Тәрбия сәгате
классный час на тему

Мулланурова Айсылу Мударрисовна

Тәрбия сәгате " Оҗмах әниләрнең аяк астында"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл trbiya_sgate_ozhmakh_nilrnen_ayak_astynda.docx24.69 КБ

Предварительный просмотр:

    Татарстан   Республикасы    Тукай муниципаль районы

                Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбе

                                                       

                                                           

                                                        Тәрбия сәгатенең темасы:                          

            «Оҗмах аналарның аяк астында”

         

                                                Эшне башкарды: Тукай муниципаль районы

                                          Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбенең

                                        I нче категорияле татар теле һәм әдәбияты

                                                укытучысы Мулланурова Айсылу Мөдәррис кызы

Тема:                                       «Оҗмах аналарның аяк астында”

Максат:       Ата-аналарның да, балаларның да бер-берсенә карата булган бурычларын аңлауларына ирештерү һәм боларның Аллаһыбыз алдында иң изге бурычлары икәнлегенә төшендерү.

Җиһазлау: презентация.

  1. Укытучы сүзе.

Коръәндә Аллаһ ата-ананың хакын билгеләде, чөнки моның сәбәбе бар. Әгәр дә без әнине алсак, ул баланы карынында 9 ай йөртә. Аннан соң авырлык белән аны таба. Аннан соң, йокыларын калдырып, ару-талуны белмичә, аны тәрбияләп, имезеп үстерә. Баланы карый, тәрбияли, ашата, үстерә, авырса, аны дәвалый, аның өчен кайгыра. Аның өчен җанын-тәнен бирергә әзер булган ана хәтта бала зур үскәч тә, олылайгач та, йомшак сүзе дә, мәрхәмәте белән дә алардан аерылмый. Шушы ананың баласына булган нигъмәтен санап бетерү мөмкин түгел. Аллаһ балаларга ата-аналары хакында һәм алар каршында буган хокукларын үтәү өчен, бер сүз генә әйтте: итагать. Итәгать – киң мәгънәдәге сүз. Моңарга безнең әти-әнигә булган барча мәрхәмәтебез, аларның сүзләрен кире какмауларыбыз, алар олылайгач та, аларны тәрбияләүләребез – һәммәсе дә керә. Һәм шуңа күрә менә бу итәгать дигән сүз вакытларга карап, гасырларга карап, гаиләгә карап үзгәрергә мөмкин, әмма ул кыскармый. Әти-әни хакы һәрбер гасырларда да, һәрбер вакытта яшәп килде һәм ул иң мөһим вәзгыятьтер. Аллаһы Тәгалә итәгать сүзенә янә бер сүз өстәде, ул да булса: “Әти-әниләрегезгә “уф” дип тә әйтмәгез. Аллаһка гыйбадәт кылганнан соң,  әти-әнигә игелекле булыгыз”, -диде. “Ни өчен Аллаһ ата-анага игелекле булуны Аллаһка гыйбадәт кылганнан соң икенче урынга куйган? Чөнки, беренчедән, Аллаһ та, әти-әни дә балага бу дөньяга килүгә сәбәпчеләрдер. Балаларның бу дөньяга килергә иң әүвәл Аллаһ сәбәпче булса, икенче сәбәпчесе әти-әнисе, һәм дә бу балага тәрбия бирүче иң әүвәл Аллаһ булса, тәрбияне икенче чиратта бирүче ата-анадыр. Тәрбия сүзе дә Раббы тамырыннан алынган. Раббы – Аллаһның бер исеме. Шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә балаларның күңелләренә тәрбия салмаса, балаларның күңелләренә игелелек салмаса, ата-анасы бирә алмас. Шуңа күрә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Бала күңеленә Аллаһтан игелек салынса, атадан фәкать тәрбия генә бирелер”. Аллаһ дәвам итә: “Әти-әниеңә йомшак сүз белән эндәш, каты сүз әйтмә. Әти-әниеңә рәхмәт кочагыңны ач, бөтен күңелеңне аларга бир. Аларны шатландыр. Колачыңны ачып, аларга ярдәм итәргә тырыш. “Я раббым, алар мине кечкенә чакта ничек рәхимле булып тәрбияләгән булсалар, аларга да син шундый рәхмәтеңне бир” – дип дога кыл”. Кечкенә чакта, бишектә яткан балага әти-әни ничек рәхмәтле, ничек рәхимле, аны күтәреп шатланулар, аны сөюләр, баланы үбү, шулай әти-әни тәрбияләгән кебек, ник үскәч без аны онытабыз, ник үскәч, әти-әнине күрәлмас дәрәҗәгә җитәбез, ни өчен без ата-анага сүгенәбез, кул күтәрәбез, алардан өзеләбез. Бу бәгырьнең катылыгы, бу имансызлыкның бер дәлиле, Аллаһка инанмаучы, тәкәббер, Аллаһка башын имәгән бәндә ата-анасына да имәс. Ата-анасына башын иеп, итагать итмәгән бәндә Аллаһ каршында да ихласлы була алмас. Шуннан соң әйтә: “Әти-әниләрегезгә дога кылганда да Аллаһ сезнең күңелләрегезне белеп тора”. Сез аны ихлас күңелдән эшлисезме, яки матур күренер өчен генәме, яки әти-әниегездән берәр байлык, бүләк алыр өченме? Кеше каршында әти-әнисенә игелекле бала дигән исемне алыр өчен генәме? Аллаһ кына белә күңелләрегездә нинди ният булганын. “Әгәр сез ошбу гамәлләрегезне ихластан эшләсәгез, фатир калсын өчен түгел, Аллаһ сезнең гөнаһларыгызны кичерер”. Пәйгамбәребездән (с.г.в.) болай дип сорадылар: “Кайсы гамәл Аллаһ каршында күркәм?” пәйгамбәребез (с.г.в.): “Намазны вакытында уку”, - дип әйтте. Сорадылар: “Аннан соң?” дип сорагач, “Ата-анаңа итагать итәргә”, - диде.

         Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Әгәр берәрегез гомеренең озынаюын, ризыкның         киңәюен теләсә, ата-анасына игелелекле булсын һәм туганнары арасын бозмасын”. Әгәр без бу хәдиснең киресен карасак, моның мәгънәсе: әти-әнигә итәгатьсез булган кеше һәм туганнары арасын өзгән кеше кыска гомерле, тар ризыклы була.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә аңлатып үтте: ана кеше атасына караганда да 3 мәртәбәгә артык, чөнки моның сәбәбе дә безләргә ачыктыр.

II.        Төркемнәрдә тикшерү.

-Бу аятьләрдә кемнәр һәм нәрсә турында сүз бара?

-Балаларның ата-аналарына карата нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш икәнлекләре турында.

-Димәк, дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

-Балаларның ата-аналарның хөрмәтләүләре, аларны рәнҗетергә тиеш түгеллекләре турында.

III.      Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы сүзе: Ата-ана сезнең өчен кем ул?

-Иң хөрмәтле, иң кадерле кешеләр.

-Ни өчен?

-Чөнки алар безне дөньга тудырган. Безне бик күп авырлыклар белән үстергәннәр.

-Димәк, без аларга мәңгегә .......?

-Бурычлы.

-Әйе, бик дөрес. Безнең алар алдында вазифаларыбыз бармы?

-Бар.

-Алар нәрсәләрдән гыйбарәт дип уйлыйсыз? Җаваплар тыңлангач, китаптан балаларның ата-ана алдындагы вазифалары укыла.

-Ата-анаңа “Уфф” – дип тә әйтмә, аларга тавыш күтәрмә, алар белән  ягымлы итеп  сөйләш. Аларга карата үзеңнең рәхимлек канатларыңны җәй һәм әйт: Йә Раббым ата-анам мине кечкенәдән рәхимлек белән үстергән кебек, Син дә аларга рәхимле булсаң иде.

-Кая да булса киткәндә, балалар ата-аналарына хәбәр бирерләр, рөхсәт сорарлар;

-Ата-ана өйгә кергәч, балалар әдәпсез рәвештә ятып тормаслар;

-Вафат булган ата-аналарын балалар онытмаслар, һәрвакыт аларны хәер-дога белән искә алырлар.

 Укып чыккач, һәр бурыч сорау-җавап тәртибендә тикшерелә, аннары аларны балалар бер-берсенә сөйләп күрсәтә.

Балаларга бирем(һәр бала мөстәкыйль башкара).

  • Хәтерегезгә төшерегез әле: югарыда укып кителгән вазифалардан чыгып, кайсыларыгыз ата-аналарына карата нинди яхшылыклар кылды һәм кыла?(җаваплар).
  • Бер риваятьтә болай диелгән: “Җәннәт әниләрнең аяк астындадыр”. Моны ничек аңлыйсыз?
  • Ана-кеше өчен иң кадерле, иң күркәм зат. Чөнки ул аны тудырган. Әгәр бала анасына итәгатьле, инсафлы булса, Аллаһы Тәгаләбез аны оҗмахка кертер.
  • Бер хәдистә “Ата-аналары исән вакытта, я аларның берсенә, я икесенә дә итәгать итмәүчеләр җәннәткә керми. Андыйлар нәфрәткә дучар булалар”, -диелгән.
  • Моны ничек аңлыйсыз?
  • Атага да, анага да балалар тигез карарга, аларны үпкәләтмәскә, рәнҗетмәскә бурычлылар.

Балаларга бирем

-Ничек уйлыйсыз: ата-аналарның балаларына карата вазифалары бармы?

-Бар.

-Алар нәрсәләрдән гыйбарәт?(Җаваплар тыңлангач, югарыда әйтелгән китаптан шул вазифалар укыла:

-Баласын хәләл ризыклар белән тукландырыр;

-Бала тугач, матур вә мәгънәле исем кушар;

-Ир баласын сөннәткә утыртыр;

-Мәктәп яшенә җиткәч, аны мәктәпкә укырга илтер;

-Җиде яшеннән башлап, әкрен генә дини белемне өйрәтер һәм кыска сүрәләрне ятлатыр;

-Ун яшенә җиткәч, намаз укырга өндәр. Бу яшьтән соң баланы Коръән укырга һәм динебез нигезләренә өйрәтү-ата-ананың иң мөһим бурычларыннан;

-Ата-ана балаларын аермас, барысын да бертигез яратыр.

-Ата-ана баласының яхшы кешеләр белән дус булуына игътибар итәр, чөнки начар кешеләр баланы начар юлларга алып кереп китәргә мөмкиннәр.(Укып чыккач, балалар бер-берсенә сөйләп күрсәтәләр).

IV.  Дәресне йомгаклау, укучыларның эчке кичерешләре белән танышу. Дәрестә нәрсә турында сүз барды? Үзегезгә нинди сабаклар алдыгыз?

V. Өйгә эш. Әти-әниеңә карата вазифаларны ничек үтәвең турында инша яз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Йокы - сәламәтлек нигезе" темасына тәрбия сәгате

Әлеге класс сәгате укучыларның йокы турындагы күзаллауларын арттыра, сәламәт яшәү рәвешен прогадагандалый....

Тәрбия сәгате

тәрбия сәгате...

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

Ачык тәрбия сәгате "Китап - белем чишмәсе"

Мәктәп укучыларының китапханәгә йөрүләре елдан - елга кими бара. Аларны ничек тә китап укуга тарту максатыннан ел саен укучылар каршында 2 апрель - Халыкара балалар китабы көнендә төрледән - төрле чар...

Гомер яхшылык өчен бирелгән. Тәрбия сәгате өчен дәрес эшкәртмәсе.

Эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы һәм презентация тупланган. Ул 5-6 нчы класс укучылары өчен тәкъдим ителә. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; яхш...

Тәрбия сәгате. "Гомер яхшылык өчен бирелгән".

Бу эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы, презентация бирелә. Ул  4-5 нче класс укучылары өчен тәкъдим ителә....

Гүзәл дә соң Апасым Ачык тәрбия сәгате

Максат. 1. Укучыларны Апас җирлегеннән чыккан күренекле шәхесләр белән таныштыруны дәвам итү, күренекле якташларыбыз турында белгәннәрне тулыландыру....