Ул көннәрнең даны мәңгелек
учебно-методический материал (8 класс) на тему

        Кайманов урамы Прости авылында туып сугышка киткән безнең якташыбыз Никита Фадеевич Кайманов истәлегенә атала. Н.Ф.Кайманов Бөек Ватан сугышы елларында тиңдәшсез батырлыклары өчен Совет хөкүмәте тарафыннан Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1972 нче елның 13 февралендә герой якташыбыз вафат була, ләкин авылдашлары аның батырлыгын хөрмәт итеп искә алалар. 1984 нче елның 9 маенда Н.Ф. Каймановка туган авылында музей ачыла. Музей ачылуга аның тормыш иптәше Александра Васильевна да килә. Ул авылдашларына һәм килгән кунакларга Никита Фадеевич турында кызыклы истәлекләр сөйли. Халык бәхете өчен көрәшүчеләрнең исеме безнең күңелләребездә мәңгегә сакланыр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ul_konnrnen_dany_mngelek.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Гыйлфанова Гөлназ Рәшит кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Түбән Кама шәһәре

28 нче мәктәп

Ул көннәрнең даны мәңгелек!

Музыка. Татар халык көе “Шахта көе”.

Айрат. Егерме икенче июнь. Кырык бердә.

             Җиргә афәт килде ул көнне.

             Тарих каһәрләгән шушы көнне

             Мөмкинме соң оныту, мөмкинме?!

1нче слайд. Ул көннәрнең даны мәңгелек.

Женя. Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,

            Соңгы тапкыр кояш балкыды.

            Таң атмады бүген, көн тумады,

            Алды җирне сугыш ялкыны.

2нче слайд. Быел илебез Бөек Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтә.

Диана. Сугыш озын,

             Аның зәхмәтләре

             Кешелекнең җанын йөдәтә:

             Җир шарының кайтавазы булып,

             Чаң каккандай кага йөрәккә.

Алина. Кырык бернең гөлчәчәкле җәе

             Кырау алып килде гөлләргә.

             Гөлчәчәкләр таңда сулып төште

             Башын куеп туфрак мендәргә.

Диана.  Алтмыш биш ел вакыт аерса да илне

              Утлы, канлы, данлы еллардан.

              Әмма хәтер әле дә йөртә безне

              Фронтларда – авыр юлларда.

3нче слайд. Алтмыш биш ел вакыт аерса да илне

                    Утлы, канлы, данлы еллардан.

                    Әмма хәтер әле дә йөртә безне

                    Фронтларда – авыр юлларда.

 

Руслан. Кирәкми безгә кан кою,

              Кирәкми безгә сугыш!

              Безнең теләк якты, матур,

              Тыныч хезмәт һәм тормыш!

4нче слайд. Быел илебез Бөек Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтә.

     

1нче алып баручы . Хәерле көн, укучылар! Һәр яңа көн туды исә, без бер-беребезгә имин, тыныч көннәр телибез. Мин дә менә сезгә: “Хәерле көн!” – дип эндәшәм. Узган һәрбер көнебез, кылган барлык гамәлебез хәерлегә булсын.

2нче алып баручы. Ә хәзер сезне килгән кунакларыбыз белән таныштырабыз:

  1. Мәхмүтова Чулпан Наил кызы – җәмәгать оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге башлыгы;
  2. Ганиев Р.М. – Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе;
  3. Шәфыйкова Мәхтүмә Сәләхетдин кызы – мәгълүмати-методик үзәкнең методисты;
  4. Фәтхуллина Гүзәл Фәһим кызы – мәгълүмати-методик үзәкнең милли бүлек мөдире;
  5. Шиһапов Зирәк Гыйләҗ улы – Аксакаллар шурасы рәисе;

1нче алып баручы. Көннәр, еллар бер-бер артлы үтә тора. ХХ гасырның ишекләрен ябып, яңа гасырда яши башлавыбызга дә дистә елга якын вакыт үтеп киткән. Башкалабыз Казанның 10 гасырлык юбилее, ТАССРның 90 еллыгы, Казан университетының 200 еллыгы кебек зур вакыйгаларны билгеләп үттек, алда – Бөек Җиңүнең 65 еллыгы...

        2нче алып баручы. Бәйрәмнәрнең иң олысы, иң кадерлесе - әлбәттә, Җиңү бәйрәме. Күп корбаннар хакына, зур югалтулар исәбенә яуланган Җиңү ул! Тарих бу кадәр булган афәтне башка хәтерләми.        

       1нче алып баручы.  Рәсми мәгълүматларга караганда, илебез бу сугышта 27 млн кешесен югалткан, 1700 шәһәр хәрабәгә әйләнгән, 10 мең авыл җир белән тигезләнгән. Димәк, анда яшәүчеләрнең ачы язмышын күзалларга була.    

5нче слайд. Илебез бу сугышта 27 млн кешесен югалткан, 1700 шәһәр хәрабәгә әйләнгән, 10 мең авыл җир белән тигезләнгән.

        2нче алып баручы. Илебезгә һөҗүм иткән дошман бик көчле һәм рәхимсез иде. “Һәр очраган русны, совет кешесен үтер, синең алдыңда карт кешеме, хатын-кызмы, ир баламы, туктап калма – барысын да үтер”, дип язылган була фашистлар боерыгында. Һәм фашистлар үтерә. Алар миллионнарча совет кешесен: коралсыз, көчсез, авыру кешеләрне юк итте, картларны, хатын-кызларны, балаларны газаплады һәм үтерде.

6нчы слайд. "Родина-мать зовет” плакаты.

7нче, 8нче слайдлар. Сугыш фрагментлары.

        1нче алып баручы. 100 меңнәрчә кеше фашист төрмәләрендә, концлагерьларда газап чиккән. Алар арасында М.Җәлил һәм А.Алишлар кебек татар шагыйрьләре дә булды. Без аларның үлемсез батырлыклары алдында баш иябез.

9нчы слайд. Муса Җәлил портреты.

 

        2нче алып баручы. 9нчы сыйныф укучысы Гыймадетдинова Гүзәл  М.Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен укый.

10нчы слайд. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган эмблема.

        1нче алып баручы. Ә хәзер сүзне мөхтәрәм кунагыбыз, Хәрби Диңгез флоты һәм тыл ветераны, II ранг капитаны  Агълиуллин Габдулла Сәхиулла улына бирәбез.

      Ветеранга биреләсе сораулар:

  • Җиңү киләсенә ышандыгызмы?
  • Мәктәптә ничек укыдыгыз?
  • Көчле солдат булу өчен нишләргә кирәк?
  • Үзегез белән булган берәр истәлекле хәлне сөйләгез әле.

1нче алып баручы. 5б сыйныфы укучысы Хәйруллина Диана башкаруында татар халык биюе.

 

        2нче алып баручы. Сугыш  ул – коточкыч фаҗига. Аның бер көнен күз алдына китергәч, йөрәкләр жу итә. Ә Бөек Ватан сугышы 1418 көнгә, 1418 төнгә сузылган.

11нче слайд. Бөек Ватан сугышы 1418 көнгә, 1418 төнгә сузылган.  

 

       1нче алып баручы. Чик буенда урнашкан Брест крепостена сугыш шундук килеп җитә. Бик күп сабыйлар, хатын-кызлар һәм командирлар, нәрсә булганын да аңлап бетерә алмыйча, сугышның беренче минутларында ук һәлак була, ә исән калганнар соңгы чиккә кадәр көрәшә. Крепостьны саклаучылар илдән бөтенләй аерылып кала, ләкин алар көрәшне дәвам иттерә.

12нче слайд. Брест крепосте сурәте.

        Без тормышларын һәм гомерләрен туган илгә багышлаган якташларыбыз белән дә чын күңелдән горурланабыз һәм аларның батырлыклары алдында баш иябез. 9нчы декабрь шәһәребез тарихына яңа урам ачылу вакыйгасы белән кереп калды. Яңа урамнарның берсенә Бөек Ватан сугышы герое, ветеран Рифкат Хәйрулла улы Гайнуллин исеме бирелде. Рифкат Хәйрулла улы Гайнуллин республикада бердәнбер Дан Ордены кавалеры иде. Кызганычка каршы, ветеран үзе һәм гаиләсе өчен бик шатлыклы булган бу минутларны күрә алмады, ләкин аның бөек исеме безнең күңелләребездә гасырлар буена сакланыр.

13нче слайд. Гайнуллин Рифкат Хәйрулла улы портреты.

       

        Кайманов урамы Прости авылында туып сугышка киткән безнең якташыбыз Никита Фадеевич Кайманов истәлегенә атала. Н.Ф.Кайманов Бөек Ватан сугышы елларында тиңдәшсез батырлыклары өчен Совет хөкүмәте тарафыннан Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1972 нче елның 13 февралендә герой якташыбыз вафат була, ләкин авылдашлары аның батырлыгын хөрмәт итеп искә алалар. 1984 нче елның 9 маенда Н.Ф. Каймановка туган авылында музей ачыла. Музей ачылуга аның тормыш иптәше Александра Васильевна да килә. Ул авылдашларына һәм килгән кунакларга Никита Фадеевич турында кызыклы истәлекләр сөйли. Халык бәхете өчен көрәшүчеләрнең исеме безнең күңелләребездә мәңгегә сакланыр.

14нче слайд. Кайманов Никита Фадеевич портреты.

2нче алып баручы. 4а сыйныфы укучысы Федотова Диана Муса Җәлилнең “Бүреләр” шигырен укый.

15нче слайд. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган эмблема.

       1нче алып баручы. Үткән сугышның бар афәтен үз иңнәрендә кичергән хатын-кызларыбыз... Алар турында зур-зур әсәрләр язылды, җырлар иҗат ителде, ләкин әле болар бер тамчы гына.

       2нче алып баручы. Урман кисү, окоп казу, чәчүлек орлык ташу, бияләйләр бәйләү, иртә таңнан кара төнгә кадәр эшләү, үзләренә дә булмаган азык-төлекне фронтка озату һ.б. Аларны шулай эшләргә нәрсә мәҗбүр итте икән?

16нчы, 17нче слайд. Хатын-кызлар тылда.

        1нче алып баручы. 9а сыйныфы укучысы Шәрәфетдинова Айсылу башкаруында җыр. Татар халык җыры “Герман көе”.

       2нче алып баручы. Әйе, беркем дә, бернәрсә дә онытылмаска тиеш. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!

18нче слайд. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!

     Фидакарь җаннарның күбесе инде фани дөньяда күптән юк. Әмма кылган рухи батырлыклары, игелекле гамәлләре белән халкыбыз күңелендә яшәргә лаеклы! Алар

Ил-көн даны, тере хәтер булып,

Яңа буыннарда яшәсен...

     1нче алып баручы. Шуның белән кичәбез ахырына якынлашты. Рәхмәт килгән кунакларга, тамашачыларга. Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Алар даны мәңгелек!!!

Вечер встречи с ветеранами ВОВ в школе...

Ул көннәрнең даны мәңгелек

"Ул көннәрнең даны мәңгелек" (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына быгышланган сыйныйф сәгате эшкәртмәсе...

"Аларның даны мәңгелек" темасына доклад.

Сугыш бетүгә һәм аларның геройларына багышланган доклад...

Телдән журнал. Батырларның даны мәңгелек.

Танылган шагыйрь, язучыларыбызның батырларча көрәше....

Сыйныфтан тыш чара "Алар даны мәңгелек"

Сыйныфтан тыш чара "Алар даны мәңгелек"Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана...

Ул көннәрнең даны мәңгелек

Кичә 5-11 сыйныфларда  класс сәгатьләре, кичәләр өчен. Сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш  кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын  күрсәтү...