Рабочая программа по татарскому языку в 5-11 классах
рабочая программа (6 класс) на тему

Багавиева Рямзия Габдуллазановна

Рабочая программа по татарскому языку в  5-11 классах

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 6_kl_liter.docx60.44 КБ

Предварительный просмотр:

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________ Абдуллина И.И.

“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор

урынбасары: ___________Г.Р.тухватуллина.

“Раслыйм”

Директор: _________ Ф.Г.Мөхәрләмов

                                                                   

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ

6 НЧЫ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

2014 – 2015 нче уку елына

ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзүче: Баһавиева Рәмзия Габдуллаҗан кызы, Биектау  муниципаль районы Олы Битаман урта гомуми белем мәктәбе

 1 нче  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы                                                                                                                

         

         

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. РФ “Мәгариф турында”гы Законының 7 нче маддәсе.
  2. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  3. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  4. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  5. "Белем бирүнең вакытлы дәүләт стандартларын раслау турында" ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы №499/09, 04.03.2009 ел.
  6. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең вакытлы дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.
  7. Вагыйзов С.Г., Ягъфәрова Р.Х. Башлангыч гомуми белем бирү программалары. Татар һәм рус телләре (Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе өчен. 1-4 нче сыйныфлар). - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
  8. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

5-8 нче сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары

  • Әдәби әсәрләрне бала күңеленә сеңдерү, аларның мәгънәсен, нәфислеген төшендерү.
  • Укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә булышу.
  • Әсәрләрне күбрәк укырга теләк уяту һәм тәрбияләү.

Бурычлар

1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.

2. Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.

3. Әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру.

4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.

5. Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

Формалаштырылырга тиешле белем-күнекмәләр

  • Сүз сәнгатенең образлы табигате турында күзаллау булу.
  • Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү.
  • Өйрәнелгән төп әдәби-теоретик төшенчәләрне белү.
  • Әдәби текстның сюжетын сөйли белү.
  • Өйрәнелә торган әсәрнең аерым эпизодын (яисә күренешне) анализлый алу.
  • Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклый белү.
  • Әдәби әсәрләрне чагыштыра белү.
  • Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку.
  • Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
  • Рус һәм татар телендәге уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрнең чагылышын чагыштырып бәяләү.
  • Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү.
  • Диалогта яисә бәхәстә катнашу.
  • Сүз сәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү (класстан тыш вакытта әсәр укуга ихтыяҗ булу).
  • Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.
  • Бер минутка 70-115 сүз уку.

Укыту-методик комплекты

Дәреслек: Ф.Ә.Ганиева, И.Г.Гыйләҗев, Ф.Ф.Исламов. Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. - Казан: Мәгариф, 2006.

Методик кулланмалар:

  1. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6 нчы сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 2007.
  2. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
  3. Әдһәмова Г.М. Әдәбият дәресләрендә укучыларны комплекслы тәрбияләү. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.
  4. Поварисов С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978.
  5. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2003
  6. Әхмәтҗанов М.З. Якташ әдипләребез. – Актаныш: Актаныш типографиясе дәүләт унитар предприятиесе, 2002.
  7. Баһаутдинов Ф.Н. Без Мөслим балалары: күренекле райондашларыбыз турында язмалар. – Казан: “Идел-Пресс”, 2006.

Сүзлекләр:

1.Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.

2.Харисов Ф.Ф. Татар мәдәнияте сүзлеге: кыскача аннотацияле татарча-русча мәктәп сүзлеге. – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 1997

Программаның эчтәлеге

Программада әдәбияттан 68 дәрес каралган, мәктәпнең укыту планыныда һәм эш программасында уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Җитмәгән дәресләрне тутыру өчен, М.Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” әсәрен өйрәнү 1сәгатькә арттырылды, ел буена үтелгән материалны гомумиләштереп кабатлауга 1 дәрес өстәлде, Ф.Яруллинның “Ак яфрак” әсәрен дәрестән тыш өйрәнүгә 1 дәрес алынды.

Темалар

Әсәрләрне өйрәнү

Дәрестән тыш уку

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Әдәбият теориясе

Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган

 сәгать саны

Эш программасындагы сәгать саны

1

Татар халык җырлары.

3

3

1

Җыр, такмаклар турында төшенчә.

2

Г.Тукай “Милли моңнар” (“Әллүки”), “Өзелгән өмет”.

2

2

1

3

Галиәсгар Камал. “Беренче театр”.

3

3

Конфликт турында төшенчә.

4

Сәгыйть Рәмиев шигырьләре.

2

2

5

Н.Думави “Мәхбүс”, “Авыл мужигының шәһәр баена әйткәне”, “Авыл малайларының ягъмур теләве”.

1

6

Әхмәт Фәйзи “Тукай” романы.

5

5

1

7

Хәсән Туфан шигырьләре.

5

5

1

Строфа турында төшенчә.

8

 Г.Ибраһимов  “Кызыл чәчәкләр”.

4

4

2

9

Н.Исәнбәт “Уракчы кыз”, “Коммуна тимерлегендә”,  “Уракчы кыз”.

1

10

Гариф Гобәй. “Маякчы кызы”.

3

3

1

11

Илдар Юзеев. “Бакчачы турында баллада”, “Йолдыз кашка турында баллада”.

2

2

Баллада турында башлангыч мәгълүматлар.

12

Ибраһим Гази хикәяләре.

4

4

1

13

Ч.Айтматов “Беренче мөгаллим”.

4

4

1

14

Р Миңнуллин шигырьләре: “Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем!”, “Кунак егетләр”, “Батырлык эшләр идем...”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!”

2

2

15

Ләбибә Ихсанова “Наил белән Фаил”.

4

4

1

16

Туфан Миңнуллин “Авыл эте Акбай”.

1

17

Мөхәммәт Мәһдиев  “Без – кырык беренче ел балалары”.

4

5

1

18

Фәнис Яруллин шигырьләре: “Иң гүзәл кеше икәнсез!”, “Әйбәт тә минем әби!”, “Гайни”, “Ялкау ялы”. “Ак төнбоек” хикәясе.

3

3

1

1

19

Ел буена үтелгән материалны гомумиләштереп кабатлау.

1

20

Табигатькә экскурсия, язучылар белән очрашу өчен резерв дәресләр.

2

50

52

6

12

Барысы

50+6 (ДТУ)+12 (БСҮ)=68

70

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Дәрес темасы

С/с

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлегенә характеристика

Контроль төрләре

Үзләштерелгән материал буенча көтелгән нәтиҗәләр

Өй эше

План

Үтәлеш

1 НЧЕ ЧИРЕК – 9 АТНА (18  СӘГАТЬ)

1

Җыр турында төшенчә. “Гөлҗамал”, “Көзге ачы җилләрдә”.

1

Әсәр белән танышу.

Татар халкы җырларын аудиоязмадан тыңлау, уку һәм анализлау. Җырларның тематикасын билгләү, характерын ачыклау. Борынгы җырларның үзенчәлеген ачу. Борынгы һәм хәзерге җырларны чагыштыру.

8 нче биттәге сорауларга җавап бирү

Җыр турында төшенчә алу.

4-16 нчы бит укырга. “Мөслим төбәге фольклоры” сайтының “Җырлар” бүлеге белән танышып килергә, фикерләр әйтергә әзерләнергә.

3.09

2

Татар халык җырлары: “Туган ил”, “Яшә, республикам!”

1

Әсәр белән танышу.

Татар халкы җырларын аудиоязмадан тыңлау, уку һәм анализлау. Җырларның тематикасын билгләү, характерын ачыклау.

12 нче биттәге сорауларга җавап бирү.

Халыкның рухи тормышыннда җырның ролен, аның көй белән бергә яшәвен аңлау. Көйләрдә моңның әһәмиятен белү.

“Яшә, республикам!” (ятларга).

6.09

3

Татар халык җырлары: “Ай былбылым”, “Сабан туе”, “Шома бас”.

1

Әсәр белән танышу.

Татар халкы җырларын аудиоязмадан тыңлау, укып фикер алышу.

13, 14 нче битләрдәге сорауларга җавап бирү.

Озын һәм кыска җырлар, такмаклар турында төшенчәгә ия булу. Аларда кеше халәтенең төрле яклары чагылуын аңлау.

“Мөслим төбәге фольклоры” сайтының “Җырлар” бүлегендәге такмаклар белән танышырга, фикерләр әйтергә әзерләнергә. Такмаклар язып килергә яки проект эше башкарырга.

10.09

4

ДТУ. Халык җырлары. “Әпипә”, “Иске кара урман”, “Ашказар”, “Азамат” һ.б.

1

Дәрестән тыш уку.

Халык җырлары текстлары белән танышу, аудиоязмадан тыңлау. Бер халык җырын (“Яшә, республикам!”)  яттан сөйләү. Проект эшен яклау.

16 нчы биттәге сорауларга җавап бирү.

Халык җырларының матурлыгын аңлау

“Җырлар” темасына кроссворд төзергә, викторина сораулары әзерләргә яки “Халк җырларын тыңлаганда” дигән темага кечкенә күләмле сочинение язарга.

13.09

5

Г.Тукай “Милли моңнар” (“Әллүки”).

1

Әсәр белән танышу.

Әсәрне уку, тыңлау һәм анализлау.

Мөстәкыйль эш.

Тукайның милли көйләребез, милли җырларыбызның әһәмиятен ачык күрә һәм күрсәтә белүен , әдипнең халык көенә, моңына тирән мәхәббәтен аңлау.

“Милли моңнар” (ятларга – теләк буенча). Сораштыру үткәрергә: “Тәфтиләү” турында ниләр беләсез?

17.09

6

Г.Тукай “Өзелгән өмет”.

1

Әсәр белән танышу.

Сораштыру нәтиҗәләре белән таныштыру.

Әсәрне уку, тыңлау һәм анализлау. Нәтиҗәләр ясау.

Мөстәкыйль эш.

“Тәфтиләү” көенә җырлана торган бу җырда лирик геройның моңсу хисләре гәүдәләнүен аңлау.

Г.Тукай “Туган авыл” (ятларга).

20.09

7

ДТУ. Г.Тукай “Туган авыл”.

1

Дәрестән тыш уку.

“Туган авыл” шигырен яттан сөйләү. Интеллектуаль уен.

Ярыш-бәйге.

Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә әсәрне  сәнгатьле итеп яттан сөйли белү.

Г.Камалның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы мәкаләне (17-19 нчы бит) укырга, сөйләргә. Индивидуаль биремнәр.

24.09

8

Галиәсгар Камал – күренекле драматург. “Беренче театр”.

1

Әдип биографиясе белән танышу.

Әдип тормышы буенча  укучылар һәм укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу. Әсәрне 27 нче биткә кадәр рольләргә бүлеп уку.

Сәнгатьле укуны бергәләп бәяләү.

Г.Камалның татар театрын үстерүгә керткән өлешен аңлау.

27 нче биттәге орауларга җавап бирергә.

27.09

9

Г.Камал “Беренче театр”.

1

Әсәр белән танышу.

Әсәрне рольләргә бүлеп уку, видеязма (өзек) карау һәм анализлау.

Сәнгатьле укуны бергәләп бәяләү.

Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә әсәрне  сәнгатьле итеп укый, әсәргә карата дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

38 нче биткә кадәр укырга, сөйләргә. Төп геройларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерергә әзерләнергә.

1.10

10

Г.Камал “Беренче театр” комедиясе. Конфликт турында төшенчә.

1

Әсәр белән танышу.

Әсәрне рольләргә бүлеп уку  һәм анализлау.

Әсәр буенча сорауларга җавап бирү.

Әсәрнең эчтәлеген һәм ни өчен комедия икәнен аңлау, комедия турындагы белемнәрне киңәйтү. Төп образларның үзенчәлекле сыйфатларын белү. Искелек гәүдәләнеше буларак Хәмзә образына бәя бирә алу.

38-41 нче бит укырга

Сорауларга җавап бирергә.

4.10

11

Сәгыйть Рәмиев – нечкә күңелле лирик.

1

Әдип биографиясе белән танышу.

Әдип тормышы буенча  укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу.

Сорауларга җавап бирү.

С.Рәмиевнең тормыш юлын аңлау, аның иҗатына лиризм хас булуны төшенү.

С.Рәмиевнең биографиясен өйрәнергә.

8.10

12

С.Рәмиев “Уку”, “Авыл”, “Мин” шигырьләре.

1

Әсәр белән танышу.

С.Рәмиевнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укып фикер алышу, эчтәлеген аңлау өстендә эшләү.

Сәнгатьле укуны бергәләп бәяләү.

С.Рәмиевнең шигырьләренең эчтәлеген аңлау.

Туган авылның матурлыгын чагылдыручы шигырь язып карарга яки “Авыл” шигырен ятларга (сайлап).

11.10

13

ДТУ. Н.Думави “Мәхбүс”, “Авыл мужигының шәһәр баена әйткәне”, “Авыл малайларының ягъмур теләве”.

1

Дәрестән тыш уку.

Әсәрләр белән танышу.

Сәнгатьле укуны бергәләп бәяләү.

С.Рәмиевнең шигырьләренең эчтәлеген аңлау.

Индивидуаль биремнәр.

15.10

14

Әхмәт Фәйзи – Тукай турында иҗат итүче әдип.

1

Әдип биографиясе белән танышу.

Әдип тормышы буенча  укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу.

Сорауларга җавап бирү.

Ә.Фәйзи тормышын аңлауга ирешү.

Ә.Фәйзинең биографиясен өйрәнергә.

18.10

15-17

Ә.Фәйзинең “Тукай” романыннан өзекләр.

3

Әсәр белән танышу.

Әсәрне уку һәм анализлау.

Сорауларга җавап бирү / мөстәкыйль эш /

Г.Тукай биографияен тагы бер кат искә төшерү, ныгыту. Әсәр эчтәлеге аша Тукай язмышының төрле борылышларга бай булуын, бу борылышларның халык язмышына бәйлелеген күрсәткән ситуация һәм вакыйгаларны аңлау һәм аңлата белү.

Әсәрне укуны дәвам итәргә / әсәрне укып бетерергә / җентекле анализга әзерләнергә.

22.10

25.10

29.10

18

Ә.Фәйзинең “Тукай” романын өйрәнүне йомгаклау.

1

Әсәрне анализлау.

Әсәрне анализлау.

Индивидуаль биремнәр үтәү.

“Тукай” романының эчтәлеген аңлау. Тукайның халык баласы булуын аңлата алу.

Г.Тукай биографиясен кабатларга.

1.11

2 НЧЕ ЧИРЕК – 7 АТНА (14 СӘГАТЬ)

19

БСҮ.  Сочинение “Бәләкәй Апуш ничек зур Тукай булды?”

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү / контроль дәрес.

“Тукай” романына нигезләнеп, сочинение язу.

Сочинение.

Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

Акка күчереп язарга.

12.11

20

Хәсән Туфан – авыр язмышлы әдип.

1

Әдип биографиясе белән танышу.

Әдип тормышы һәм иҗат юлы буенча  укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу.

Сорауларга җавап бирү.

Х.Туфан тормышындагы кайбер биографик моментларны аңлау (Бөек Ватан сугышында булмавы).

Әдипнең тормыш юлын сөйләргә әзерләнергә (78-80 нче битләр).

15.11

21

Х. Туфан шигырьләре: “Гөлләр инде яфрак яралар”, “Моабитны күрдем төшемдә”, “”Иртәләрем-кичләрем”.

1

Әсәр белән танышу, анализлау.

Х. Туфан шигырьләрен уку һәм анализлау.

Шигырьләр буенча биремнәр үтәү.

Х.Туфан шигырьләрендәге хисләр драматизмын, фәлсәфи тирәнлекне, сәнгатьчә нәфислекне аңлауга ирешү. Строфа турындагы мәгълүматны үзләштерү.

“Гөлләр инде яфрак яралар”  шигырен ятларга.

19.11

22

БСҮ. Х.Туфанның “Гөлләр инде яфрак яралар” шигырен яттан сөйләү.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Сәнгатьле сөйләү.

Сәнгатьле сөйләүне бергәләп бәяләү.

Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә әсәрне  сәнгатьле итеп сөйли, әсәргә карата дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

“Каеннар сары иде” шигырен сәнгатьле укырга әзерләнергә.

22.11

23

Х. Туфан шигырьләре: “Каеннар сары иде”, “Илдә ниләр бар икән?”, “Чәчәкләр китерегез Тукайга”. Строфа турында төшенчә.

1

Әсәр белән танышу, анализлау.

“Гөлләр инде яфрак яралар”  шигырен яттан сөйләү. Х.Туфан шигырьләрен уку һәм анализлау.

Шигырьләр буенча биремнәр үтәү.

Х.Туфан шигырьләрендәге хисләр драматизмын, фәлсәфи тирәнлекне, сәнгатьчә нәфислекне аңлауга ирешү. Строфа турындагы мәгълүматны үзләштерү.

Мөстәкыйль эшкә әзерләнергә.

26.11

24

Х. Туфан шигырьләре: “Киек казлар”, “Кайсыгызның кулы җылы?” Күчерелмә мәгънә турында төшенчә.

1

Әсәр белән танышу.

Х.Туфан шигырьләре буенча фикер алышу.

Сорауларга җавап бирү.

Шагыйрьнең хисләрне табигать фонында, кошлар, җәнлекләр язмышы белән бәйләп яки күчерелмә рәвештә аңлатуын белү.

“Алмаз” шигырен ятларга.

29.11

25

Х. Туфан шигырьләре: “Аралагыз мине”, “Алмаз”.

1

Әсәр белән танышу.

Х.Туфан шигырьләре буенча фикер алышу. “Алмаз” шигырен яттан сөйләү.

Сорауларга җавап бирү.

“Алмаз” шигырендә туган телгә мәхәббәт, аның мәңге яшәргә тиешлеге идеясенең чагылуын аңлау.

Г.Ибраһимов турындагы мәкаләне укып килергә (91-93 нче битләр), фикер әйтергә әзерләнергә. Өстәмә материаллар буенча чыгышлар әзерләргә.

3.12

26-28

 Г.Ибраһимов  “Кызыл чәчәкләр”.

3

Әсәр белән танышу.

Әдип тормышы һәм иҗат юлы буенча  укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу. Әсәрне уку һәм анализлау.

Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү. Дәфтәрләрдә мөстәкыйль эш.

Сыйнфый көрәшнең кешеләр язмышына тәэсирен, ягъни бергә үскән малайларның алга таба көрәш эчендә төрле сукмактан китүе, бер-берсенә дошман булып әверелүен аңлау.

“Башлангыч” дигән бүлекне ятларга. / Әсәрне укуны дәвам итәргә.

6.12

10.12

13.12

29

БСҮ. “Кызыл чәчәкләр” повестеның “Башлам” әлешен яттан сөйләү.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

“Башлангыч” бүлеген яттан сөйләү.

Сәнгатьле сөйләүне бергәләп бәяләү.

“Башлам” әлешенә салынган мәгънәне аңлау һәм аның әдәби вазифасын билгели алу.

Әсәрне укып бетерергә, укылган өлешләрнең сюжетын искә төшерергә.

17.12

30

“Кызыл чәчәкләр” әсәрен өйрәнүне йомгаклау.

1

Әсәрне анализлау.

Әсәр буенча фикер алышу оештыру, төп геройларга характеристика бирү, әңгәмә-бәхәстә катнашу.

Индивидуаль биремнәр үтәү.

Әсәргә карата дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

Әсәр буенча сораулар әзерләргә.

20.12

31

БСҮ. Сочинение “Кеше язмышы  - ул бер җыр”.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Укылган әсәр буенча кеше язмышы турында сочинение язу.

Сочинение.

Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

Дәфтәргә язып килергә.

24.12

32

ДТУ. Н.Исәнбәт “Уракчы кыз”, “Коммуна тимерлегендә”,  “Уракчы кыз”.

1

Дәрестән тыш уку.

Әсәрләрне сәнгатьле уку.

Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

Әсәрләрнең эчтәлеген аңлауга ирешү.

Индивидуаль биремнәр.

27.12

3 НЧЕ ЧИРЕК – 10 АТНА (20 СӘГАТЬ)

33

Гариф Гобәй – киңкырлы иҗат кешесе. “Маякчы кызы”.

1

Әдип биографиясе белән танышу.

Әдип тормышы буенча  укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу. Әсәрне сәнгатьле уку.

Сорауларга җавап бирү.

Г.Гобәйнең тормышын аңлауга ирешү.

“Агыйделдә таң ата” бүлегенә иллюстрация ясарга яки телдән хикәяләргә. Ык буендагы күренешләр белән чагыштырырга.

14.01

34-35

Г.Гобәй “Маякчы кызы”.

2

Әсәр белән танышу.

Әсәрне уку һәм фикер алышу.

Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү. Мөстәкыйль иҗади эш.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

Әсәрне укуны дәвам итәргә.

Әсәрнең планын язарга.

17.01

21.01

36

БСҮ. Характеристика язу. “Илсөяр кем ул?”

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Илсөяр образына характеристика бирү.

Индив.биремнәр үтәү

Илсөяр турында тулы күзаллау булдыру. Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

Дәфтәргә язып килергә.

24.01

37

Илдар Юзеев иҗаты турында гомуми мәгълүмат. “Бакчачы турында баллада”.

1

Әсәр белән танышу.

Әсәрне уку һәм анализлау.

Индивидуаль биремнәр үтәү.

И.Юзеев иҗаты турында башлангыч мәгълүматларга ия булу. Баллада турында башлангыч мәгълүмат алу.

169-169, 171 нче битләр (сөйләргә).

28.01

38

И.Юзеев “Йолдыз кашка турында баллада”.

1

Әсәр белән танышу.

Әсәрне уку һәм анализлау.

Сәнгатьле укуны бергәләп бәяләү.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

174 нче бит, 4 нче сорауга җавап әзерләргә. Биремне эшләүгә иҗади якын килергә.

31.01

39

Ибраһим Гази – тирән фикерле язучы. “Кызыл томаннар артында” хикәясе.

1

Әдип биографиясе белән танышу

Әдип тормышы буенча  укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу. Әсәр буенча фикер алышу.

Сорауларга җавап бирү.

И.Газиның тәрҗемәи хәле турында мәгълүматлы булу. Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

И.Газиның тормыш юлын сөйләргә әзерләнергә.

4.02

40

И.Гази “Мәүлия нигә көлде?” хикәясе.

1

Әсәр белән танышу.

Әсәр буенча фикер алышу.

Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

Әсәрнең эчтәлеген аңлауга ирешү.

181 нче бит (сорауларга җавап бирергә).

7.02

41-42

И.Гази “Өч Мәхмүт” хикәясе.

2

Әсәр белән танышу.

Әсәрне укып фикер алышу.

Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

И.Газиның хикәя иҗат итүдәге осталыгын, сурәтләрнең тыгызлыгын, лирик, юмористик төсмерләргә бай булуын, гыйбрәтле хәлләрнең яктыртылуын, характер аныклыгын аңлау.

Әсәрне укып бетерергә. Бер Мәхмүткә характеристика бирергә.

11.02

14.02

43

БСҮ. Сочинение “Мин нинди кеше?”

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

“Өч Мәхмүт” әсәре буенча сочинение язу.

Сочинение.

Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

Дәфтәргә язып килергә.

18.02

44

Чыңгыз Айтматов – дөньякүләм танылган әдип.

1

Әдип биографиясе белән танышу.

Әдип тормышы буенча  укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу.

Сорауларга җавап бирү.

Ч.Айтматов тормышы, иҗаты, ата-анасы хакында мәгълүматлы булу.

Әдипнең тормыш юлын сөйләргә әзерләнергә.

21.02

45-46

Ч.Айтматов “Беренче мөгаллим”.

2

Әсәр белән танышу.

Әсәрне уку һәм анализлау.

Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

Әсәрне укуны дәвам итәргә.

25.02

28.02

47

Ч.Айтматов “Беренче мөгаллим”.

1

Әсәрне анализлау.

Төркемнәрдә эш. Бәхәстә катнашу.

Әсәрдә мәгърифәтне зурлау мотивларының көчле чагылуын аңлау. Дүшән һәм Алтынай образларына бәя бирә белү. Әсәрдә тугандаш кыргыз халкының гореф-гадәтләре чагылышын күрә белү.

Дүшән, Алтынай образларына характеристика бирергә.

3.03

48

БСҮ. Сочинение “Яхшылык җирдә ятмый”

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

“Беренче мөгаллим” әсәре буенча сочинене язу.

Сочинение.

Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

Дәфтәргә язып килергә.

6.03

49

Р. Миңнуллин шигырьләре: “Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем!”, “Кунак егетләр”,

1

Әсәр белән танышу.

Р.Миңнуллин шигырьләрен сәнгатьле уку һәм фикер алышу.

Шигырьләр буенча биремнәр үтәү.

Шигырьләрнең эчтәлеген аңлауга ирешү.

“Әни, мин көчек күрдем!” шигырен ятларга.

10.03

50

Р. Миңнуллин шигырьләре: “Батырлык эшләр идем...”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!”

1

Әсәр белән танышу.

Р.Миңнуллин шигырьләрен сәнгатьле уку һәм фикер алышу.

“Әни, мин көчек күрдем!” шигырен яттан сөйләү (шигырь укучылар конкурсы).

Шигырьләр буенча биремнәр үтәү. Сәнгатьле укуны бергәләп бәяләү.

Шагыйрьнең бала күңеле нечкәлекләрен мөлаем юмор ярдәмендә чагылдыруын аңлау. Туган илгә, туган якка мәхәббәтне бала исеменнән оста әйтеп бирүен күрү.

233 нче бит, 3 нче бирем яки 234 нче бит, 3 нче бирем (сайлап эшләргә).

13.03

51

Ләбибә Ихсанова – балалар язучысы.

1

Әдип биографиясе белән танышу.

Әдип тормышы буенча  укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу.

Сорауларга җавап бирү.

Л.Ихсанованың тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлы булу.

Л.Ихсанованың тормыш юлын сөйләргә әзерләнергә.

17.03

52

Л.Ихсанова “Наил белән Фаил”.

1

Әсәр белән танышу.

Әсәрне уку һәм фикер алышу.

Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

Әсәрнең эчтәлеген аңлауга ирешү.

Әсәрне укуны дәвам итәргә.

20.03

4 НЧЕ ЧИРЕК – 9 АТНА (18 СӘГАТЬ)

53

Л.Ихсанова “Наил белән Фаил”.

1

Әсәр белән танышу.

Әсәрне уку һәм фикер алышу.

Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

Әсәрнең эчтәлеген аңлауга ирешү.

Наил белән Фаилгә характеристика бирергә.

31.03

54

Л.Ихсанованың “Наил белән Фаил”әсәрен анализлау.

1

Әсәрне анализлау.

Әсәр буенча фикер алышу: Наил һәм Фаил турында әңгәм оештыру, аларның характерындагы уртак һәм аермалы якларны табу.

Әсәр герое турында төшенчәне үзләштерү. Үзәк героөның шуклыгы, хаталары, холкы турында фикер йөртә белү.

220 нче бит 4 нче сорауга җавап бирергә.

3.04

55

БСҮ. Сочинение “Минем дусларым”.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

“Наил белән Фаил” әсәренә нигезләнеп сочинение язу

Сочинение.

Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

Дәфтәргә язып килергә

7.04

56

ДТУ. Туфан Миңнуллин “Авыл эте Акбай”.

1

Дәрестән тыш уку.

Сюжетны сөйләү. Театр атналыгында әсәрдән өзекне сәхнәләштерү.

Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү

Әдәби текстның сюжетын сөйли белү. Әсәрнең аерым эпизодын (яисә күренешне) анализлый алу.

Индивидуаль биремнәр.

10.04

57

Мөхәммәт Мәһдиев – күренекле татар язучысы

1

Әдип биографиясе белән танышу.

Әдип тормышы буенча  укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу.

Сорауларга җавап бирү

М.Мәһдиев биографиясендәге үзенчәлекле моментларны аңлауга ирешү.

М.Мәһдиев тормышын сөйләргә әзерләнергә.

14.04

58-60

М.Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”.

3

Әсәр белән танышу.

Әсәрне уку һәм анализлау. Төркемнәрдә эш. Мөстәкыйль эш.

Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү

Бөек Ватан сугышы авырлыкларының әсәрдә чагылыш үзенчәлекләрен күрү, Яшүсмерләр образларын бүгенгесе белән чагыштырып бәя бирә белү. Авторның персонаж һәм вакыйгаларны нечкә юмор белән сурәтләвенә төшенү. “Мин “ образының бирелү үзенчәлекләрен тоемлау.

Әсәрне укуны дәвам итәргә.

Әсәрдәге геройлар исемлеген төзергә.

17.04

21.04

24.04

61

М.Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” әсәрен анализлау.

1

Әсәрне анализлау.

Әсәр буенча фикер алышу, төп геройларга характеристика бирү

Индивидуаль биремнәр үтәү.

Әсәрнең ни өчен шулай аталуын аңлауга ирешү.

255 нче биттәге сорауларга җавап бирү.

28.04

62

БСҮ. Сугыш елы балалары.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү (очрашу-дәрес).

Якташ язучыбыз Роза Хәбибуллина белән очрашу.

Роза Хәбибуллина иҗаты буенча кызыклы сораулар конкурсы.

Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат тупларга. “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрен укырга.

1.05

63

Фәнис  Яруллин – батыр йөрәкле әдип.

1

Әдип биографиясе белән танышу

Әдип тормышы буенча  укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмә оештыру

Сорауларга җавап бирү

Әдипнең тормыш юлына карат соклану хисләрен белдерә алу.

Ф.Яруллинның тормыш юлын сөйләргә әзерләнү.

5.05

64

Фәнис Яруллин шигырьләре: “Иң гүзәл кеше икәнсез!”, “Әйбәт тә минем әби!”, “Гайни”, “Ялкау ялы”.

1

Әсәр белән танышу

Ф. Яруллин шигырьләрен уку һәм фикер алышу

Шигырьләр буенча биремнәр үтәү

Шигырьләрнең эчтәлеген аңлауга ирешү.

260 нчы бит 4 нче бирем яки бер шигырен ятларга (сайлап).

8.05

65

Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе.

1

Әсәр белән танышу

Әсәрне укып фикер алышу.

Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү

Әсәрнең эчтәлеген аңлауга ирешү.

Әсәрне укып бетерергә

12.05

66

БСҮ. Әңгәмә-бәхәс. “Изгелек эшләү нигә кирәк?”

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Әңгәмә-бәхәстә катнашу.

Әңгәмә-бәхәстәге активлыкны бергәләп бәяләү.

Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

Ф.Яруллинның “Ак яфрак” әсәрен укырга, сюжетын сөйләргә әзерләнергә.

15.05

67

ДТУ. Ф.Яруллин “Ак яфрак” әсәре.

1

Дәрестән тыш уку.

Сюжетны сөйләү. Ошаган өлешне сәнгатьле уку.

19.05

68

Ел буена үтелгән материалны гомумиләштереп кабатлау.

1

Гамәли дәрес.

Тест.

22.05

69-70

БСҮ. Табигатькә экскурсия, язучылар белән очрашу өчен резерв дәресләр.

2

Гамәли дәресләр

26.05

28.05

Кулланылган әдәбият

  1. РФ “Мәгариф турында”гы Законының 7 нче маддәсе.
  2. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  3. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  4. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  5. "Белем бирүнең вакытлы дәүләт стандартларын раслау турында" ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы №499/09, 04.03.2009 ел.
  6. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең вакытлы дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.
  1. Вагыйзов С.Г., Ягъфәрова Р.Х. Башлангыч гомуми белем бирү программалары. Татар һәм рус телләре (Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе өчен. 1-4 нче сыйныфлар). - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
  2. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
  3. http://miras.belem.ru/
  4. http://gibrahimov.ucoz.ru/
  5. http://gabdullatukay.ru/
  6. http://gzalilova.narod.ru/adabiyat_deftere/6kl.html


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса

Рабочая программа по татарскому языку  для 5 класса. Авторы учебника: Юсупов Р.А. Зиннатуллина К.З....

Рабочая программа по татарскому языку для 1 класса

Рабочая программа по татарскому языку для 1 класса...

Рабочая программа по татарскому языку для 3 класса по программе ФГОС

Рабочая программа по татарскому языку по программе Р.З.Хайдаровой...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса (Татарская группа)

6 нчы  сыйныфта, 5 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлаганнан соң, морфология турында гомуми мәгълүмат бирелә. Сүз төркемнәре турында төшенчә бирелә , аларның лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик-...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)

      5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)

      5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...