Телдән журнал. Батырларның даны мәңгелек.
методическая разработка (5 класс) на тему

Шайхулова Гульназ Фаязовна

Танылган шагыйрь, язучыларыбызның батырларча көрәше.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon teldn_zhurnal.doc69.5 КБ

Предварительный просмотр:

Телдән журнал.

Тема: Батырларның даны мәңгелек!

Максат: 1) Телдән журнал аша укучыларны М. Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәримнәрнең сугыш елларындагы тормышы һәм иҗат юлы белән таныштыру; 2) шигырьләрен, җырларын, әсәрләрен өйрәнеп, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, әлеге бөек шәхесләрнең иҗатына карата кызыксыну уяту, патриотик тәрбия бирү.

Җиһазлау: батырлык турында язылган сүзләр, әдипләрнең портретлары, китап күргәзмәсе, слайдлар.

                                                            Кичәнең барышы.

Укытучы. Яшәү... Бөтен кеше дә озак һәм бәхетле яшәргә тели. Һәркем белә: бар –җисми яшәү, бар – рухи яшәү. Җисми яшәү, - димәк, кешенең туганнан алып үлгәнчегә хәтле булган яшәве. Ә рухи яшәү – кеше үзе үлгәннән соң да исеменең, бигрәк тә кылган эшләренең халык телендә, халык аңында саклануы. Безнең бүгенге кичәбез,  нәкъ менә безнең арабыздан рухи үлем белән киткән батырлар турында булыр. Без аны телдән журнал рәвешендә үткәрербез. Әлеге журнал битләрен без, барыбызга да таныш булган М. Җәлил, А. Алиш, Ф. Кәримнәргә багышларбыз. Үзләрен Бөек Ватан сугышы кырларында батырларча тоткан шәхесләребез алар гына түгел әлбәттә, алар бик күп. Без аларның һәрберсенә хөрмәт белән карыйбыз, аларның батырлыклары алдында баш иябез.

Телдән журналыбызның беренче битен герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышларбыз. Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.

Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы белән сезне 7 нче сыйныф укучысы Хәйретдинова Диана  таныштырып үтәр.      

Укучы.  Муса Җәлил 1906 елда Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мандолинада уйнарга өйрәнә. Рәсем ясарга ярата.

Муса Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Табигать матурлыгы аның күңелен узенә тарта, соңыннан ул бу күзәтүләрен рәсем итеп төшерә.

Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр дә язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый.

Ул 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. Ләкин 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара. Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган:«Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 енең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, улгән шагыйрьнең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул.

1943, декабрь».

Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чорында иҗат ителгән шигырьләре сөйләтелә.

“Төрмәдә төш”, “Таш капчык”, “Соңгы җыр” “Җырларым”

Журналыбызның икенче битен Абдулла Алишка багышлыйбыз. А. Алиш белән таныштыру өчен сүзне 5 нче сыйныф укучысы Танатарова Ильмирага бирәбез.

Абдулла Алиш 1908 елның 15 сентябрендә Спас районы Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 6-7 яшьләрендә әтисеннән укырга-язарга өйрәнә, аннан соң авылдагы башлангыч мәктәптә, 1917-1919 елларда Ямбакты мәдрәсәсендә белем ала. 1919-1921 елларда Бураково авылында ачылган мәктәптә укуын дәвам итә, аннары Спас педогогия техникумы каршындагы җидееллык рус мәктәбен тәмамлый. Мәктәп елларында А. Алиш фәннәрне яхшы үзләштерү белән бергә, драма һәм әдәбият түгәрәкләре, концертлар оештыру, стена газеталары чыгару кебек эшләрдә башлап йөри, үзе дә шигырьләр, хикәяләр яза.

1927 елның җәендә Казанга килеп, Казан Җир төзү техникумында укый башлый. Биредә укыганда ул әдәбият белән аеруча кызыксына: әдәбият түгәрәкләренә йөри.

А. Алишны балаларның яраткан язучысы иткән жанр - әкиятләр. Әдипнең “Капкорсак патша” исемле беренче әкияте “Пионер каләме” журналында басылып чыга. 1935-1940 елларда А. Алиш егермедән артык әкият яза. Бу әкиятләр җыйнак, уку өчен кызыклы, сурәтләү чараларына бай, образлы тел белән язылганнар.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк А. Алиш сугышка китә, солдат-радист сыйфатында Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша. 1941 елның 12 октябрендә, Десна елгасы буенда чолганышта калып, әсир төшә. Берлин янындагы төрмәдә А. Алиш Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша, алар белән бергә яшерен оешмада эшли. 1943 елның августында фашистларга каршы көрәшүче бу оешманың эше ачыла, һәм оешмада торучыларны фашист суды үлем җәзасына хөкем итә.

Абдулла Алишның Бөек Ватан сугышы чорларында иҗат ителгән шигырьләре сөйләтелә.

“Өченче көз”, “Үзем турында җыр”

Укытучы. Муса Җәлил, Абдулла Алиш һәм тагын 9 Совет солдаты, бер көнне, бары тик берничә минут аерма белән генә, фашистлар тарафыннан җазалап үтерелгән батырлар. Безнең тыныч тормышта яшәүебездә аларның өлешләре әйтеп бетермәслек дәрәҗәдә зур. Әйдәгез, хәзер аларны искә алып үтик, исемнәрен хәтеребездә тотыйк.

Слайдлар күрсәтелә бара, батырларның исемнәре әйтелә.

Гайнан Кормаш, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Гариф Шабаев, Әхмәт Әднәшев, Фәрит Сәйфелмөлеков, Фоат Булатов, Сәлим Бохаров.

25 август иртәнге сәгать сигездә Муса Җәлил һәм тагын 10 татарны “үлем йорты”дип аталган баракка алып киләләр. Тоткыннарны билгеләнгән сәгатьтә “үлем йорты”ннан җазалап үтерү барагына алып киләләр. Гильотина үзе күренмәслек итеп калын пәрдә белән каплап куелган була. Сакчылар тоткыннарны берәмләп эләктереп алып гильотинага ыргыталар. Бик үткенләп кайралган 75 килограмлы балта шунда ук башны чабып өзә. Шул мизгелдә корбанның үле гәүдәсе читкә алып ыргытыла, чираттагы тоткынны китерәләр. Тоткыннарның башы идәнгә тәгәрәп төшү белән, палач аны кулынна алып йөзенә караган һәм  күзләренә карап  “Без сезне җиңдек” дип әйтә торган була.

 Илебез өчен батырларча көрәшкән тагын бер язучыбыз Фатих Кәрим. Ф. Кәрим турында безгә 6 нчы сыйныф укучысы Вәлиуллин Айрат сөйләр.

Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов 1909 нчы елның 9 гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында туа. Тугыз яшендә вакытта аның әтисе үлеп китә. Әтисе сукыр булса да , үзе өчен генә шигырьләр чыгара, аларны балаларына сөйли торган була. Апасы Мәрьям дә лирик шигырьләр яза. Аларның Ает авылы яныннан гына гүзәл Дим елгасы ага. Шигырьләрдән апасы күбрәк әнә шул матурлыкны җырлый . Абыйсы Ярлы Кәрим исә (чын исеме Габдулла) ул елларда шагыйрь булып таныла, Аның әсәрләре еш кына газета-журналларда басылып килә. Боларның һәммәсе Фатихны да иҗатка дәртләндерә. Татар әдәбиятына якынрак булырга омтылуы аны Казанга тарта.Дөрес, ул әдәбият-сәнгать уку йортына тугел, бәлки, абыйсы тәкъдиме буенча, җир төзү техникумына укырга керә. Һәм менә шул елларда(1925-1929) ул даими яза башлый . Сигез ел эчендә (1929-1937) яшь шагыйрь ун китап чыгара. Ләкин шәхес культы шаукымы Ф.Кәримгә дә кагыла , байтак вакыт аңа тоткынлыкта интегергә туры килә. Ул шигырьләрен төрмәдә дә яза.
Фатих Кәрим 1941 елның 30 декабрендә сугышка китә.Аның каләм көче бу елларда аеруча ныгый. Шагыйрьнең госпитальдән җибәргән хатында мондый юллар бар: “Язам.Окопта да яздым, сугышта да яздым, монда да язам. Шигырь язарга өйрәнү өчен кичергән елларның файдасы күп булды. Тик менә кәгазь юк.
Чыннан да , Ф.Кәрим Бөек Ватан сугышы елларында күп һәм сәнгатьчә югары дәрәҗәдәге әсәрләр иҗат итте.
Мин рядовой солдат бу сугышта
Тик бер нәрсәм белән аерылам:
Рядовойлар төнен йоклаганда.
Мин йокламыйм шатлык, кайгыдан.

Бер минут та башка тынгы бирми,
Окоп почмагында утырам,
Аламын да куен дәфтәремне,
Янып җыр язарга тотынам.
Ут булмаган җирдә ай яктырта,
Җыр хакына кала йокылар;
Окопларда язган хатларымны
Хөрмәт белән дуслар укырлар,-

 “Ватаным өчен”, “Сөйләр сүзләр бик күп алар”
Әйе,сугыш араларында никадәр һәм берсеннән-берсе гүзәл әсәрләр язган шагыйрь Ф.Кәрим тыныч елларда нинди генә әдәби җәүһәрләр бирмәс иде! Тик гомере кыска булган икән шул. Нинди үкенеч , сугыш бетергә ике ай ярым калган да, 1945 елның 19 февралендә батырларча һәлак була.

Сугыш чорында иҗат ителгән “Гөлсем ” поэмасы бигрәк тә тетрәндергеч. Мин сезгә аның кыскача гын эчтәлеген сөйләп, кайбер өлешләрен укып үтәрмен.

Сугыш башланганнан соң Гөлсемнең сөйгән яры сугышк китә. Фашистлар Гөлсемнәр авылына да килеп җитәләр, Хатынның күз алдында, сөте белән дан тоткан сыерының маңгаена атып үтерәләр. Аннан соң ананың кулыннан баласын йолкып алып, каядыр алып китәләр. Ана да бер тотам калмыйча алар артыннан бар. Менә алар бер йортка килеп җитәләр, Баланы күрү белән немец докторы, “нинди әйбәт донор тапкансың”, - дип  офицерны мактый.

  • Әйтегезче, минем баламны

Нигә бире алып килдегез?

Авырмый ул, кая, бирегез,

Бирегез, бир йөрәк алмамны!...

  • Чамадан тыш каны ташыган,

Авыру, ханым, авыру балагыз,

Артык канын суырып алабыз, -

Көлә доктор, үзе ашыга.

Ак җәймәле биек өстәлгә

Кычкырта да сал баланы,

Сабыйларның канын ала ул,

Фашистларга гомер өстәргә.

Бала беләгеннән кан ага,

Моны карап торган анага

Кояр өчен диңгез яшь кирәк,

Андый яшькә түзәр күз сирәк.

Көлә доктор: “Җитәр бер юлга,

Инде агып бетте шикелле...”

Мәк чәчкәсе кебек сөйкемле,

Алсу йөзле бала сулыга.

Сулыга ул, көя, күгәрә,

Танымаслык булып үзгәрә.

  • Балам, бәгърем! – Гөлсем ташлана,

Тик кулына улын бирмиләр:

  • Әле иртә, көт син, түз, диләр.
  • Нәрсә көтим... нәрсә башлана?

- Көлә доктор сыйпап пеләшен:

- Бик беләсең килсә, менә шул –

Яра ямау өчен балаңның

Бераз тиресен тунап аламын.

  • Тиресен тунап!...- Гөлсем чигенә.

Гәүдәләнә тунау шәүләсе,

Чирканудан тетри гәүдәсе,

Шәле шуып төшә иңенә.

Калтырана, нидер эзләнә:

  • Тиресен тунап!... Доктор, туктагыз,

Бала калсын, мине тунагыз,-

Шәфкать сорап җиргә тезләнә.

Көлә доктор, үзе карамый:

  • Синең тирең калын, ярамый.

     Сыны катып сабый тилмерә,

     Басканмыни утлы тимергә,

     Спирт белән тәнен сөртәләр,

     Уеп-уеп тиресен кисәләр...

     Арка, күкрәгендә ун яра,

     Көчкә сулыш ала, бичара!

Җирдә үксеп яткан Гөлсемгә

Аяк белән төртә офицер:

  • Ник елыйсың, ташла, я,  җитәр,

Күтәр башың, артык җилсенмә!

Менә шулай төргән көенә

Ал балаңны, бар, кайт өеңә.

Чыга Гөлсем салкын урамга,

Кансыз бала туңар, һичшиксез;

Кайтыр иде, өе ишексез,

Кая барып, кемдә кунарга?

Әлбәттә инде, сабый бала, мондый газапларны күтәрә алмый:

Керфекләрен сирпеп ямь генә,

Күзен йомган сабый мәңгегә.

Пома ахырында Гөлсем баласын үтергән офицердан үч ала, ул аны үзенең чәч толымнары белән буып үтерә.  

Бу толымы хәзер көч аңа!

Җиңүенә Гөлсем ышанып,

Селки-селки буа дошманын,

Улы, иле өчен үч алып.

 

Укучылыр, күргәнегезчә сугыш беркемне дә аямаган, хәтта, әле яшәү тәмен татырга җитешмәгән сабыйларга да күпме газап кичерергә туры килгән.

Мин журналыбызның соңгы битен ябып, шуны әйтәсе килә: безгә, бездән соң килгән буынга мондый сугышларны күрергә язмасын. Бүгенге сөйләшүдән гыйбрәт алыйк һәм тыныч тормышыбызның кадерен белергә өйрәник.

Күкләребез мәңге аяз булсын,

“Уф” дип алмыйк әле сулышны.

Көннәребез тыныч үтсен берүк,

Беркайчан да күрмик сугышны.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Алар даны мәңгелек!!!

Вечер встречи с ветеранами ВОВ в школе...

Ул көннәрнең даны мәңгелек

"Ул көннәрнең даны мәңгелек" (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына быгышланган сыйныйф сәгате эшкәртмәсе...

"Аларның даны мәңгелек" темасына доклад.

Сугыш бетүгә һәм аларның геройларына багышланган доклад...

Ул көннәрнең даны мәңгелек

      Кайманов урамы Прости авылында туып сугышка киткән безнең якташыбыз Никита Фадеевич Кайманов истәлегенә атала. Н.Ф.Кайманов Бөек Ватан сугышы елларында тиңдәшсез батырлыкла...

Сыйныфтан тыш чара "Алар даны мәңгелек"

Сыйныфтан тыш чара "Алар даны мәңгелек"Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана...

Батырларның даны онытылмый

Җиңү көне- ул бөтен рәсәйләрне берләштерүче бәйрәм. Чөнки Ватаныбыз өчен барлык халыкларның уллары һәм кызлары бергә батырларча  сугышканнар. Җиңү өчен үлем белән көрәшеп, сугыш кырларында кан тү...