Урок татарского языка "Казань - столица Татарсана"
план-конспект урока (5 класс) на тему

Шакирова Марьям Ваккасовна

Урок развития речи

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_klass_kazan.docx30.4 КБ
Файл prezentatsiya_microsoft_office_powerpoint.pptx792.3 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф: 5

Тема: Казан – Татарстан Республикасының башкаласы. Бәйләнешле сөйләм үстерү. 

Максат:  1.Укучыларның Татарстан республикасы, аның башкаласы  Казан темасына бәйләнешле сөйләм  үстерү, сүз байлыгын арттыру.

 2. Логик фикерләүләрен, иҗади эшләүләрен үстерү.

 3. Туган ил белән горурлану хисе тәрбияләү, милли үзаң формалаштыру. 

 Принциплар:

1.Дидактик принциплар: күрсәтмәлелек, уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы.

2.Гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив – тематик принциплар.

Уку-укыту ысуллары: аңлату-күрсәтү, өлешчә эзләнү.

Дәреснең тибы:  яңа тема.

Дәреснең төре: бәйләнешле сөйләм үстерү.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, фикер алышу, иҗади эш, эзләнү.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер, презентация, видеоролик, карточкалар.

Дәрес барышы.

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

  1.  Оештыру өлеше.

 Уңай  психологик халәт булдыру

Исәнмесез, дусларым, хәерле көн!

Телим сезгә сәламәтлек,

Зур уңышлар, әлбәттә.

Бер елмаеп карашыйк та

Дәресне башлап җибәрик

Без хәерле сәгатьтә!

-Без бүген остаханәдә  (мастерской). Скульптор кулына материал ала, аны  башта йөрәге белән тоя,     кулы белән җылыта, балчык әзер булгач кына  төрле фигуралар ясый башлый, аның иҗат эше башлана.  Ә безнең иҗат материалыбыз бүген сүз булыр. 

         

  1. Актуальләштерү

-Сез әдәбият дәресендә татар халкының күренекле язучылары, шагыйрьләренең иҗатлары белән танышасыз.  

Нури Арсланов һәм  Саҗидә Сөйләманова иҗатлары белән танышкансыз. Бу шагыйрьләрнең нинди шигырьләрен өйрәндегез?

-Дәрестә  нәрсә турында сүз барыр икән?

-Әйе, укучылар. Сүзебез Казан турында булыр. Безнең бүгенге максатыбыз- сочинение язарга әзерлек.

-Эпиграф итеп нинди шигырь юлларын алыр идегез?

- (Н.Арслановның “Казан”,

С.Сөйләйманованың ”Кайный, шаулый  Казан урамнары”) .

  • Казан турында.

(Презентациядә бирелгән  шигырь юлларыннан  сайлыйлар)

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

  1. Виоеоролик карау.

  1. Әңгәмә.

  1. Иҗади эш

4.Физкультминутка

6.Карточкалар белән эш. Иҗади эш. Релли Тейбл

7.Синквейн куллану

-Сез алдыгыздагы  кәгазь битләрен алыгыз һәм андагы раслауларга “әйе” дисәгез”+”, “юк” дисәгез”-“  куегыз.

Укучыларга видео тәкъдим ителә.

-Кәгазьләрдә эшегезне дәвам итегез.

-Видеороликны карагач, сезнең фикерегез үзгәрдеме?

 

-Ә сезнең кайсыгызның Казан шәһәренә барганыгыз бар? 

-Казан дигәч, сезнең күз алдына тагын нинди сүзләр, күренешләр  килә? Шул сүзләрне  алдыгызга куелган кәгазьләргә  языгыз әле. 

Кәгазьнең уртасына Казан сүзе язылган.

-Бу сүз белән бәйле сүзләрне күбрәк язган саен ул сүзнең мәгънәсе аңлашыла гына бара. Сүз - сөйләм барлыкка китерә. Сез уйлап язган сүзләр белән җөмләләр төзик әле.

-Ә хәзер Казан шәһәренә сәяхәткә чыгыйк. Менә Татарстан  картасына карагыз. Менә Лениногорск, ә менә Казан шәһәре. Казаныбыз истәлекле урыннарга бик бай. Менә Казан шәһәренең горурлыгы – Кремль. Менә безнең тарихыбызны саклаучы Милли музей. Менә патриот – шагырь Муса Җәлил һәйкәле, Казан Дәүләт Университеты – башкалабызның горурлыгы.

Мин Казанда, тарихи калабыз,

“Саумы”диеп сиңа кулым сузам.

Кочак җәеп каршы ала сыман,

Казан ханы гүзәл Сөембикә.

Башым иям Җәлил һәйкәленә,

Идел өсләренә күз салам.

Бер чүгәләп изге ташларыңа

Ял итәм дә, тагын  кузгалам.

-Мин сезгә карточкалар таратам,  шигырьләрдән  иң төп сүзне яки сүзтезмәне язып алыгыз.

 Казаным, син – минем моң бишегем,
Балкып янар якты кояшым .
Милләтемнең горурлыгы булып,
Яктылыкка дәшеп торасың.

 И нурлы Казан

Туган ил төсе.

Синең ташларда

Бабайлар эзе.

Барлык шәһәрләрдән дә 
Син яктырак, моңлырак,
Зур үскәч тә, мин сине 
Онытмамын туган ягым .

Мин яшимен башкалада,
Аның исеме –Казан.
Күңелләргә иман өстәп 
Мәчеттән агыла азан.


Бик борынгы шәһәр үзе
Аңа бер мең ел тулды.
Горур , бөек башкалама
Бөтен дөнья таң кала.


Чиксез бәхет минем өчен
Яшәү шәһри Казанда.
Тукай телен, Сәйдәш моңын
Саклый Казан һаман да.
 

Казан, Казан! Сиңа багышлап
Инде күпме җырлар язганнар.
Күпме яшьләр синдә белем алып
Чын мәгънәдә кеше булганнар.

Син бел, Казан, акыл ияләре
Синдә тупланганга данлы син.
Башка шәһәрләр күк үле түгел,
Белемнәрең белән җанлы син.
Раил Гатауллин

-Ә хәзер сез менә шундый шигырь юлларын үзегез уйлап карагыз.

Исем

Сыйфат.сыйфат.

Фигыль.Фигыль.Фигыль.

Җөмлә.

Синоним җөмлә.


Укучылар биремне үтиләр.(Эр-ар-гайд структурасын кулланалар)

Укучылар видеороликтан соң яңадан бирем өстендә эшлиләр.

Укучылар җавабы тыңлана.

 Укучылар җавабы.

-..........

- халык, музей, театр, шәһәр, матур, борынгы...

(Раунд Тейбл структурасын кулланып эшлиләр)

Укучылар  телдән җөмләләр төзиләр.

Укучылар Казанның истәлекле урыннары турында сөйлиләр.

Укучылар рәсемнәр буенча әзер җөмләләр кулланып текст төзиләр.

Укучылар шигырьнең сүзләрен әйтеп күнегүләр башкаралар.

Парлашып төп фикерне язып алалар. Үз сүзтезмәләрен төркемнәрдә уку.

 Казаным – моң бишегем, якты кояшым, милләтемнең горурлыгы,

Нурлы Казан,  ташларда бабайлар эзе.

син яктырак, моңлырак,  сине онытмам,

башкала-Казан, агыла азан,

борынгы шәһәр, бер мең ел тулды, горур башкалам, бөек башкалам, дөнья таң кала

Тукай телен саклый, Сәйдәш моңын саклый.

Укучылар үзләренең  шигъри юлларын укыйлар.

IY. Рефлексия

  • Укучылар, бу җөмләләрне тәмамлыйк әле.
  • Мин дәрестә....
  • Казан- ...
  • Туган ил  ...

Y. Билгеләр кую

- Син бүген үзеңә нинди билге куйдың?

Укучылар җавабы

YII. Өй эше

Казан  турында сочинение язарга.

Укучылар өй эшен һәм татар китап фонды сайтын язып алалар.

 

YI .Дәресне йомгаклау

Сез дәрестә сүзләр белән  эшләп,  үз эшегезне  бик оста башкардыгыз.  Дәрестә өйрәнгән сүзләрне кулланып өй  эшләрен дә эшләп килегез.

-   Без сүзләрдән җөмләләр төзегән кебек скульпторның да фигурасы әзер. Ул нәрсәгә ошаган?

Планетабызның бер почмагында безнең Татарстан республикабыз урнашкан. Чал тарихлы Казаныбыз  гөрләп яши.Үсеп планетабызның төрле почмакларына таралагач “Сез кайдан?” дип сорасалар,  “Мин Татарстаннан, мин-Казаннан” дип җавап бирәчәксез.

Онытма син

Һәр нигезнең, һәр авылның,

Һәр каланың үткәне бар...

Гыйбрәт алырлык мирасның

Калганы бар, киткәне бар.

Горур сүз әйт, сорасалар:

Ни кавемнән?Нинди җирдән?

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән.

Хәтерләүдән курыкма син!

Ил үткәнен онытма син!

-җиргә, планетага.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Шакирова Мәрьям Вәккасовна Аксубай 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче квалифика цион категорияле татар т еле һәм әдәбияты укытучысы

Слайд 2

Казан-Татарстан Республикасының башкаласы

Слайд 3

Сочинениегә эпиграф 1. И Казан, дәртле Казан, моңлы Казан, нурлы Казан! Г. Тукай 2. Казан,Казан! Сине миннән артык Яратучы, белмим, бар микән?! Н.Арсланов 3. Кайный, шаулый Казан урамнары... С. Сөләйманова

Слайд 7

Мин Казанда, тарихи калабыз, “Саумы”диеп сиңа кулым сузам. Кочак җәеп каршы ала сыман, Казан ханы гүзәл Сөембикә. Башым иям Җәлил һәйкәленә, Идел өсләренә күз салам. Бер чүгәләп изге ташларыңа Ял итәм дә тагын кузгалам.

Слайд 8

Казаным, син – минем моң бишегем, Балкып янар якты кояшым . Милләтемнең горурлыгы булып, Яктылыкка дәшеп торасың. И нурлы Казан, Туган ил төсе. Синең ташларда Бабайлар эзе.

Слайд 9

Барлык шәһәрләрдән дә Син яктырак, моңлырак, Зур үскәч тә, мин сине Онытмамын туган ягым. Мин яшимен башкалада , Аның исеме –Казан. Күңелләргә иман өстәп Мәчеттән агыла азан .

Слайд 10

Бик борынгы шәһәр үзе Аңа бер мең ел тулды. Горур , бөек башкалама Бөтен дөнья таң кала. Чиксез бәхет минем өчен Яшәү шәһри Казанда . Тукай телен , Сәйдәш моңын Саклый Казан һаман да.

Слайд 11

Казан, Казан! Сиңа багышлап Инде күпме җырлар язганнар . Күпме яшьләр синдә белем алып Чын мәгънәдә кеше булганнар . Син бел, Казан, акыл ияләре Синдә тупланганга данлы син . Башка шәһәрләр күк үле түгел , Белемнәрең белән җанлы син . Раил Гатауллин

Слайд 12

Казаным – моң бишегем якты кояшым милләтемнең горурлыгы нурлы Казан ташларда бабайлар эзе син яктырак син моңлырак сине онытмам җырлар язганнар башкала-Казан данлы син борынгы шәһәр бер мең ел тулды горур башкалам бөек башкалам дөнья таң кала Тукай телен саклый Сәйдәш моңын саклый

Слайд 13

Синквейн (шигырь төзү) 1.Исем 2.Сыйфат.Сыйфат. 3.Фигыль.Фигыль.Фигыль. 4.Җөмлә. 5. Синоним җөмлә.(Беренче юлдагы сүзгә синоним)

Слайд 14

Җөмләләрне тәмамларга Мин бүген дәрестә.... Казан- ... Туган ил ...

Слайд 15

Өй эше “Казан-Татарстан Республикасының башкаласы” дигән темага сочинение язарга (178- бит, 6 – бирем).

Слайд 16

http://www.tatknigafund.r u Казаным-башкалам .( Беренче китап ) Казань-столица моя.(Первая книга)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект урока "Ульяновск- культурная столица Европы 2020"

Проект урока "Ульяновск - культурная столица Европы 2020" занял 3 место в региональном конкурсе "Евролингва"....

Презентация к уроку Ульяновск- культурная столица Европы 2020

Презентация является сопровождением к уроку "Ульяновск- культурная столица Европы 2020"...

Конспект урока татарского языка на тему " Ө хәрефе" во 2 классе (татарская группа).

2 В сыйныфында “Ө хәрефе” дигән темага дәрес. Укыту процессында укучыларны тәрбияләү юллары, аларга белемнәрне бирү, ул белемнәрне тикшерү һәм ныгыту юллары, укучыларның акыл көчләрен һәм сәләтләрен ү...

Презентация урока татарского языка на тему "Ө хәрефе" (татарская группа), 2 класс

Тема: Ө хәрефе. Максат:1. [ө] авазының әйтелешенә һәм язылышына өйрәтү.2. Ө хәрефләре кергән сүзләрне уку һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.3. Активлык хисен тәрбияләү. Җиһазлау: компьютер, ...