вертуаль экскурсия
статья (8 класс) на тему

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

вертуаль экскурсия

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл вертуаль экскурсия21.92 КБ

Предварительный просмотр:

Сугыш фаҗигасен , онытмасын еллар!

 Яман җилләр

Канатларны каермасын,

Илне ирдән,

Ирне илдән аермасын!

     Меңнәрчә гаиләләр,инде 69 ел узса да,шул сугыш хатирәләре белән яшиләр.Яшьли тол калган әбиләребез,наз күрми картайган хәләл җефетләрен,сөйгән ярларын әле булса сагынып искә алалар.Ә күпме балалар әтисез ятим үскән.Ачлыктан,авырулардан үлүчеләрне кемнәр санаган?Дөньяны фашизмнан азат иткән солдатлар да елдан-ел азая.Утны-суны кичкән баһадирларга да,тылда төн йокыларын да йокламыйча “Барысы да фронт өчен!” дип эшләгән данлыклы хатын-кызларга да,сугыш чоры балаларына да дәүләт бәхетле картлык тәэмин итә алмый әле.Дәүләт,без һәрберебез алар алдында бурычлы.Сугыш фаҗигасен онытмасын еллар!

Дан сиңа,дан Шәймәрданов                                                                        Исемең синең кызыл юллардан.

     Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәтеп, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган 11 мең солдат һәм офицерларның берсе – безнең якташыбыз,шул исәптән бу югары исемгә лаек булган авылдашыбыз , Зәки ага Шәймәрдәнов та бар.

   Яшь егетнең үлемсез батырлыкларын сөйләп тә, язып та бетереп булмый.

   Зәки ага дошманның 24 танксын,21 орудиесен,18 бронетранспортерын юк итә.Туган иленә,авылына,авылдашларына булган хөрмәте,мәхәббәте көч, дәрт бирә аңа.”Җиңәргә,үч алырга,кан коюга,кан кою белән җавап бирергә”,-ди 21 яшьлек Зәки.Һичнинди куркынычлар алдында тез чүкмәскә- менә шушы була егетебезнең максаты.

   1944 елның 13 сентябрендә 21 яшьлек курку белмәс авылдашыбыз- Зәки Шәймәрданов Курск дугасында күрсәткән батырлыклары өчен күкрәгенә Алтын Йолдыз һәм орден-медәлләрен тагып,

районыбыз,авылыбыз халкы өчен горурлык булган Советлар Союзы Герое исемен алып кайтты.Күкрәген Ленин ордены, Алтын Йолдыз һәм бик күп орден-медальләр бизи .

“Дөнья бит бу,күзеңне ач!”

Ирләр көтми: кайда тына соңгы сулыш!

Ирләр белә: җилкәләрдә заман,тормыш!

Ир исемен ил йөзенә тирән уйган.

Ирләр булган!

Ирләр булган!

Ирләр булган!

   Сандугачлар кебек сайрашып,күгәрченнәр кебек гөрләшеп,пар канатлар  кебек бер-береңне күз карашыңнан аңлап,тоеп,тормыш авырлыкларын бергәләп җиңеп,алга таба планнар корып, өч бала үстереп азаплаган бер мәлдә,өзелеп яраткан кешең,көтмәгәндә,һич уйламаганда фани дөньяны ташлап китеп барсын әле?!Бу халәтне үз башыннан кичергән кеше генә аңлыйдыр,мөгаен.1967 елның төкрек җиргә төшкәнче бозга әйләнерлек кышкы көннәрнең берсендә, ул,фронтта җиңеп,исән чыгып,туган авылына Герой булып кайткан Зәкиен җирләде.Бу көннәрдә аңа,бөтен дөньясының асты-өскә әйләнеп,җир шары челпәрәмә килгән кебек тоела.Тик Зәйнәп апа үзен тыйды,төннәрен шыңшыды да шыңшыды...

   Дөнья - бит бу, күзеңне ач, Зәйнәп,-диде ул үз-үзенә.Өч баланы аякка бастырасы,белемле итәсе бар,түз йөрәк,түз...

   Нишләсен,түзде.Бөтен каршылыкларны җимереп,булган көчен эшкә җигеп,җиңеп чыкты. Сыгылды,сынмады.Олы уллары Рафаэль Казан химия техгология институтын тәмамлап инженер белгечлеге алды. Хәзерге вакытта гаиләсе белән Самара шәһәрендә яши,олы заводларның берсендә баш инженер.Ә инде кызлары Роза һәм Рушания табиб булырга хыялландылар. Хыяллары тормышка ашты.Роза Балык бистәсендә балалар табибы булып эшләде.Рушания-Зәйнәп апа белән Казан шәһәрендә яшиләр.

                                    Тыныч тормыш.

Ике гомер безгә насыйп булмас,

Без яшибез җирдә бер туып.

Шушы җирдә бик каласы килә

Бер югалмый торган җыр булып.

   Сугыштан соң Зәки Севастополь шәһәренә зенит-артиллерия училищесена укырга җибәрелә.Аннан соң Уфа шәһәренең хәрби училищасында укый,ләкин хәрби кеше буласы килми,районга кайтып, райбашкарманың статистика идәрәсендә эшли.Соңыннан ике тапкыр партия мәктәбендә укый.

  Укып кайтканнан соң,гомеренең соңгы көннәренә чаклы партия райкомының төрле бүлекләрендә эшли.

  Венгриядә аның исемен йөртүче музей бар.Илебезнең байтак музейларында аңа махсус экспозицияләр эшләнгән.Геройлар үлми,аларның исемнәре тарих битләренә язылып,буыннан-буынга барып җитәр.

Тарихи хатирәләр.

    Тиздән,бик тиздән Бөек Җиңү көне.Ул һәр елны дәһшәтле көннәрне искә төшерә,сугыш ветераннары күңелендә тарихи хатирәләрне яңарта.

    Бөек Ватан сугышына безнең Биектау авылыннан да 301 кеше киткән.

   Исән- сау кайтыгыз,җиңү белән кайтыгыз,онытмагыз!-дип озаткан авыл халкы.Газиз аналар улларын,сөйгән ярлар-парларын,балалар-аталарын изге яуга,изге көрәшкә озатканнар.Күпләре үзләренең газизләрен соңгы тапкыр күреп калганнар.Сугыштан 140 авылдашыбыз әйләнеп кайтмаган.Ни кызганыч,бик күпләрнең каберләре кайда икәне дә билгесез.Алар хәбәрсез югалганнар.

Чәчәкләрне күрмиләр,

Хәбәрсез югалганнар.

Безгә үпкә сакламагыз

Хәбәрсез югалганнар.

Һәйкәлләр турында.

 

       Туган мәктәбем каршында Җиңүнең 60 еллыгы үңаеннан авылдашыбыз,Биектау авылы егете Советлар Союзы Герое Зәки Шәймәрдәновка район хакимияте тарафыннан бюст ачу тантанасы булды,ягъни бюст куелды.Ул безне һәр иртәдә каршы ала.Батыр авылдашыбызның истәлеген халкыбыз кадерләп саклар,аларга булган хөрмәтебез,изге ихтирамыбыз билгесе булып бу һәйкәлләргә һәр бәйрәм саен тере чәчәкләр,веноклар куелыр.

       2014 нче елның ноябрь аенда районыбызда һәм безнең мәктәбебездә Хәтер Маршы үткәрелде.

       Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов җитәкчелегендәге Казан Хәрби Дан клубы активистлары,эзләнү отряды сугышчылары бик тә                                                          игелекле максаттан аяк бастылар.Ул да булса моңа кадәр Икенче Бөтендөнья сугышында хәбәрсез югалган дип саналган якташларыбызның һәлак булган урыны һәм вакыты турында мәгьлуматларны Геройларның туганнарына тапшыру иде.

Сугыш һәйкәлләре һәр урында:

Ишетәсезме авылдашлар!

Безне беркайчан да

Начар яктан искә алмагыз,

Һәйкәлләргә чәчәк куймый калмагыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Удивительный мир камней.Экскурсия в кладовую Земли. Урок - экскурсия

Подробнее узнать о тайнах минералов и горных пород, выяснить их значение в природе, хозяйстве и жизни человека; расширение кругозора в области геологии. Выяснение количественного состава минералов ...

Экскурсия, как форма внеклассной работы. При подготовке и проведении классных часов используются различные методы и приемы. В нашем классе стало традицией ежегодно организовывать экскурсии. В зависимости от характера объекта экскурсии делятся на три вид

Экскурсия, как форма внеклассной работы. При подготовке и проведении классных часов используются различные методы и приемы. В нашем классе стало традицией ежегодно организовывать экскурсии. В зав...

Урок-экскурсия в 9 классе "Экскурсия по городу Кораблино, приуроченная к 50-летию со дня основания города"

ЭКСКУРСИЯ ПО ГОРОДУ КОРАБЛИНО РЯЗАНСКОЙ ОБЛАСТИ, ПРИУРОЧЕННАЯ К 50-ЛЕТИЮ со дня основания города МАРШРУТНЫЙ ЛИСТ1 остановка. Начало экскурсии. Место: пересечение улиц Школьной и Садовой. Объекты ...

Экскурсия по краеведению "Использование QR-кодов в обзорной экскурсии по городу"

Экскурсия по краеведению на тему "Использование QR-кодов на мобильных устройствах в обзорной экскурсии по городу"...