Сәләтле укучылар белән эш
материал для подготовки к егэ (гиа) на тему

Садриева Алия Габдулловна

Сәләтле укучылар белән эш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon papka_test.doc46 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе

Сәләтле балалар белән алып барылган эш төрләре

Тестлар

Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткәнне үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару кирәк. Хәзерге этапта, минем фикеремчә, объектив тикшерүнең бер юнәлеше - тестлар. Тестларның башка төр күнегүләрдән өстенлеге аларны башкаруның һәм тикшерүнең тизлегендә генә түгел, аларны әле башка традицион язма эшләрдә дә, перфокарталар белән эшләгәндә дә, компьютер программаларында да файдаланып була. Бик күп фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханнарының (БДИ, БРИ) нәкъ менә тестлар формасында башкарылуын да истә тотканда, татар теле буенча да бу эшкә әзер булырга кирәк дигән сүз. Тест төренә даими мөрәҗәгать итү  нәтиҗәсендә фонетика,    морфология,    синтаксис,    пунктуациядән   тест    сораулары әзерләнде. Сорауларны әзерләүдә сәләтле укучылар да актив катнашалар.  

Фонетика  

1 . Фонетика  нәрсәне   әйрәнә?

  1. Сүзләрнең  ясалышын
  2. Сөйләм авазларын
  3. Сүзләрнең дөрес язылышын.

2. Кайсы авазларны әйткәндә  үпкәдән килә торган /һава тоткарлыкка   очрамый?

  1. Тартык  авазларны әйткәндә
  2. Тартык  һәм   сузык  авазларны    әйткәндә
  3. Сузык    авазларны    әйткәндә .

3.Татар телендә   ничә   сузык   аваз   бар?

  1. 6
  2. 10
  3. 12

4.Татар  телендә   а хәрефе  беренче  иҗектә  ничек  укыла?

  1. [а] авазы  кебек
  2. [о] авазы  кебек
  3. [о] га   охшатып, бераз   иренләштереп.

5.Иренләшкән сузыкларны күрсәтегез .

  1. [У] [ү] [ө] [о] [о]
  2. [ә] [а] [ы] [ы] [э]
  3. [у]  [ү] [ә] [ы] [э]

б.Сингармонизм   законы  нәрсәне   белдерә ?

  1. Тартыкларның  ярашуын
  2. Сузыкларның   ярашуын
  3. Сузык һәм   тартыкларның  ярашуын

7 .Татар  телендә   ничә  төрле  ижек калыбы   бар?

  1. 8
  2. 2
  3. 6

8 .Татар телендә тартыкларның калын  яки нечкә әйтелеше нәрсәгә   бәйле?

Тартык авазларга

Сузык    авазларга

9.Ирен-ирен   [w] тартыгы нинди сүзләрдә кулланыла?

  1. Алынма сүзләрдә
  2. Татар теленең үз сүзләрендә
  3. Икесендә дә

10.Хәреф саны аваз саны белән туры килгән сүзләрне  күрсәтегез.

1.Аю,кыяр,каен

2.Аласың, киләсең ,алма

3.Юлчы, елмаю,егерме

11.Фразеологик әйтелмәләрне күрсәтегез

1.Ут йоту

2.Урамда йөрү

3.Түбәсе күккә тию

4.Алма ашау

12.Ясагыч кушымчалары булган сүзләрне  кәрсәтегез

1.Укучы, дәреслек , русча

2.урамда, карарак , унынчы

3.Килгәннәр , кешеләр , язалар

13.Тамырдаш  сүзләрне күрсәтегез

1.Урам , урман , ура

2.Карга , карлы , карсыз

3.Җырчы , җыр , җырла

14.Искергән  сүзләрне  күрсәтегез

1.Мөгаллим

2.Абый

3.Гыйлем

4.Улым

5.Чабата

6.Шәкерт

Пунктуация буенча тест сораулары.

1.        Татар телендә ничә тыныш билгесе бер?

а)10        6)11        в)14

2.        Салкын кыш үтте һәм кара каргалар да кайтып җиттеләр. Бу җөмләдә

а)        1 өтер, 1 нокта

б)        1 нокта

в)        1 өтер, 1 өндәү билгеләре куела.

3.        Биеклектә тургайлар сайрый ә түбәндә рәшә уйный. Бу җөмләдә

а)        1 өтер куела

б)        өтер куелмый

в)        2 өтер куела

4.        Цитаталарда төшереп калдырылган сүзләр яки җөмләләр урынына, төрле
сәбәпләр аркасында әйтелеп бетмәвен күрсәтү өчен

а)        ике нокта

б)        күп нокта

в)        сызык куела

5.        Оешма исемнәреннән соң "исемендәге" сүзе килсә

а)        куштырнаклар куела

б)        куштырнаклар куелмый

6.        Тиңдәш кисәкләр арасында өтер

а)        һәрвакыт куела

б)        куелмый

7.        Аерымланган хәлләр, аныклагычлар янында
а) сызык , б) өтер ,

в)        күп нокта куела

8.        Кешегә хөрмәт казану минемчә төрлечә килә
а) 1 өтер, 1 нокта

б)2 өтер, 1 нокта

в) 2 өтер, күп нокта куела.

9.        Казан башкалам. Бу җөмләдә

а)        1 өтер

б)        1 өндәү

в)        1 сызык, бер нокта куела

10.        Ике чикне күрсәтә торган сүзләр арасына

а)        өтер

б)        сызык

в)        җәя куела

11.        Тыныч тавыш белән әйтелгән боерык җөмләдә

а)        өндәү

б)        нокта

в)        күп нокта куела.

12.        Үтәли җил сквозняк кеше өчен зарарлы.
а)җәя

б)        куштырнак

в)        сызык куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7 сыйныф укучылары өчен "Фигыль " темасына контроль эш.

Контроль эш үз эченә тест һәм фигыльгә морфологик анализны ала....

10 нчы рус телле укучылар өчен коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес планы үрнәге.Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәр .

Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәрДәрес максатлары: Белем бирү максаты:  - зәвыклы киенә белү проблемасы  буенча  диалогик һәм монологиксѳйләмгә чыгу; -дөрес киенә белү каг...

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбиял...

Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылган шәһәркүләм семинарда күрсәтелгән дәрес планы.(2 класс,татар төркеме.)...

Чыршы утлары яктысында (8-11 класс укучылары өчен Яңа ел кичәсе)

Чыршы утлары яктысында(8-11 классукучылары өчен Яңа ел кичәсе)...

10 нчы сыйныф рус төркемендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан тестлар

10 нчы сыйныф рус төркемендә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен төзелгән тестлар....