●укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

●телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;

● язма һәм сөйләмә тел чараларын дөрес куллана белергә, аларны чагыштыра һәм кирәклесен сайлый, бәяли белергә өйрәтү;

●татар әдәби теле нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү;  

●телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату; татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү;

●татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкының рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү;

●татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, аралаша-аңлаша белү;

●тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, рус теле белән чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү;

●текст һәм Интернет, электрон уку-укыту ресурслары, башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм шуны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;

●укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.


УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНА ГОМУМИ АҢЛАТМА

Төп мәктәптә ана теле курсы белем бирү процессының предметара һәм аерым предмет эчендә куелган максатларын тормышка ашыруга йөз тота.  Югары культурага ия булган шәхес тәрбияләү принцибы 10-11 нче сыйныфларның үзәген тәшкил итә. Бүгенге җәмгыятьтә культура түбәнлеге, аралашу нормаларының, әдәби тел кануннарының вакытлы матбугатта, электрон коммуникация чараларында сакланмавын һәм түбән дәрәҗәдә булуын искә алып, татар әдәби теле нормаларына аерым игътибар бирелә. Икетеллелек һәм глобальләштерү шартларында татар теленә башка телләрдән кергән сүз һәм аерым конструкцияләрнең куллануын, аларның сөйләм телендә һәм матур әдәбият телендә урынсыз кулланылуын искә алып, программада укучыларда татар әдәби теленә ихтирам тәрбияләү нигез итеп алына.

10-11 нче сыйныфларда укучыларның татар теле курсыннан алган төп белемнәренә нигезләнә һәм аларны системалаштыру, гомумиләштерүгә йөз тота. Югары сыйныфларда тел иҗтимагый күренеш һәм тамгалар системасы буларак өйрәнелә. Татар теленең үсеш этаплары, төрки һәм европа телләре арасындагы урыны, бүгенге җәмгыятьтә телләрнең үзара мөнәсәбәте, керешүе өйрәнелә.

Коммуникатив компетенция җирлегендә сөйләм эшчәнлегенең төрләре камилләштерелә. Укучы аралашу ситуацияләренә бәйле тел һәм сөйләм берәмлекләрен дөрес, төгәл сайлап, иркен куллана, үз фикерен раслый һәм дәлилли. Төрле стиль һәм жанрга караган текстлар төзи, тәкъдим ителгән текстларның тел үсешенең кайсы этабына каравын күзаллый, текстка лингвистик анализ ясый һ.б.

Лингвистик компетенция татар теленең тармаклары буенча үзләштерергә тиешле төп теоретик мәгълүматлар керә:

1. “Сөйләм ситуациясе”, “әдәби тел”, “тел нормасы”, “сөйләм культурасы” төшенчәләре. Татар халкының язу тарихы, орфографик принциплар, орфоэпия. Татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик нормалары.

2. Лексикология фәненең тармаклары. Сүзнең лексик мәгънәсе, аның үсеш-үзгәреше. Татар теленең сүзлек составын төркемләү.   Фразеологик әйтелмәләр, аларның лексик мәгънәсе. Төрле типтагы сүзлекләр. Телнең лексик нормалары.

        3. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы, татар теленең сүзлек составын баетуда сүз ясалышының роле.

        4. Сүз төркемнәре, аларны төркемләү, сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте. Телнең морфологик нормалары.

5. Синтаксисның төп берәмлекләре, аларның төрләре. Текст һәм аның берәмлекләренең үзара бәйләнеше. Телнең синтаксик нормалары.

6. Язма һәм сөйләмә тел, аларга хас үзенчәлекләр. Тел-сурәтләү чаралары, аларның төрләре. Татар сөйләменең  сәнгатьлелеге.

Этномәдәни компетенция җирлегендә телнең мәдәнияттән һәм тарихтан аерылгысыз булуына игътибарны юнәлтү. Тел берәмлекләрендә, аларның мәгънәләрендә миллилек чагылышын күрә белү, төрле телләрдә уртак төшенчәләрнең һәм берәмлекләрнең кулланылыш үзенчәлеген, алар аша дөньяны танып белүдәге уртак һәм аермалы якларны ачу; тел берәмлекләре аша милли дөнья картинасы ачылу үзенчәлекләрен өйрәтү (мәкаль-әйтемнәр, фразеологик берәмлекләр, ономастик лексика, афоризмнар). Татар сөйләм әдәбе нормалары өйрәтү һ.б.

Программаның төп юнәлеше булып X-XI сыйныфларда укучыларның сөйләмен үстерү һәм интеллектуаль үсешен тәэмин итү тора. Программада тел турында теоретик мәгълүмат белән бергә, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен, грамматик конструкцияләрнең сөйләмдә кулланылыш мөмкинлекләрен аңлатуга махсус игътибар бирелә.

Шулай итеп, татар мәктәбе өчен ана телен укыту программасы эшлекле якын килүгә нигезләнә һәм аны тормышка ашыру өчен кирәкле алшартларны күзаллап төзелә. Укучыларның сөйләм эшчәнлеге үсеше һәм шәхси үсеш-үзгәреше югарыда саналган компетенцияләрдә ачык чагыла: коммуникатив компетенция төркемендә  өйрәнелә торган тел материалы аралашу күнекмәләре булдыру максатын күздә тотып бирелә, лингвистик компетенция төркемендә аралашу өчен кирәкле тел материалының төзелеше, структурасы, эчтәлеге тәкъдим ителә, социомәдәни компетенция төркемендә тел материалы халыкның мәдәниятен һәм тарихын чагылдыра торган билге буларак бирелә.


ПРОГРАММАНЫ ҮЗЛӘШТЕРҮДӘН КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР

Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенед 10-11 нче сыйныфларда ана теле предметын өйрәтү тел берәмлекләрен таный, аңлый һәм анализлый белү күнекмәләре белән бергә, сөйләм культурасын үстерүне, төрле типтагы һәм жанрдагы мәгълүматны үзләштерүне, аларны, сөйләм ситуациясенә һәм төренә карап, дөрес, төгәл итеп башкаларга җиткерә алуны, татар теленең әдәби һәм сөйләм әдәбе нормаларын күз алдында тота.

Шәхси нәтиҗәләр:

  • татар теленең татар халкы өчен төп милли-мәдәни кыйммәт булуын, ана телендә шәхеснең әхлакый, рухи  һәм иҗади яктан формалашудагы ролен аңлау;
  • туган телгә мәхәббәт һәм аның белән горурлану хисләре тәрбияләү, туган телне саклау һәм үстерү өлкәсендә эшләргә теләк, омтылыш уяту;
  • туган телдә аралашу, үз фикереңне һәм хисләреңне төгәл, анык, күпьяклы итеп белдерү өчен кирәкле булган сүзлек составын һәм грамматик, стилистик чараларны белү;
  • аралашу төренә һәм ситуациясенә бәйле сөйләмне куллана һәм үзара бәйли белү;
  • иптәшләренең сөйләменә игътибар итү, үзеңнең сөйләмеңә күзәтеп бәя бирү,  хаталарны төзәтү, бәхәстә катнашу, төрле дәлилләр кулланып, тема буенча фикер алышу.

Предметны үзләштерү барышында ирешкән нәтиҗәләр:

  • сөйләмиятнең барлык төрләрен (тыңлау, аңлау, уку, язу) үзләштерү: язма һәм сөйләм теленә караган мәгълүматның темасын, төп һәм өстәмә фикерен аңлау; төрле стильгә һәм жанрга караган текстларны дөрес уку һәм аңлау; төрле чыганаклардан мәгълүмат туплый белү; сүзлекләрдән һәм электрон чаралардан дөрес файдалана белү; аерым бер темага караган материалны туплый, анализлый, эшкәртә һәм үзгәртә белү;
  • татар теленең төп функцияләрен, татар теленең башка төрки телләр арасында тоткан урынын, телнең мәдәният, җәмгыять белән тыгыз бәйләнешен  аңлау;
  • туган тел турындагы фәнни белемнәрнең нигезен булдыру, тел катламнарының,  ярусларының үзара бәйләнешен һәм мөнәсәбәтен  аңлау;
  • тел белеменең төп төшенчәләрен үзләштерү, аның тармаклары турында мәгълүмат булдыру; тел һәм сөйләм, сөйләм төрләре, аралашу ситуацияләре; сөйләм теле, функциональ стильләр, матур әдәбият теле; текст һәм аның төрләре; телнең төп берәмлекләре, аларның аермалы билгеләрен, сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләрен белү;
  • телнең төп стилистик чараларын, телнең әдәби нормаларын, сөйләм әдәбе нормаларын белү, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү;
  • тел һәм сөйләм берәмлекләрен аера һәм анализлый белү; тел һәм стилистик чараларның кулланылышына бәйле рәвештә сөйләм төрләрен аера һәм чагыштыра белү;
  • телнең сәнгати чараларын аеру, аларның эстетик функцияләрен белү.

10-11 нче сыйныфларда  татар телен укытуның  предметара нәтиҗәләре:

  • татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;
  • татар телен әдәбият белән бәйләп, тел чараларының матур әдәбият әсәрләрендәге тәэсир көчен, сәнгатьлелеген булдыруда ролен ачыклау; чор әдәбиятына хас тел-сурәтләү чараларының үзенчәлекләрен ачу;
  • телне әдәбият белән бәйләп, укыган яки тыңлаган әсәрнең эчтәлеген, планын, конспектын, резюмесын логик эзлекле итеп язарга, сөйләргә өйрәтү;
  • телне мәдәният белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт, зәвык тәрбияләү;
  • татар телен рус теле белән бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә – рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка милләт вәкилләренә карата түземле–ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү; телләрнең үзара багланыш-мөнәсәбәтләрен, шул мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә уртак төшенчәләр һәм тел берәмлекләре барлыкка килүне аңлату;
  • рус һәм чит телләр, әдәбиятлар белән бәйләп, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлекләрен өйрәтү, алган белемнәрне төрле тел күренешләрен аңлатуда куллану;
  • телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, дөнья, кешелек җәмгыяте, аның үсеше турында күзаллау формалаштыру, җәмгыять үсешенең телгә турыдан-туры мөнәсәбәте булуын җиткерү;
  • татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне телнең кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урынын аңларга ярдәм итү; сөйләмне дөрес куллана, бәяли белергә, үз фикереңнең уңай һәм тискәре якларын аңларга, камилләштерергә  өйрәтү;
  • рухи мәдәниятнең нигезе булган татар теле ярдәмендә рухи кыйммәтләрнең асылын аңлату;
  • әдәби әсәрләрнең теле белән эшләгәндә, татар теле – бәйләүче чараларга бик бай тел, шул чаралар системасын, алар белдергән мәгънәләрне нәтиҗәлерәк үзләштерү максатыннан, стиль мөмкинлекләрен дә исәпкә алып, фикерне төгәл бирердәй сүзтезмә һәм җөмләләрне телебез хәзинәсеннән сайлап ала белү.



ПРОГРАММАНЫҢ ТӨП ЭЧТӘЛЕГЕ

Сөйләм.

Тел һәм сөйләм. Сөйләмнең төрләре (сөйләмә, язма, диологик сөйләм, монологик сөйләм). Сөйләм төрләре һәм аларның үзенчәлекләре.

Кулланылышы ягыннан сөйләм төрләре, аларның үзенчәлекләре: көнкүреш аралашу теле, фәнни аралашу теле, иҗтимагый-сәяси аралашу теле, рәсми аралашу теле.

Сөйләм ситуациясе, аның төп компонентлары.

        Сөйләм эшчәнлеге буларак текст.  Сөйләмә һәм язма текстлар. Текстның мәгънәви һәм композицион бөтенлеге. Текстта сүзләр бәйләнеше. Текст структурасы. Текстның композицион, жанр төрлелеге. Текстка анализ ясау. Текст төзү нормаларының сакланышы (логик яктан төзеклеге, бәйләнеше, темага туры килүе, эзлеклелеге һ.б.)

Телнең кулланылыш ягыннан төрләре: көнкүреш сөйләм теле, матур әдәбият теле, функциональ стильләр: фәнни стиль, публицистик стиль, рәсми эш кәгазьләре стиле, хәзерге электрон чаралар теле, интернет теле, аларның үзенчәлекләре. Татар милли мәдәнияте кысаларында һәм мәдәниятара аралашуга бәйле сөйләм нормалары. Татар сөйләменең сәнгатьлелеге. Рәсми һәм  рәсми булмаган аралашуда милли-мәдәни нормаларны куллана белү. Татар милли мәдәнияте кысаларында һәм мәдәниятара аралашуга бәйле сөйләм нормалары. Телнең орфоэпик һәм интонацион нормаларын саклап, фикерне җиткерү; сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.

Тел системасы

Татар теле турында гомуми мәгълүмат.

Телнең аралашу чарасы булуы.

Телнең рухи мирас ядкаре булуы. Татар язуы тарихы, рун, уйгыр, гарәп, латин, кирилл язулары турында төшенчә.

Телнең төп функцияләре. Туган телнең һәрбер халык тормышында һәм кешене шәхес итеп формалаштырудагы роле.

Язма әдәби телнең барлыкка килүе. Хәзерге татар (милли) әдәби теле.

Дөньядагы телләр һәм аларны төркемләү. Кардәш һәм кардәш булмаган телләр. Төрки телләр группасы. Татар теленең төрки телләр арасында тоткан урыны. Татарлар яши торган төбәкләр.

Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны. Әдәби тел турында төшенчә. Татар теленең яшәеш формалары: территориаль һәм иҗтимагый диалектлар, гади сөйләм турында гомуми төшенчә.

Тел һәм мәдәниятнең бәйләнеше. Татар теле – татар әдәбиятының теле. Татар теленең тел сурәтләү чаралары һәм аларның сөйләмдә кулланылышы. Атаклы татар тел галимнәре.

Фонетика һәм орфоэпия.

Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми төшенчә. Аваз. Фонема. Татар һәм рус телләрендә сузык авазлар һәм тартык авазлар.

Татар телендә басым. Интонация белән эшләү.

 Әдәби тел нормалары. Орфоэпик нормалар турында төшенчә. Сөйләмнең әйтелеш нормаларына нисбәтле бәяләү.

Графика

Графика һәм орфография. Татар алфавиты.

Рун язуы турында төшенчә. Гарәп язуы үрнәкләре белән таныштыру. Латин графикасы. Кириллица. Телнең орфографик нормалары.

Морфемика (сүз төзелеше) һәм ясалышы

Сүз төзелеше һәм ясалышы. Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Татар телендә сүз ясалыш ысуллары.  Сүз төзелешендәге тарихи үзгәрешләр турында гомуми аңлатма. Этимологик анализ турында төшенчә.

Сүз төзелешенең төп сәнгати чаралары.

Сүзләрне сүз ясалышы һәм төзелеше ягыннан анализлау.

Лексикология һәм фразеология.

Сүз – телнең төп берәмлеге. Сүзнең лексик мәгънәсе. Төрки-татар сүзләре һәм алынма сүзләр. Татар теленең сүзлек составы. Нейтраль сүзләр һәм стилистик бизәкле сүзләр.

Лексиканың стилистик катламнары. Фразеологизмнарның сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләре. Икетеллелек шартларында татар теленең лексик һәм фразеологик составы арту.

Татар теленең төп  лексик нормалары. Лексиканың төп сәнгати чаралары. Лексик анализ ясау.

        Морфология

Сүз төркемнәренең лексик-грамматик төрләре. Сүз төркемнәренең классификациясе. Сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте. Телнең төп морфологик нормалары. Морфологиянең төп сәнгати чаралары.

Морфологик анализ ясау.

Синтаксис

Синтаксис буенча гомуми мәгълүмат. Сүзтезмә һәм җөмлә. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Гади җөмлә төрләре.

Кушма җөмлә турында төшенчә. Татар һәм рус телләрендә иярченле кушма җөмләнең төзелеше.

Текст синтаксисы турында гомуми төшенчә. Телнең төп синтаксик нормалары. Синтаксисның төп сәнгати чаралары.

Синтаксик анализ ясау.

Сөйләм культурасы

Язма тел һәм сөйләмә тел төшенчәләре. Әдәби сөйләмгә куелган таләпләр турында гомуми мәгълүмат. Сөйләмдә лексик чараларның (синонимнар, антонимнар, калькалар, фразеологизмнар, мәкаль һәм әйтемнәр) кулланылыш мөмкинлекләре.

Хәзерге матбугатта һәм электрон чараларда татар теленең кулланылыш үзенчәлекләре турында гомуми мәгълүмат.

Пунктуация. 

        Татар телендә тыныш билгеләре. Пунктуацион норма. Пунктуацион-мәгънәви кисәк.

        Тел һәм мәдәният

Татар халкының теле,  мәдәнияте һәм тарихы арасындагы бәйләнеш. Татар сөйләм әдәбе. Аралашуның төренә бәйле сөйләм әдәбен куллану.

УКЫТУНЫ МАТДИ-ТЕХНИК ҺӘМ МӘГЪЛҮМАТИ ЯКТАН ТӘЭМИН ИТҮ

Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләрендә  ана теле предметын  укытуның матди-техник һәм мәгълүмати нигезенә түбәндәгеләр керә:

  •  белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган, санитария һәм янгыннан саклану нормаларына туры килгән уку бинасы һәм мәктәп яны территориясе;
  •  ана теле предметын өйрәнү өчен җитәрлек күләмдә дәреслекләр һәм өстәмә методик ярдәмлекләр белән тәэмин ителгән китапханә;
  •  электрон китапханә, башка электрон ресурслар, татарча сайтлардан куллану мөмкинлеге булган компьютер классы;
  • лингафон кабинеты;
  • электрон һәм басма күрсәтмә әсбаплар, дәреслекләр;
  •  мультимедиа укыту программалары;
  •  компьютер программалары;
  •  10-11 нче сыйныф укучыларының белемнәрен тикшерү программалары;
  •  төрле типтагы сүзлекләр, энциклопедияләр;
  •  белешмә материаллар;
  • балалар өчен чыгарылган газета һәм журналлар;
  •  интерактив тикшерү программалары;
  •  татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com ).

Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләрендә  укучыларның ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары (X-XI нче сыйныфлар)

1. Уку күнекмәсен тикшерү һәм бәяләү:

10-11 нче сыйныфларда – 140 – 160 сүз.

2. Язма эшләрнең күләме һәм аны бәяләү: 4.

Сыйныфлар

Контроль диктант

Изложение

Сочинение

10

4

3

8

11

4

3

8

Диктантларны бәяләү

  1. Хатасыз яки бер тупас булмаган хата җибәргән эшкә (орфографик, яки грамматик, пунктуацион) “5”ле билгесе куела.
  2. 2 хатага “4” ле билгесе куела.
  3. 5 хатага “3” ле билгесе куела.
  4. 6 хатадан алып 12 хатага кадәр “2” ле куела.
  5. 12 хатадан да артып китсә, “1” ле билгесе куела.

Изложение һәм сочинениене бәяләү

1.   Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик) җибәрелсә, «5» ле куела.

2.  Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам өлешендә төгәлсезлекләр китсә, 3 хата булса, «4» ле куела.

3.  Текстның төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам һәм бетем өлешләрендә төгәлсезлекләр китсә, 5 хата (мәсәлән, бер орфографик, бер грамматик,  бер пунктуацион, ике стиль хаталары)  изложениедә, 6 хата сочинениедә җибәрелсә, «3» ле куела.

4.  Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, текстның күләме бик кечкенә булса, 12 хата китсә, «2» ле куела.



Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре

өчен  ана теленнән программа

(5 – 9 нчы сыйныфлар)

Төзүче-авторлары:  Г.Р. Галиуллина

                                           М.М. Шәкүрова

                                           

                                                 

Казан 2013

ЭЧТӘЛЕК

Аңлатма язуы.............................................................................................3

Укыту предметына гомуми аңлатма......................................................6

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре..............................................9

Программаның төп эчтәлеге.................................................................12

Тел системасы........................................................................................13

Укытуны матди-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү.................17

Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең 10-11 нче сыйныфларында укучыларның ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары.................................................................18

Аңлатма язуы

Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбендә ана телен өйрәтү телнең төрле катламнарына караган теоретик материалны өйрәтү белән бергә,  татар теленең сүзлек байлыгын, мәгънәви һәм кулланылыш үзенчәлекләрен камил куллана белергә, ана теленең  сыгылмалылыгын, аралашу процессында ачыла торган нечкәлекләрен, үзенчәлекләрен өйрәтүне дә күздә тота. Татар мәктәпләрендә татар теленнән белем бирүнең нәтиҗәлелеген, сыйфатын арттыру теоретик материалны аңлату барышында, тирән белем бирү белән беррәттән, укучыларда телгә карата кызыксыну уятуны һәм иң мөһиме — аңлап, дөрес итеп сөйләшергә, укырга һәм язарга, логик фикерләргә өйрәтүне, заманча технологияләрне файдаланып, телнең психолингвистик үзенчәлекләренә, мәдәният белән бәйләнешенә  игътибар бирүне дә таләп итә. Бүгенге җәмгыятьтә барган үзгәрешләр ана телен укытуга яңа таләпләр куя. Беренче чиратта, ана теле дәресләре тел системасын, аның үзенчәлекләрен күзаллаган, милли үзаңга ия, милли менталитетны һәм психологияне аңлаган, заман таләпләренә җавап бирерлек күпкырлы шәхесләр тәрбияләүгә юнәлгән булырга тиеш. Әлеге таләпләр уку-укыту методикасын яңартуны, белем бирүгә яңача якын килүне, хәзерге җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең бала психологиясенә тәэсирен аңлауны һәм шулар нигезендә укыту эчтәлеген яңарту, уку-укытуның яңача алымнарын эзләү бурычын куя. Икенчедән, гомуми урта белемнең һәр ике баскычына нәтиҗә буларак кулланыла торган Бердәм республика имтиханына куелган таләпләр дә ана теленнән белем бирү эчтәлеген үзгәртү мәсьәләсе өлгереп җиткәнен күрсәтә.

Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән тәкъдим ителгән үрнәк программа Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп эшләнде. Биредә гомуми төп белем бирү эшчәнлегенең формалашуы һәм үсеше программасында каралган төп идеяләр игътибарга алынган, татар мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында ана теле укытуның  гомуми үрнәк программасының эчтәлегендә каралган материалның дәвамчанлыгы һәм башлангыч белем  бирү баскычында формалаша башлаган күнекмәләрнең үсеше каралган. Шулай ук төп белем бирү баскычында үзләштерелергә тиешле материалның эчтәлеге, укучыларның яшь һәм психологик үзенчәлекләре дә исәпкә алынган.

Үрнәк программада ана телен укытуның төп, мәҗбүри эчтәлеге бирелә. Әлеге программа нигезендә укыту эшчәнлегенең вариатив өлешен тәшкил иткән авторлык һәм эш программалары төзелә.

Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында  ана теленнән белем бирүнең  максатлары:

1) коммуникатив максат: укучыларны ана телендә иркен сөйләшергә һәм аралашырга, логик эзлекле итеп уйлый белергә, фикерне төгәл, ачык итеп җиткерә белергә  өйрәтү; туган телнең аралашуда, рухи-әхлакый нормалар формалашуда һәм дөньяны танып белүдә төп чара булуын, аның эстетик кыйммәтен аңлату;

2) фәнни максат: татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз төзелеше һәм ясалышы, грамматик, стилистик нигезләре турында теоретик мәгълүмат бирү;

3) тәрбияви максат: туган телгә ихтирам һәм ярату хисләре тәрбияләү; укучыларда  гуманлылык хисләрен тәрбияләү; әти-әниләргә, инвалидларга, ятим балаларга шәфкатьлелек хисләрен тәрбияләү; матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү; туган як табигатен яратырга өйрәтү; туган илең белән горурлану, аны саклау; сәламәт яшәүнең бер төре булган спорт белән кызыксындыру һ.б.

Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен куелган бурычлар:

●укучыларның башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз ясалыш, грамматик, стилистик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү һәм телне тулы бер система буларак күзаллауны булдыру;

●укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

●телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;

● язма һәм сөйләмә тел чараларын дөрес куллана белергә, аларны чагыштыра һәм кирәклесен сайлый, бәяли белергә өйрәтү;

●татар әдәби теле нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү;  

●телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату; татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү;

●татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкының рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү;

●татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, аралаша-аңлаша белү;

●тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, рус теле белән чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү;

●текст һәм Интернет, электрон уку-укыту ресурслары, башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм шуны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;

●укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.

УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНА ГОМУМИ АҢЛАТМА

Төп мәктәптә ана теле курсы белем бирү процессының предметара һәм аерым предмет эчендә куелган максатларын тормышка ашыруга йөз тота.  Шуны искә алып, программада татар теленә өйрәтү эчтәлеге компетентлы якын килү принцибына нигезләнеп сайланды һәм тәртипкә китерелде. Әлеге принцип V–IX сыйныфларда коммуникатив, лингвистик һәм социомәдәни компетенцияләрне формалаштырырга һәм үстерергә ярдәм итә.

5 – 9 нчы сыйныфларда татар теленең төп эчтәлеге өйрәнелә, укучыларга татар теленнән системалы, фәнни яктан ныклы белем бирелә, уку эшчәнлегенең төп төрләре формалаша һәм үстерелә. Тәкъдим ителә торган материал татар теле тармакларының төп нигезен тәшкил итә.

Туган телнең граматик төзелешен, аның нечкәлекләрен һәм кулланылыш үзенчәлекләрен аралашу процессында дөрес кулланырга өйрәтү әлеге баскычта төп максатлардан санала. Татарстан Республикасында татар теленең дәүләт теле булуы, аның татар халкының рухи мирасын буыннан-буынга җиткерү чарасы икәнлеге, кешеләренең үзара аралашуында, шәхеснең формалашуында һәм дөньяны танып белүендә төп чыганак булуын укучыларга җиткерү бурычы да әлеге баскычта үтәлә. Бу баскычта татар теленең төп эчтәлеге өйрәнелә, укучыларга татар теле буенча системалы, фәнни яктан ныклы белем бирелә, уку эшчәнлегенең төп төрләре формалаша һәм үстерелә.

Коммуникатив компетенция

Сөйләм эшчәнлегенең төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм) үзләштерелә. Беренче этапта укучылар укылган яки тыңланган текстның темасы, төзелеше  һәм төп фикерен, жанрын ачыклый, текст буенча әңгәмә үткәрә, үз фикерен дәлилли, телнең орфографик һәм орфоэпик, лексик, морфологик, синтаксик нормаларын саклап, эчтәлеген кыскача, тулы, сайлап алып, телдән яки язмача җиткерә. Телнең әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга диалогик һәм монологик сөйләм оештыра. Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзи. Төрле типтагы язма эшләр, шул исәптән компьютер технологияләре кулланып, укучы диктант, изложение, сочинение һ.б. эшләр башкара. Татар сөйләм әдәбе нормаларын дөрес һәм урынлы куллана.

Лингвистик компетенция

Тел система һәм иҗтимагый-мәдәни күренеш буларак өйрәнелә. Татар теленең барлык бүлекләре буенча үзләштерергә тиешле  түбәндәге төп теоретик мәгълүматлар карала:

1) татар теленең иҗтимагый-мәдәни роле; татар милли әдәби теле һәм аның орфографик һәм орфоэпик нормалары; телнең фонетик системасы һәм аның закончалыклары, комбинатор һәм позицион аваз үзгәрешләре; татар телендә аваз һәм фонема, транскрипция; иҗек, татар теленең иҗек калыплары; басым һәм аның төрләре; интонация һәм аның компонентлары;

2)  сүз, аның лексик мәгънәсе; сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләре; татар теленең сүзлек составы, аның ачык система тәшкил итүе; сүзләрне килеп чыгышы, кулланылыш даирәсе һәм активлыгы ягыннан төркемләү; фразеологик әйтелмәләр, аларның мәгънә үзенчәлекләре; лексикография;

3) сүзләрнең мәгънәле кисәкләре, аларның төрләре, сүз ясалыш ысуллары;

         4) мөстәкыйль сүз төркемнәренең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре, бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәренең грамматик үзенчәлекләре, сөйләмдә кулланылышлары; 

5) сүзтезмә һәм җөмлә, сүзләр һәм җөмләләр арасында бәйләнеш төрләре; җөмләнең аерымланган кисәкләре; җөмләләрне төркемләү принциплары; кушма җөмлә һәм аларның мәгънә ягыннан төрләре; туры һәм кыек сөйләм; текст, аның төзелеше; татар телендә тыныш билгеләре;

6) функциональ стильләр, аларның лексик-грамматик үзенчәлекләре.

Этномәдәни компетенция

Укучыларга телнең милли мәдәниятне чагылдыру формасы булуы аңлатыла. Тел чаралары ярдәмендә халыкның милли үзенчәлекләрен сурәтләү мөмкинлекләре өйрәтелә. Тәкъдим ителгән текстлардан халык авыз иҗаты үрнәкләрен, тарихи лексиканы аеру, аларның төрләрен һәм мәгънәләрен ачыклау. Татар милләтенең дөньяны танып белүен чагылдырган төп төшенчәләр, аларның сүздә, сүз мәгънәсендә чагылыш үзенчәлекләре өйрәтелә. Татар халык иҗаты үрнәкләрендә сүзнең кулланылышы, төшенчәләрне бирү мөмкинлекләре анализлана.

Шулай итеп, татар мәктәбе өчен ана телен укыту программасы эшлекле якын килүгә нигезләнә һәм аны тормышка ашыру өчен кирәкле алшартларны күзаллап төзелә. Укучыларның сөйләм эшчәнлеге үсеше һәм шәхси үсеш-үзгәреше югарыда саналган компетенцияләрдә ачык чагыла: коммуникатив компетенция төркемендә  өйрәнелә торган тел материалы аралашу күнекмәләре булдыру максатын күздә тотып бирелә, лингвистик компетенция төркемендә аралашу өчен кирәкле тел материалының төзелеше, структурасы, эчтәлеге тәкъдим ителә, социомәдәни компетенция төркемендә тел материалы халыкның мәдәниятен һәм тарихын чагылдыра торган билге буларак бирелә.


ПРОГРАММАНЫ ҮЗЛӘШТЕРҮДӘН КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР

Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында  ана теле предметын өйрәтү тел берәмлекләрен таный, аңлый һәм анализлый белү күнекмәләре белән бергә, сөйләм культурасын үстерүне, төрле типтагы һәм жанрдагы мәгълүматны үзләштерүне, аларны, сөйләм ситуациясенә һәм төренә карап, дөрес, төгәл итеп башкаларга җиткерә алуны, татар теленең әдәби һәм сөйләм әдәбе нормаларын күз алдында тота.

Шәхси нәтиҗәләр:

  • татар теленең татар халкы өчен төп милли-мәдәни кыйммәт булуын, ана телендә шәхеснең әхлакый, рухи  һәм иҗади яктан формалашудагы ролен аңлау;
  • туган телгә мәхәббәт һәм аның белән горурлану хисләре тәрбияләү, туган телне саклау һәм үстерү өлкәсендә эшләргә теләк, омтылыш уяту;
  • туган телдә аралашу, үз фикереңне һәм хисләреңне төгәл, анык, күпьяклы итеп белдерү өчен кирәкле булган сүзлек составын һәм грамматик, стилистик чараларны белү;
  • аралашу төренә һәм ситуациясенә бәйле сөйләмне куллана һәм үзара бәйли белү;
  • иптәшләренең сөйләменә игътибар итү, үзеңнең сөйләмеңә күзәтеп бәя бирү,  хаталарны төзәтү, бәхәстә катнашу, төрле дәлилләр кулланып, тема буенча фикер алышу.

Предметны үзләштерү барышында ирешкән нәтиҗәләр:

  • сөйләмиятнең барлык төрләрен (тыңлау, аңлау, уку, язу) үзләштерү: язма һәм сөйләм теленә караган мәгълүматның темасын, төп һәм өстәмә фикерен аңлау; төрле стильгә һәм жанрга караган текстларны дөрес уку һәм аңлау; төрле чыганаклардан мәгълүмат туплый белү; сүзлекләрдән һәм электрон чаралардан дөрес файдалана белү; аерым бер темага караган материалны туплый, анализлый, эшкәртә һәм үзгәртә белү;
  • татар теленең төп функцияләрен, татар теленең башка төрки телләр арасында тоткан урынын, телнең мәдәният, җәмгыять белән тыгыз бәйләнешен  аңлау;
  • туган тел турындагы фәнни белемнәрнең нигезен булдыру, тел катламнарының,  ярусларының үзара бәйләнешен һәм мөнәсәбәтен  аңлау;
  • тел белеменең төп төшенчәләрен үзләштерү, аның тармаклары турында мәгълүмат булдыру; тел һәм сөйләм, сөйләм төрләре, аралашу ситуацияләре; сөйләм теле, функциональ стильләр, матур әдәбият теле; текст һәм аның төрләре; телнең төп берәмлекләре, аларның аермалы билгеләрен, сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләрен белү;
  • телнең төп стилистик чараларын, телнең әдәби нормаларын, сөйләм әдәбе нормаларын белү, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү;
  • тел һәм сөйләм берәмлекләрен аера һәм анализлый белү; тел һәм стилистик чараларның кулланылышына бәйле рәвештә сөйләм төрләрен аера һәм чагыштыра белү;
  • телнең сәнгати чараларын аеру, аларның эстетик функцияләрен белү.

5-9 нчы сыйныфларда татар телен укытуның  предметара нәтиҗәләре:

  • татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;
  • татар телен әдәбият белән бәйләп, тел чараларының матур әдәбият әсәрләрендәге тәэсир көчен, сәнгатьлелеген булдыруда ролен ачыклау; чор әдәбиятына хас тел-сурәтләү чараларының үзенчәлекләрен ачу;
  • телне әдәбият белән бәйләп, укыган яки тыңлаган әсәрнең эчтәлеген, планын, конспектын, резюмесын логик эзлекле итеп язарга, сөйләргә өйрәтү;
  • телне мәдәният белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт, зәвык тәрбияләү;
  • татар телен рус теле белән бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә – рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка милләт вәкилләренә карата түземле–ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү; телләрнең үзара багланыш-мөнәсәбәтләрен, шул мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә уртак төшенчәләр һәм тел берәмлекләре барлыкка килүне аңлату;
  • рус һәм чит телләр, әдәбиятлар белән бәйләп, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлекләрен өйрәтү, алган белемнәрне төрле тел күренешләрен аңлатуда куллану;
  • телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, дөнья, кешелек җәмгыяте, аның үсеше турында күзаллау формалаштыру, җәмгыять үсешенең телгә турыдан-туры мөнәсәбәте булуын җиткерү;
  • татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне телнең кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урынын аңларга ярдәм итү; сөйләмне дөрес куллана, бәяли белергә, үз фикереңнең уңай һәм тискәре якларын аңларга, камилләштерергә  өйрәтү;
  • әдәби әсәрләрнең теле белән эшләгәндә, татар теле – бәйләүче чараларга бик бай тел, шул чаралар системасын, алар белдергән мәгънәләрне нәтиҗәлерәк үзләштерү максатыннан, стиль мөмкинлекләрен дә исәпкә алып, фикерне төгәл бирердәй сүзтезмә һәм җөмләләрне телебез хәзинәсеннән сайлап ала белү.



ПРОГРАММАНЫҢ ТӨП ЭЧТӘЛЕГЕ

Сөйләм.

Тел һәм сөйләм. Сөйләмиятнең төрләре (сөйләү, тыңлау, язу, уку). Сөйләмнең төрләре (сөйләмә, язма, диологик сөйләм, монологик сөйләм). Сөйләм төрләре һәм аларның үзенчәлекләре: язма сөйләм, фикерне, хәбәрне, укылган текст эчтәлеген орфография кагыйдәләренә нигезләнеп, грамматик дөрес язу. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү, аерым темалар буенча әңгәмә кору.

Кулланылышы ягыннан сөйләм төрләре, аларның үзенчәлекләре: көнкүреш аралашу теле, фәнни аралашу теле, иҗтимагый-сәяси аралашу теле, рәсми аралашу теле.

Сөйләм ситуациясе, аның төп компонентлары: адресат һәм адресант, сөйләм шартлары, шәхси аралашу, рәсми аралашу, алдан әзерләнгән сөйләм, әзерлексез сөйләм үзенчәлекләре. Сөйләм шартларына бәйле тел берәмлекләренең кулланылышы. Сөйләм нормалары: фонетик, лексик, морфологик һәм синтаксик нормалар.

        Сөйләм эшчәнлеге буларак текст.  Сөйләмә һәм язма текстлар.Текстның мәгънәви һәм композицион бөтенлеге. Текстның темасы, төп мәгънәсе. Текстның ваграк кисәкләргә бүленеше. Текстның микротемасы. Сөйләмнең мәгънәви төрләре: тасвирлау, бәян итү, фикер йөртү. Текст структурасы. Текстның композицион, жанр төрлелеге. Текстка анализ ясау: темасын ачыклау, төп фикерне билгеләү, стилен билгеләү.

Телнең кулланылыш ягыннан төрләре: көнкүреш сөйләм теле, матур әдәбият теле, функциональ стильләр: фәнни стиль, публицистик стиль, рәсми эш кәгазьләре стиле, хәзерге электрон чаралар теле. Фәнни стиль төрләре: реферат, чыгыш, доклад, мәкалә, бәяләмә. Публицистик стиль төрләре: чыгыш, интервью, очерк, мәкалә. Рәсми эш кәгазьләре стиле төрләре: ышанычнамә, гариза, резюме, портфолио. Сөйләм теле төрләре: хикәя, әңгәмә, бәхәс.

Тел системасы

Татар теле турында гомуми мәгълүмат.

Телнең аралашу чарасы булуы. Телнең төп функцияләре. Туган телнең һәрбер халык тормышында һәм кешене шәхес итеп формалаштырудагы роле.

Кардәш һәм кардәш булмаган телләр. Татарлар яши торган төбәкләр.

Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны.

Фонетика һәм орфоэпия.

Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми төшенчә. Сөйләм органнары, аларның авазларны ясауда катнашуы. Аваз. Фонема. Татар телендә сузык авазлар, аларның саны. Сузык авазларны төркемләү. Татар телендә сузык авазлар өлкәсендәге үзгәрешләр. Сингармонизм законы, аның төрләре. Татар телендә сузыклар кыскару күренеше. Дифтонглар турында төшенчә. Татар телендә тартык авазлар, аларның саны. Тартык авазларны төркемләү. Тартык авазлар өлкәсендәге үзгәрешләр. Тартык авазларның охшашлануы. Аның төрләре. Татар һәм рус телләрендә сузык авазлар һәм тартык авазлар.

Татар телендә басым. Татар теленең үз сүзләрендә һәм алынма сүзләрдә басым сакланмау очраклары. Интонация белән эшләү.

 Әдәби тел нормалары. Орфоэпик нормалар турында төшенчә. Орфоэпик сүзлек.

Фонетик анализ ясау.

Графика

Графика һәм орфография турында гомуми мәгълүмат. Татар алфавиты.

Орфография. Сузык аваз хәрефләренең дөрес язылышы. Тартык аваз хәрефләренең дөрес язылышы. Икешәр аваз кушылмасын белдергән хәрефләрнең дөрес язылышы. ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы.

Орфографик сүзлек. Телнең орфографик нормалары.

Морфемика (сүз төзелеше) һәм ясалышы

Сүз төзелеше һәм ясалышы турында гомуми мәгълүмат. Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Тамыр һәм кушымча. Тамырдаш сүзләр. Кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясалу. Аларның сүз төркемнәрен ясаудагы роле.

Кушымчалар, аларның төрләре: сүз ясагыч кушымчалар, мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар. Тамыр һәм ясалма нигез.

Татар телендә сүз ясалыш ысуллары. Татар телендә тамыр сүзләр. Ясалма сүзләр. Кушма сүзләр, аларның төрләре: саф кушма, тезмә һәм парлы сүзләр.

Татар һәм рус телләрендәге сүз төзелешенең төп аермалы яклары. Этимология турында төшенчә.

Сүзләрне сүз ясалышы һәм төзелеше ягыннан анализлау.

Лексикология һәм фразеология.

Сүз – телнең төп берәмлеге. Сүзнең лексик мәгънәсе. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Туры һәм күчерелмә мәгънәләр. Антонимнар. Синонимнар. Паронимнар. Омонимнар һәм аларның төрләре.

 Төрки-татар сүзләре һәм алынма сүзләр.

Татар теленең сүзлек составы: искергән сүзләр, тарихи сүзләр һәм неологизмнар, аларның төрләре. Диалекталь лексика, һөнәрчелек лексикасы, терминологик лексика, жаргон  сүзләр.

Фразеологик әйтелмәләр, аларны мәгънәсе. Фразеологизмнарның сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләре.

Татар теленең төп сүзлекләре, аларны куллана белү.

Татар теленең төп  лексик нормалары. Лексик анализ ясау.

        Морфология

Сүз төркемнәренең лексик-грамматик төрләре. Сүз төркемнәренең классификациясе. Сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте. Мөстәкыйль сүз төркемнәре, ярдәмлек сүз төркемнәре, модаль сүз төркемнәре. Аларның семантик, морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре.

Сүз төркемнәренең ясалышы, семантикасы, кулланылыш үзенчәлекләре.

Телнең төп морфологик нормалары.

Морфологик анализ ясау.

Синтаксис

Синтаксис буенча гомуми мәгълүмат. Сүзтезмә һәм җөмлә. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Тезүле һәм ияртүле бәйләнешләр.

Җөмлә турында төшенчә. Җөмлә кисәкләре. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләр. Җөмләдә сүз тәртибе.

Гади җөмлә төрләре. Җыйнак һәм җәенке гади җөмлә. Тулы һәм ким җөмлә. Сөйләмдә бер составлы җөмләләрнең кулланылыш үзенчәлекләре.

Раслау һәм инкарь җөмлә турында гомуми төшенчә.

Туры һәм кыек сөйләм. Диалог, аның язылышы, тыныш билгеләре.

Кушма җөмлә турында төшенчә. Кушма җөмлә төрләре. Тезмә кушма җөмлә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр.

Иярченле кушма җөмлә турында төшенчә. Татар һәм рус телләрендә иярченле кушма җөмләнең төзелеше. Синтетик иярченле кушма җөмлә, аның бәйләүче чаралары, тыныш билгеләре. Аналитик иярченле кушма җөмлә, аның бәйләүче чаралары, тыныш билгеләре.

Иярчен җөмлә һәм аның төрләре. Катлаулы кушма җөмләләр.

Текст синтаксисы турында гомуми төшенчә.

Телнең төп синтаксик нормалары.

Синтаксик анализ ясау.

Сөйләм культурасы

Язма тел һәм сөйләмә тел төшенчәләре. Сөйләмдә синонимнарны, антонимнар һ.б. тел чараларын дөрес куллану. Әдәби телне, сөйләм культурасын үстерүдә һәм стильне камилләштерүдә синтаксик синонимнарның роле.

Сөйләм культурасы төшенчәсе. Әдәби сөйләмгә куелган таләпләр турында гомуми мәгълүмат. Сөйләмдә лексик чараларның (синонимнар, антонимнар, калькалар, фразеологизмнар, мәкаль һәм әйтемнәр) кулланылыш мөмкинлекләре.

Пунктуация. 

        Татар телендә тыныш билгеләре.        Ия  белән хәбәр арасына сызык кую очраклары. Хәл, аныклагыч, эндәш һәм кереш сүзләр янында тыныш билгеләре. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

Диалог, аның язылышы, тыныш билгеләре. Туры сөйләм янында тыныш билгеләре.

Кушма җөмлә янында тыныш билгеләре.

Тел һәм мәдәният

Татар сөйләм әдәбе. Аралашуның төренә бәйле сөйләм әдәбен куллану.

Сүздә, текстта милли-мәдәни мәгънәгә ия берәмлекләрне таба һәм аңлатмалы, этимологик, фразеологик һ.б. сүзлекләр ярдәмендә мәгънәләрен аңлату.


УКЫТУНЫ МАТДИ-ТЕХНИК ҺӘММӘГЪЛҮМАТИ ЯКТАН ТӘЭМИН ИТҮ

Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләрендә  ана теле предметын  укытуның матди-техник һәм мәгълүмати нигезенә түбәндәгеләр керә:

  •  белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган, санитария һәм янгыннан саклану нормаларына туры килгән уку бинасы һәм мәктәп яны территориясе;
  •  ана теле предметын өйрәнү өчен җитәрлек күләмдә дәреслекләр һәм өстәмә методик ярдәмлекләр белән тәэмин ителгән китапханә;
  •  электрон китапханә, башка электрон ресурслар, татарча сайтлардан куллану мөмкинлеге булган компьютер классы;
  • лингафон кабинеты;
  • электрон һәм басма күрсәтмә әсбаплар, дәреслекләр;
  •  мультимедиа укыту программалары;
  •  компьютер программалары;
  •  5-9 нчы сыйныф укучыларының белемнәрен тикшерү программалары;
  •  төрле типтагы сүзлекләр, энциклопедияләр;
  •  белешмә материаллар;
  • балалар өчен чыгарылган газета һәм журналлар;
  • интерактив тикшерү программалары;
  • татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com ).

Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында укучыларның ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары:

        1. Уку күнекмәсен тикшерү һәм бәяләү:

        5 нче сыйныфта – 100 - 110 сүз,

        6 нчы сыйныфта – 110 – 120 сүз

        7 нче сыйныфта – 130 – 140 сүз

        8, 9 нчы сыйныфларда – 140 – 150 сүз

        

3. Язма эшләрнең күләме һәм аны бәяләү:

Сыйныфлар

Контроль диктант

Изложение

Сочинение

5

4

5

4

6

4

6

5

7

4

6

6

8

4

4

6

9

4

4

7

        

Диктантларны бәяләү

  1. Хатасыз яки бер тупас булмаган хата җибәргән эшкә (орфографик, яки грамматик, пунктуацион) “5”ле билгесе куела.
  2. 2 хатага “4” ле билгесе куела.
  3. 5 хатага “3” ле билгесе куела.
  4. 12 хатага кадәр “2” ле куела.
  5. 12 хатадан да артып китсә, “1” ле билгесе куела.

Изложение һәм сочинениене бәяләү

1.   Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик) җибәрелсә, «5» ле куела.

2.  Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам өлешендә төгәлсезлекләр китсә, 3 хата булса, «4» ле куела.

3.  Текстның төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам һәм бетем өлешләрендә төгәлсезлекләр китсә, 5 хата (мәсәлән, бер орфографик, бер грамматик,  бер пунктуацион, ике стиль хаталары)  изложениедә, 6 хата сочинениедә җибәрелсә, «3» ле куела.

   4.  Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, текстның күләме бик кечкенә булса, 12 хата китсә, «2» ле куела.



Предварительный просмотр:

                       

Тема:      “Рәвеш” темасын кабатлау.

Максат:  

Белем бирү максаты .“Рәвеш ” темасы буенча укучыларның белем һәм   күнекмәләрен системага салу һәм ныгыту. 

Фикер үстерү максаты.  Укучыларның рәвешләрне сөйләм телендә гамәли куллана алуларын, ДЙАга әзерлекнең башлангыч күнекмәләре булдыруга ирешү, 

       Тәрбияви  максат. Халык авыз   иҗатында, гомумән, матур әдәбиятта, сөйләмебездә, рәвешләрнең    кулланышына, яңгырашына,  татар теленең гүзәл, көйле тел булуына   игътибар иттерү,  группада эшләгәндә ярдәмләшү һәм дуслык тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор; ноутбук; мультимедиа, перфокарта, кроссворд, ребус

 Дәрес тибы :  белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәрес. 

Методлар: иллюстратив-аңлату, өлешчә эзләнү, репродуктив, проблемалы.

Технологияләр: кече группаларда эш, уен, дифференцияле биремнәр,   сингапур  структурасы –( ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН – «бас – утыр» , ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН, МИКС –ПЭА-ШЭА),( Релли Робин, МИКС-ФРИЗ-ГРУП)

Дәрес барышы

I.                  Ориентлашу һәм уңай мотивлар булдыру этабы.

1.     Исәнләшү

-         Исәнмесез, кадерле укучылар! Бер-беребезгә елмаешып исәнләшәбез.

Бер-беребезгә нинди сүз әйттек?

“Исәнмесез”дән башка бер сүз әйтмәдек.

Ә нидән соң бер тамчы кояш артты дөньяда?

Нидән соң бер тамчы бәхет артты дөньяда?

Нидән соң шатлык нуры балкый йөзләрдә?

Болар барысы чагыла безнең күзләрдә.

  • Укучылар, кәефләрегез ничек?
  • Менә дигән!
  • _Дәрес ахырына да кәефләрегез шулай булып калсын.

2. ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН – «бас – утыр» (обучающая структура для получения информации о класс –укучылар турында мәгълүмат алу): 

  • Табышмакларны күп белүчеләр бергә басыгыз.
  • Рәвеш турында яхшы беләм диючеләр бергә басыгыз.
  • Кемнәр күп сөйләшергә ярата, бергә басыгыз

II Уку мәсьәләсен кую.

 Кроссворд чишү. (ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН. Уйла, яз, командада киңәш. 21бит)

1. Баш хәрефтән язсак Г.Тукайның «Шүрәле» әсәрендәге кушамат, юл хәрефтән язганда – рәвеш. (Былтыр).

2. Су ташыгандда – савыт, -ләп кушымчасы ялгагач, рәвеш (Чиләкләп).

3. Бер өлеше сан, икенчесе – секундлар, минутлар, еллар, гасырлар белән үлчәнә торган яшәеш арасы. Икесе бергә кушкач, рәвеш. (Бервакыт).

4. 2 зат кушымчасы+и.к. кушымчасы+чә – бу нинди рәвеш (сезнеңчә).

5. «Кыш» сүзенә нинди кушымча  ялгагач, рәвеш килеп чыга? (кышын).

1

б

ы

л

т

ы

Р

2

ч

и

л

Ә

к

л

ә

п

3

б

е

р

В

а

к

ы

т

4

с

е

з

н

Е

ң

ч

ә

5

к

ы

Ш

ы

н


  • Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
  • Әйе безнең  бүгенге дәресебез “Рәвеш” темасына багышланачак.
  • Рәвеш турында без күп сөйләштек, бүген бу тема буенча соңгы дәрес. Гадәттә, соңгы дәрестә без кабатлыйбыз. Димәк, без бүгенге дәрескә нинди максатлар куярбыз?
  • Бүген эшләгән эшләргә нигезләнеп, сез рәвешнең модулен төзиячәксез. Сезнең алларыгызда берәр бит  ята. Шуны 4кә бөкләгез дә уртасына “Рәвеш” дип язып куегыз.Һәр эшләгән эштән соң рәвешкә кагылышлы билгене яза барырсыз.

                                                                                               

1. Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем;

    Җирне әз-мәз   тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

2. Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп,

Бу кадәр күп очып, армыйсың син ничек?

3. Шул рәвешчә бер сәгатъсез тирләмәм дип уйлагач,

    Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс башым.

  

9. Асларына сызган сүзләргә сорау куйыйк әле (кайчан?). Кайсы сүзгә

    бәйләнгәннәр? (Булды бүген, сайрый җәен, кышын.)

10. Булды, сайрый- кайсы сүз т-ме? (фигыль: эшне, хәлне белдерә)

11. Рәвеш кагыйдәсе. Димәк, рәвеш кайсы сүз т-мен ачыклый? (фигыльне)

     Билге белдерә дигән идем, ә нәрсәнең билгесен белдерә ул? (эш-хәл билгесен).

 Бу фикерләр белән килешәм(+), яки килешмим(-)              Күнегүне эшләгәч фикерем шул  

                                                                                              калды яки үзгәрде  

Рәвеш түбәндәге сорауларга җавап бирә:

1. Ничек?

2. Кая?

3. Күпме?

4.Ник?

5. Нинди?

6. Кайчан?    

Карточка. Рәвешләрнең сораулары. Нинди Җөмлә кисәге булып килә?

1.  Яман гадәт   тиз йога.

2. Алга карасаң,   абынмассың.

3.  Айның йөзе тулы булып   күп тормас.

4. Юри җавап бирмәдем.

5.Матур күлмәк сиңа килешә

6.  Иртән көлсәң кешедән,кичен көләрләр үзеңнән.

4а Ребуска  ачкыч табып,  нәрсә язылганын белегез.

г

+

м

+

й

+

з

+

д

+

а

+

ж

+

е

+

к

+

в

+

и

+

б

+

л

мор

ләр

төр

як

фо

Рә

гик

ло

лән

ләр

тан

веш

ми

           

5а МИКС –ПЭА-ШЭА (Музыка астында йөриләр..”Парларга басыгыз!”. Исәнләшәләр. Сорау бирелә Партнерлары белән киңәшәләр ..Релли-Робин -сорауга җаваплар күп саналырлык булырга тиеш).

2.Укучылар, чиратлап, телдән кыска җаваплар бирәләр.

1нче төркем      Рәвешнең нинди төркемчәләре бар?    

Төркемчәсе

Сораулары

Саф

ничек?

Күләм-чама

күпме?

Охшату-чагыштыру

ничек?

Вакыт

кайчан?

Урын

кайда?

Сәбәп-максат

нигә?  

 ни өчен?

 

       

2нче төркем.  Рәвешләрнең ясалышы ягыннан нинди төрләре бар?

Тамыр:   аз, бик, еш, сирәк.

Ясалма: татарча,  кичен.

Кушма:  көнозын,   бераз.

Парлы:  тора-бара, тиз-тиз.

Тезмә: шул арада, тиз арада.

3нче төркем. Нинди рәвеш ясагыч кушымчалар беләсез? (-дай,-дәй,-лата,-ләтә, -ча, -чә, - ын, -ен һ.б.)

-ча // -чә              яшьләрчә, заманча;

-лай // -ләй          бушлай, бөтенләй;

-лата // -ләтә    акчалата, икеләтә;

-дай // -дәй         аюдай, җилдәй;

-тай // -тәй       чәчәктәй, коштай;

-лап //-ләп          яхшылап, еллап;

6.

-         Рәвешләрнең ясалышы буенча белемнәрегезне перфокарталар ярдәмендә тикшереп алыйк.(Куиз-куиз-трэйд-бер-берсен тикшерәләр)

 

тамыр

ясалма

парлы

кушма

тезмә

көнозын

 

 

 

 

 

шул арада

 

 

 

 

 

акчалата

 

 

 

 

 

тора- бара

 

 

 

 

 

гаять

 

 

 

 

 

олыларча

 

 

 

 

 

тиз

 

 

 

 

 

иртә-кич

 

 

 

 

 

 

7. Рәвеш дәрәҗәләре.

   

  1. Тып-тын калып торабыз. Йолдыз апа сүз алды
  2. Көмештәй чыңлап торган тавышы белән ул кызарып баеган кояшка зәңгәр күзләрен тиз генә төшереп алды да  тизрәк атлавын белде.

8.Мультфильм. Тукай әсәрләре буенча төзелгән мультфильмнардан “Туган тел” Рәвешләр булса язып алабыз, киңәшәбез, әйтәбез (ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН

     

9. МИКС-ФРИЗ-ГРУП(Сораулар укучылар берничә булып басарлык итеп бирелә. Музыка .)

  • Булмаган җире сирәк, үзе һәрвакыт кирәк.  – бу җөмләдә ничә  рәвеш бар? (1)
  • Рәвешнең ничә төркемчәсе бар? (6)
  • Рәвеш ничә төрле дәрәҗә күрсәткече алырга мөмкин? (3)
  • Ясалышлары буенча рәвешләр ничә төрле була? (5)

             - Язын ямь бирә, Көзен тәм бирә,  Кышын тун бирә. җөмләсендә ничә рәвеш бар?

10. Тест.

1.Рәвеш нәрсәне белдерә?

   предметның билгесен

   эш-хәлнең билгесен

2. Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә?

   ничек? күпме? кайчан? кайда?

   нинди? кайсы? ничек? кая?

3. Рәвешләрнең үзләренә генә хас нинди билгесе бар?

    зат-сан белән төрләнә

    төрләнми торган сүз төркеме

4. Төзелеше ягыннан нинди рәвешләр була?

    тамыр, ясалма, парлы

    тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә

5. Бирелгән сүзләр арасында рәвешләрне тап.

    суык, матуррак, алсу, кызгылт

    бераз, шул арада, быел, яхшы

11. Йомгаклау. Нәтиҗә.

                 Рефлексия.                                                                                                                                                                                                                                            

Р.Фәхреддин болай ди:

“Гыйлем –күңел күзен ача. Гыйлем галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте булып, һич бетми торган байлыктыр. Галим яки гыйлем өйрәнүче, яки тыңлаучы, яки гыйлемне сөюче булып  йөр! Гыйлем –ул дан күлмәге. Һәрбер фәнне үзләштер, надан булма”

 Бу сүзләргә нигезләнеп, дәрескә нәтиҗә ясагыз:

Чынлап та...

Мине иң гаҗәпләндергәне шул булды:

Мин аңладым:

 Минем өчен шунысы кызыклы булды:


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Материалы выступления на семинаре "Использование разнотиповых семинаров и ИКТ в профильном обучении химии".

Использование семинаров в профильном обучении химии органической химии. На городском семинаре данный опыт был представлен в форме выступления....

Городской семинар учителей русского языка и литературы

Тема семинара: "Формирование базовых компетенций учащихся на уроках  русского языка и литературы" Представлена теоретическая основа семинара и памятка по компетенциям....

Внутришкольный семинар " Неуспевающие учащиеся. Как им помочь"

Выступление завуча с элементами практического задания для педагогов+памятки для работы с "неуспевающими"...

Краевой семинар воспитателей коррекционных образовательных учреждений. Тема семинара: «Развитие познавательных интересов и творческих способностей воспитанников с ограниченными возможностями здоровья во внеурочное время».

23 марта 2012 года на базе КГКСКОУ школы-интерната VI вида города Владивостока для слушателей курсов ПИППКРО был проведен краевой семинар на тему: «Развитие познавательных интересов и творческих спосо...

Зональный семинар для заместителей директора по воспитательной работе. Выступление на семинаре.

laquo;Системно-деятельностный подход как основа создания воспитательной модели школы »...

Зональный семинар для заместителей директора по воспитательной работе. Выступление №2 на семинаре.

 «Создание воспитательной модели   на основе внедрения комплекса  технологий деятельностного типа  в условиях реализации ФГОС»...