Балалар әхлаклы булсын дисәк...
классный час на тему

Р. Фәхретдин әсәрләре буенча баларга тәрбия бирергә, әти-әниләргә сыйныф сәгате.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalar_khlakly_bulsyn_disk.docx18.91 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар әхлаклы булсын дисәк...

Белем-тәрбия бирү өлкәсендә эшләүчеләр минем белән килешми калмас – укучыларның күбесенә (игътибар итегез: барысына түгел) тәрбия, ә бигрәк тә әхлак тәрбиясе җитми. Бүген безгә 70 еллык динсезлек чорында туып-үскәннәрнең әдәпсез балалары тудырган буын белән эш итәргә туры килә. Фәнне белмәгән, дәрестә тынычлыкны бозып утыручы балаларына “яхшы билге сорап” йөрүче бу ата-аналар рухи тәрбия барлыгын белмиләр булса кирәк...  Шуңа күрә дә безгә, мәктәптә эшләүчеләргә, яшь буынга әхлак тәрбиясе бирү турында һич онытырга ярамый. Миңа калса, укыту-тәрбия эшендә халкыбызның күренекле әдибе, дин эшлеклесе, галим һәм журналист Риза Фәхреддиннең мирасын куллану бик отышлы.

Аның Рәсүлебез хәдисләрен үз эченә алган “Җәвәмигуль кәлим шәрхе” китабы һәр укытучының өстәлендә булырга тиеш. Кешелек дөньясын  туры юлга күндерү, бәхетле итү максаты белән җибәрелгән Ахырзаман Пәйгамбәре Мөхәммәднең тормышы белән бәйле, Аның әйткән хикмәтле сүзләрен туплаган бу китапта һәркем күңелен тырнап торучы сорауларга җавап, киңәш таба ала. Аудиториянең психик һәм акыл, яшь үзенчәлекләрен, ситуациянең төрлелеген истә тотып, теге яисә бу хәдисне гамәлдә кулланырга була. Олысы-кечесе белән уртак тел таба белгән, сабыйга да, карт кешегә дә бертөсле  ихтирамлы Пәйгамбәребез һәркемнең йөрәгенә ачкыч ярата, хикмәтле сүзе, нурлы  күз карашы, якты елмаюы  белән җан яраларын төзәтә, калебләрне пычрактан чистарта алган. Аның тормышы, эшләре, сүзләре – барыбызга да үрнәк. Ислам галиме, ихлас дин әһеле Риза Фәхреддин дә безне шушы күркәм холыклы, изге кешене өлге итеп алып, аның киңәшләрен тормышта кулланып яшәргә чакыра. Чөнки галим яхшы белә: бары тик Аллаһыны таныган иманлы кеше генә чын мәгънәсендә әхлаклы була. Раббысыннан дөрес курку белән курыккан кеше генә беркайчан да җинаять юлына басмаячак, Галәмнәр Хуҗасы  тыйганнардан ерак йөрергә тырышачак. Ә инде әхлак кануннарының барысының да дини китапларда туплануын инкарь итү – акылсызлык. Адәм балалары, тәккәберләнеп, диннең кеше тәрбиясендәге ролен ничек кенә киметеп күрсәтергә теләсәләр дә, хакыйкатьтә иман һәм әхлак бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр.

Риза Фәхреддин бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас, дип санаган, шуңа күрә ул яшь буынны сәламәт рухлы итеп тәрбияләү  кирәклеген һәрдаим ассызыклап килгән. Димәк, баланы барлык әхлакый принципларны үз эченә алган дини китаплар белән никадәр иртәрәк таныштыра башлыйсың, шуның кадәр нәтиҗәлерәк – ул кечкенәдән инсафлы, мәрхәмәтле, иманлы булып үсә. Безгә “Тәүфыйклы булсаң, бәхетле булырсың”, дип әйтә иделәр –  ә бит Раббыларына гыйбәдәт кылуны тормыш максаты итеп куйган тыйнак һәм сабыр әби-әниләребезнең шушы сүзләрендә күпме хаклык булган икән. Барлык бәхетсезлекләр тәртипсез, тотнаксыз яшәү рәвеше алып бару белән бәйле. Кешелек дөньясын бары тик дингә кайту гына кайгы-хәсрәт, фәхешлектән коткарып кала алачак...

Риза Фәхреддиннең бөек акыл иясе, киң эрудицияле, сәләтле, тормышның төрле тармакларына багышланган йөзләгән хезмәт иҗат иткән мәшһүр шәхес  булуын беләбез, әмма аны күпме генә мактасаң да, аз булыр төсле. Татар халкының бәхетле киләчәге өчен җан атып йөргән милләтпәрвар, шул ук вакытта күренекле педагог, талантлы журналист Риза Фәхреддиннең “Шура” журналында махсус “Тәрбия” рубрикасы астында басылып чыккан  әхлак тәрбиясенә багышланган йөзгә якын хезмәте турында аерым әйтеп китәсем килә. Бу әсәрләрдә гасырлар буена тупланып килгән халык педагогикасы, ислам дине тарихы, гаилә кануннары һәм милли гореф-гадәтләр чагылыш тапкан. Баланы һәм,гомумән, кешене гомере буе, һәрдаим тәрбия кылуның зарурилыгы билгеләп үтелгән. Кыскасы, анда укыту-тәрбия эшендә, шул ук вакытта шәхси тормышта куллану өчен менә дигән мәгълүмат бар! Җаны-тәне белән халкына хезмәт иткән галим яшь буынга дөрес тәрбия (ягъни ислам тәрбиясе) бирүнең әһәмиятен яхшы аңлаган – аның “Шура” журналының тәрбиягә багышланган рубрикасында басылып чыккан  мәкаләләре бүген дә актуальлеген югалтмаган.

Үзен хөрмәт иткән, милләтенең киләчәгенә карата битараф булмаган һәр кеше халкының олуг шәхесләрен белергә тиеш. Шундыйларның берсе – Риза Фәхреддин. Аның әсәрләре адәми затларны Аллаһының, Аның мәхлүкларының хакларын үтәп яшәргә, илгә, милләткә тугъры булырга өнди, игелекле, мәрхәмәтле, кыю, гыйлемгә омтылучан, зирәк булырга чакыра, үзенең һәм балаларының , кардәшләренең киләчәген кайгыртып яшәүне алга сөрә. Без, татар халкы, күренекле мәгърифәтче һәм бөек галим Риза Фәхреддиннең киңәшләрен, аның әсәрләрендә чагылыш тапкан яшәү кагыйдәләрен йөрәгебез түренә урнаштырсак, гамәлдә куллансак, тормышыбыз яктырып китәр иде.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий для старшей татарской группы "Котлы булсын Яңа ел! "

Сценарий Нового года для татарской группы...

“Эшең ямьле, ашың тәмле булсын”.

:  Әхлак  тәрбиясе бирү. Логик фикер йөртеп, әйләнә-тирәдәге  вакыйгалардан дөрес   нәтиҗә ясый белү күнекмәсе булдыру.             ...

Илебез тыныч, күгебез аяз булсын.

бабаем Минһаҗев Хәсәннең Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләре....

“Әхлаклы җәмгыять төзүдә ана тәрбиясенең роле ”

БСҮ “Әхлаклы җәмгыять төзүдә ана тәрбиясенең роле ” (эссе язарга өйрәтү дәресе)...

Милли әдәбият һәм халык педагогикасына нигезләнеп, әхлаклы шәхес тәрбиялик"

Җәмгыятебез үзгәрешләр чоры кичерә. Икътисадта, тормышыбызның башка бик күп кенә өлкәләрендә югары технологияләр кулланыла. Бигрәк тә яшь буынның рухи-әхлакый хәле борчый. Ә бит халкыбызның алдагы көн...

Презентация "Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!"

Презентация для классного часа "Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!"...

"Казан! Казан! Мәңге тыныч булсын, Якты булсын туар таңнарың!" Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий

Әдәби-музыкаль кичә өчен әлеге сценарий башкалабыз Казанның тарихи сәхифәләре, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли.Укучыларның нәфис сөйләм телен үстерү белән беррәттән, аларда  туган җирне ярат...