Разработка урока татарского языка
план-конспект урока (5 класс) по теме

Галина Фаразина Миннефановна

5нче сыйныф "Сердән авыр нәрсә юк"

Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" әкияте нигезендә кешеләргә хас әхлаклылык сыйфатларын ачыклау. Яшәештә ышаныч белдерүчеләрнең ышанычын акларга кирәклеге, кайда гына булсаң  да, нинди генә эш эшләсәң  дә җаваплылык тою, сер саклый белүнең әһәмиятен төшендерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сердән авыр нәрсә юк13.9 КБ
Office presentation icon alish_prezentatsiyase.ppt1.05 МБ

Предварительный просмотр:

1.Оештыру моменты.

Исәнмесез, укучылар!

Саумысыз!

Кәефләрегез ничек?

Иртәнге кояш кебек.

Туган телне – татар телен

Өйрәнергә дип килдек.

Утырыгыз. Бүгенге дәресебезне башлыйбыз.

Танылган әкиятче , язучы Абдулла Алишның тормыш юлын искә төшереп китик. “Алишны беләбезме?”

2.Уку мәсьәләсен кую.

Ике уен уйнап алыйк.

1.Һәркем үз янында утырган иптәшенең колагына сер итеп кенә бер сүз әйтә.

2. Беренче төркемдә утырган укучы иптәшенең колагына бер сүз әйтә, тегесе шул ук сүзне үзе белән утырганның колагына әйтә, тегесе күршесенә әйтә. Сүз барлык төркемнәр аша үтеп чыгарга тиеш.

Сораулар.

Беренче уенда әйтелгән сүз белән икенче сүз арасында аерма бармы?

Нинди аерма?

Ике генә кеше белгән сүзне икенче төрле нинди бер сүз белән әйтәбез?

Ә икенче уендагысы?

Ни өчен?

Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

Сер саклау турында.

3.уку мәсьәләсен чишү.

Бүген без “С.ү”әкиятен анализларбыз.

  1. Әкиятнең эчтәлеген искә төшереп китик.
  2. Рәсемнәрдәге вакыйгаларны бик кыска гына сөйләп чыгыгыз.
  3. Әкиятне ничә өлешкә бүләбез?
  4. Әкиятнең темасын, проблемасын , чишелешен аңлатып китик.
  1. Әкияттә сүз нәрсә турында бара?
  2. Әсәрдә нинди мәсьәлә күтәрелә?
  3. Хуҗаны эзләргә ни өчен үрдәкне җибәрергә булалар?
  4. Үрдәкнең хатасы нәрсәдә?
  5. Ә хуҗалыкка зыян килми. Ни өчен?

1.Әкият нинди төрләргә бүленә?

2.Нәтиҗә ясыйк: Әкият хайваннар, кош- кортлар турында булса да, монда сурәтләнгән вакыйгалар кемнәргә карый?

3) Әсәрдәге үрдәк кебек үзен тоткан кешеләрне сезнең очратканыгыз бармы?

4.Үзегезнең үрдәк хәлендә калганыгыз юкмы?

5.Әкиятнең төп темасы нинди?

Сер саклау турында сез нинди мәкальләр беләсез?

Шушыларның кайсысы әкияттәге образга туры килә?

Үрдәккә нинди сыйфат җитеп бетми?

Әкияттән өзек тыңлау  Керпе нинди акыллы киңәш бирә?

Кешенең уңай, тискәре сыйфатлары турында ниләр беләсез?

Нинди кеше үзенә хөрмәт яулый?

Кешенең дәрәҗәсе= аңа башкалар биргән бәя һәм үз-үзенә биргән бәясе.

Әкияттәге үрдәкнең дәрәҗәсе бармы?

Әйтегез әле, бу әкияттән сез үзегезгә нәрсә алдыгыз?

Әкиятне өйрәнү кирәк идеме?

Укуда, өйдә Яшәешегездә ышаныч белдерүчеләрнең ышанычын аклагыз, кайда гына булсагыз да, нинди генә эш эшләсәгез дә җаваплылык тоегыз, сер саклый белегез.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Безнең яшел дусларыбыз". Разработка урока татарского языка в 7 кл. для русскоязычных учащихся.

Данная разработка урока будет полезна учителям, преподающим татарский язык в 7 классах русской школы по учебнику Р.Р. Нигматуллиной "Татарча да яхшы бел..."...

разработка урока татарского языка ( 4 класс Р.З Хайдарова).

Методическая разработка урока татарского языка для учащихся 4 класса обучающихся по программе Р.З.Хайдаровой...

Разработка урока татарского языка

Урок развития связной речи на татарском языке для 4 класса по учебнику Р.З.Хайдаровой...

Разработка урока татарского языка с презентацией в 6 классе для русскоязычной группы

Дәреснең темасы : "Игелекле,бул бала!"  Дәрес эшкәртмәсе 6 нчы сыйныфның рус төркемендә укучы балалар өчен төзелгән . Дәрестә Р.Р. Нигъмәтуллина дәреслеге , презентация кулланыла....

Разработка урока татарского языка в 6 классе "Остров дружбы"

Тема.      Дуслык утравы.  Максат. Укучыларны Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең...

Разработка урока татарского языка в 7 классе по теме "Повторение словосочетания"

Максат: 1) сүзтезмәләр турында алган белемнәрне ныгыту; 2) логик фикер йөртү сәләтен үстерү; 3)сөйләм телен һәм сәнгатьле сөйләмне камилләштерү; 4)Г.Тукай, М.Җәлилнең шигырьләре белән таныштыру; 5) Г....