татар теленнән эш программасы 7 класс рус төркеме
рабочая программа (7 класс) на тему

Башарова Гульнур Рифнуровна

7 класс өчен татар теленнән эш программасы Хәйдәрова буенча

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7_kl._tat.t.docx64.07 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАР ТЕЛЕННӘН

УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ

Сыйныф: 7асыйныфы (рус төркеме)

Укытучы:Башарова Гөлнур Рифнур кызы

Сәгатьләр саны:

Барлыгы:105сәг., атнага3сәг.

Планлаштыру Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы    (1-11 нче сыйныфлар) / Төзүчеләре: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. – Казан: Тат.кит. нәшрияты, 2011. нигезендә төзелгән

Сыйныф

 Барлыгы: 105сәгать

Сәгатьләрбүленеше

Контроль эш

Мөстәкыйльэш

Иҗади эш

1

7нче сыйныф

9

2

3

Дәреслек: Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек/ рус телендә сөйләшүче балалар өчен. – Казан: Мәгариф, 2007. – 191 б.

Авторлар:Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева

Өстәмә әдәбият:

1. Ф.С. Сафиуллина, К. Фәтхуллова. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен биремнәр, күнегүләр. – Казан: Мәгариф. – 2009. – 56 б.

2. Р.З.Хәйдәрова. Телне эзлекле өйрәтү // Мәгариф № 4, 2006. – 30 – 32 б.

3. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен  укыту программалары” (Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова.  Казан. “Мәгариф” нәшрияты. - 2003).

4. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең  дәүләт стандарты.

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасы статусы

1. “Мәгариф турында” РФ Законы.

2. “Мәгариф турында” ТР Законы (1997 ел, 2 июль. Үзгәрешләр – 2012 ел, 21 июнь).

3. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

4. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы   Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

5. Россия Федерациясенең 309-ФЗ номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

6. Татар теленнәнгомумибелембирүнеңдәүләт стандарты. - ТРМәгарифһәмфәнминистрлыгы, Казан, 2008.

7. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11 нчесыйныфлар) / Төзүчеләре: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. – Казан: Тат.кит.нәшрияты, 2011.

8.Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре белән эшләү өчен методик киңәшләр, 2011-2012.

Рус мәктәбенең 7 нче сыйныфы рус төркемнәрендә татар теле укытуның

Төп максатлары:

1. Укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү.

2. Татар телен халыкның рухи, әхлакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү.

Төп бурычлар:

1. Тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү.

2. Алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында кулланырга өйрәтү.

3. Укучыларның орфографик, пунктацион грамоталылык дәрәҗәсен камилләштерү.

Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә таләпләр:

1. Татар теленең һәм әдәбиятының дөньякүләм тоткан урыны турында мәгълүмат бирү;

2. Татар һәм рус телләрендәге аерым грамматик категорияләрнең тәңгәл килү-килмәвен белү;

3. Татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик, пунктицион нормаларын белү һәм, аларга нигезләнеп, телдән яки язма сөйләм күнекмәләрен булдыру;

4. Аралашу ситуацияләренә бәйле лексик берәмлекләрне, аларның синонимнарын һәм антонимнарын төгәл һәм урынлы куллана белү;

5. Татар теленең фразеологик берәмлекләрен таный һәм сөйләмдә куллана белү;

6. Гади һәм кушма җөмләләрнең төрен белү;

7. Татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белеп, оештыру осталыгына ия булу;

8. Татар һәм рус телләре арасындагы тарихи, мәдәни бәйләнешләр турында белү;

9. Төрле чыгаганаклардан (фәнни-популяр текстлар, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б.) файдаланып, кирәкле мәгълүматны таба һәм башкаларга телдән яки язмача җиткерә алу;

10. Мәдәниара аралашу ситуацияләрендә әңгәмә кора алу;

11. Тиешле (3000 - 3500 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белеп, аларны телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллана белү.

Сәгатьләр бүленеше

Сәгать саны: атнага – 3 сәгать (елына – 105 сәгать)

Шулар арасында: мөстәкыйль эш  – 2 сәгать; контроль эш  – 9 сәгать; иҗади эш - 3 сәгать.

Эш программасының эчтәлеге

Коммуникатив максат

Якынча сөйләмүрнәкләре

Сүзләрһәмсүзтезмәләр

Яхшы уку җиңелме? (20 сәг.)

Яңа уку елындагы яңалыклар, классташларыңның ничек укуы, нинди билгеләр алу, өй эшен ничек эшләү, дәрестә ничек катнашу турында сөйләшү.

Уку-язу әсбапларын тәртиптә тоту турында сөйләшү.

Яхшы уку серләре турында сөйләшү.

Яхшы уку әчен нинди холык сыйфатлары кирәклеге турында сөйләшү.

Быел безнең сыйныф җитәкчесе яңа. <...> Безгә яңа фәннәр керә. <...>

Самат китапны саклап тотмый, теләсә кая ыргыта. <...>

Яхшы уку өчен көн дә дәрес әзерләргә кирәк, ... . <...>

Яхшы уку өчен тырыш, игътибарлы булырга кирәк. <...>

Сыйныф җитәкчесе, фән, имтихан, тикшерә, аеруча, искиткеч, ярыйсы, тутыра,  уртача, фән, уку әсбаплары,  пышылдый, тырыша, көзге, онытырга,   күчерергә, игътибарлы булырга, чирек азагы, үз сүзендә торучан, белем, надан, эшмәкәр.

Мин һәм минем яшьтәшләрем (10 сәг.)

Яшьтәшләреңнең тышкы кыяфәтен, характер сыйфатларын әйтә белү.

Матур киенү серләре турында сөйләшү.

Алдашу– иң яман гадәт, хатаңны тану – батырлык икәне турында сөйләшү.

Минем дустым озын буйлы, ... . <...>

Мин дискотекага кызыл күлмәк киям. Кызыл төс ... .

Алдашсаң, үзең кыен хәлдә каласың. Бер алддашсаң, сиңа ышанмыйлар ... .Үз хатаңны тану, гафу үтенү өчен ихтыяр көче кирәк.

Ябык, таза, киң җилкәле, кыска буйлы, бөдрә, җирән, тупас, оялчан, киң күңелле, усал, булдыклы, җитез,  заманча, каеш, өр-яңа, игътибар үзәге, аксыл-көрән, тынычлык, универсаль, алдакчы, алдашты, ялганчы, кызарды, кайгы, тынычландырды, үкенде, оялды, гафу үтенде, начарлык, сукыр, нур, җиңелде, җиңде, бата, коткарды, ихтыяр көче.

Безнең ял (15 сәг.)

Үз фикереңне белдерә белү.

Буш вакыт – ул нинди вакыт, аны ничек файдаланырга?

Буш вакытны файдалы,  файдасыз үткәрү ... .

Яраткан шөгылең турында сөйли белү.

Кәрәзле телефон, ноутбук, МР3- плеерларны куллану, компьютерга бәйлелек турын-да сөйләшү.

Мин бу фикер белән риза. Мин дә шулай уйлыйм. <...>

Буш вакыт – ул ... . <...>

Минем буш вакытым аз, чөнки ... . Әгәр буш вакыт булса, ... . <...>

Минем яраткан шөгылем - ... . <...>

Кәрәзле телефоннан күп сөйләшү сәламәтлеккә зыянлы.  <...>

Риза (түгел), фикерем башка, файдалы(сыз), файдаланырга, теләгәнчә, ирекле, кайберәүләр, көнозын, төкерә, сыра, бушка гомер үткәрә, тик йөрү, кул чабу, тамаша, шөгыль, тапшырулар, кәрәзле телефон, зыян, беррәттән, бәйлелек, акча туздыру, җитди, мавыгу.

Өлкәннәр һәм без (10 сәг.)

Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәте турында сөйләшү.

Өлкәннәргә үзеңнең кая барырга, нишләргә теләгәнеңне әйтә белү, өлкәннәрдән рөхсәт сорый белү.

Дусларыңа үз-үзеңне әдәпле тоту буенча киңәш бирә белү.

Кечкенәләр үзләренчә яшәргә тели, ә өлкәннәр моңа риза түгел . <...>

Әни, миңа дискотекага барырга рөхсәт ит әле.

Өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк. <...>

Әниләрне борчырга ярамый. <...>

Үзләренчә, өлкәннәр, кечкенәләр, мөнәсәбәт, ялгышу, хаклы, һәркем, кыланыш, рәнҗи, ояла, модада түгел, шәфкать, борчу, борчыла,  хөрмәт итү.

Дүрт аяклы дусларыбыз (10 сәг.)

Дүрт аяклы дусларыбызга карата мәрхәмәтлелек турында сөйләшү.

 Бөек Ватан сугышында этләрнең батырлыклары турында сөйли белү.

Дүрт аяклы дустым сагына белә, ... .

Дүрт аяклы дусларга мәрхәмәтле булырга кирәк, чөнки ... .

Этләр яхшы элемтәче булганнар, басуларны миналардан чистартканнар. <...>

Тугры, таный, Бөек Ватан сугышы, батырлык, элемтәче, хәбәр, яралы, алып чыга.

Әдәбият – сәнгать дөньясында (20 сәг.)

Татар җырчылары, компози-торлары  турында сөйли белү.

Татар сәнгать тарихына кергән һәм бүгенге көндә иҗат итүче сәнгать эшлеклеләре турында кыскача белешмә бирә белү.

Татар рәссамнары, сәнгать эшлеклеләре турында сөйли белү.

С.Сәйдәшев татар халкының беренче композиторы. <...> С. Садыйкова – танылган композитор. <...> Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова татар халкының яраткан җырчылары. <...>

Харис Якупов – портрет һәм пейзажлар остасы. <...>

Ирек Мөхәммәдев – бөтен дөньяга танылган биюче.

Остаз, мәңге, сердәш, ышанычлы, тәҗрибәле, фикердәш, моңлы, төбәк, хыяллана, ягымлы, сынлы сәнгать, рәсем сәнгате, гашыйк, күргәзмә, пейзаж остасы, халыкара фестиваль, ия була, төп партия, атказанган артист, талантлы шәхес.

Без Татарстанда яшибез (10 сәг.)

Татарстанның территориясе, аның географик урыны, климаты, файдалы казылмалары.

Казанның тарихи урыннары турында сөйли белү.

Татарстан республикасының территориясе ... . Ул Башкортстан, Оренбург өлкәләре белән чикләшә. Республикада  ... климат. Республика ... кебек файдалы казылмаларга бай.

Казан тарихи истәлекләргә бик бай. <...>

Затлы, мул, уңдырышлы туфрак,  кара алтын,  ком, газлаштыру, файдалы казылмалар.

 тарихи, үзәк, борынгы, вакыйга, югары уку йортлары.

Юл йөрү кагыйдәләре (10 сәг.)

“Яшь юл хәрәкәте инспекторы (ЮИД)” эшчәнлеге, “Имин тәгермәч” республика конкурсы  турында сөйләшү.

Мин яшь юл хәрәкәте инспекторы. Хәзер рейдка чыгам. <…> “Имин тәгәрмәч” республика конкурсында Тимур җиңде. Ул беренче урын алды.<…>

Тәгәрмәч, юл хәрәкәте, имин, штраф салу, тизлек, эшчәнлек, җәрәхәтләнде, туктатты,  исерек, ашыгыч ярдәм машинасы.

Укыту-методик комплекты

1. Укучылар өчен

Дәреслек: Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 7нче сыйныфы өчен дәреслек/ рус телендә сөйләшүче балалар өчен. – Казан: Мәгариф, 2007. – 191 б.

2. Укытучы өчен

Дәреслек: Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 7нче сыйныфы өчен дәреслек/ рус телендә сөйләшүче балалар өчен. – Казан: Мәгариф, 2007. – 191 б.

1. Ф.С. Сафиуллина, К. Фәтхуллова. Рус телендәсөйләшүчебалаларөченбиремнәр, күнегүләр. – Казан: Мәгариф. – 2009. – 56 б.

2. Р.З.Хәйдәрова. Телне эзлекле өйрәтү // Мәгариф № 4, 2006. – 30 – 32 б.

Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып бирелде:

ЛКФ – лексик күнекмәләр формалаштыру;

ЛКК – лексик күнекмәләр камилләштерү;

ГКФ – грамматик күнекмәләр формалаштыру;

ГКК – грамматик күнекмәләр камилләштерү;

ЛГКК – лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү;

Д/с – диологик сөйләм;

М/с – монологик сөйләм.

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен язма эш төрләре

1. Әсәрнең планын төзү;

2. Әсәр геройлары турында үз фикереңне язу;

3. Әсәрнең сюжетын үзгәртеп, яңа хикәя төзү;

4. Күргән, ишеткән турында хикәяләп язу;

5. Тест формасындагы күнегүләр, тәрҗемә итү;

6. Укылган әсәрнең эчтәлеге буенча инша язу һ.б.

7 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы

Өй эше

Тема

Сәг. саны

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлеге яки уку эшчәнлеге төрләре

Материал үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре

Контроль

төре

Үткәрү вакыты

План

Факт

1 чирек

Белем бәйрәме котлы булсын!

1

Д,м.с

Сорауларга җавап бирү, диалогик сөйләм оештыру

2

Мәктәптә белем көне

1

Д,м.с

Белем көне турында язу, сөйләргә өйрәнү

Белем бәйрәме турында җөмләләр төзеп сөйли белү

3

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

1

ГКФ

Билгеле үткән заман формасында килгән хикәя фигыльләрне тексттан табу, аларны кулланып сүзтезмә, җөмләләр төзү

Билгеле үткән заман формасында килгән хикәя фигыльләрне куллана белү.

4

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

1

ГКК

Билгесез үткән заман формасында килгән хикәя фигыльләрне тексттан табу, аларны кулланып сүзтезмә, җөмләләр төзү. Аермалыкларны таный белү

Билгесез үткән заман формасында килгән хикәя фигыльләрне к1уллана белү

5-6

Хәл фигыль

1

ГКФ

ГКК

Хәл фигыльнең формаларын таблицага тутыру, күнегүләр эшләү

Хәл фигыльнең ясалышын искә төшерү,сөйләмдә куллана белү.

7

Хәл фигыльне куллану 8-10 бит

1

ЛГКК

Аңлап уку, тәрҗемә, җөмләләр төзү

Хәл фигыльне сөйләмдә куллана алу

8

Бәйләнешле сөйләм үстерү

1

ЛГКК, М.С,Д.С.

Бәйләнешле сөйләм төзү, сорауларга дөрес җавап бирү

Тыңлап аңлау, сорауларга дөрес төгәл итеп җавап бирә алу

9

Сүзлек диктанты

1

Орфографик күнекмәләрне камилләштерү

Үз язма телеңне камилләштерү

Сүзләрнең дөрес язылышын истә калдыру

Сүзлек диктанты

10

Хикәя фигыльләр

1

ГКФ

Хикәя фигыльләрне тексттан табу, җөмләдә куллану

Хикәя фигыльләрнең заманнарын истә калдыру, таный белү

11

Исем+исем сүзтезмәләр

1

ЛКК

Сүзтезмәләр кулланып сорауларга дөрес җавап бирү

Мондый тип сүзтезмәләрне дөрес куллану, язылышын истә калдыру

12

Боерык фигыль

1

ГКК

Эш куша белү, тексттан табу

Боерык фигыльләрне ист ә калдыру

13

Боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше

1

ГКК

Таблица ясау, күнегүләр эшләү

Боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен хәтердә калдыру, дөрес куллануга ирешү

14

Боерык фигыльләрне җөмләдә куллану

1

ЛГКК

Тәрҗемә итү

Җөмләдәге урыны турында хәтердә калдыру

  15

Боерык фигыльләрне кабатлау

1

ЛГКК

Тест эшләү

Боерык фигыльләрне куллана алуга ирешү

16

Мөстәкыйль эшкә әзерлек

1

ЛГКК

Лексик-грамматик күнегүләр эшләү

Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

17

Мөстәкыйль эш

1

Тикшерү

Биремнәр эшләү

Биремнәрне дөрес үтәү

Мөстәкыйль эш

18

З.Туфайлова “Самат” шигырендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Уку, язу,тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү

Сүзлек белән эшли белү. Фикерне дөрес һәм төгәл итеп әйтә белү күнекмәләрен булдыру.

Лексиканы тикшерү

19

Рәвеш сүз төркеме

1

ЛКФ

Кагыйдәне язу, өйрәнү, рәвешләрне истә калдыру

Рәвешләрнең татарча әйтелешен өйрәнү

20-21

Рәвеш төркемчәләре

2

ЛКФ

Төркемчәлргә бүленешне өйрәнү, тексттан табу

Рәвешләрнең төркемчәләргә бүленешен истә калдыру

   22

Рәвешләрне куллану

1

ЛГКК

Сүзтезмәләр , җөмләләр төзү

Дөрес кулланып, сүзтезмәлр һәм җөмләләр төзү

23

Тәрҗемә күнегүләре

1

ГКК

Тәрҗемә итү , карточкалар белән эш

Рус һәм татар телләренә дөрес тәрҗемә итү

24-25

Кабатлау дәресе.

2

ЛГКК

д/м сөйләм

Контроль эшкә әзерлек. Үтелгән темалар буенча күнегүләр эшләү

Дөрес яза һәм тәрҗемә итә белү

26

Контроль эш

1

Тикшерү

Контроль эш биремнәрен үтәү

Контроль эш

27

Хаталар өстендә эш.

1

Орфографик күнекмәләрне камилләштерү

Хаталарны төзәтү

Сүзләрнең дөрес язылышын истә калдыру.

2 чирек

28

Сүзләргә кушымчалар ялгану тәртибе

1

ГКК

Кушымча ялгану тәртибе схемасын ясау, күнегүләр эшләү

Сүзләргә кушымчалар ялгану тәртибен белү

29

 Күрә бәйлеге

1

Д/с

Бәйлекне кулланып җөмләләр төзү

30

“Көндәлек – документ, көндәлек – көзге” мәкаләсендәге лексик-грамматик материал

1

ЛГКК

д/м сөйләм

Сүзлек белән эш, сорауларга җавап бирү

Кагыйдәләрне дөрес куллана белүгә ирешү.

31

“Көндәлек нинди булырга тиеш?” сочинение язу

1

Язма сөйләм

План буенча сочинение язу

Алынма сүзләрне таный белү.

Сочинение

32

Ш.Маннур “Киңәш” шигырендә лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Сүзлек белән эш, сорауларга җавап бирү

Фигыльләрдән исем фигыльнең барлык һәм юклык формаларын ясый белү.

33

Боерык фигыльләр

1

ЛКФ

Боерык фигыльләрне тексттан табу, җөмләләр, сүзтезмәләр төзү

Текст һәм дәреслек белән эшли белү.

34

БСҮ диалоглар төзү 30-31 бит. Мөстәкыйль эшкә әзерлек

1

Д.С., М.С.

Дилоглар төзү

Кагыйдәне белү,дәреслек һәм сүзлек белән эшли белү.

35

Мөстәкыйль эш

Тикшерү

Мөстәкыйль эш

Мөстәкыйль эш

36

Хаталар өстендә эш. Сыйфат фигыль

1

ГКК

Хаталарны төзәтү, күнегүләр эшләү

Сыйфат фигыльне истә калдыру.

Лексиканы тикшерү

37

Сыйфат фигыль заманнары

1

ГКФ

Таблица, карточкалар белән эш

Сыйфат фигыльләрнең заман формаларын белү.

38

Сыйфат фигыльләрне җөмләдә куллану

1

ЛГКК

д/м сөйләм

Җөмләләр төзү

Сыйфат фигыльләрне җөмләләрдә дөрес куллана белү.

39

Җөмләнең баш кисәкләре

1

ГКК

Ия белән хәбәрне җөмләләрдән табу, күнегүләр эшләү

Ия белән хәбәрне таный белү

40

Вакытны аңлату формалары 38 бит

1

ЛГКК

Сөйләү, диалог төзү

Вакытны дөрес итеп аңлату формаларын истә калдыру, куллана белү

41

Күрмә диктант

1

Тикшерү

Диктант язу

Сүзләрнең дөрес язылышын истә калдыру

Диктант

42

Теркәгечләр турында төшенчә

1

ГКФ

Таблица белән эш, күнегүләр эшләү

Теркәгеч сүз төркеменең рус телендә һәм татар телндә охшашлыкларын һәм аермалыкларын истә калдыру

43

Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр

1

ГКК

Таблица белән эш, күнегүләр эшләү

Тезүче һәм ияртүче теркәгечләрне истә калдыру һәм куллана белү.

44

Теркәгечләрне кабатлау

1

ЛГКК

Карточкалар белән эш, төрле биремнәр эшләү

Теркәгечләрне куллана белү күнекмәләрен камилләштерү

45-46

Кабатлау дәресләре

1

ЛГКК

Биремнәрне дөрес эшләү.

47

Контроль  эш.

1

Тикшерү

Контроль  эш.

Контроль эш.

48

Хаталар өстендә эш.гомумиләштереп кабатлау

1

Орфографик күнекмәләрне камилләштерү

Хаталарны төзәтү,мондый хаталарны булдырмау өстендә эшләү

Сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерү.

3 чирек

49

“Буш вакыт” мәкаләсендәге лексик-грамматик материал

1

ЛГКК

Сүзлек белән эш, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү

Өйрәнелгән сүзләрне кулланып,хикәя төзи белү күнекмәләрен ныгыту.

50

Ия белән хәбәр арасына сызык куелу очраклары

1

ГКК

Схемалар буенча җөмләлр төзү, күнегүләр эшләү

Ия белән хәбәр арасына сызык куелу очракларын истә калдыру

51

Исем фигыль

1

ГКФ

Исем фигыльне таный, куллана алуга ирешү

52

Үз фикереңне белдерү формалары

1

Д.С., М.С.

Мисаллар белән танышу, күнегүләр эшләү, сөйләм төзү , мисаллар китерү

Үз фикереңне белдерә алу

53

Тәрҗемә күнегүләре

1

Д.С.,М.С.

Сүзлек белән эш, текстны тәрҗемә итү

 Тәрҗемә күнекмәләрен камилләштерү

54

Лексик-грамматик күнегүләр эшләү

1

ЛГКК

Күнегүләр эшләү, сүзлек эше

Таблицаны дөрес тутыра белү.

55

Ш.Галиевның “Ялгыш адым” шигырендә лексик-грамматик материал

1

ЛГКК

д/м сөйләм

Сүзлек белән эш, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү

Укучыларның монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү

Лексиканы тикшерү

56

Бездәге үрнәк сыйфатлар. БСҮ

1

ЛГКК

д/м сөйләм

Мисаллар белән танышу, күнегүләр эшләү, сөйләм төзү , мисаллар китерү

Җөмләләрне дәвам итү һәм киңәйтеп язу.

57

Рәсемнәр буенча хикәя язу 50 бит

1

ГКФ

ГКК

Хикәя язу

Сыйфат фигыльләрне җөмләләрдә дөрес куллана белү.

58

Р.Миңнуллинның “Подъезддагы язулар” шигырендә лексик-грамматик материал

1

ЛКФ

д/м сөйләм

Сүзлек белән эш, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү

Текстны аңлап уку алымнарын өйрәнү.

Лексиканы тикшерү

59

Иярчен кисәкләр. Аергыч

1

ГКК

Мисаллар белән танышу, күнегүләр эшләү, сөйләм төзү , мисаллар китерү

Аергычны танып белүгә ирешү

60

Мөстәкыйль эшкә әзерлек

1

ЛГКК

Лексик-грамматик күнегүләр эшләү

61

Мөстәкыйль эш

1

Тикшерү

Мөстәкыйль эш

62

Хаталар өстендә эш.Илдарның хаты (56 бит) текст белән эш

1

Д.С.,М.С.

Орфографик күнекмәләрне камилләштерү

Хаталарны төзәтү. Сүзлек белән эш, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү

Текстны аңлап уку алымнарын өйрәнү.

.

63

Иярчен кисәкләр. Тәмамлык

1

ГКФ

Таблица белән эш. Күнегүләр эшләү

Тәмамлыкны танып белүгә ирешү

64

Х.Гарданов хикәяләре

1

ЛГКК

Аңлап Уку, сүзлек белән эш,

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

65

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Хәл

1

ГКФ

Таблица белән эш. Күнегүләр эшләү

Сүзләрдән җөмләләр төзү.Җөмләнең иярчен кисәге-хәлне танып белүгә ирешү

66

Ситуатив күнегүләр.61 бит

1

д/м сөйләм

Күнегүләр эшләү, хикәя төзергз әзерләнү

Өйрәнелгән сүзләрне кулланып,хикәя төзи белү күнекмәләрен ныгыту.

Хикәя төзү.

67

“Ярдәмләшеп яшәү күңелле” хикәя язу

1

ЛГКК

Хикәя язу

Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

68

Исем фигыль

1

ГКФ

Таблица белән эш. Күнегүләр эшләү

Исем фигыльне танып белү

69

Исем фигыльләрнең барлык һәм юклык формалары

1

ГКК

Таблица белән эш. Күнегүләр эшләү

Заманнарын истә калдыру, дөрес куллануга ирешү

70

Исем фигыльләрне куллану

1

ЛГКК

Сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерү

71

Диктант

1

Тикшерү

Диктант язу

Сүзләрнең дөрес язылышын  истә калдыру.

Диктант

72

Хаталар өстендә эш. Р.Мингалим “Иң зур кеше” шигырендә лексик-грамматик материал”

1

Орфографик күнекмәләрне камилләштерү

ЛГКК

Хаталарны төзәтү. Сүзлек белән эш, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү

Текстны аңлап уку алымнарын өйрәнү.

Лексиканы тикшерү

73

Кисәкчәләр

1

ГКФ

Кисәкчәләр турында истә калдыру

74

Кисәкчәләрнең дөрес язылышы

1

ГКФ

Дөрес язылыш кагыйдәсен язу, күнегүләр эшләү

Кисәкчәләрне дөрес язылышын истә калдыру, мөстәкыйль куллана алуга ирешү

75-76

Кабатлау дәресләре

2

д/м сөйләм

Сүзлек белән эш, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү

Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Тематик лексиканы тикшерү.

77

Язма эш

1

Тикшерү

Контроль эш.

78

Хаталар өстендә эш

1

Орфографик күнекмәләрне камилләштерү

Хаталарны төзәтү. Кагыйдзләрне кабатлау

Грамматиканы искә төшерү.

4 чирек

79

Тәрбиялелек турында

1

д/м сөйләм

Текст белән эш, сорау-җавап, әңгәмә

Тәрбияле кеше нинди була? Соравына җавап бирә алу

80

Тәрҗемә күнегүләре

1

ГКК

Сүзләрне һәм җөмләләрне тәрҗемә итү

Текст һәм сүзлек белән эшли белү.

81

Лексик-грамматик күнегүләре башкару 69 бит

1

д/м сөйләм

Лексик-грамматик күнегүләр башкару

Сорауларга җавап бирә белү..

82

Табигать серләре

1

ЛГКК

Аңлап уку, тәрҗемә итү,сорауларга җавап табу

Табигать турында кызыклы фактларны истә калдыру.

Кроссвордны чишү.

83

“Тагын бер рәхмәт” шигыре белән эш

1

ЛГКК

Сүзлек белән эш, тәрҗемә, аңлап уку, сорау-җавап

Текст һәм сүзлек белән эшли белү.

Лексиканы тикшерү.

Сорауларга җавап бирү.

84-85

Җөмләдә сүзләр тәртибе

2

д/м сөйләм

Схемалар белән эш, әңгәмә

Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүдәресе

86

Без Татарстанда яшибез.БСҮ

1

ГКФ

ГКК

Текст белән эш. Аңлап уку, тәрҗемә

Җөмләләр төзү эшен активлаштыру,аларны рус теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләрен гамәли үзләштерү

87

И.Юзеевның “Татарстаным” шигырендә лексик-грамматик материал

1

д/м сөйләм

Сүзлек белән эш, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү

Текст һәм сүзлек белән эшли белү.

Лексиканы тикшерү

88

Мөстәкыйль эшкә әзерлек

1

ЛГКК

д/м сөйләм

Кагыйдәләргә бәйле лексик-грамматик күнегүләр эшләү

Сорауларга җавап бирүне тикшерү.

89

Мөстәкыйль эш

1

Тикшерү

Мөстәкыйль эш

90

Хаталар өстендә эш.диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү

Орфографик күнекмәләрне камилләштерү

Хаталарны төзәтү, кагыйдәләрне төзәтү

Фикерне дөрес һәм төгәл итеп әйтә белү күнекмәләрен булдыру.

91

“Татарстан – минем Республикам”Текст белән эш.74 бит

1

д/м сөйләм

Сүзлек белән эш, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү

Хикәянең идея-эчтәлеген ачу күнекмәләрен ныгыту.

92

Татарстанның кошлар һәм хайваннар дөньясы.БСҮ

1

ЛГКК

д/м сөйләм

Презентация белән эш

Татарстанда яшәүче кошлар һәм хайваннар турында хәбәр итә алу

93

“Туган ягым Татарстан” сочинение язу

1

ЯЗМА СӨЙЛӘМ ҮСТЕРҮ

План төзү, сочинение язу

Укучыларны туган як турында белгәннәренә таянып,хикәя төзергә һәм дәлилли белергә өйрәтү.

Хикәя төзү.

94

Хаталар өстендә эш. Теләкне ничек белдерергә?

1

Орфографик күнекмәләрне камилләштерү

Сөйләү, әңгәмә, күнегүләр эшләү

Теләкне белдерү формаларының дөрес язылышын истә калдыру

95

Теләк фигыль

1

ГКК

Тәрҗемә итү, сүзлек белән эш

Теләк фигыльләрне танып белү,дөрес куллану һәм рус теленә тәрҗемә итү күнекмәләрен булдыру.

96

Тәрҗемә күнегүләре

1

д/м сөйләм

Сүзлек белән эш, күнегүләр эшләү

Җөмләләр төзү эшен активлаштыру,аларны рус теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләрен гамәли үзләштерү

97

“Татарстанның киләчәге – бездә” текстындагы лексик-грамматик материал

1

ЛГКК

Текст белән эш.

Укучыларны туган як турында белгәннәренә таянып,хикәя төзергә һәм дәлилли белергә өйрәтү.

Лексик-грамматик материалны тикшерү.

98-100

Кабатлау дәресләре

3

ЛГКК

Лексик-грамматик күнегүләр башкару, кагыйдәләрне кабатлау

Үтелгән темалардагы кагыйдәләрне кабатлау.

Күнегүләрне тикшерү

101

Язма эш

1

Тикшерү

Контроль эш эшләү

Контроль эш

102

Хаталар өстендә эш

1

Орфографик күнекмәләрне камилләштерү

Хаталарны төзәтү, кагыйдәләрне истә калдыру

Сүзләрнең дөрес язылышын истә калдыру

Хаталарны тикшерү

103-105

Ел дәвамында үтелгәннәрне кабатлау,йомгаклау

3

ЛГКК

Кагыйдәләрне куллана белү

Белемнәрне тикшерү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

3 нчесыйныфның рус төркеме   (атнага 3сәг.)Коммуникатив методика нигезендә төзелгән дәреслек белән эшләү өчен татар теленн тематик план.Дәреслек авторы: Хәйдәрова Р.З.,  2009 ел...

4 нче сыйныфының татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктә...

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)

Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)...

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы. Бухарова М.Р....

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы...