Хат язу планы
презентация к уроку (7 класс) на тему

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

План

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Хат язу планы35.9 КБ

Предварительный просмотр:

9 нчы сыйныфта татар теле дәресе.

Тема: Хатлар яздым утырып...

Белем бирү максаты: эш кәгазьләренең бер төре булган шәхси хат язу кагыйдәләре белән танышу, аны язу аша татар теленең фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен гамәли үзләштерү, дөрес язу күнекмәләрен булдыру;

Фикер сәләтен үстерү максаты – сингапур укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын, хат язу культурасын тәрбияләү.

Җиһазлау. Компьютерлар, проектор, сүзлекләр, презентация, “Эш кәгазьләре үрнәкләре” китабы, таратма материал, электрон хатлар үрнәкләре.

Дәрес тибы: ЛГКК

Дәреснең девизы: “Белемне мөстәкыйль үзләштер”

                                                                      Дәрес планы:

Дәрес элементлары

Вакыт

1

Оештыру моменты

1 мин

2

Актуальләштерү

2 мин

3

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыруга әзерлек

10 мин

4

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

9 мин

5

Кире информация алу.Рефлекция

2 мин

6

Өй эше (1.укытучыга электрон тартма аркылы хат язырга

2. укытучының телефонына СМС-хат язырга

1 мин

Дәрес этабы

Этаплар эчтәлеге

УУГ

I.Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыруга әзерлек

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү;

килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

 Тактадагы җөмләгә игътибар итегез. Тыныш билгеләренең куелышын аңлатыгыз, фигыльгә телдән морфологик анализ ясагыз.

 Сиңа күп сәламнәр белән хат яза Айгөл.

  • Без бүген сезнең белән нәкъ менә хатлар турында сөйләшербез.

Дәресебезнең темасы – “Хатлар яздым утырып...” Бүген хатларның төрләре, аны язу нормалары, этикеты, бөек кешеләрнең хат үрнәкләре белән танышырбыз.Аның төрләре, язу нормалары, этикеты белән танышырбыз. Уку елы азагында Сез татар теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясе тапшырачаксыз. Аның С1 өлешендә хат язарга тәкъдим ителә. Шуңа күрә алга таба шәхси хатлар язуга нык игътибар итәчәкбез.

 Сез ничек уйлыйсыз, хат нәрсә ул?

 Аңлатмалы сүзлктә хат сүзенә булган билгеләмәне карыйк әле ( бер укучы чыгып сүзлектән хат сүзенә аңлатма таба, кычкырып укый)

 Билгеләмәне дәфтәрләргә язып куегыз.

 Хат темасын үзләштерер өчен безгә бу сүзләрне дә белергә кирәкме?

 Адресат – хат кемгә адреслана.

 Адресант – хат язучы кеше.

 Шулай ук исәнмесез,сау булыгыз сузләренең язылышын исегездә калдырыгыз.

“Сораулар-җаваплар кәрзине” алымы.

(Бу алым дәрес темасы буенча укучыларның ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуын ачыкларга ярдәм итә. Тактага кәрзин рәсеме эленә. Бу кәрзингә шартлы рәвештә укучыларның белемнәре җыела. Укытучы һәр идеяне, атаманы, фикерне,җавапны хәтта дөрес булмаганын да, “кәрзин”гә тезис формасында “сала” бара. Дәрес барышында хаталар төзәтелә, идеяләр логик чылбырга тезелә.)

  • Укучылар тема буенча сорауларга җавап бирәләр.

( Парлап эшләү)

 Хат ни өчен кирәк?

 Сез үзегез хатлар язасызмы?

 Хатны кемнәргә язып була?

 Хатлар кемнән килә?

 Ни өчен без хатларны сирәк язабыз?

 Тагын хатлар турында нәрсәләр беләсез?

 Сез ничек уйлыйсез, хаталу күңеллеме?

 - Хат язарга вакытым юк, дигән сүзләр белән мин килешмим. Телевизор карау, компьютерда уйнау вакытын киметеп, кулыңа ак бит алып, якын кешеләргә хат язарга була. Ләкин хатлар бары тик туганнарга гына түгел, ә башка кешеләргә дә языла. Хатның нинди төрләрен беләсез?

Рәсми хатлар – официальные письма

Шәхси хатлар – личные письма

Мәхәббәт хатлары – любовные письма

Дуслык хатлары – дружеские письма

Көтеп алынган хатлар – долгожданные письма

Җавап хаты – ответное письмо

Фронт хатлары – фронтовые письма

Электрон хатлар – электронные письма

  • Без бүгенге көндә санап кителгән хатларның бары соңгысын гына кулланабыз.
  • Нәрсә ул электрон хатлар?
  • Интернет челтәре, телефон аша тапшырыла торган хәбәрләр.
  • Электрон хатларның актуальлеге нәрсәдә?
  • Элекрон челтәрдә хат язышканда без тиз язуга омтылабыз, урынга экономия ясыйбыз, шуңа да күп вакыт язганыбызны укымый гына җибәрәбез. Нәтиҗәдә хатларда ялгышлар, хата сүзләр күп була. Шуда электрон челтәрдәге хатларның язылышын, торышын өйрәнү актуаль мәсьәлә булып кала бирә.

-    Бер электрон хат үрнәген карап үтәбез, хаталарын табыгыз.

(Сәләм,Алсу, мин буген мәктәбкә килмәдем, өй эшләрен әйт,әле.)

  • 1.Хат бик кыска.
  • 2.Орфографик һәм пунктуацон хаталар күп.
  • 3.Сөйләм теле ярлы.(Бу минуслы яклары)

  • 1.Хат-информация адресатка тиз барып җитә.

  • 2.Кәгазь конверт кирәк түген.

  • 3.Чыгымы аз.(Бу плюслы яклары)

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

II. Кире информация алу.Рефлекция.

  • Һәрберегез компьютер артына утырып сәатҗ 12:00 очрашырга тиеш булган дустыгызга 4-5 җөмләлек электрон хат юллагыз.

Рефлекция: (укучыларның җаваплары тыңлана)

  • мин бу дәрестә
  • ... аңладым
  • ... белдем
  • ... сораулар туды
  • ... кызык булды
  • ... ошады
  • ... ошамады
  • ... эшләдем


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План План проведения педагогических измерений показателей здоровья школьников.

Цель: воспитания у школьников потребности заниматься физической культурой и спортом, вести здоровый образ жизни, а также повышение заинтересованности в сохранении и укреплении здоровья. Зад...

План-конспект урока "Планы на будущее"

План конспект урока по английскому языку. Класс:5Тема:Планы на будущееУчитель: Фролова Татьяна ВикторовнаУчебник: «Enjoy English » 5-6 классы. (Биболетова М.З., Трубанева Н.Н.).Цели:Уч...

ПЛАН – КОНСПЕКТ Открытого занятия отделения спортивного туризма по теме: «ПЛАНЫ И КАРТЫ, ПОНЯТИЕ О МАСШТАБЕ» с учащимися группы НП-2. Тренер-преподаватель Контора Андрей Владимирович

Дата проведения: 18 СЕНТЯБРЯ 2012 г. Время проведения: 12-20 – 13-50 Место проведения: МБОУ СОШ № 18 Вид труда: теоретическое/практическое занятие (работа с картами). Тема за...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

План воспитательной работы в 9 классе на 2012-13г. (План мероприятий, Классные часы, Самоуправление в классе, План работы с родителями и др.)

Наш 9-й класс![[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"3420969","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"320","style":"width: 480px; height: 320px; border-width: 2px; border-st...

Бизнес-план. Основные разделы бизнес-плана.

Образовательная программа:  Программа среднего (полного) общего образования по технологии  (базовый уровень). Составлена на основе федерального  компонента государственного  станда...