презентация Алмашлык сүз төркемен кабатлау
презентация к уроку (6 класс) на тему

Алмашлык сүз төркемен кабатлау өчен табышмаклар, биремнәр, тест,  аларның  җаваплары

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon almashlyk-ny_gomumil-p_kabatlau.ppt361.5 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

6нчы сыйныфның татар төркемнәрендә алмашлык с үз төркемен кабатлау

Слайд 2

• «Кем тизрәк?» уены. Бирелгән сорау алмашлыкларыннан билгесезлек алмашлыклары ясап язарга. Кем, нәрсә, ни; нинди, кайсы; кайда, кая, кайдан, кайчан; ник, ничек; ничә, ничәнче, ничәләп.

Слайд 3

УЕН: Я, КЕМ ӨЛГЕР? Уенга катнашучылар табышмакларның җавапларын табалар һәм очраган алмашлыкларны т өркемчәләргә аерып язалар 1.Үзе шушында, үзе беленми, тынга беленә, күзгә күренми. 2.Аның эчен ашыйлар, тышын ташлыйлар. 3.Иснәми дә печәнне, капмый да ул саламны, үзе бара өстерәп күп төрәнле сабанны. 4. Бер анага мең бала, аларның да күлмәге кара, юсаң да агармый—шунысы бәла. 5. Алтын баш, камыш аяк, нечкә бил ,- Ни икәнен мин әйтмим, үзең бел! 6. Ал да гөл, үзе оча, аны бел. 7. Җәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак. ер йомгакта мең энә, сиңа тими, син тимә. 8.Д өн ьяда ике туган янәшә яши, берсен-берсе беркайчан да күрмиләр. 9. Үлчәүсез йөртелә, һәркемдә була. , 10.Һәркемдә, бар. - " 11.Бер кыздан: «Бер көнне бакчада бер кеше белән йөридер идең. Ул нинди кеше иде?—дип сораганнар икән, кыз аларга: "Аның анасы минем әнкәемнең каенанасы буладыр"; — дип җавап бирде. Сораучылар: "Ул кеше белән бу кыз ничек карендәш була икән?" -- дип тикшерә калдылар. Кыз үзләреннән көлеп китте. Җавабын инде сез бирегез. Язма эшләр тикшерелә Һәм очколар бирелә. Табышмакларның җавапларын тапкан өчен дә очко бирергә мөмкин. Иң күп очко алган (команда) кеше җиңүче була. .

Слайд 4

Табышмакларны ң җавабы.Алмашлыклар буенча белемегезне тикшерегез 1.Һава 2.Чикләвек 3.Трактор 4.Көнбагыш 5.Ашлык көлтәсе 6.Күбәләк 7.Куян 8.Керпе 9.Күзләр 10.Акыл 11.Әтисе. Зат : аның, ул, аларның, мин, аны, аңа, сиңа, син, сез, минем Тартым : Күрсәтү : шушында, шунысы, бу, ул (искәрмәне искә төшерегез) Сорау : ни, нинди, ничек Билгеләү : үзе, бер,үзең,һәркемдә, үзләреннән Билгесезлек : бер-берсен Юклык : беркайчан Барлыгы11+24(алмашлык)=35 очко

Слайд 5

Тест . Алмашлыклар нинди сүз төркемнә­ ренә карый? а) мөстәкыйль; ә) бәйлек; б) модаль. 1 2. Алмашлыкка туры килгән билгелә­ мәне күрсәтергә. а) эш яки хәлне белдерә; ә) предметның билгесен белдерә; б) исем, сыйфат, рәвеш, сан сүз төркемнә­ рен алмаштырып, аларның мәгънәләренә ишарә итә. 3. Җөмләдә алмашлыклар нинди функ­ ция үти? а) җөмлә кисәге булмый; ә) ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып киләләр; б) аергыч кына булып кала. 4. Алмашлыкларның ничә төркемчәсе бар? а) 2; ә) 7; б) 4. 5. Билгеләү алмашлыкларын күрсәтегез? а) минеке, аныкы, тегенеке; ә) һичкем, һичнәрсә, беркая; б) бары,һәркем,һәммә. 6. Бу алмашлыклар кайсы төркемчәгә карый: теге, шул, тегеләй, болай? а) күрсәтү алмашлыклары; ә) тартым алмашлыклары; б) зат алмашлыклары.

Слайд 6

Җавапларыгызны тикшерегез 1.Алмашлыклар нинди сүз төркемнә­ ренә карый? а) мөстәкыйль; ә) бәйлек; б) модаль. 2. Алмашлыкка туры килгән билгелә­ мәне күрсәтергә. а) эш яки хәлне белдерә; ә) предметның билгесен белдерә; б) исем, сыйфат, рәвеш, сан сүз төркемнә­ рен алмаштырып, аларның мәгънәләренә ишарә итә. 3. Җөмләдә алмашлыклар нинди функ­ ция үти? а) җөмлә кисәге булмый; ә) ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып киләләр; б) аергыч кына булып кала. 4. Алмашлыкларның ничә төркемчәсе бар? а) 2; ә) 7; б) 4. 5. Билгеләү алмашлыкларын күрсәтегез? а) минеке, аныкы, тегенеке; ә) һичкем, һичнәрсә, беркая; б) бары,һәркем,һәммә. 6. Бу алмашлыклар кайсы төркемчәгә карый: теге, шул, тегеләй, болай? а) күрсәтү алмашлыклары ; ә) тартым алмашлыклары; б) зат алмашлыклары


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем сүз төркемен кабатлау.

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем темасына дәрес планы....

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем сүз төркемен кабатлау.Дәрес презентациясе.

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем темасына дәрес презентациясе....

Исем сүз төркемен кабатлау.

6 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән план - конспект....

Фигыль сүз төркемен кабатлау

Повторение темы глагол 4 класс...

6 класста алмашлык сүз төркемен кабатлау

6 класста алмашлык сүз төркемен кабатлау. Дәрес эшкәртмәсе сингапур алымнары кулланып төзелде....

Хикәя фигыль сүз төркемен кабатлау

Хикәя фигыль сүз төркемен кабатлау...

Фигыль сүз төркемен кабатлау(3 сыйныф)

  ДӘРЕСНЕҢ МАКСАТЛАРЫ: —ФИГЫЛЬ СҮЗ ТӨРКЕМЕН КАБАТЛАУ, АЛГАН БЕЛЕМНӘРНЕ НЫГЫТУ;—БӘЙЛӘНЕШЛЕ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ;—ТЕЛГӘ, ТУГАН ҖИРГӘ МӘХӘББӘТ ТӘРБИЯЛӘҮ, БЕР-БЕРЕҢӘ ЯРДӘМ ИТҮ ТЕЛӘГЕ БУЛДЫ...