Ачык дәрес 8 сыйныф
презентация к уроку (8 класс) на тему

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

Ачык дәрес

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Ачык дәрес 8 нче сыйныф36.11 КБ

Предварительный просмотр:

Сингапур методикасы белән үткәрелә торган  татар теле                     дәресе.

8 нче сыйныф, татар төркеме.

ТЕМА:  Вакыт хәлен ияртүче кисәккә бәйләүче чаралар.

МАКСАТ: 1.Вакыт хәле турында белемнәрне ныгыту, аны ияртүче кисәккә бәйләүче чараларны  ачыклау һәм системалаштыру, сөйләмдә вакыт хәлләрен дөрес куллана белү.

2. Логик фикерләү, уйлау сәләтен , монологик, диалогик һәм бәйләнешле сөйләмне үстерү.

3.Татар теленә карата ихтирам, һәрвакыт бер-береңә ярдәм итү теләге тудыру, дөрес режим саклауның зарурлына төшендерү.

ҖИҺАЗЛАУ:

ТЕХНИК ЧАРАЛАР: проектор , ноутбук, магнитофон.

              Демонстрацион һәм таратма материал: бәйләүче чаралар язылган таблицалар, кәгазь битләре, карточкалар, төрле структуралар куллану өчен әзерләнгән язулар, татар халык биюләре язылган музыка.

                    ДӘРЕС ТИБЫ :  белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, яңа белемнәрне ныгыту.

                ДӘРЕС БАРЫШЫ.

1. Оештыру өлеше:

1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.

            2) Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау.

            3) Дәрес максатын хәбәр итү.

МЭНЭДЖ МЭТ.

   - Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып эшләрбез,  алган белемнәрне искә төшереп китәрбез.

2. Актуальләштерү:

1)  Өй эшен тикшерү.        

- Сезгә нинди өй эше бирелгән иде?

- Вакыт хәлләре белән диалог төзергә иде.

- Сез вакыт хәлләре турында нәрсәләр беләсез?

2) КУИЗ -КУИЗ-ТРЕЙД  (опроси-опроси-обменяйся) структурасы.

Алдыгыздагы буш карточкаларга иң яхшы дип санаган бер соравыгызны язасыз һәм шул соравыгызны биткә-бит утырган иптәшегезгә бирәсез. Иптәшегез җавап бирә, җавап бирә алмаса, сез аңа булышасыз. Алга таба ул сезгә сорау бирә, ә сез җавап бирәсез, җавапларда вакыт хәлләре булырга тиеш. Соңыннан бер-берегезгә рәхмәт әйтәсез. Бу эшкә 2 минут вакыт бирелә.

Вакыт башланды. Таймер куела. Вакыт бетте.

Ә хәзер һәр командадан 1-3 нче номерларны тыңлыйбыз.  Соңыннан һәр укучы вакыт хәлләрен генә әйтеп чыга.

3. Яңа белемнәрне үзләштерү.

 1) Укучыларга карточкалар өләшенгән.  Иңгә-иң утыручы иптәшегез белән эшлисез. Сезнең карточкаларда бертөрле җөмләләр язылган. Сез башта укып чыгасыз, аннан соң бергә киңәшеп, вакыт хәлләрен  һәм аларны ияртүче сүзләре белән бергә табасыз.

Вакыт башланды. Таймер куела. Вакыт бетте.

 Һәр командадан 2-4 нче номерлар гына җавап бирә.

  • Бу сүзләр  нәрсәләр?
  • Сүзтезмәләр.
  • Үзегез тапкан сүзтезмәләрнең бәйләүче чараларын билгеләгез.

Вакыт башланды. Таймер куела. Вакыт бетте.

  • Нинди  бәйләүче чаралар таптыгыз?
  • - Килеш кушымчалары, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, хәл фигыльнең III,  IV төрләре, янәшәлек.
  • Афәрин, булдырдыгыз.
  •  Димәк, безнең бүгенге дәреснең темасы нинди?

-      Вакыт хәлен ияртүче кисәккә бәйләүче чаралар.

 -    Дәфтәрләргә числоны, теманы язып куегыз.(укытучы тактага бәйләүче чаралар язылган таблицалар беркетә.)

Дәреслек  белән эш. 128 нче күнегүдә вакыт хәлләрен табып, ияртүче сүзе белән язып алырга,  бәйләүче чараларын билгеләргә.( 1нче команда – 1нче  өлешне,  2 нче команда – 2нче өлешне, 3 нче команда – 3 нче җөмләне тикшерәләр).

4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1) МИКС-ПЭА-ШЭА 

(татар бию көе  яңгырый, укучылар урыннарыннан чыгып бииләр, көй туктагач, “5” не биреп, якында торган иптәше белән парлашалар. 1 нче укучы(кемнең чәче озын, шул башлый) иртәдән алып дәресләр беткәнчегә кадәр булган режимы турында вакыт хәлләре кулланып сөйли.(Бик кыска формада, 2-3 җөмлә җитә). Тагын  музыка уйный, хәзер 2 нчеләре дәресләр беткәч йоклаганчыга кадәр булган режимы турындә сөйли). Укучылар бер-берсенә рәхмәт әйтеп урыннарына утыралар.

Укытучы 1 пардан сөйләтә.

2) КОНЕРС (углы).

- Хәзер почмакларда язылган язуларны укыйсыз һәм сайлыйсыз, кайсы почмактагы язуны дәвам итәргә телисез, шунда барасыз да 1 җөмлә уйлыйсыз.

Вакыт башланды. Таймер куела. Вакыт бетте.

  • Үзегез уйлаган җөмләне әйтеп, урыныгызга утыра барасыз.

Дәфтәрләргә үзегез уйлаган җөмләне язып куясыз.

5. ЙОМГАКЛАУ.

1) Рефлексия.

-Без бу дәрестә нәрсәләргә өйрәндек?

2) Теманы аңлау дәрәҗәләренә карап, билгеләрне үзләре куя. Укытучының рәхмәт сүзе. ТИМ ЧИР.

2) Өй эше  бирү: Көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язып куябыз. Өйдә халык авыз иҗаты әсәрләре белән эшлисез. Вакыт хәлләре кергән 3 мәкаль, яки 3 табышмак, яки 3 жыр, яки 3 тизәйткеч язып киләсез һәм вакыт хәлләренең бәйләүче чараларын билгелисез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныф рус төркемнәрендә "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" темасына үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Өйрәнелгән грамматик  материалны кабатлау, белемнәрен системага салу  максатыннан үткәрелгән дәрес эшкәртелмәсе....

Р.Вәлиеваның "Туган көндә" хикәясе буенча ачык дәрес(3 нче сыйныф татар төркеме)

Өченче сыйныфларда үткәрелгән ачык дәрес.Дәрестә аудио, видео язмалар кулланыла.Дәрес призентация ярдәмендә  алып барыла....

Ачык дәрес: “Йорт хайваннары” темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме.

"Йорт хайваннары" темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме балалары өчен дәрес разработкасы.Максат: Йорт хайваннырын гомумиләштереп кабатлау. Өйрәнгән лексиканы һәм сөйләм үрнәкләрен камилләш...

Ачык дәрес 2 б сыйныфы, рус төркеме. Тема: Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Дәреслекнең авторы - И.Л. Литвинов.

Бу ачык дәрес И.Л. Литвинов дәреслеге буенча эшләнелде. Б у дәрес билгеле үткән заман хикәя фигыльне кабатлау дәресе....

Ачык дәрес эшкәртмәсе "Көзге уңыш" 3 сыйныф

3нче сыйныф рус төркеме өчен...

Татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныф, рус төркеме) Тема: 1000 санын кертү

Татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныф, рус төркеме)Тема: 1000 санын кертүМаксат: 1) Мең саны белән таныштыру, өч һәм дүрт урынлы саннарны укый белү күнекмәләре булдыру.2) Сөйләм телен, логик фикерлә...

Ачык дэрес. 4 сыйныф.Сыйфат.

4 сыйныфта "Сыйфат" темасына үткәргән ачык дәрес план -конспекты....