татар теле 2 класс(русская группа)
план-конспект урока по теме

ГУБАЙДУЛЛИНА АЛМАЗИЯ ФАРИДОВНА

2  нче сыйныфларга ике дәрес планы(русская группа)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon кннспекты уроков53 КБ

Предварительный просмотр:

Методик кулланмага бәяләмә

1.Биектау районы

2.Гобәйдуллина Алмазия Фәрид кызы

3.Башлангыч сыйныф укучыларына белем бирү өчен методик кулланма

4.Рус мәктәбенең 2 нчесыйныфында  белем алучы рус балалары өчен “Татар халык ашлары” темасын үзләштерүгә дәрес үрнәкләре.

5. Эшкә бәяләмә:

Тәҗрибә уртаклашу өчен ике дәреснең план конспектын тәкъдим итәм .Рус мәктәбендә балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү өчен төрле метод алымнар кулланам . Дәресләремне Р.З. Хайдарованың “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту” программасына нигезләнеп алып барам . Программа бик отышлы , чөнки авторның әлеге программага нигезләнеп төзелгән дәреслекләре, эш дәфтәрләре һәм әзер электрон ресурслардан файдалану мөмкинлеге бар. Әлеге дәрес план-конспектлары коммуникатив технологиянең  отышлы булуын раслап тора . Дәресләрдә тормышчан ситуацияләр тудыру, ситуатив уен формалары куллану  һәм аларны чишү аша сөйләм телен яңа сүзләр белән баета бару отышлы .

6. Өстәмә рәвештә призентация һәм дәрес фрагментының видио язмасын тәкъдим итәм.

Гобәйдуллина Алмазия Фәрид кызы

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы “Бөреле урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Адрес электронный почты:galmaziya@mail.ru

Тема:РУС МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ РУС СЫЙНЫФЛАРЫ ӨЧЕН “ТАТАР ХАЛЫК АШЛАРЫ ” ТЕМАСЫН ӨЙРӘНҮ ДӘРЕСЛӘРЕ .(2 НЧЕ СЫЙНЫФ)

Дәреснең темасы:Татар халык ашлары

Дәреснең максатлары:

1.Белем бирү максаты:Укучыларның  татар халык ашлары турында белемнәрен ныгыту,җөмлә калыпларын дөрес куллану,белемнәрен сөйләмдә куллана белү.

2.Фикер сәләтен үстерү максаты:Укучыларның логик фикерләү сәләтен,иҗади активлыкларын үстерү.

3.Тәрбияви максат: Татар милли ризыкларына кызыксыну уяту, толерант шәхес тәрбияләү.

Предмет нәтиҗәләре:Татар халык ашлары исемнәрен әйтә белү,истә калдыру. 

Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив универсаль уку гамәлләре:укытучы ярдәме белән бурычларны  билгели белү,укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү  универсаль уку гамәлләре:Фикерләрне  логик чылбырга салу,классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү,аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау: компьютер,проектор,экран,тема буенча презентация,рәсемнәр.

Дәреслек:Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева,Г.М.Әхмәтҗанова “Күңелле татар теле”   2нче сыйныф өчен дәреслек,Казан “Татармультфильм нәшрияты 2013

Дәрес тибы: Белем,осталык һәм күнекмәләрне комплекслы куллану.

Дәрес барышы:

l.Оештыру өлеше.

Укучыларның игътибарын дәрескә юнәлтү,уңай халәт тудыру.

Укытучы:Исәнмесез!Хәерле көн!

Укучылар:Исәнмесез!

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн аңа,

Хәерле көн безгә!

lll.Актуальләштерү.

Ишетеп аңлау күнегүләрен үткәрү.

[ө ] авазы кергән  сүзләрне күрсәтергә:төн,кыздыра,китә,көн,озын,кыска,салкын,көз,җылы,елга,коела.

Нечкә сузык авазлы сүзләрне күрсәтегез: алтын,башлана,кош,көн,кояш,су,коена,як,яңгыр,көз,җил,җылы.

 lll.Өй эшен тикшерү.

1.”Минем гаиләм” темасына  әңгәмә үткәрү. 1нче слайд

-Бу рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?

-Гаилә.

-Гаиләдә кемнәр бар ?

- Бабай,әби,әти,әни, абый,апа,энем,сеңлем.

-Гаилә нинди?

-Гаилә зур , дус , татау.

2.Кроссворд чишү 3нче слайд

-Әйдәгез кроссворд чишәбез.Дөрес чишсәк нинди сүз чыга?

-Өчпочмак

-Нәрсә ул өчпочмак?

-. Өчпочмак ул –ризык.

-Кроссвордта нинди сүзләр булыр?

-Ашамлыклар.

Кроссвордны чишү.Җаваплары:гөбәдия, чәк-чәк,токмачлы аш,бәлеш,кош теле, коймак,пәрәмәч ,кыстыбый

-Болар нинди ризыклар?

-Татар халык ашлары.

lll.Беренчел ныгыту. 

Представьте себе, что вы туристы, приехавшие во время универсиады в Казань. После того как вы побывали на исторических местах столицы Татарстана вам захотелось поесть. Вот перед вами ресторан татарской национальной кухни. Здесь только татарские национальные блюда и меню тоже составлен  на татарском языке. Даже официанты и повара здесь говорят только на родном языке.

     Вам предлагаю выбрать блюда. Например, треугольник, суп с лапшой,  пирог и губадия. (каршыларына  ризык исеме язылган карточкалар куям). Я официантка этого ресторана:

    - Исәнмесез, сезне үзебезнең милли ашлар ресторанында күрүебезгә бик шатбыз! Рәхим итегез!

Менә сезгә меню, үзегез теләгән ризыкны сайлап алыгыз. Поднимите пожалуйста карточки, и я узнаю какое   вы блюдо выбрали. А сейчас я раздам вам меню с переводом. И что мы видим, не все  вы выбрали правильно.

 lV.Аудирование

А сейчас, уважаемые туристы, внимание на экран.  Слушаем и повторяем слова. Молодцы!( Электронное образование РТдагы Цифровые образовательные ресурсыдан файдалану.” Мультимедийные приложения к учебникам татарского языка, разработанные по заказу Министерства образования и науки Республики Татарстан”)

Физкульминутка

 V.Белемнәрне яңа ситуациядә ижади куллану һәм эзләп табу.

А следующее задание: используя меню с переводом составляем диалог. Причём диалог составить на русском, а  блюда называть на татарском.

Ожидаемые диалоги:

1.

  • Ты когда -  нибудь ела өчпочмак?
  • Да, өчпочмак очень вкусный.
  • А мне больше нравиться токмачлы аш.
  • Коймак тоже очень вкусный.

 

2.

  • Я хочу научиться приготовить кыстыбый.
  • А моя бабушка умеет  печь гөбәдия.
  • А ты знаешь , что чәк-чәк делают с мёдом?
  • Нет , я знаю рецепт бәлеш.

А сейчас у вас на столах остаются меню   без перевода. Ваша задача, ещё раз попытаться выбрать эти же блюда по карточки. ( выбирают правильно)

  Очень хорошо. Вы с заданием справились.

VI.Өй эше бирү.

Диалог төзергә”Татар халык ашлары”

 VlI.Рефлексия.Дәрескә йомгак ясау.

-Укучылар дәрестә нәрсәләр белдек?

-Татар халык ашларын  өйрәндек.

-Сезгә дәрес ошадымы?

- -Билгеләр кую.

-Дәрес тәмам,сау булыгыз.

 

Дәреснең темасы: Татар халык ашлары.

“Айдар бездә кунакта” тексты

Дәреснең максатлары

   Белем бирү максаты.

1. « Татар халык ашлары» темасы буенча өйрәнгән сүзләрне ныгыту  һәм грамматик яктан дөрес төзелгән сөйләм телен үстерү.

2. “Айдар бездә кунакта” хикәясе белән таныштыру.

3.”Безнең гаилә” темасына караган лексиканы кабатлау.

Үстереш максаты.

1. Кирәкле информацияне сайлап алырга өйрәтү.

2. Үз фикереңне дәлилли белергә өйрәтү.

3. Ишетеп аңлау күнегүләре аша игътибарлылыкны үстерү.

Тәрбия максаты.

Татар милли ризыкларына кызыксыну уяту, толерант шәхес тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау.

1. Татар милли ризыклары;

2. Дәреслек, эш дәфтәрләре;

3. Шәхси эшләү өчен карточкалар;

5 “Татар милли ашлары “темасы буенча презентация , слайдлар

 Дәрес барышы.

1. Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру.

- Хәерле көн, укучылар! Бүгенге дәрестә «Безнең гаилә» темасы буенча сөйләшүне дәвам итәрбез,татар милли ризыклары  һәм инде  « Айдар бездә кунакта» хикәясе белән танышырбыз

        

2.Үткән материалны искә төшерү.

 –  Хәзер әйдәгез татар халык ашларын искә төшереп үтик.( гөбәдия, чәк-чәк,токмачлы аш,бәлеш,кош теле, коймак,пәрәмәч ,кыстыбый) Рәсемнәргә карагыз әле.

3. Яңа материалны презентацияләү

Татар милли ризыклары белән танышу, аларның дөрес әйтелеше өстендә эшләү.(3-8 сайтлар.)

Сөйләшү оештыру .Мин ....... яратам. Ә син нәрсә яратасың? Минем әни ... пешерә, ә синең әниең нәрсә пешерә?

1.Сүзлек эше

  • Кунак-гость;
  • Әзерләде- приготовила;
  • Пешерде –испекла;
  • Хәерле көн-добрый день;

 10 нчы слайд

Хикәяне уку. Дәреслек 90 нчы бит (қарап барыла , хаталы сүзләр төзәтелә, транс-ясе языла,укучылар чылбыр буенча укыйлар)

Физкультминутка

2 Аңлау дәрәҗәсен күзәтү буенча күнегүләр.

Хикәядән тәрҗемәгә туры килгән җөмләләрне табу.

- Кто пришел в гости;

- как встретил Айдара друг;

- что испекла мама ;

            11 слайд

3. Диалогта  төшеп калган репликаларны куярга. 12 нче сайт

4. Табынга чакыру формаларын ныгыту. (“Сабыем” сайтыннан алынган сөйләшүне тыңлау һәм сорауларга җавап бирү),бер-береңне табынга чакыру, милли ризыклар белән сыйлау.

5 Белем- күнекмәләрне ныгыту.

  1. “Адашкан” уенын уйнау. (14нче слайд)
  • Хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштырып, сүзне җыярга.

Камөчпоч

Әшлеб

быйкысты

Маккой

6. Йомгаклау.

  1. Укучылар, без нәрсәләр турында сөйләштек?  Нинди милли ризыклар беләсез?

7.Өйгә эш:

 Дәреслек 91 бит, 10 нчы күнегү

                   91 бит,9 нчы күнегү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...

Доклад Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”

ldquo;Биектау 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ДокладТема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе&rdquo...