Ачык дәрес эшкәртмәсе "Көзге уңыш" 3 сыйныф
презентация к уроку на тему

Хамадиева Гузель Рафаилевна

3нче сыйныф рус төркеме өчен 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres_3_klass.doc41.5 КБ
Office presentation icon kozge_unysh_3_kl.ppt2.66 МБ

Предварительный просмотр:

Көзге уңыш

                                   

                                           Нурлат шәһәре

                                           муниципаль гомуми белем  

                                           учреждениесе “Нурлат гимназиясе”

                                           татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                           Хәммәдиева Гүзәл Рафаил кызының

                                           3нче А сыйныфы рус төркемендә

                                           үткәргән ачык дәресе

 2010нчы ел

Тема: Көзге уңыш

Максат: 

1) Укучыларның көз көне һәм көзге уңыш турында белемнәрен ныгыту, татар теленең җөмлә калыпларын дөрес куллану һәм белемнәрен практик рәвештә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү.

2) Укучыларның танып-белү активлыгын үстерү; диалогик һәм монологик сөйләм телләрен үстерү;

3) Татар теле дәресенә кызыксыну уяту, игътибарлылык, тапкырлык, оешканлык, бердәмлек тәрбияләү.

Җиһазлау: мультемедиа системасы, магнитофон, аудиоязма, дәреслек.

Дәрес барышы:

 І. Оештыру өлеше.

Укытучы: 

-Хәерле көн, укучылар! Рәхмәт. Утырыгыз!

Көзге табигать турында әңгәмә. Слайд №1

ІІ. Кабатлау, белемнәрне актуальләштерү.

-Укучылар, карагыз әле, рәсемдә нинди ел фасылы?

(Көз)

-Сез нинди көз билгеләрен беләсез?

(Көз көне салкын, яңгыр ява, көннәр кыска, төннәр озын...)

-Ә хәзер, укучылар, әйдәгез уен уйнап алыйк. Әгәр җөмләдә көз турында сүз бара икән, кул чабасыз. Слайд №2

Көн кояшлы

Көн болытлы

Салкын җил исә

Агачларда сары, кызыл яфраклар

Кар ява

Яңгырлар ява

Көн җылы

Кошлар сайрый

-Бик әйбәт! Димәк, укучылар, көз көне көн нинди?

(Көз көне көн болытлы,...)

-Бүген безнең дәресебезгә Көзбикә кунакка килде. Әйдәгез аның белән исәнләшеп алыйк. Көзбикә безгә күчтәнәчләр дә алып килгән. Әйдәгез Көзбикә белән сөйләшеп алыйк! Слайд №3

Балалар:

-Көз, Көз, әйт әле!

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көзбикә:

-Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

Балалар:

-Көз, Көз, әйт әле!

Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Көзбикә:

-Кәрзинемдә сары, кызыл,

Алтын, матур төсләр бар!

Укытучы:

-Рәхмәт, Көзбикә! Балалар, Көзбикә безгә күчтәнәч белән килгән. Ә без аңа нәрсә бүләк итәбез соң?

(Җыр)

(Укучылар Л.Лерон сүзл., Г.Еникеева муз. “Яфраклар бәйрәме” җырын башкаралар)

 III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Укытучы:

-Бүгенге дәресебезнең темасы “Көзге уңыш”. Без бүген җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр исемнәрен кабатларбыз. Безгә базарга барырга һәм яшелчәләр, җиләк-җимешләр алырга кирәк. Слайд №4

-Мин сезгә автобус белән барырга тәкъдим итәм. Юлыбызда безнең күп кенә тукталышлар булыр. Слайд №5

-Димәк, укучылар, без кая барабыз?

(Без базарга барабыз)

-Анда нәрсә алабыз?

(Җиләк-җимешләр, яшелчәләр алабыз)

1нче тукталыш – Җиләк-җимешләр бакчасы Слайд №6

-Укучылар, бу нәрсә? Слайд №7

(Бу-бакча)

-Бакча нинди?

(Бакча зур һәм матур)

-Бакчада нәрсәләр үсә?

(Бакчада җиләк-җимешләр үсә)

-Нинди җиләк җимешләр үсә? Слайд №8-19

-Мин җиләк яратам. Ул тәмле, кызыл. Җиләк бакчада үсә. Ә син, Данил, нинди җиләк-җимеш яратасың һәм ни өчен?

(...)

-Бик әйбәт, укучылар! Юлыбызны дәвам итәбез. Слайд №20

Укучылар, бу нәрсә?

(Светофор)

-Светофорда нинди ут яна?

(Светофорда кызыл ут яна)

-Әйдәгез ял итеп алыйк! (Күрсәт әле, үскәнем) Слайд №21

2нче тукталыш – Яшелчәләр бакчасы. Слайд №22

-Укучылар, бу нәрсә?

(Бу бакча)

-Ул нинди?

-Бакчада нәрсәләр үсә?

(Бакчада яшелчәләр үсә)

-Ә нинди яшелчәләр үсә икән?  Слайд № 23-33

Мин помидор яратам. Ул кызыл, файдалы. Ә син, Катя, нинди яшелчә яратасың?

(...)

-Юлны дәвам итек! Слайд №34

3нче тукталыш – “К” лар тулган бакчага” Слайд №35

-Укучылар, тукталышның исеменә игътибар итик әле. Ни өчен бу тукталыш болай аталган икән. Ә хәзер без сезнең белән Р Миңнуллинның “К”лар тулган бакчага” дип аталган шигыре белән танышырбыз. Слайд №36

-Дәреслекнең 51нче битен ачабыз. Шигырьне таптык. Ә хәзер диктор укыганны тыңлыйбыз. (Магнитофоннан тыңлау). Тагын бер кат үзем укыйм.

Авыр сүзләргә игътибар итек. Слайд № 37

-Бу шигырь нәрсә турында? Сорауларга җавап бирик! Слайд №38

-Юлыбызны дәвам итәбез! Слайд №39

4нче тукталыш – “Кроссворд чишү”. Слайд №40,41

5нче тукталыш – “Без базарда” Слайд №42-44

-Менә базарга килеп тә җиттек. Безнең сатучы белән алучыбыз да бар.

(Укучылар рольләргә бүленеп сәхнәләштерәләр)

-Балалар, Оляның да , Владикның да кәрзиннәре тулы. Әйдәгез, без дә буш кайтмыйк әле. Мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне нинди кәрҗиннәргә салырбыз икән? Слайд №45,46

-Менә кәрзиннәребез тулды. Ә хәзер өйләребезгә кире кайтсак та ярый. Ләкин болай гына кайтмыйбыз, ә өй эшләре белән кайтабыз. Слайд №47

-Димәк, укучылар, без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?

(Саубуллашу, билгеләр кую)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

КӨЗ

Слайд 2

Көз билгеләре Көн кояшлы. Көн болытлы. Салкын җил исә. Агачларда сары, кызыл яфраклар. Кар ява. Яңгырлар ява. Көн җылы. Кошлар сайрый.

Слайд 4

Көзге уңыш

Слайд 6

1нче тукталыш Җиләк-җимешләр бакчасы

Слайд 7

Җиләк-җимеш бакчасы

Слайд 21

Физкул ьтминутка

Слайд 22

2 нче тукталыш Яшелчәләр бакчасы

Слайд 23

Яшелчәләр бакчасы

Слайд 36

3нче тукталыш “ К”лар тулган бакча

Слайд 37

«К»лар тулган бакчага. Бу бакчага ни булган? Бакча “К” белән тулган. Карлыган һәм кәбестә, Кишер, карбыз һәм кабак, Кры ж овник һәм кукуруз, Кыяр, кавын, кузгалак... Әйдә, рәхим итегез! Авыз итеп китегез! Р.Миңнуллин 53нче бит

Слайд 38

Сүзлек эше Кавын -дыня Кузгалак - щавель Тулган -полон Авыз итеп китегез -отведайте

Слайд 39

Сораулар Бакчада нәрсәләр үсә? Шагыйр ь ни өчен бакча “К” белән тулган,ди? Табынга ничек чакыралар?

Слайд 41

4нче тукталыш Кроссворд чишү

Слайд 42

к и е р Ш А Л К А Н л м а к а р ы г а н а р б ы з к а б к ч ө г е д е р

Слайд 43

5нче тукталыш Без базарда

Слайд 46

яшелчә Җиләк-җимеш

Слайд 47

Өй эше: I вариант: 53нче бит шигырьне ятларга; II вариант: 54нче бит 5нче к үн.(яз.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныф рус төркемнәрендә "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" темасына үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Өйрәнелгән грамматик  материалны кабатлау, белемнәрен системага салу  максатыннан үткәрелгән дәрес эшкәртелмәсе....

Р.Вәлиеваның "Туган көндә" хикәясе буенча ачык дәрес(3 нче сыйныф татар төркеме)

Өченче сыйныфларда үткәрелгән ачык дәрес.Дәрестә аудио, видео язмалар кулланыла.Дәрес призентация ярдәмендә  алып барыла....

Ачык дәрес: “Йорт хайваннары” темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме.

"Йорт хайваннары" темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме балалары өчен дәрес разработкасы.Максат: Йорт хайваннырын гомумиләштереп кабатлау. Өйрәнгән лексиканы һәм сөйләм үрнәкләрен камилләш...

Ачык дәрес 2 б сыйныфы, рус төркеме. Тема: Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Дәреслекнең авторы - И.Л. Литвинов.

Бу ачык дәрес И.Л. Литвинов дәреслеге буенча эшләнелде. Б у дәрес билгеле үткән заман хикәя фигыльне кабатлау дәресе....

Татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныф, рус төркеме) Тема: 1000 санын кертү

Татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныф, рус төркеме)Тема: 1000 санын кертүМаксат: 1) Мең саны белән таныштыру, өч һәм дүрт урынлы саннарны укый белү күнекмәләре булдыру.2) Сөйләм телен, логик фикерлә...

Татар теле буенча ачык дәрес. "Иҗек һәм басым" 5 нче сыйныф

В татарском языке ударение обычно падает на последний слог: кеше́ – «человек», тиме́р – «железо», ала́ – «берет». При присоединении к корню аффикс...