Текст өстендә эш.
план-конспект урока (8 класс) на тему

Габдеева Фарида Рафаэловна

8нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_klass.docx20.57 КБ

Предварительный просмотр:

                         Казан шәһәре

                        Яңа-Савин районы

                    91 нче урта мәктәпнең

            8 нче сыйныфында (рус төркеме) үткәрелгән

                 татар әдәбияты дәресе планы

        Укытучы : Габдеева Фәридә Рафаэль кызы

                               

                                     

                                2015 ел

   

 Тема: “Читекләр” текстын уку

Максат:1.“Читекләр” тексты өстендә эшләү.

              2. Халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан  танышу,сөйләм телләре өстендә эшләү ,сүзлек байлыгын арттыру.

               3. Татар халкының  милли киемнәренең бүгенге тормыштагы урыннарын билгеләү ,алар белән горурлану хисе тәрбияләү

.                          

Дәреснең тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе.

Җиһазлау: карточкалар, компьютер, проектор, экран, тема буенча презентацияФ.С.Сафиуллина, Р.Х.Мөхиярова “Татар теле” 8 нче  сыйныф өчен дәреслек.

Кулланылган структуралар: микс пэа шэа, куиз-куиз- трейд конэрс, релли робин, раунд тэйбл

                             

                                      Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.
  • Исәнмесез, укучылар!
  • Хәерле көн сезгә!
  • Яныгыздагы иптәшегезгә Кояшлы көн теләгез.
  • Көннәр кояшлы булсын!
  • Каршыдагы иптәшегезгә хәерле көн теләгез.
  • Көнебез хәерле үтсен!
  • Укучылар бер-беребезгә елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик. Утырыгыз, укучылар.
  1. Өй эшләрен тикшерү һәм укучыларның элек үзләштерелгән белемнәрен актуальләштерү.

  1. Өй эшен тикшерү(конэрс).

(СЛАЙДта түбәтәй, чигелгән сөлге, калфак рәсемнәре.)

Һәр укучы үзенә ошаган киемне сайлый һәм шул кием янына барып үзенә пар таба .Билгеле бер вкыт эчендә пары белән әңгәмә кора. (Берничә укучыны тыңлау).

  1. Укучыларның элек үзләштерелгән белемнәрен актуальләштерү.
  • Укучылар,өй эшенә бирелгән  түбәтәй, чигелгән сөлге, калфакның нинди уртак яклары бар?
  • ..
  • .Әйтегез әле, чигү белән татарлар гына шөгыльләнгәнме?
  • ...
  • Әйе, дөрес.Ә татарларның  чиккән бизәкләр русларныкыннан аерыламы?
  • ...

(СЛАЙД)

  • Моны кайдан белергә була?
  • ...
  • Бу милли киемнәр нәрсә белән аерыла?
  • ...
  • Әйдәгез, искә төшереп китик әле.Рус һәм татарларның милли киемнәрендә нинди орнаментлар күрергә мөмкин икән.(СЛАЙДЛАР)
  • ...
  • Татарларда чигеп чигелгән бизәкләрне кайларда күрергә мөмкин?
  • Милли киемнәрдә.
  • (СЛАЙД)  Әйе  укучылар, татар халкының милли киемнәренең кайсын гына алып карасак та аның һәркайсында чигеп эшләнгән бизәкләрен күрергә була.Менә без бүгенге дәресебездә бизәкләре кулдан чигеп эшләнгән, күннән тегелгән татар халкының милли киемнәренең берсе читек турында сөйләшербез.Шулай итеп, дәресебезнең(СЛАЙД)
  •  максаты: татар халкының милли киемнәренең берсе - читек белән якыннан танышу;

-читекләрнең бүгенге тормыштагы урынын билгеләү.

  1. Яңа теманы аңлату.

1) Сүзлек белән эш (СЛАЙД).

      -Ә хәзер яңа теманы башлаганчы сүзлек өстендә эшләп алыйк   (Релли Робин).

      2) Читек турында сөйләү(СЛАЙД).

  • Читек  сүзен-“ чигелгән итек” дигән сүздән ясалган дип әйтүчеләр дә бар.Күннән ясалган аяк киемнәрен иң беренче  татарлар теккәннәр (СЛАЙД).Тора –бара  аны хатын- кыз һәм ирләрнекенә аерганнар(СЛАЙД).Менә бу рәсемгә карасак, ир-ат  читеге бизәксез, хатын- кыз аягындагы читек чигелгән бизәкле.

             3)Текст өстендә эш.

а)Текстны укытучының укуы.

б)Аңлашылмаган сүзләр өстендә эшләү.

  • в )Текстны тәрҗемә итү.
  • г)Текст буенча сораулар бирү.

-Укучылар, кызганычка каршы Арча милли аяк киемнәре тегү фабрикасы кризислар булу сәбәпле ябыла (СЛАЙД). Ләкин бу һөнәрне дәвам итүче шәхси эшмәкәрләр бар. Бүгенге көндә алар  читекләрне заказ буенча  ике атнага якын тегәләр, аларның бәяләре бизәкләренә карап 7-13 мең.

  1. Материалны ныгыту ягъни белем күнекмәләрен камилләштерү, аны гамәлдә куллану.

  1. –Укучылар,текстны аңлавыгызны тикшереп карау өчен  бер-беребезне тикшереп карыйк әле.

(Куиз-куиз- трэйд) Укучылар билгеле бер вакыт эчендә  янындагы иптәше белән бер-берсенә сорау бирәләр. Вакыт тәмамлангач укытучы берничә укучыдан сорый.

  1. Диалог төзү(Микс пэа шэа).

Музыка куела , укучылар класс буенча йөриләр, музыка туктагач үзләренә пар табалар  һәм билгеле бер вакыт эчендә укытучы әйткән темага диалог төзиләр.

4. Йомгаклау

1)Дәрескә йомгак ясау(Раунд тэйбл)

Өстәлдәге ак битнен уртасына өчпочмак ясыйлар һәм шунда читек дип язалар.Билгеле бер вакыт эчендә һәр укучы чиратлашып читек турын  дәрестә нинди яңалык алган шул турыда берәр җөмлә яза.

2)Билгеләр кую.

3)Өй эше бирү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Базарда» тексты өстендә эшне дәвам итү.

Дәреснең темасы «Базарда» тексты өстендә эшне дәвам итү. Тибы : лексик Һәм грамматик күнекмәләрне камилләштерү.Үткән дәрестә өйрәнгән лексиканы һәм хәзерге заман  фигыльләрне сөйләмдә куллануны ...

Презентация к уроку по теме «Базарда» тексты өстендә эшне дәвам итү.

На презентации использованы материалы для урока, представлены картины овощей и фруктов, задания по теме урока....

5нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты"Куркак юлдаш"тексты өстендә эш.

Бердәм дәүләт тестына әзерлекне башлангыч һәм урта сыйныфлардан ук алып барырга кирәк.Мин 5нче сыйныфның рус төркемнәрендә Р.З.Хәйдәрова дәреслеге белән эшлим.Бердәм дәүләт тестына әзерләнү элементлар...

Текст өстендә эш.

8нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес конспекты...

Инфинитивны “Табын янында” дигән текст өстендә ныгыту.

8 нче рус телле укучылар өчен коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес эшкәртмәсе...

В.Осееваның "Уллар" тексты өстендә эш.

6 нчы сыйныфта туган тел дәресе....