рабочая программа
рабочая программа (9 класс) на тему

Рабочая программа по татарскому языку для учащихся русскоязычных групп 9 класса русской школы.

Скачать:


Предварительный просмотр:

    Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының

 “Зәй шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле

7нче урта гомуми белем мәктәбе”

Муниципаль бюджет  белем учреждениесе

“Каралды”

МБ җитәкчесе

Ә.М. Петрова ________

Беркетмә № ______

“___ “ ___  август, 2014 нче ел

“Килешенде”                                               Милли мәсьәләләр буенча  директор урынбасары

М.К.Вәлиәхмәтова__________

“____” ___ август, 2014 нче ел

“Раслыйм”

“ Зәй шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7нче УГБМ” МББУ директоры З.Г.Бареева___________

“____” ____________ , 2014 нче ел

Боерык № ___________

2014-2015 нче уку елына

9 “А” сыйныфның рус төркеме өчен

татар теленнән

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

( төп белем өчен)

Төзүче: I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гыйниятуллина Люция Сингат  кызы

Педагогик киңәшмә утырышында каралды

Беркетмә  №________

“____” __________ , 2014 нче ел

2014 нче ел

Аңлатма язуы

Татар теленнән эш программасы өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрдән, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  • Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку предметыннан программа Төзүче авторлары: К.С.Фәтхуллова,Р.З.Хайдарова (Казан 2011)
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2011 нче елда бастырылган  “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы 1 -11 нче сыйныфлар”  Төзүче авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011)
  • Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының “Зәй шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта  белем мәктәбе” муниципаль бюджет  белем учреждениесенең төп белем өчен (2 нче баскыч) төп белем программасы  
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының базис уку планы нигезендә төзелгән Зәй муниципаль районының “Зәй шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта  белем мәктәбе” муниципаль бюджет белем учреждениесенең 2013-2014 нче уку елына базис укыту планы  (Вариант 3, модель 1).
  • 9 нчы сыйныфның рус төркеме өчен чыгарылган дәреслеккә  (авторлары: Р. З. Хәйдарова, Р. Л. Малафеева) (Казан, “Мәгариф”, 2008).

.

  Эш программасындагы темалар, уку материалын өйрәнүгә сәгатьләр саны, материалны өйрәнү эзлеклеге сыйныфтагы                      балаларның әзерлек дәрәҗәсенә, шәхси мөмкинлекләренә яраклаштырылып төзелде.

Рус мәктәпләрендә укучы рус телле балаларга татар теле укытуның  төп максатлары

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

Рус телле балаларга татар теле укыту максаты киң кырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

                                                                           

                                                                                            1. Танып –белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә,әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үзяшәешендә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Уртазвенода Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстан символикасы, башкалабыз Казанның тарихы, бүгенге йөзе, Татарстанның территориясе, географик урыны, экономик бәйләнешләре, татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча билгеле булган шәхесләр, Бөек Җиңүгә Татарстанның өлеше турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куелды.

2. Үстерү максатының эчтәлеге

Белем бирү максаты методика фәнендә бик озак еллар буе беренчел дәрәҗәдәге максат итеп саналды. Ләкин дидактик максатларның башкаларын икенчел дәрәҗәдә дип карау, киресенчә, белем бирү максатының тиешле дәрәҗәдә тормышка ашырылмавына китерде. Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының ал шарты (Л.С.Выготский). Бу хакыйкатьне балаларның белем алу эшчәнлегенең барлык этапларында да истә тоту зарур.

Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйләп сихик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

- хәтерн еүстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.

Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенчада эш оештырганда бу максатлар беренче планга куела.

                                                                                          3. Тәрбияви максатның   эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Әлбәттә, укытучының шәхси сыйфатлары, укучы белән махсус оештырылган мөгамәләсе  укыту-тәрбия процессында  зур роль уйный. Ләкин, тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу – авторларның беренчел бурычы булды. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны үзэченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.

Уку эшчәнлеген мотивлаштыру юнәлешендә эшләүче галим А.К.Маркова фикеренчә, эчтәлегендә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үккоммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырылды һәм сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары тәкъдим ителде. Программаның ачык характерда булырга тиешлеген исәпкә алып, әдәби әсәрләр үзләре күрсәтелмәде, ә авторларны санап чыгу белән чикләнде.

Укучыларның кабул итү мөмкинлекләрен  исәпкә алып, аралашу-сөйләшү проблемаларына туры килгән әдәбиә сәрләрдән төрле өзекләр сайлауны дәреслек авторларына калдыру – методика фәнендә программага эчтәлек сайлауда монополиялектән котылуның берюлы дип күрсәтелә.

4.  Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә. Укучының гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.

Укучыларның белем һәм күнекмәләренә  таләпләр

Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килеш(мә)ү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку

Программада тәкъдим ителгән текстларны, татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

 Язу

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган  сүзләрне дөрес яза белү;

конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (шәхси һәм официаль хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү

Эш төрләре

Сыйныф

    9

1.

Тыңлап аңлау

1,5 минут

2.

Диалогик сөйләм

11-12 реплика

3.

Монологик сөйләм

10-12 фраза

4.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

5

5.

Уку

90-95 сүз

6.

Язу:

сүзлек  диктанты

22-25 сүз

сочинение

10-12 җөмлә

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү

- Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5” ле куела.

- Тыңланган текстның эчтәлеген  аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән , 2-3 орфографик, 3 пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4” ле куела.

- Тыңланган текстның эчтәлеген  өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелмәгән , 5 орфографик, 5пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3” ле куела.

- Тыңланган текстның эчтәлеге буенча  тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы  дөресбулмаса , 6 орфографик, 6 пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2” ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

- Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

- Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда,  репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында2-3 хата җибәреп ,эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела.

- Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп,эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

- Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда “2” ле куела.

Язма эшләрне бәяләү

Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү

- Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5” ле куела.

- Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4” ле куела.

- Пөхтә, төгәл язылмаган, әмма 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3” ле куела.

- Пөхтә, төгәл язылмаган,  6яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2” ле куела.

Диктантның күләме һәм аны бәяләү

- Пөхтә, төгәл язылган,  1 орфографик, 1пунктацион хаталы диктантка “5” ле куела.

- Пөхтә, төгәл язылган,  2-3 орфографик, 2-3пунктацион хаталы диктантка “4” ле куела.

- Пөхтә, төгәл язылмаган,  4-6 орфографик, 6 пунктацион хаталы диктантка “3” ле куела.

Пөхтә, төгәл язылмаган,  7 дән артык  орфографик, 7 дән артык пунктацион хаталы диктантка “2” ле куела.

 

Программаның эчтәлеге

  Эш программасындагы темалар, уку материалын өйрәнүгә сәгатьләр саны, материалны өйрәнү эзлеклеге сыйныфтагы  балаларның әзерлек дәрәҗәсенә, шәхси мөмкинлекләренә яраклаштырылып төзелде.

Әлеге эш программасы урта гомуми белем бирү мәктәбенең гамәлдәге базис планы буенча  9 нчы сыйныфының рус балалары өчен, атнага 2 сәгать татар теле исәбеннән төзелде. Ел буенча 68 сәгать. Шул сәбәпле программаның эчтәлеген тулысынча саклап, эш программасына кайбер үзгәрешләр кертелә. Әлеге үзгәрешләр түбәндәгеләр:

Бүлекләр, темалар

Программа

Эш программасы

татар теле

әдәбият

1

Без Татарстанда яшибез

16 сәг.

10 сәг.  

7 сәг.

2

Китап – киңәшчем, дустым минем (Белем һәм китап)

18 сәг.

14 сәг.    

21 сәг.

3

Һөнәр сайлау

22 сәг.

17 сәг.  

4

Аралашу әдәбе (Тирәбездә яхшы кешеләр)

30 сәг.

10 сәг.  

5

Буш вакыт

25 сәг.

6

Табигать һәм кеше (Кеше һәм мохит)

15 сәг.

6 сәг.  

3 сәг.

7

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

10 сәг.

8

(Беренче хисләр)

7 сәг.

3 сәг.

Контроль эшләр

4

Барлыгы

136

68  

34

                

   Барлык сәгатьләр саны – 68 сәг., 34 атна, атналык сәгатьләр саны –  2 сәг    

   Тикшерү характерындагы язма эшләрнең саны:  контроль эшләр – 4(2)

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

                                             

Дәрес темасы

Сәг.

саны

Дәрес

   тибы

Үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле   белем  һәм күнекмәләрнең көтелгән нәтиҗәсе

Эш төре

Үткәрү вакыты

Искәрмә

план

факт

БЕЗ    ТАТАРСТАНДА    ЯШИБЕЗ (10 сәг.)

1

“Татарстан Республикасы”  текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре аера белү

“Татарстан Республикасы” тексты буенча әнгәмә

02.09

2

(3)

“Казан-тарихи башкала” текстындагы лексик-грамматик материал.

      1

ЛКФ

Ия белән хәбәр арасында сызык кую

04.09

3

(5)

“Казан – тарихи башкала“ тексты буенча диалогик сөйләмгә чыгу.

1

Д/МС

Казан турында сөйли белү

09.09

4

(6)

“Татар музыка сәнгате” текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Ия белән хәбәр арасында сызык кую

“Татар музыка сәнгате” тексты буенча әңгәмә

11.09

5

(8)

“Александр Ключарев” текстындагы лексик- грамматик материал.

1

ГКК

Изафә бәйләнеше. Сыйфат фигыль.

16.09

6

(10)

“София Гобайдуллина” текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Изафә бәйләнеше. Сыйфат фигыль.

“Александр Ключарев” тексты буенча әңгәмә

18.09

7

(11)

Исем фигыль.

1

Д/МС

Исем фигыль

Яңа тема

23.09

8

(13)

“ Татар театры” текстындагы

лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Изафә бәйләнеше

  25.09

     9

    (15)

Теләк белдерү формасы.

1

ГКК

Теләк белдерү формаларын сөйләмдә куллану  

Яңа тема

30.09

    10

“Без Татарстанда яшибез” темасын кабатлау.

1

Д/МС

Үз-үзеңә контроль ясау

Кабатлау дәресе

02.10

    11

Кереш  контроль эш “Без Татарстанда яшибез”.

1

Контроль эш

07.10

КИТАП КИҢӘШЧЕМ, ДУСТЫМ МИНЕМ (БЕЛЕМ ҺӘМ КИТАП) (14 сәг.)

     12

     (17)

Хаталар өстендә эш. Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре.

1

ГКК

Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләрен искә төшерү.

Хаталар өстендә эш

-7.  09.10

     13

     (18)

Алмашлык төркемчәләре.

1

ГКК

Алмашлык төркемчәләре

Яңа тема

14.10

      14

      (21)

Сан һәм аның төркемчәләре.

1

ГКК

Сан, аның төркемчәләрее

Сүзлек диктанты

  16.10

15

(22)

Ярдәмлек сүз төркемнәре.

1

ГКК

Ярдәмлек сүз төркемнәре

Яңа тема

21.10

      16

     (25)

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.

1

ГКК

Җөмләнең нигезен билгели белү, баш кисәкләрдән чыгып, башка кисәкләрне таба белү

Яңа тема.  Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтә, сорау куя,аера белү.

23.10

   17

 (27)

Кушма җөмлә төрләре.

1

ГКК

Кушма җөмлә төрләре

Кушма җөмләләрнең төрләрен белү төрләре

28.10

      18

     (28)

М.Мәһдиевнең “Колаямбу плантациядә эшли” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Каршы бәйлеге. Фразеологик берәмлекләр. Тәрҗемә итә белү күнекмәләрен үстерү.

Сүзлек диктанты

15. 30.10

19

(31)

Хикәя фигыльнең заман формалары.

1

ГКК

Хикәя фигыльнең заманнарын аера белү

Яңа тема

11.11

20

(32)

Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау.

1

ГКК

Хикәя фигыльнең заман формаларын куллану

13.11

21

(33)

М.Мәһдиев. “Колаямбу плантациядә эшли” хикәясенең II өлешендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Тәрҗемә итә белү күнекмәләрен үстерү.

18.11

22

(35)

Сыйфат фигыль.

1

Д/МС

Сыйфат фигыль

Яңа тема

20.11

23

(36)

Сыйфат фигыльнең заман

формалары.

1

ГКК

Сыйфат фигыльнең заман формалары

Яңа тема

25.11

24

(37)

Л.Ихсанова. “Бер  маҗара” әсәрендәге лексик-грамматик материал.

1

ГКК

Сыйфат фигыль

Л.Ихсанова “Бер  маҗара”  тексты буенча әңгәмә

27.11

25

(40)

Л.Ихсанова “Бер маҗара” әсәрендәге лексик-грамматик материал (2 өлеш).

1

ЛКФ

Тамырдаш сүзләр Тезмә фигыльләр.

Л.Ихсанова “Ун сумлык маҗара” тексты буенча әңгәмә

02.12

ҺӨНӘР    САЙЛАУ (17 сәг.)

26

(44)

Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәчкләр” әсәрендәге лексик-грамматик  материал.  

1

ЛКФ

Антоним, синоним

Сүзлек диктанты

04.12

27

(45)

Теркәгечләр. Тезмә кушма җөмләләр.

1

ГКФ

Теркәгечләр, тезмә кушма җөмлә

Яңа тема. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен булдыру

09.12

28

(49)

Иярченле кушма җөмлә төрләре.

1

Д/МС

Кушма җөмлә төрләре

Яңа тема

11.12

29

Контроль эш “Белем һәм китап”.

1

ГКФ

Контроль эш

16.12

30

(50)

 Хаталар өстендә эш. Г.Ахуновның “Хәзинә” әсәрендәге лексик-грамматик матариал.

1

ЛГКК

  Г.Ахуновның “Хәзинә” тексты буенча әңгәмә

18.12

31

(52)

И.Юзеев. “Таныш моңнар” әсәрендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Сыйфат фигыль

И.Юзеев. “Таныш моңнар” тексты буенча әңгәмә

23.12

32

(56)

Шарт фигыль.

1

ЛКФ

Шарт фигыль

Яңа тема

25.12

33

(57)

Иярченле кушма җөмлә төрләре.

1

ГКФ

Иярченле кушма җөмлә төрләре

Яңа тема

13.01

34

(58)

“Алтын алмалар”  әкиятендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

15.01

35

(61)

“Зирәк  карт” әкиятендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Сүзлек диктанты

20.01

36

(64)

Иярчен вакыт җөмлә.

1

ГКФ

Иярчен вакыт җөмлә

Яңа тема

22.01

37

(65)

Иярчен вакыт җөмләне кабатлау.

1

ГКК

Кабатлау

27.01

38

(68)

Саннар.

1

ГКК

саннар

Яңа тема

29.01

39

(69)

А.Шамовның “Госпитальдә” әсәрендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Бәйлекләр, иярченле кушма җөмлә

Р.Вәлиева “Гомәр белән һөнәр” тексты буенча әңгәмә

03.02

40

(73)

 “Госпитальдә” әсәренең  2 өлешендәге  лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

05.02

41

(76)

Аваз ияртемнәре. Ымлыклар.

1

ГКФ

Аваз ияртемнәре,   ымлыклар

Яңа тема

10.02

42

(77)

Теркәгечләр.

1

ГКФ

Теркәгечләр

Яңа тема

12.02

43

(79-80)

Н.Әхмәдиевнең “Ана” әсәре өстендә эш.

1

Н.Әхмәдиевнең “Ана” тексты буенча әңгәмә

17.02

АРАЛАШУ ӘДӘБЕ (ТИРӘБЕЗДӘГЕ  ЯХШЫ  КЕШЕЛӘР) (10 сәг.)

44

(81-82)

Иярчен урын җөмлә.

1

ГКФ

Иярчен урын җөмлә

Г.Шәрәфи “Күңелләрдә гөл үсә” тексты буенча әңгәмә

19.02

45

(83-84)

Иярчен максат җөмлә.

1

ГКФ

Иярчен максат җөмлә

Яңа тема

24.02

46

(85)

Иярчен сәбәп җөмлә.

1

ГКФ

Иярчен сәбәп җөмлә

Яңа тема

26.02

47

(88)

“Күңелләрдә гөл үсә” әсәре өстендә эш.

1

ГКФ

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

Әсәр эчтәлеге буенча әңгәмә

03.03

48

(89)

Ш.Галиев “Урам ул нинди?” шигырендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Гади һәм кушма җөмләләр

Ш.Галиев “Урам ул нинди?”  шигыре буенча әңгәмә

05.03

49

(91)

Фигыль юнәлешләре.

1

ГКФ

Фигыль юнәлешләре

Яңа тема

10.03

50

(92-93)

Фигыль юнәлешләрен кабатлау.

1

ГКФ

Кабатлау

12.03

51

Контроль эш “Һөнәр сайлау”.

1

Контроль эш эшләү

Контроль эш

17.03

52

(96)

Хаталар өстендә эш. Ш.Еникеевның “Солтангәрәйнең  язмышы” әсәрендәге лексик-грамматик материал.

1

ГКК

Затланышсыз фигыльләр

Хаталар өстендә эш

19.03

53

(97-98)

Иярчен шарт җөмлә.

1

ГКФ

Иярчен шарт җөмлә

Яңа тема

02.04

54

(101)

Сочинение язу. “Тирәбездә яхшы кешеләр”.

1

ГКФ

Хикәя төзеп яза белү

сочинение

07.04

ТАБИГАТЬ ҺӘМ КЕШЕ  (КЕШЕ ҺӘМ МОХИТ) (6 сәг.)

    55

 (102)

Минем дустым.

1

ЛКФ

Минем дустым.

09.04

56

(105)

Р.Мөхәммәдиев “Беренче умырзая” әсәре буенча диалогик сөйләмгә чыгу.

1

Д/МС

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

Р.Мөхәммәдиев “Беренче умырзая” тексты буенча әңгәмә

14.04

57

(106)

М.Гафуриның “Кыр казы” әсрендәге лексик-грамматик материал.        

1

ЛКФ

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре

Сүзлек диктанты

16.04

58

(107)

Сүз ясалышы.

1

ГКК

Сүз ясалышы

Яңа тема

21.04

59

(108)

Фигыль төркемчәләре.

1

ГКК

Фигыль төркемчәләре

Яңа тема

23.04

60

(112)

Р.Бәшәр “Авыру урман” әсәрендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Инфинитив + кирәк

Р.Бәшәр “Авыру урман” тексты буенча әңгәмә

28.04

БЕРЕНЧЕ   ХИСЛӘР (7 сәг.)

61

(115)

И.Гази биографиясе.  “Ак сирень” әсәрендәге лексик-грамматик материал (1 өлеш).

1

ГКК

Сыйфат дәрәҗәләре, фигыль төркемчәләре

Сүзлек диктанты

30.04

62

(119)

И.Гази. “Ак сирень” әсәрендәге лексик-грамматик материал (2 өлеш).

1

ГКК

Тезмә, иярченле җөмләләр

И.Гази “Ак сирень” тексты буенча әңгәмә

05.05

63

(123-124)

Иярчен кире җөмлә.

1

ГКФ

Иярчен кире җөмлә

Яңа тема

07.05

64

(128)

“Минем героем” текстындагы лексик-грамматик материал.

Д/МС

Сыйфат фигыль

“Минем героем” тексты буенча әңгәмә

12.05

65

(129)

“Беренче хисләр” темасын  кабатлау.

1

Д/МС

Үз-үзеңә контроль ясау

Кабатлау дәресе

14.05

66

Еллык контроль эш.

1

ГКФ

Үз-үзеңә контроль ясау

Контроль эш

19.05

67

Хаталар өстендә эш. Иярчен җөмлә төрләре.

1

Д/МС

Тикшерү

Хаталарны тикшерү

21.05

68

Йомгаклау дәресе.

1

Д/МС

Сөйләшү


Әдәбият  һәм интернет ресурслар

1. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева . Татар теле 9 .(Рус төркемнәренең 9 нчы сыйныфы  өчен дәреслек. Мәгариф, 2008. )

2. Татарча-русча кеше исемнәре һәм фамилияләр сүзлеге. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2006.

3. Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова, Н.Г.Сазонова. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар. Казан-Тарих(“Хәтер” нәшрияты), 2003.

4. Татарча-русча кеше исемнәре һәм фамилияләр сүзлеге. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2006.

5. Презентацияләр  “Морфология”, “Кушымчалар”, “Татарстан Республикасы”.

4. Тематик папкалар: “Этләр – безнең дусларыбыз”, “Батырларның даны мәңгелек”,“Татарстан – минем республикам”.

5. http://edu.tatar.ru/          

6. http://tarkhanova.ru/

7. http://openclass.ru/

 

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ПМ 01, 02, 03, 04, 05 Рабочая программа по бух-учету, по налогам, для специальности 080110 и рабочие программы по налогам и бух-учету для специальности 080114 и программа экзаменов для ПМ 01 и 02

Рабочие программы:ПМ 01 -Документирование хозяйственных операций и ведение бухгвалтерского учета имущества организацииПМ 02-Ведение бухучета источников формирования имущества, выполнения работ по инве...

Рабочая программа курса химии 8 класс, разработанная на основе Примерной программы основного общего образования по химии (авторская рабочая программа)

Рабочая программа курса химии 8 класс,разработанная на основеПримерной программы основного общего образования по химии,Программы курса химии для 8-9 классовобщеобразовательных учреждений (а...

Рабочая программа по литературе для 6 класса (по программе В. Коровиной) Рабочая программа по литературе для 10 класса (по программе ]В. Коровиной)

Рабочая программа содержит пояснительную записку, тематическое планирование., описание планируемых результатов, форм и методов, которые использую на уроках. Даётся необходимый список литературы...

Рабочие программы по математике для 5 класса, по алгебре для 8 класса. УМК А. Г. Мордкович. Рабочие программы по геометрии для 7 и 8 класса. Программа соответствует учебнику Погорелова А.В. Геометрия: Учебник для 7-9 классов средней школы.

Рабочая программа содержит пояснительную записку, содержание учебного материала, учебно - тематическое планирование , требования к математической подготовке, список рекомендованной литературы, календа...

Аннотация к рабочей программе по математике (алгебре и началам анализа), 11 класс , профильный уровень; рабочая программа по алгебре и началам анализа профильного уровня 11 класс и рабочая программа по алгебре и началам анализа базового уровня 11 класс

Аннотация к рабочей программе по МАТЕМАТИКЕ (алгебре и началам анализа) Класс: 11 .Уровень изучения учебного материала: профильный.Программа по алгебре и началам анализа для 11 класса составлена на ос...

Рабочая программа по русскому языку 5 класс Разумовская, рабочая программа по литературе 5 класс Меркин, рабочая программа по русскому языку 6 класс разумовская

рабочая программа по русскому языку по учебнику Разумовской, Львова. пояснительная записка, календарно-тематическое планирование; рабочая программа по литературе 5 класс автор Меркин. рабочая программ...

Рабочая программа по Биологии за 7 класс (УМК Сонина), Рабочая программа по Биологии для реализации детского технопарка Школьный кванториум, 5-9 классы, Рабочая программа по Биохимии.

Рабочая программа по биологии составлена в соответствии с требованиями Федерального государственного образовательного стандарта основного общего образования на основании примерной программы по биологи...