21 нче гасыр бәласы
статья на тему

Багавиева Рямзия Габдуллазановна

эссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

   Без яши торган заман-21 нче йөзнең башы-гаҗәеп катлаулы.Дөрес, һәр чор үзенчә катлаулы. Әмма хәзерге заман, моңарчы күрелмәгәнчә, әле бик каршылыклы да. Беренче яктан белемгә, мәдәнияткә, рухи кыйммәтләргә нигезләнгән  цивилизация формалаша. Икенче яктан, бик тә тискәре күренешләр кискен рәвештә арта бара. Әгәр шундый күренешләрнең кискен рәвештә арта баруына киртә куймасак, аларны туктатып калмасак, алар барысы бергә дөнья җәмәгатьчелеген һәлакәт алдына китереп җиткерергә мөмкин. Иң борчылдыра торган күренешләрнең берсе-рухи һәм физик сәламәтлекнең кими баруы; бу барыннан да бигрәк балалар, үсмерләр сәламәтлегенә  кагыла. Ул глобаль төс алып тора, һәм бу тендецияне барлыкка китерә торган сәбәпләрнең берсе- үз-үзеңне дөрес тота белмәүгә бәйле факторлар комплексы. Цивилизацияле илләрдә балаларның сәламәтлеге- иң әһәмиятле сәбәпләрнең берсе. Шуңа күрә балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү, тәмәке тартуга, эчүчелеккә, наркоманиягә һәм башка шундый күренешләргә каршы көрәш дәүләтнең дә, аның һәр гражданының да изге бурычы булып тора. Барлык көчләрне әнә шулай бергә берләштерсәк, шушы игелекле эшне алып барсак, сәламәт җәмгыять төзи алырбыз. Балаларны шулай итеп үстерергә, укытырга кирәк ки, аларда зарарлы гадәтләр, күнекмәләр үзләштерергә мөмкинлек калмасын, табибларга азрак мөрәҗәгать итсеннәр, сау-сәламәт булып үссеннәр.       Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүне һәрдаим хупларга, балалар һәм яшүсмерләрне шуңа күбрәк җәлеп итәргә кирәк. Ул сәламәтлекне ныгыту белән  бергә, баланың ихтыяр көчен дә арттыра, әхлакый сыйфатларын да үстерә.

   Балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтлеге торышы, булачак ата-аналарның сәламәтлеген саклау эшенә тоткарлык ясый торган тенденцияләр ачыкланды:

 -балалар һәм яшүсмерләр үлеменең төп сәбәбе- имгәнү һәм бәхетсезлек очракларына юлыгу;

 -җенси юл белән йога торган чирләр белән авыручыларның арта баруы;

 -яшүсмерләрнең күбесендә гиповитоминоз булуы һәм гәүдә озынлыгы аның авырлыгына туры килми;

 -тәмәке тартуның организмга тискәре йогынты ясавы;

 -токсикомания белән шөгыльләнүчеләрнең арта баруы;

 -спиртлы эчемлекләр һәм наркотик матдәләр кулланучыларның саны ишәюе.

   Сәламәтлекне саклау малайлар һәм кызларның үз-үзләрен ничек тоту факторларына  бик бәйле булуы ачыкланды.

   Җәмгыятьнең барлык өлкәләрендә информатизациянең үсә баруы да иң куркыныч факторларның берсе. Көнкүрештә кулланыла торган техниканың һәркайсы,шул исәптән компьютер да, санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын төгәл үтәмәгәндә сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Компьютер белән саксыз эш иткәндә бигрәк тә күз авырулары, буыннар сызлау, баш авырту,психик тотрыксызлык,һәм башка факторлар күзәтелә.

   Җир йөзендә кешенең тормышыннан һәм сәламәтлегеннән дә кыйммәтрәк һичбер нәрсә булмавын һәркайсыбыз аңлый. Кешегә гомер бер генә тапкыр бирелә. Менә шул гомерне һәр кеше, үзе теләгәнчә, сау һәм бәхетле булып уздыра алса иде. Бу катлаулы, могҗизалы тормышта тиешенчә яшәү өчен, ныклы сәламәтлек һәркем өчен кагыйдә булырга тиеш. Кеше моңа төрле юллар белән ирешә ала. Кемдер спорт белән шөгыльләнергә ярата, кемдер дөрес итеп туклана белә. Моңа кешене чолгап алган мохит тә зур әһәмияткә ия. Һәркемнең үз сәламәлегенә никадәр сакчыл  карашта булуы да – шактый әһәмиятле фактор. Кешенең сау-сәламәт булуына тормыш шартлары, нәселдәнлек һәм яшәү урыны да йогынты ясый. Кыскача әйткәндә, заманча яшәү өчен,саулыгыбыз нык,кулларыбыз көчле,күңелләр күтәренке булырга тиеш. Һәм бу –  һәркайсыбызның үз кулында.Сәламәтлекнең кеше өчен иң мөһим, кыйммәтле әйбер икәнен һәммәбез аңларга тиеш. Балаларның сәламәтлеген саклау һәм үстерү-мәктәпнең, ата-ананың, аерым укытучыларның, барлык коллективның һәм укучының да үз бурычы. Без- укытучылар, заманча яши белә торган, сау-сәламәт кешеләр әзерләргә тиешбез. Әгәр ул сау-сәламәт булмаса, авыру кешеләр турында кайгырта белмәсә, бернинди дә нәтиҗәсе булмас иде.

   Бала тәрбияләү дигән иң мөкатдәс эш бездән зур җаваплылык сорый. Эшләү ддәверендә мин шуны истә тотып эшләдем. Үзем татар теле һәм әдәбияты

дәресләре укытам. Кешене әхлакый яктан тәрбияләүдә әдәбият- чын мәгънәсендә остаз. Әдәби әсәрләр кешелек туплаган рухи байлыкны, әдәп-

әхлак кагыйдәләрен, нәрсә ул яхшы, нәрсә ул яман төшенчәләрен  үтемле итеп җиткерә.

           Еллар үткән саен кешеләр күңелендәге миһербанлылык, шәфкатьлелек,  ярдәмчеллек кими бара. Ир-атлар, хәтта хатын- кызлар арасында да, эч пошкан саен,  берәр эше барып чыкмаган саен, аракыга, наркотикларга барып тотыну, шулар ярдәмендә күңелне күтәрү очраклары күбәеп китте. Менә шундый күңелсез хәлләрне, проблемаларны истә тотып, безгә-укытучыларга аларның кеше сәламәтлеге өчен иң начар нәрсәләр икәнлеген  үтемле итеп җиткерергә кирәк.

Матур әдәби әсәрләр, сәнгатьле итеп шигырьләр укырга яраткан кеше һәрвакыт хисле була. Аның күңелендә миһербанлылык  сыйфатлары арта бара. Мондый кешеләр бервакытта да андый түбәнлеккә төшми. Әхлаксыз баланың  рухы да сәламәт булмый. Кешенең күңел сафлыгы, гүзәл холкы, барлык байлыктан да өстенрәк. Кешенең тәрбиялелеген  аның үз- үзне тотышына –тәртибенә карап бәялиләр. Үзенең рухи үсешендә югары әхлакый биеклеккә ирешкән кеше  гомер буе шул югарылыкта калырга омтылып яши. Ялгышлар җибәрсә, ул вөҗдан газабы кичерә, хаталарны төзәтү юлларын эзли. Әхлаклылык кешенең гадәти сыйфатына әйләнсен өчен, моңа аны бала вакытында ук гәүдәләндерергә кирәк. Бу- ата-ана, укытучылар, тәрбиячеләр вазифасы. Безнең төп бурычыбыз- балада әхлак тәрбиясе тәрбияләү, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтү. Сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен  камилләштерү, логик фикерләү сәләтен үстерү белән бергә, балаларны сәламәт итеп тәрбияләү максатын да кую.

           Яшь буынны  сәламәтләндерү буенча без алып бара торган эш илнең киләчәк буыны нинди илдә ничек яшәвен хәл итәчәк.

           Соңгы елларда наркомания диагнозы  белән исәптә торучы яшүсмерләр саны арта баруы, күп күләмдә кулланып үлүчеләр саны арта баруы күзәтелә.  ВИЧ инфекциясе  белән агуланган  яшьләр саны да арта. Аларның күбесе – наркоман. Белгечләр  фараз итүенчә, алдагы елларда наркомания белән

авыручылар һәм бу чир белән үлүчеләр саны арта барачак. Шуңа күрә бу афәттән котылу өчен бик күп эшләр эшләргә кирәк.

  Наркомания –замана чире.Киң җәмәгатьчелек, дәүләт органнары аңа каршы кискен көрәшкәндә, яшьләргә уку, ял итү, эшләү өчен тиешле шартлар булдырганда гына тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Сәламәтлеге начаррак булган балалар укуда да артта калалар. Боларның һәммәсен дә безгә үз   эшебездә искә алу зарур.

   Сәламәт булырга өйрәтү сәламәтлек һәм аңа йогынты ясый торган  факторлартурында мәгълүмат бирү генә түгел,ә укучыларның тиешле күнекмәләрне  үзләштерүе дә ул

         Мондый күнекмәләрне татар теле дәресләрендә дә үзләштерергә мөмкин. 5 нче сыйныф укучылары “Сары, әче, һәм файдалы” дигән темага диктант яздылар.Текста лимонны сәламәтлек саклауның иң яхшы чарасы дип атыйлар Лимоннан ясаган дару ашказаны,эчәк авыруларын  дәвалый, тешләрне һәм теш казналарын саклау өчен дә файдалы дип әйтелгән.

    7 нче  сыйныф укучылары “Гөмбә” дигән текстны яздылар.Анда гөмбәнең  аксымга бай булуы, организмга кирәкле тимер,кальций,цинк,йод,күкерт һәм калий  элементларына ия булуы язылган.

   “Дару үләннәре” дигән текстны язганда ,аларның кешеләргә авыруларны җиңәргә булышуын үзләштерәләр.Энҗе чәчәк һәм аның җимеше,женьшень, валериан һәм аның тамыры,сары һәм зәңгәр мәтрүшкә,кара бөтнек, эт тигәнәге,ярмабаш үләннәренең файдасы  турында белем алдылар.

   Ә менә  9 нчы сыйныф укучылары  “Нәрсә ул СПИД?” дигән текстны яздылар. СПИД ның дәвалауга бирешмәүчән йогышлы авыру икәнлеге, аннан ничек сакланырга кирәклеге турында белделәр.

“Истә тотыгыз: сезнең үз- үзегезне тота белүегез СПИДтан  саклануның иң ышанычлы чарасы булып тора”,- дип тәмамлана  диктант. Мондый язма эшләр эшләтү-  укучыларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү инде ул.

     7нче сыйныф укучылары “Сәламәт  булыйм дисәң” дигән темага инша яздылар. Алар да җәмгыятебезгә файда китерү өчен, сәламәт кешеләр кирәклеге турында язалар.Мәсәлән бер укучының иншасы:

 

   “ Безнең җәмгыятебезгә файда китерү өчен, сәламәт кешеләр кирәк.Барлык кеше дә сәламәт булырга тели. Ә моның өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Һәрбер

кешенең режимы булырга тиеш.Без иртә белән торгач,физарядка эшләргә,режимның барлык таләпләрен үтәргә тиеш. Безгә тагын дөрес туклана да белергә кирәк. Сәламәт булу өчен йоклар алдыннан ашарга ярамый, күбрәк витаминлы ризыклар ашарга кирәк.

  Без җәй көне урманга йөрибез,төрле дәва үләннәре,  җиләкләр җыябыз. Болар барысы да сәламәтлек өчен бик файдалы

  Сәламәт тәндә генә сәламәт акыл була. Сәламәт булсак, без яхшы укырбыз һәм киләчәктә үзебезгә ошаган һөнәр сайларбыз”

   Тәрбия сәгатьләрендә дә укучыларга сәламәтлекне саклау һәм ныгыту турында белемнәр һәм күнекмәләр бирәм. Шуны истә тотып,һәр дәрестә диярлек әңгәмәләр үткәрәм,төрле хәрәкәтле уеннар,биюләр өйрәтәм.Тәрбия  сәгатьләрендә “Тешләрне саклау”, “Без наркотикларга каршы”,”Соңыннан үкенерлек булмасын”, “Компьютер һәм сәламәтлек”дигән темаларны кулландым. Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту турында белемнәрне  һәрбер дәрестә дә бирергә була.

   “Хәрәкәт- сәламәтлек  юлдашы ул” дигән тезис сәламәт яшәү рәвешенә  өйрәтүдә  мөһим лозунг булып тора. Хәрәкәттә - бәрәкәт, ди халкыбыз. Әйе, ничәмә-ничә еллар буена  бабаларыбыз  физик хәрәкәттә  булганнар, физик эш эшләгәннәр.Соңгы чорда  һәркайсыбызның  физик хәрәкәте бик азайды,балалар телевизор карау , компьютер  уеннары уйнау белән күп мавыга  Ә бит кешене  рухи һәм физик  яктан тәрбияләүдә, Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү бик нәтиҗәле чара булып тора, кыю, җитез кадрлар үстерүдә ярдәм итә. Физик күнегүләр һәм спорт  белән шөгыльләнү  балаларда һәм яшьләрдә түземлелек, кыюлык, үз сүзендә нык торучанлык,   башка кыйммәтле сыйфатлар тәрбияли.

  Балаларны физик тәрбияләү буенча гаилә өстенә дә шактый зур җаваплылык төшә. Ата-аналар балаларның  таза булып үсүләре өчен яхшы шартлар тудырырга, аларның сәламәтлеге  һәм физик яктан чыныккан булулары турында,  дөрес режим булдыру һәм аларны  физкультура- спорт эшенә тарту турында кайгыртырга тиешләр.

  Укучының режимы тәүлек эчендә вакытка,укуга һәм укудан тыш эшләргә, шулай ук ял итүгә дөрес булудан гыйбәрәт.

 Уку хезмәте укучылардан зур көч һәм физик көч куюны таләп итә. Җитәрлек ял итмәү укучыларның  сәламәтлегенә һәм аларның физик үсешенә җитди зарар китерергә мөмкин.

    Балалар өчен чаңгыда, конькида йөрү, волейбол уйнау, велосипедта йөрү бик файдалы.

    Кояш,һава, судан файдалану баланың әле ныгып җитмәгән организмын  чыныктыру өчен физик тәрбиянең әһәмиятле чарасы.

  Физик тәрбия балаларны санитария һәм гигиена кагыйдәләрен үтәүгә өйрәтүне дә үз эченә ала. Өс киемен ,аяк киемен чиста тоту,ашау алдыннан кулны юу, кулъяулыгыннан файдалану, юыну һәм вакытында мунча керү- болар барысы да  балаларның һәм яшүсмерләрнең гадәтенә керергә тиеш.

  Спорт күнегүләре, хәрәкәтле уеннар киеренке хәләттән чыгарга да ярдәм итә

     Без 21 нче гасырда –яңа технологияләр, гаҗәеп зур ачышлар гасырында яшибез.   Тормышта үз хыялларыңа ирешү  өчен, беренче чиратта, сәламәтлек кирәк.

МББУ Зур  Битаман  гомуми  урта  белем  бирү  мәктәбе.

21 нче гасыр бәласы.

Мәкаләнең авторы: татар  теле һәм  әдәбияты укытучысы  Р.Г.Баһавиева.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

СПИД-гасыр бәласы....

Укучыларга кешелеккә наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуын аңлату. Класс сәгате өчен эшкәртмә....

XX гасыр башы: “Фатиха Аитова мәктәбе”

XX гасыр башы: “Фатиха Аитова мәктәбе”   “Әйдә халыкка хезмәткә, Хезмәт эчендә йөзмәккә!” Габдулла Тукай   Үзен хөрмәт иткән һәр халык үз халкының тарихын яхшы белергә тиеш. Татар халк...

Урта гасыр әдәбиятына йомгак

План-конспект урока по татарской литературе в 10 кл с использованием компьютерных технологий...

Конспект урока по татарской литературе на тему “Комсызлык бәласе” (Венгр халык әкияте) во 2 классе (татарская группа) по ФГОС.

. “КоДәрес темасы: Венгр халык әкияте “Комсызлык бәласе”Максат: Укучыларның коммуникатив компетенция дәрәҗәсен арттыру.Бурычлар:1. “Комсызлык бәласе” дип аталган венгр ха...

Презентация урока по татарской литературе на тему “Комсызлык бәласе” (Венгр халык әкияте) во 2 классе (татарская группа) по ФГОС.

ldquo;КомсДәрес темасы: Венгр халык әкияте “Комсызлык бәласе”Максат: Укучыларның коммуникатив компетенция дәрәҗәсен арттыру.Бурычлар:1. “Комсызлык бәласе” дип аталган венгр ха...

XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү.XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү. Поэзиягә күзәтү. А.Каргалый,Х.Салихов, Г.Кандалый, Г.Чокрый, Акмулла, Г.Сәмитова шигырьләреннән афоризмнар уку (презентация)

Максат һәм бурычлар: Укучыларны XIX гасыр татар әдәбияты тарихы, XIX гасыр поэзиясе, аның күренекле вәкилләре, иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру....