Аяк өсте ашау- безнеӊ гадәт түгел
методическая разработка (6 класс) по теме

Гатауллина Резеда Гайсовна

Укучыларга татар халкының милли ризыкларын, өстәл янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү бик мөһим.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ayak_oste_ashau.docx18.15 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.  Аяк өсте ашау безнеӊ гадәт түгел. (6 нчы сыйныф, рус төркеме)

Сыйныф : 6 а сыйныфы

Дәреслек: Татарча да яхшы бел. 6 сыйныф. Автор Р.Р.Нигъмәтуллина– Казан: “Мәгариф” нәшрияты,  2007 ел.

Максат: 1. Укучыларны милли ашлар белән таныштыру, ашамлыклар темасын ныгыту.

                2. Татар милли ашлары аркылы татар мәдәниятенә карата хөрмәт хисе

                      тәрбияләү.

                 3. Сөйләм телен үстерү.

                 4. Әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

                 5. Татарча аралашуга омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: диапроектор, компъютер, рәсемнәр, савыт-саба, ашамлыклар, салфеткалар.

Дәрес барышы

 Ι Оештыру, дәрестә уңай климат булдыру.

- Исәнмесез, укучылар!

-Хәерле көн!

-Хәлләрегез ничек?

- Бүген атнаныӊ нинди көне?

- Һава торышы нинди?

ΙΙ Актуальләштерү.

  1. Фонетик зарядка. (1 нче слайд).

  [ә] авазы: әни, әти, әби, чәй, әдәп,рәхмәт.  

 [ө] авазы: өчпочмак, көн, сөлге, көзге, төлке.

 [ң] авазы: яңа,киң, яңгыр, сиңа, бәрәңге.

 [җ] авазы: җәй, җил, җим, җиләк, җимеш.

 [һ] авазы: һәм, һәр, һәйкәл, шәһәр. .              

                                     

 2.Әдәплелек кагыйдәләрен кабатлау.(Укытучы- укучы)

Хәзер без сезнең белән табын янына чакыру,сыйлау,кунакларны озату сүзләрен кабатлап үтик әле.Мин татарча,ә сез русча әйтегез,аннан соң киресенчә.2 мин.

Ук. -Әйдәгез,табын янына үтегез!

  • Барысыннан да авыз итегез!
  • Чәйләрегез тәмле булсын!
  • Тартынмагыз. Сыйланыгыз!
  • Сыегыз өчен рәхмәт!
  • Барысы да бик тәмле булды!
  • Безгә дә кунакка килегез!
  • Килүегез  рәхмәт!
  • Тагын килегез!

Ук. – Проходите к столу!

  • Попробуйте все!
  • Приятного аппетита!
  • Большое спасибо за угощение!
  • Все было очень вкусно!
  • И к нам приходите в гости!
  • Спасибо за то, что пришли!
  • Еще приходите!

  1. -Әйдәгез ашамлыклар исемнәрен искә төшереп алыйк (слайдларда ашамлыклар рәсемнәре чыга, укучылар кабатлый). (2-8 нче слайд).
  • - Ә хәзер әлеге сүзләр белән сүзтезмәләр төзегез(слайдта сүзләр баганалап бирелә, шуларны парлап, сүзтезмәләр төзиләр)

           тәмле              чәй

          баллы                ипи

        кайнар               катык

          тозлы               бал

          татлы              ботка

          тозсыз              аш

          ачы                   ит

  1. Өй эшен тикшерү.

-Сезгә әдәплелек кагыйдәләрен кулланып,  ситуация буенча диалог әзерләргә кирәк иде. Хәзер шул ситуацияне карап үтәрбез.

-Кем сөйләргә тели?

-  Сезнең диалогыгыз ничек атала?

- Менә сезгә өстәл,сез аннан үзегезгә кирәкле савыт-сабаны һәм ашамлыкларны ала аласыз. Рәхим итегез! Ә сез игътибар белән тыңлагыз һәм диалогка нинди исем куеп булганын әйтерсез.

        (Укучылар ситуация буенча әзерләнгән диалогларны күрсәтәләр)

                                      ІІІ  Тема өстендә эш

Без хәзер теманы өйрәнүне  дәвам итәбез.

  1. -Хәзер сезнең игътибарыгызга аудиодискта текст тәкъдим итәм, игътибар белән тыңлагыз.Сез аның эчтәлеген 1-2 җөмлә белән әйтергә тырышыгыз.

(аудиодискта тыңлыйлар)- 2 мин.

-Текстта нәрсә турында сүз бара?

У. Малайның исеме ничек?

У. Аны урамда кемнәр көтә?

У. Әниләре аңа нишләргә кушмый?

У.Ни өчен аяк өсте ашарга ярамый?

У. Татарларда мондый гадәт бармы?

  1. Дәреслек  белән эш. 48 бит, 5 нче күнегү.(текстны уку)
  2. Татарча әйтегез:

-схватил горячий треугольник

- наедайся за столом

-нельзя есть стоя

- специально, чтобы есть стоя

- чтобы поесть между играми

- поставила точку на споре

- обратно сел за стол

4.Хәзер миңа текст буенча сораулар бирегез, ә мин ул сорауларны кире сезгә җибәрәм.

(сорауларга җавап бирү)

-Аязны кемнәр чакырды?

- Америкада аяк өсте ашау өчен нәрсә пешерәләр?

-Инглизләр аяк ашау өчен нәрсә пешерә?

-Син аяк өсте ашыйсыӊмы?

-Аяк өсте ашау уӊайлымы?

5.Хәзер уен уйнап алабыз. “Дөрес,дөрес түгел “

-Аязның  әбисе тәмле пәрәмәчләр пешерде.(Д.т.)

-Әбисе Аязны туктатты.(Д)

-Мексикада хот-дог,сандвич пешерәләр.(Д.т.)

-Инглизләр ногыт пәрәмәче пешерә.(Д.т.)

-Татарларда аяк өсте ашарга ярамый.(Д)

6.Тест биремнәрен үтәү.

Ә хәзер тема буенча белемнәребезне тикшереп карыйк әле.

(Һәр командага берәр тест  бирелә)

                                                    Тест.

  1. Ни өчен аяк өсте ашарга ярамый

а) бәрәкәте булмый

ә) тәмле түгел

б)дөрес җавап юк

     2. Кайсы илләрдә аяк өсте ашыйлар?

            а) Төркия

            ә) Америка, Мексика, Англия

            б) Израиль,Германия

      3. Татарларда аяк өсте ашау гадәте бармы?

            а) әйе

            ә) юк

            б) дөрес җавап юк

       4. Татар халык ашын күрсәт.

           а) хот-дог, сандвич

           ә) ногыт пәрәмәче белән кактус

           б) өчпочмак, чәкчәк

 

      5. Табын янында салфетканы кая куярга?

           а) тез өстенә

         ә) муенга бәйләргә

         б) кая телисең, шунда

      6. Өстәл янында ничек утырырга?

          а) өстәлгә иелеп

          ә) терсәкләрне өстәлгә куеп

          б) төз утырырга

Тикшерү: (ачкыч таратып тикшерелә)

 Кайсы төркемнең хатасы юк,кул күтәрегез.

7. Уен.

Ә хәзер без сезнең белән бер уен уйнап алабыз. Укытучы укучыга ашамлык исеме әйтеп туп ыргыта, ә укучы шул сүз белән җөмлә төзеп әйтә.

Сүзләр:кош теле, өчпочмак, чәкчәк, гөбәдия, бәлеш, кыстыбый, пәрәмәч, коймак, ипи.

ΙV  Йомгаклау

Без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?

Өй эше. “Мин табын янында ничек утырам?” 6-8 җөмләдән торган хикәя язарга.

Билге кую.

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кәрим Әмири "Безнең авыл"

Рус мәктәпләренең татар төркемендә 2нче сыйныф өчен укудан дәрес эшкәртмәсе...

"Безнең шәhәр" 3нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

рус мәктәпләренең рус төркемендә 3нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе...

"Безнең шәhәр" рус төркемендә үткәрелгән дәрескә презентация

3нче сыйныфның Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәсенә презентация....

С. Хәким. Кайда сез, безнең әнкәйләр?

Сибгат Хәким. 7 сыйныф. Әдәбият дәресе эшләнмәсе...

С. Хәким. Кайда сез, безнең әнкәйләр?

Сибгат Хәким. 7 сыйныф. Әдәбият дәресе эшләнмәсе...

Открытый урок "Табигать- безнең уртак йортыбыз."

Я провела открытый урок в эксперементальном 6классе.На этом уроке они рассказали, как надо беречь природу, обсуждали видесюжет, экологию нашего города.Друг- другу дали советы....