Ф.Кәрим “Сугыш вакыйгаларының сурәтләүнең иң матур үрнәге”
творческая работа учащихся (11 класс) на тему

Фахрутдинова Алена Ришатовна

    Бөек Ватан сугышы темасы поэзия өлкәсендә дә гәүдәләнеш таба. Минем аеруча фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим турында әйтеп узасым килә. Фатих Кәрим- әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган  шагыйрьләребезнең берсе. Иҗади эшебезне “Сугыш вакыйгаларын сурәтләүнең иң матур үрнәге” дип атадык. Иҗади тикшеренү эшемнең   максаты Ф.Кәрим иҗатында Бөек Ватан сугышы темасы, аның поэзиясендә немец солдаты образын ачу.Максат түбәндәге бурычларны хәл итүне таләп итте: Ф.Кәрим иҗатында сугыш темасының  чагылыш үзенчәлекләрен күзәтү. Хезмәтнең тикшерү объекты –“Гөлсем”, “Ант”, “Сагыну җыры”, “Халык үче”  шигырьләре,“Тимер һәм тимерче балладасы”. Максат һәм бурычлардан чыгып хезмәт кереш, төп өлеш , йомгак һәм библиографиядән тора.

    Шагыйрьнең “Гөлсем”, “Ант”, “Сагыну җыры”, “Халык үче”  шигырьләрен анализлагач, без шундый нәтиҗәгә килдек: фашист, немец образын ул төрле сүзләр белән куллана: дошман, вандал, фашист, үлем. Немец солдаты образы үлем төшенчәсенә тәңгәл килә. Немец сүзен үлем сүзе җелән алыштырсаң да, сүзнең мәгънәсе үзгәрми, сүз кем турында барганлыгы беленеп тора.  Без авторның иҗатын башка яктан карадык, Ф.Кәрим үзенең поэзиясендә немец солдаты образын ничек гәүдәләндерә. Шагыйрь иҗатында фашистларның ерткычлыгын, явызлыгын күрсәтә.

  Миндә “Тимер һәм тимерче балладасы” турында  миндә шундый уйлар туды: татар әдәбиятында ул уңышлы әсәр, чөнки патриотик хисләр уята, фашизмны шигъри  ялкын белән көйдерә. Фатыйх Кәрим поэзиясенең патриотизмнын күрсәтүче мөһим моментларның берсе. Автор безгә ике дөньяны  күрсәтә: немецлар таптаган җирләрне һәм Туган илебезне.    Сугыш мәхшәре эчендә, ут һәм кан эчендә романтика күрү Ф.Кәримнең тормышка, яктылыкка ышанычы белән бәйле иде. Бу ышаныч сугышның иң драматик ситуацияләрендә  романтик планда сурәтләү мөмкинлеге тудырды.

 Иң беренче игътибарыбызны баллада героена юнәлтик. Балладаның төп герое-Саттар. Баллада алымы шагыйрьдә барлык буяуларны калку итеп бирергә, конфликтны кискен итеп сурәтләргә мөмкинлек бирә. Баллада бөтенләе белән сугышның  зур гомумиләштерү белән сурәтләнгән эпизодына, яшәү рәвеше белән үлем арасындагы көрәш эпизодына эйләнеп китә. Тормышның үлемне җиңүе әсәрдә Саттарның тимер тавын җиңеп чыгуы аша җанландырыла диеп әйтелә Мәҗитов әсәрендә.    Сугыш мәхшәре эчендә, ут һәм кан эчендә романтика күрү Ф.Кәримнең тормышка, яктылыкка ышанычы белән бәйле иде. Бу ышаныч сугышның иң драматик ситуацияләрендә  романтик планда сурәтләү мөмкинлеге тудырды. Һәм шуңа күрә, бу әсәр сугыш вакыйгаларын сурәтләүнең иң матур үрнәге булып тора.

   Сугыш һәм фаҗига. Бу ике төшенчә аерылгысыз бәйләнгән. Фатих Кәрим төшенчәсе дә шушы төшенчәләр тирәсендә кайный. Сугыш аны көрәшче - шагыйрь итте, бу фаҗига аны үлемгә этәрде. Шагыйрьнең шушы афәтне - сугышны сурәтләүгә багышланган әсәрләрен күздән кичергәч, бер олы хакыйкатькә инанасың: сугыш булмаска тиеш, фаҗигаләргә чик куелсын! Шагыйрьнең әдәби мирасының кыйммәте шушы түгелмени?!

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл f.krim_sugysh_vakyygalarynyn_surtlunen_in_matur_urnge.docx39.82 КБ

Предварительный просмотр:

И.Хәлфин исемендәге республика фәнни-конференция

Бөек Ватан сугышында катнашкан язучыларның язмышы һәм иҗат чикләре

Фәнни-тикшеренү эше

Ф.Кәрим  “Сугыш вакыйгаларының сурәтләүнең иң матур үрнәге”

Башкарды:

Нурхәмәтова Әдилә Чулпан кызы

Авиатөзелеш районы “37нче гимназия”

ГББУМАУнең 11А сыйныф укучысы

Фәнни җитәкчеләр:

Фәхретдинова Алена Ришат кызы, филология фәннәре кандидаты,

Багавиева Венера Ислам кызы, 1 кв.категорияле татар теле укытучысы

                                                           Казан, 2015

Эчтәлек

     1.  Кереш...........................................................................................................3

    2.     Төп өлеш....................................................................................................4

    2.1. Фатих Кәримнең сугыш чоры поэзиясендә  сугыш  немец солдатының        образы………...................................................................................................5-7

    2.2.Ф.Кәрим  «Тимер һәм тимерче” балладасы.........................................8-10

    3.     Йомгаклау. Кирәкми безгә сугыш.....................................................10-11

     4.     Кулланылган әдәбият.............................................................................12

     5. Кушымта..................................................................................................13-16

 

 

Кереш

    Бөек Ватан сугышы темасы поэзия өлкәсендә дә гәүдәләнеш таба. Минем аеруча фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим турында әйтеп узасым килә. Фатих Кәрим- әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган  шагыйрьләребезнең берсе. Фатих Кәрим ил язмышы өчен бик борчыла, үзенең уй-фикерләрен  төнлә шигырь буларак теркәп куя, үзе әйткәнчә, “җыр халкына кала йокылар».

     Шагыйрь үзенең сугыш темасына багышланган беренче әсәрләрендә үк җиңүгә булган тирән ышанычны җырлый. Бу- халкыбызның көчен аңлауга нигезләнгән ышаныч. Бөек Ватан сугышы башлангач та, ил өчен изге көрәшкә шигырьләре миллионлаган совет кешеләренең йөрәк хисе, ант сүзе булып яңгырый. Ф.Кәрим- бөек Ватаныбызның тугрылыклы солдаты, үз иле, үз туган җире, туган туфрагы өчен чын күңеленнән кайгыртучы батыр сугышчы, кайнар йөрәкле шагыйрь. Фашизмга каршы көрәш көннәрендә ул җырны байрак итеп күтәрде, аны батырлар данын мәңгеләштерә торган үлемсез һәйкәл, буыннардан буыннарга күчә торган халык мәхәббәте итеп күрде. Фронт тормышының хәтәр һәм авыр шартларына карамастан, шагыйрь һәр буш минутн әдәби иҗат өчен файдалана. Ул Ватан сугышының авыр фаҗигасен рухи яктан да, физик яктан да кичерә, ләкин кешелек сыйфатларын,дуслык һәм бигрәк тә бер-берсен сатмаган образлар тудыра.

    Үзенең шигырьләрендә генә түгел, хәтта хатынына язылган хатларында да ул Ватан өчен батырларча сугышуын, Туган илгә булган мәхәббәтен, фашизмга каршы корал белән дә, җыр белән дә көрәшүен исбатлый: “Бөтен көчемне фашизмга каршы көрәшкә юнәлдерәм. Миллионланган кызылармеецлар белән бергә, бер сафта бөек Ватанымның, синең, сөйгән балаларымның бәхетен даулыйм. Җырларымның ялкыннарын ун тапкыр көчәйтеп, илем өстенә җиңү шатлыгы чәчәкләрен сибү көненә ышанычлы адымнар ясыйм...

Төп өлеш

2.1.    Фатих Кәрим иҗатында сугыш темасы

Ф. Кәримнең поэтик таланты аеруча Бөек Ватан сугышы чорында ачыла. Армиягә ул 1941 елның 30 декабрендә алына һәм 1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр алгы сызыкта булып, солдат һәм взвод командиры сыйфатында, Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза, Украинаны, Белоруссия, Карпатны азат итү сугышларында катлаша, ике тапкыр авыр яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Фронтның авыр шартларына карамастан, Ф. Кәрим сугыш чорында һәр буш минутын иҗат өчен файдалана. 1941—1945 еллар арасында ул тугыз лоэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык шигырь яза. Сан ягыннан гына түгел, сыйфат һәм идея-эчтәлек ягыннан да шагыйрьнең бу чор әсәрләре иҗатта яңа биеклеккә күтәрелү, камиллеккә ирешү мисалы булып торалар. Аның поэзиясендә сугыш чынбарлыгының катлаулы фәлсәфәсе, туган ил өчен җаннарын кызганмый көрәшкән совет кешеләренең, совет солдатының табигый эчке кичерешләре, патриотик хисләре, сөйгәненә булган олы мәхәббәте, тыныч тормышка сусавы гаҗәеп бер ихласлык һәм шигърилек белән гәүдәләнә. Ф. Кәримнең бу елларда иҗат иткән лирик шигырьләре, «Гөлсем» (1942), «Идел егете» (1942), «Кыңгыраулы яшел гармун» (1942), «Пионерка Гөлчәчәккә хат» (1942), «Тирән күл» (1942), «Үлем уены» (1942), «Партизан хатыны» (1943), «Өмет йолдызы» (1944) поэмалары, «Тимер һәм тимерче» (1942) балладасы, Муса Җәлилнең Моабит циклы шигырьләре белән бергә, сугыш чоры татар совет поэзиясенең иң югары ноктасын тәшкил итәләр.
Бөек Ватан сугышы елларында Ф. Кәрим чәчмә әсәрләр язуга да игътибар бирә: «Шакир Шигаев» (1943) исемле драма, «Разведчик язмалары» (1942) һәм «Язгы төндә» (1944) исемле ике повестен иҗат итә. Бу әсәрләрдә, поэзиясендәге кебек үк, сугыш темасы — батыр совет сугышчыларының җанлы образлары, төрле милләт кешеләреннән оешкан совет армиясенең рухи һәм сугышчан бердәмлеге чагыла.

Бөек ватан сугышы чоры поэзиясенең җәүһәрләре булып ,һичшиксез, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Гадел Кутуй, Нури Арысланов, Әнвәр Давыдов һ. б. иҗатлары санала. Һәр әдип үз шиъгри әсәрләрендә ватандашларны изге көрәшкә рухландыра, ватанын яклаучы батырлар образын сурәтли .Фәтих Кәримнең иҗаты да моңа матур үрнәк булып тора, ләкин безне башка бер мәсьлә кызыксындырды. Ул да булса, шагыйрьнең әсәрләрендәге немец солдатларының образын ачу. Шактый гына материал табылды:
                                       Юлбасарлар таптый туган җиреб
езне[1]

                                                     Әйләнер дошман көлгә[2]

Безнең Һөҗүм дәһшәтенә түзми,
Көнбатышка качкан вандаллар...

Менә аны...аны китерәләр,
тора дар агачы янында,
түбән игән башын, йөзе кипкән,
кешегә хас җылы караш беткән,
тик вәхшилек калган канында.

...бу тактага аның корткочлыгы,
хыянәте,бөтен ерткычлыгы
кара дегет белән язылган:

"Кеше үтерүче фашист Мюллер-
сабыйларны утка салучы

Мәлгүнь Мюллер карый югарыга...
Курка, ләгънәт, куркып чәчен йолка,
чукмар белән маңгаена суккан
этнекедәй күзе акая
[3] 

Төнен шакал кебек иснәнеп,
күгәргән,туң ипи кисәген
кимерә сакта Гитлер солдаты
[4] 

Күзәтә ул ,сиздерми генә,..
Фашист козгыннары килгәнен
[5]

Куркып төсе качкан баланы
вандал үзе ала кулына
[6]

Чыга доктор, куырып җилкәсен ,
күзлегеннән чәчри явызлык
карчык битле,әби авызлы,
баз гөмбәзе төсле лепкәсе
[7]

Офицерны мактау исертә.
Аңа тормыш-канда коену.
җирәндергеч җирән мыегын,
күсе кебек итеп сикертә.
[8]

Якын дуслар итү сәбәбе
мәет эзләп йөргән этләрне.
Ул да бит шул вампир Гитлерның
Агу сеңгән тырнак кисәге.
[9]

Бу йөгергән куркак гәүдәгә
Саттар мылтык төзәп өлгерә
[10]

...Ава җиргә куркак гәүдәсе -
калмый эзе, калмый шәүләсе, һәм кабер дә булмас аңарга.

Нәфрәт кенә килер аның янына ,
җир чирканыр аның каныннан.

Кеше тапмый зарын сөйләргә,
яшен яшереп елар анасы;
егерме ел сөйгән баласын
Теле бармас "улым" дияргә.
[11](85 б.)

Яшереп булмый ,курка тимерче:
"Ычкынмасын кулдан бу "үлем"...
[12] 

Анализлардан күренгәнчә, фашист, немец образын ул төрле сүзләр белән куллана: дошман, вандал, фашист, үлем. Немец солдаты образы үлем төшенчәсенә тәңгәл килә. Немец сүзен үлем сүзе җелән алыштырсаң да, сүзнең мәгънәсе үзгәрми, сүз кем турында барганлыгы беленеп тора.  Без авторның иҗатын башка яктан карадык, Ф.Кәрим үзенең поэзиясендә немец солдаты образын ничек гәүдәләндерә. Шагыйрь иҗатында фашистларның ерткычлыгын, явызлыгын күрсәтә. 

2.2. Ф.Кәрим  «Тимер һәм тимерче” балладасы

Нәрсә соң ул баллада? Баллада-лироэпик жанр. Традицион баллада нигезендә героик, тарихи, фантастик яки көнкүрештәге вакыйгалар ята. Аерым үзенчәлекләре белән (хикәяләү һәм сюжетка  ия булуы ) баллада поэмага тартым. Хикәяләүчеләрнең кичерешләре балладага тирән тәэсирлелек һәм хислелек өсти. Татар әдәбиятында балладага нигез салучы М. Җәлил “Сандугач һәм чишмә”, “Кызыл ромашка”, Ә.Фәйзинең “Дала һәм кеше”,”Кара таш ник дәшми” һ.б.

Иҗади эшебезне “Сугыш вакыйгаларын сурәтләүнең иң матур үрнәге” дип атадык. Минем сезне Ф.Кәримнең “Тимер һәм тимерче” балладасына карата язылган тәнкыйть мәкаләсе белән таныштырасым килә. Иң беренче очракта тәнкыйтьнең нинди төшенчә икәнен билгеләп үтик. Тәнкыйть –әдәби  иҗатның сәнгатькә якын булган бер төре. Икенче төрле аны әдәбият фәне диеп йөртәләр. Бу фән әдәби әсәрләрне хәзерге әдәбиятка нигезләнеп тикшерә һәм бәяли.

  Иң беренче игътибарыбызны баллада героена юнәлтик. Балладаның төп герое-Саттар. Саттар илле яшьлек солдат немец танкы белән очраша һәм шушы тартышта җиңеп чыга. Ул сугышка кадәр авылда тимерче булып эшләгән. Ләкин, тимерче булса да, аның тәне тимердән түгел бит. Автор Саттарның тимерче булуын очраклы гына ассызыкламый. Бу аның тыныч тормыштагы һөнәре генә түгел, бәлки рух ныклыгын, ихтыяр көчендә күрсәтә. Тагын шунысы мөһим: тимерче буларак, ул- тимер тавы танкның “йомшак” якларын да белә. Саттар белән танк күзгә-күз, капма-каршы киләләр. Әлбәттә, Саттар бу тирәлектә бердәнбер солдат түгел. Бар аның иптәшләре. Әмма танкка иң якыны ул. Димәк, аның язмышын хәл итү бу очракта Саттар өстенә төшә.

    З. Мәҗитов үзенең мәкаләсендә Саттарны болай дип бирә: “тимер тавын туктату көченә ия булган тимерче Саттар совет халкының искиткеч табигыйлек көче белән сурәтләнгән образы сыйфатында  күз алдына баса. Куркакны совет солдаты тимерче Саттар атып үтерә. Саттар  вөҗдан газабы кичермичә, иленә хыянәт иткән куркакның гәүдәсенә мылтык төзи,чөнки дошман юлына аркылы басар өчен кулына корал биргән Ватанына хыянәт иткән “дошманга капка ачучының” яшәргә хакы юк”[13]

Тагын балладада сугыш кырында ике көч сурәтләнгән-колхоз тимерчесе Саттар белән тимер тавы-танк бәрелешә.

Баллада алымы шагыйрьдә барлык буяуларны калку итеп бирергә, Саттар образын гомумиләтерүне көчәйтергә, конфликтны кискен итеп сурәтләргә мөмкинлек бирә. Баллада бөтенләе белән сугышның  зур гомумиләштерү белән сурәтләнгән эпизодына, яшәү рәвеше белән үлем арасындагы көрәш эпизодына эйләнеп китә. Тормышның үлемне җиңүе әсәрдә Саттарның тимер тавын җиңеп чыгуы аша җанландырыла диеп әйтелә Мәҗитов әсәрендә.

   Азатлык көрәшенең романтик гәүдәләнеше реализмны көчәйтүгә хезмәт итә. Тагы шуны өстәп әйтәсебез килә: З.Мәҗитов Саттар турында болай дип яза: “Ул үлем алып килүче фашист танкының, кулдан ычкынып, алга үтеп китүеннән курка. Шулай да автор аны гадәттән тыш кеше итеп сурәтләү юлыннан китми,чөнки Саттар мәңгелек суы эчкән кеше түгел. Ул үзенең үлү мөмкинлеге турында уйлап ала, рух ныклыгын җыя, туплый. Игътибар итегез: ул хәтәр мизгелдә илгә мөрәҗәгать итә,бәхиллекне иленнән сорый. Баллада каһарманының тимерче булуының әсәр тукымасы өчен тагын бер әһәмияте бар:ул, сугыш кораллары рәвешендә тимерләрне эретеп, халыкларга иксез-чиксез хәсрәтләр китерүче илбасарларның үзләрен авызлыкларга яраклы әйберләр ясар”[14].

Яшереп булмый, курка тимерче:

Ычкынмасын кулдан бу “үлем”,

Үзем үлсәм, бәхил бул, илем”,-

Дип тимерче җыйный бар көчен.

Тәнкыйтьче фикере белән танышкач, миндә “Тимер һәм тимерче балладасы” турында  миндә шундый уйлар туды: татар әдәбиятында ул уңышлы әсәр, чөнки патриотик хисләр уята, фашизмны шигъри  ялкын белән көйдерә. Фатыйх Кәрим поэзиясенең патриотизмнын күрсәтүче мөһим моментларның берсе. Автор безгә ике дөньяны  күрсәтә: немецлар таптаган җирләрне һәм Туган илебезне. З.Мәҗитов шигырьне дөрес яктан гына тәнкыйть итә.

    Сугыш мәхшәре эчендә, ут һәм кан эчендә романтика күрү Ф.Кәримнең тормышка, яктылыкка ышанычы белән бәйле иде. Бу ышаныч сугышның иң драматик ситуацияләрендә  романтик планда сурәтләү мөмкинлеге тудырды. Һәм шуңа күрә, бу әсәр сугыш вакыйгаларын сурәтләүнең иң матур үрнәге булып тора

Йомгаклау

Фашист илбасарларын шагыйрь “сабыйларның яшен суыручы иң әшәке корт” дип атый. Һәм бик дйрес әйтә. Сибгат Хәким дә бит фашистларга тирән нәфрәт белдергән шагыйрь болай ди: «Фатих Кәримдәге ярсу, хыялый моң Бөек Ватан сугышы чорында шулай ташый башлаган икән, гәҗәп түгел, чөнки ил язмышы шагыйрьнең язмышы аша уза”. Әдипнең бу сүзләре, чынлап та, Фатихка туры килә һәм алдагы сүзләрне аклый.

 Сугыш һәм фаҗига. Бу ике төшенчә аерылгысыз бәйләнгән. Фатих Кәрим төшенчәсе дә шушы төшенчәләр тирәсендә кайный. Сугыш аны көрәшче - шагыйрь итте, бу фаҗига аны үлемгә этәрде. Шагыйрьнең шушы афәтне - сугышны сурәтләүгә багышланган әсәрләрен күздән кичергәч, бер олы хакыйкатькә инанасың: сугыш булмаска тиеш, фаҗигаләргә чик куелсын! Шагыйрьнең әдәби мирасының кыйммәте шушы түгелмени?!

  Бөтен кешелек дөньясына фашизмның ерткычлыгын ачып салуы белән шагыйрь башка мондый хәсрәтнең кабатланмаска тиешлеген кат-кат искәртә, тынычлык өчен армый-талмый көрәшергә чакыра.

Кулланылган әдәбият

1.     1.Әсәрләр. 4 томда. Т. 1—4.—Казан: Таткитнәшр., 1975—1976. Т. 1. Шигырьләр. 1975. 559 б. 12 000. Т. 2. Шигырьләр. Либреттолар. 1976. 592 б. 12 000. Т. 3. Шигырьләр, поэмалар, тәрҗемәләре биографик материаллар, хатлар. 1976. 648 б. 13 000. Т. 4. Әдәбият-сәнгать тәнкыйте. 1976. 560 б. 10 000.

2.     Сайланма әсәрләр. 3 томда. Т. 1—3.—Казан: Таткнигоиздат, 1955—1956. Т. 1. 1955. 640 б., ил. 10 000. Т. 2. 1955. 480 б., ил. 10 000. Т. 3. 1956. 422 б., ил. 10 000.

3.     Сайланма әсәрләр: Шигырьләр, поэмалар. [Ә. Исхак һәм Г. Кашшаф мәкаләләре белән].— Казан: Таткитнәшр., 1960.— 551 б., портр. 14 000.

4.     Шигырьләр һәм поэмалар.—Казан: Татгосиздат, 1934.—267 б., портр. 3000.

5.     Шигырьләр.—Казан: Татгосиздат, 1939.—72 б.

6.Мәҗитов З.Фатыйх Кәрим/З. Мәҗитов Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. 5 нче том.- Казан, 1989, -Б.87-107

7. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе. Казан:Хәтер-2005,462б.

Кушымта

Тимер һәм тимерче

(баллада)

1

Колхоз тимерчесе Саттарга,

Яше үрләгәндә иллегә,

Гранаталар тагып биленә,

Туры клде илен сакларга.

Ник бугаздан буа бу һава,

Нигә колак чоңлый окопта?

Җир сискәнеп китә һәр туптан,

Яңгыр булып җиргә ут ява.

Карый Саттар, карый үрелеп,

Үлем килә күзгә күренеп:

Танк килә-кара тәреле,

Улап килә Саттар янына;

Тимерчесе тимер тавына,

Таумы тимерчегә бәрелер7

2

 Үлем үрләмәсен терегә,

Тере тәгәрәтсен үлемне!

Моның өчен уйны, күңелне

Кирәк броняга төрергә.

Җан кадерле, дуслар, сугышта,

Сугышырга чөнки җан кирәк,

Үлә калсаң, әйдә, бу йөрәк

Сер бирмәсен соңгы сулышта.

Карый Саттар, карый үрелеп,

Үлем килә күзгә күренеп:

Танк килә –кара тәреле,

Улап килә Саттар янына;

Тимерчеме тимер тавына,

Таумы тимерчегә бәрелер?

3.

Нинди шәүлә артка йгерә?

Күзләр аңа таба әйләнә;

Бу йргән куркак гәүдәгә

Саттар мылтык төзәп өлгерә.

Вөҗдан рөхсәт итә атарга,

Ава җиргә куркак гәүдәсе-

Калмый эзе, калмый шәүләсе,

Һәм кабер дә булмас аңарга

Нәфрәт кенә килер янына,

Җир чирканын аның каныннан.

Кеше тапмый зарын сөйләргә,

Яшен яшереп елар анасы,

Егерме ел сөйгән баласын

Теле бармас “улым дияргә”.

4

Илгә биргән антын бозарга

Кем башында кара уй йөри,

Саттар әзер аның гомерен

Яшәү дәфтәреннән сызарга.

Фашистларның канлы юлына

Гранит кыя булып басарга;

Ут айкаучы таулар ясарга

Ватан корал биргән кулына.

Ватан юл бикләргә кушканда,

Куркак капка ача дошманга.

Тимер бикле капка янында

Үлсен башта капка ачучы!

Ул-Ватанын ташлап качучы,

Аның эзе дошман ягында.

5.

Танк килә җирне туздырып,

Үлем богаулары шалтырый,

Бомбалардан таулар калтырый,

Миңа туплар оча сызгырып.

Яшереп җулмый, курка тимерче:

“ычкынмасын кулдан бу “үлем”,-

Үзем үлсәм, бәхил бул илем”,-

Дип тимерче җыйный бар көчен.

Ул кулына гранат тоткан,

Ул үрмәләп чыга окоптан;

Улап килгән танк янына

Ул үрмәләп каршы бара да

Танк боргаланган арада

Бәрә төзәп бензин багына.

6

Гөлсерди җир кичке шартлаудан,

Канатлана бензин ялкыны;

Соңгы тапкыр танк талпынып

Туктый безне җирне таптаудан.

Тимерченең тимер йөрәге

Ачы уты белән тулышкан,

Күрек кебек калка сулыштан

Колачка чак сыяр күкрәге

Сулый Сатта танк янында,

Гүя аны өреп яндыра.

Үлем арбасына каныкты,

Каныкты җил көзге салкында,

Йолкый- йолкый талый ялкыннар

Кара тәре таккан танкны.

7

Яна дөрләп ләгънәт утында,

Яна танк-кара тәреле;

Тимерчегә килеп бәрелде

Тимер тавы сугыш судында.

...Җиңү җәелер тиздән һәр якка,

Тимерченең туган иленнән

Мәгърүр тавыш яңгырар: “Суд килә!”

Юлбасарлар басар аякка.

Җинаятьләр тавышы чишелер,

Өсләренә килеп ишелер.

Танк ватыкларын сандалга

Салыр бу көн безнең тимерче,

Чүкеч үтә йөртеп бар көчен,

Богау ясар һәрбер вандалга

(1942ел)


[1] Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе «Ант шигыре», 54бит

[2] Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе "Сагыну җыры" 60 бит

[3] Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе Халык үче", 61-62 бит

[4] Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе Гөлсем” шигыре ,66 бит

[5]Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе Гөлсем” шигыре, 68 бит

[6] Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе Гөлсем” шигыре ,68 бит

[7] Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе Гөлсем” шигыре ,70 бит

[8] Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе Гөлсем” шигыре ,71 бит

[9] Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе .Гөлсем” шигыре, 71 бит

[10] Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе ."Тимер һәм тимерче" балладасы, 85 бит

[11] Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе "Тимер һәм тимерче" балладасы, 85 бит

[12]Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе "Тимер һәм тимерче" балладасы.,86 бит

[13] Мәҗитов З Фатыйх Кәрим. Татар әдәбияты тарихы.-5 том.-Казан,1989.-б.87-107

[14] Мәҗитов З Фатыйх Кәрим. Татар әдәбияты тарихы.-5 том.-Казан,1989.-б.87-107


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

"Исемең матур, кемнәр куйган?"

Внеклассное мероприятие...

И туган тел, и матур тел

“И туган тел, и матур тел”- дигән Г.Тукай һәм шунда  матурлыгын сиздереп “Әткәм-әнкәмнең теле”, - дип өстәгән. Бу сүзләрдә күңел назы, бөтен җаның-тәнең белән ярату, өзелеп әйткән тойгылар ...

Классный час "Кеше һәрьяклап матур булырга тиеш"

Этот материал можно использовать при проведении классного часа....

Проект дәрес "Кеше кайчан матур була?"

   Рухи гариплек арта барган, ансат юл белән байлык туплау көчәйгән заманда, яшьләребез кайсы кыйблага табынырга тиеш? Әхлаксызлык, миһербансызлык чиреннән  аларны ничек саклап к...

"Сугыш вакыйгаларын сурәтләүнең иң матур үрнәге"

  Бөек Ватан сугышы темасы поэзия өлкәсендә дә гәүдәләнеш таба. Минем аеруча фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим турында әйтеп узасым килә. Фатих Кәрим- әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган ...