6 класста алмашлык сүз төркемен кабатлау
учебно-методический материал (6 класс) на тему

Галиахметова Гульшат Наиловна

6 класста алмашлык сүз төркемен кабатлау. Дәрес эшкәртмәсе сингапур алымнары кулланып төзелде.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе

Татар теле

6 нчы сыйныф

Тема:   Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау

(Сингапур методикасын кулланып)

                               Укытучы: Галиәхмәтова

Гөлшат Наил кызы

17 апрель, 2015 нче ел

Тема: Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау.

Дәрес тибы: практик дәрес

Максатлар:

1. Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту; мөстәкыйль сүз төркемнәре буларак алмашлыкны җөмләдә дөрес билгели алуларына ирешү;  алмашлык төркемчәләрен дөрес билгеләү күнекмәләрен ныгыту.

2.  Төркемнәрдә эшли белү күнекмәсен үстерү; аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

3.  Туган телгә  ихтирам тәрбияләүгә этәргеч ясау.

Җиһазлау: компьютер, проектор, карточкалар

Дәрес барышы

I Оештыру.

1. Исәнләшү.

2. Тәртип урнаштыру. Уңай халәт тудыру.

Хәерле көн, укучылар!

Кәефләрне күтәрик,

Дусларча бер елмаеп,

Бер-беребезгә

Хәерле көннәр телик! (Слайд№1)

II. Актуальләштерү.

Укытучы.

Бүген сыйныфта кем кизү?(Бүген мин кизү. Бүген 17 нче апрель, җомга. Сыйныфта барыбыз да бар.)

Әйдәгез, бүгенге көнне аерым сүзләр белән генә  сурәтлик әле. (Болытлы, яңгырлы,  күңелсез яки аяз, кояшлы һ.б.)

Балалар, без нинди сүз төркемнәрен беләбез? (саныйлар).  Бу сүз төркемнәре нинди бүлеккә карый? (морфология)

Бүген дәрестә шуларның кайсысы турында сөйләшүебезне белер өчен, безгә мәкальләр ярдәмгә килер.  Слайд№2) 

1. Кеше сүзен тыңла, үз акылың белән эш ит.

2. Кем эшләми, шул ашамый.

3. Акыллы сүзен мин дип башламый.

Астына сызылган сүзләрнең кайсы сүз төркеме икәнен әйтегез.

Укучылар: Алмашлык.

Димәк, без алмашлык турында сөйләшербез. Ә хәзер мин сезгә битләр бирәм, сез шунда бу сүз төркеме турында нәрсәләр беләсез, шуларны язарсыз.

ТОКИН МЭТ  Һәр команда А3 битенә алмашлык турында белгәннәрен яза. Үзләренең эше беткәч, башка өстәлләрнекен карый, булмаган әйбер булса өсти, сүзләрне тиешенчә бәйли (мәс-н, зат алмашлыгын төркемчә белән).  Һәр командадан берәү алга чыгып, эшләгән эше буенча аңлата.

 (алмашлык - исемне,  сыйфатны, сан һәм рәвешне алмаштырып килә торган мөстәкыйль сүз төркеме, 7 төркемчәсе бар, ясалышы ягыннан 5 төрле, төрле җөмлә кисәге була ала.)Ярар, укучылар, сез бу эшне уңышлы гына башкардыгыз.

III. Материалны ныгыту. Уку мәсьәләсен адымлап чишү (слайд 3)

     Мин табышмаклар әйтәм, ә сезгә  җавап бирергә кирәк. Алай гына да түгел, алмашлыкларны да табарга, нинди төркемчәгә керүен әйтергә кирәк.

1.Сырлы, сырлы,сырлы ул.

Безнең белән җырлый ул.

Биетә дә җырлата.

Күңелле ул ,моңлы ул.

2. Син туктасаң- туктый,

Син барсаң - бара.

Ул нәрсә?

Я ,уйлап кара!

Укучылар:  зат алмашлыклары

Әйе, дөрес. Ә хәзер өстәлдәге конвертлар арасыннан 1 номерлы конвертны  алабыз. Анда сүзләр язылган карточкалар куелган. Бирелгән сүзләр арасыннан алмашлыкларны табарга. Зат алмашлыкларының астына сызарга, затын, санын, килешен билгеләргә. Йөзгә-йөз иптәшеңә укы. Сүзләр:

Мин, ул, сезне, син, безне, энә, кайчан, чыга, сиңа, кемдер, су, ләкин, әкрен.

Нәтиҗә ясау. Әйдә безгә №1 өстәл артында утыручылардан кем яшь буенча олы шул әйтсен әле.

2. Укытучы. Яхшы, бу биремне дә башкардыгыз. Әйдәгез алга таба киттек. Анда  безне  кемнәр көтә икән? Белү өчен шигырь юлларын укыгыз. Сезгә бик таныш булган нинди алмашлыклар бар монда? (Слайд №4)

Ромашкалар бар да ак,

Аерылмый бер-берсеннән;

Ничек болай берүзе

Ул кызылдан киенгән?

Әйттеләр: “Син, сеңелкәй,

Ник үзгәрдең? Нишләдең?

Нигә кызыл чукларың?

Нидән алсу йөзләрең?

                                (М.Җәлил) 

Укучы: сорау алмашлыгы бар.

Әйдәгез, аларны бергәләп әйтик. (ник, нигә, нидән)

МИКС – ФРИЗ – ГРУП (Mix-Freeze-Group) Хәзер сез музыкага хәрәкәтләр ясыйсыз, көй туктагач, мин сезгә сорау бирәм, ә сез җаваптагыча берләшәсез.

1. Алмашлыклар ясалышы ягыннан ничә төрле була? (5)

2. Алмашлыкның  ничә төркемчәсе бар? (7)

3. Бүген атнаның ничәнче көне? (5)

4. Беркем алмашлыгы ничә тамырдан тора? (2)

3. Укытучы. Тактага карагыз әле. (Слайд № 5) Бирелгән җөмләләрдә предметны, предметның билгесен күрсәтү өчен кулланылган сүзләр бармы?

 Менә тау астында гына елга ага.
Әнә ул куаклыклар, яшел тугайлар аша бормаланып чыга.
 Табигатьнең
мондый матур почмагы сирәк очрый.

 Укучы: Әйе, бар. Менә, әнә, мондый.

Укытучы: Бу нинди сүзләр?

Укучы: Күрсәтү алмашлыклары

Әйе,  күрсәтү  алмашлыклары.

Өстәлдәге конвертлар арасыннан 2 номерлы конвертны  алабыз. Бирелгән күрсәтү алмашлыкларын килеш белән төрләндер.

Көтелгән җавап:

I

II

Бу

Шул

Б.к. бу

Б.к. шул

И.к. моның

И.к. шуның

Ю.к. моңа

Ю.к. шуңа

Т.к. моны

Т.к. шуны

Ч.к. моннан

Ч.к. шуннан

Ур.в. к. монда

Ур.в. к. шунда

Иңгә иң иптәшегез белән дәфтәрләрегезне алыштырыгыз. Иптәшегезнең эшен тикшереп, билге куясыз. Бер хатасыз эшкә – “5”ле, бер хаталы эшкә – “4”ле, ике хаталы эшкә – “3”ле.

4. Укытучы. Ә хәзер өстәлдәге 3 номерлы конвертны ачыгыз. Биремне үтик. Нокталар урынына төшеп калган алмашлыкларны куярга. Җөмләләрдән соң алмашлыклар бирелгән.

    Без дусларыбыз белән урманга гөмбәгә киттек. ... бала ... кәрзинен тотты. Гөмбә күп иде. ... да кәрзинен тутырды. ... күтәренке кәеф белән өйләренә таралды.

Куллану өчен сүзләр: Һәр, бөтенесе, үз, барысы.

Тикшерү.  № 2 өстәлдән иң озын чәчле укучыбыз җөмләләрен укысын әле. Монда нинди  алмашлыклар куйдыгыз инде ( билгеләү)?

6.  Укытучы (Слайд № 6)

Экранда бирелгән шигырьдән алмашлыклар табып, төркемчәсен әйтергә.

Кешеләр бит табына һаман

Яки малга,

Яки данга,

Кемдер көчкә,

Кемдер мәхәббәткә, хискә.

Кемдер җырга,

Кемдер кырга,

Кем диңгезгә,

Ә кемнәрдер серле күзгә.

Берәү табына матурлыкка,

Берәү табына батырлыкка,

Берәү табына тапкырлыкка.   (Ф.Яруллин)

Көтелгән җавап: билгесезлек алмашлыгы.

ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН структурасын куллану (бит өләшәм, “әйе”, “юк” сүзләрен язып)

Мин хәзер алмашлык әйтәм, сез килешәсезме? Килешсәгез “әйе” сүзен тотып басасыз, килешмәсәгез “юк” сүзен тотып утырасыз.

Кемдер – юклык алмашлыгы (билгесезлек)

Әллә кем – юклык алмашлыгы (билгесезлек)

Берәү – билгесезлек алмашлыгы (билгесезлек)

Һичнәрсә – юклык алмашлыгы (юклык)

Беркая – билгесезлек  (юклык)

Һичкем - юклык алмашлыгы (юклык)

7. Ә  хәзер сайланма диктант язабыз. Мин җөмләләр  укыйм, сез тартым алмашлыкларын гына язып аласыз.

1. Әби әйтә:

- Әйдә, кызым,безгә,

Безнекеләр байлар:

Ашыйлар да, эчәләр,

Уйныйлар да көләләр.

2. Бу таулар да синеке,

Елгалар да, таллар да.

3. Минем йолдызым да сүнде, синеке дә.

4. Иптәшләр – үзебезнеке ,

Бәлки, гаеп итмәсләр.

Укытучы.  Язганнарны №3 өстәлдән буйга иң кечкенә кеше тикшерсен әле.

Менә без сезнең белән алмашлыкларның барлык төркемчәләрен дә барлап чыктык. 

ДЖОТ ТОТС( вакыт калса)

1.Укучылар 3-4 кечкенә кәгазь бите ала. 2.Алмашлыкка мисал уйларга вакыт бирелә.   3. Бирелгән вакыт аралыгында, укучылар кычкырып тема буенча сүзне әйтә һәм яза баралар. Язган сүзләрен өстәл уртасына куя баралар. 4. Бер бала әйткән сүзне 2 нче кеше кабатларга тиеш түгел.  5. җавапларны берләштерергә, 1 җөмлә төзергә.

III. Йомгаклау.    Укучылар, безнең телебез бик бай икәнен беләбез инде.  Без алмашлык сүз төркемен һәрвакыт кулланабыз.  Алар безнең сөйләмебезне матурайта,  кабатлаулардан коткара. Туган телебезне яратыйк һәм саклыйк!

Молодцы, дәрестә бик актив булдыгыз, рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем сүз төркемен кабатлау.

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем темасына дәрес планы....

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем сүз төркемен кабатлау.Дәрес презентациясе.

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем темасына дәрес презентациясе....

Исем сүз төркемен кабатлау.

6 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән план - конспект....

Фигыль сүз төркемен кабатлау

Повторение темы глагол 4 класс...

презентация Алмашлык сүз төркемен кабатлау

Алмашлык сүз төркемен кабатлау өчен табышмаклар, биремнәр, тест,  аларның  җаваплары...

Хикәя фигыль сүз төркемен кабатлау

Хикәя фигыль сүз төркемен кабатлау...

Фигыль сүз төркемен кабатлау(3 сыйныф)

  ДӘРЕСНЕҢ МАКСАТЛАРЫ: —ФИГЫЛЬ СҮЗ ТӨРКЕМЕН КАБАТЛАУ, АЛГАН БЕЛЕМНӘРНЕ НЫГЫТУ;—БӘЙЛӘНЕШЛЕ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ;—ТЕЛГӘ, ТУГАН ҖИРГӘ МӘХӘББӘТ ТӘРБИЯЛӘҮ, БЕР-БЕРЕҢӘ ЯРДӘМ ИТҮ ТЕЛӘГЕ БУЛДЫ...