Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә.
план-конспект урока (9 класс) на тему

Галимова Гөлнара Хаҗип кызы

Рус телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән "Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә" темасы буенча  иҗади үсеш технологиясе нигезендә төзелгән дәрес планы, һәм презентация.  

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә.

Максат: Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә турында төшенчә формалаштыру;

             Танып белү эшчәнлеген камилләштерү;

             Төркемнәр арасында дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләүгә ярдәм итү;

Дәрес тибы- уку мәсьәләсен (УМ) кую һәм чишү.

Җиһазлау:

Дәрес барышы.

  1. Ориентлашу этабы.
  1. Психологик уңай халәт тудыру.
  2. Белемнәрне тигезләү.
  • Үткән дәреснең нинди иде?
  • Катлаулы төзелмәләр турында ниләр белдек?

Өй эшләренең ярым иҗади һәм иҗади вариантларын тыңлау.

Үзбәя.

  1. УМ куя. Тактада җөмлә:

Җир өстендә канлы сугыш кабатланмасын өчен,

Ятимнәрнең күз яшьләре таммасынөчен

Ныгытабыз илебезне без тыныч хезмәт белән.(Ә. Исхак)

Бирем: җөмләнең схемасын төзергә, төрен билгеләргә. Иярчен җөмләләр хакында ни әйтергә мөмкин? УМ ачыкларга.

Көтелгән җавап. (...өчен), (...өчен) [    ].

Иярчен җөмләләр бер үк сорауга җавап бирәләр, ягъни алар тиңдәш.  Күп иярченле кушма җөмлә.  Димәк, без бүген тиңдәш иярүле иярченле кушма җөмләне өйрәнәбез.

Тема тактага һәм дәфтәрләргә языла.

  1. Адымлап  башкару этабы.
  1. УМ чишү.

Үзбәя.

1 нче бирем. Югарыда тикшерелгән  җөмләнең схемасын башка төрле юл белән дә салып була. Уйлап карарга: ничек итеп?

Көтелгән җавап.

             өчен бәйлеге                                               өчен бәйлеге

Үзбәя.

2 нче бирем. Бирелгән җөмләләрнең схемаларын ике юл белән дә салырга.

  1. Балалар аякка баскач, Фәрит үзе гаилә корып җибәргәч, әнисе акчадан бөтенләй баш тартты. (Ф. Садриев)

 

(...-кач), (...-гач),  [    ]                    -кач                                      -гач

Үзбәя.

  1. Шул кызың булмаса, аның әйбәт кияве булмаса, ялгызың ни эшләр идең?(В.Нуриев)

Үзбәя.

  1.  Күңелләрең синең боекканда,

Сусаганда җаның җырларга,

Юлларга чык. (Ф.Яруллин)

Үзбәя.

3 нче бирем.  Тиңдәш  иярүле иярченле кушма җөмләнең билгеләмәсен чыгарырга.

Көтелгән җавап: Бер үк  төрле иярчен җөмләләр, ягъни тиңдәш иярчен  җөмләләр бер баш җөмләгә ияреп килсәләр, мондый җөмләләр тиңдәш иярүле иярченле кушма җөмләләр дип аталалар.

(Билгеләмәне бер-берсенә әйтәләр).

Үзбәя.

  1. Гомуми ысулны кулланып күнегү эшләү.

Тиңдәш  иярүле иярченле кушма җөмләне танырга, схемасын төзергә.

Үзбәя.

  1. Рефлекция. Дәрескә нинди УМ алган идек? Аны ничек чиштек?

Дәрескә гомуми бәя кую.

Өй эше.

  1. Күп иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау тәртибен белергә. (мәҗбүри)
  2. Тиңдәш  иярүле иярченле кушма җөмләләргә 3 мисалны Ф.Садриевның “Рәхмәт әти” әсәреннән эзләп язарга.
  3. Тиңдәш  иярүле иярченле кушма җөмләләр кулланып “Әтием” темасына хикәя язарга.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Җир өстендә канлы сугыш кабатланмасын өчен, Ятимнәрнең күз яшьләре таммасын өчен Ныгытабыз илебезне без тыныч хезмәт белән. (Ә. Исхак) (...өчен), (...өчен) [ ]. 3 1 2 өчен бәйлеге өчен бәйлеге

Слайд 3

Тема: Т и ңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә. Максат: Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә турында төшенчә формалаштыру

Слайд 4

Балалар аякка баскач, Фәрит үзе гаилә корып җибәргәч, әнисе акчадан бөтенләй баш тартты. (Ф. Садриев) (...-кач), (...-гач), [ ] 3 1 2 - кач - гач

Слайд 5

Шул кызың булмаса, аның әйбәт кияве булмаса, ялгызың ни эшләр идең?(В.Нуриев) (…-са), (…-са),[ ] 3 1 2 - са - са

Слайд 6

Күңелләрең синең боекканда, Сусаганда җаның җырларга, Юлларга чык. (Ф.Яруллин) (…-канда), (…-ганда),[ ] 3 1 2 - канда - ганда

Слайд 7

Бер үк төрле иярчен җөмләләр, ягъни тиңдәш иярчен җөмләләр бер баш җөмләгә ияреп килсәләр, мондый җөмләләр тиңдәш иярүле иярченле кушма җөмләләр дип аталалар.

Слайд 8

Өй эше. Күп иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау тәртибен белергә. (мәҗбүри) Тиңдәш иярүле иярченле кушма җөмләләргә 3 мисалны Ф.Садриевның “ Рәхмәт әти ” әсәреннән эзләп язарга. Тиңдәш иярүле иярченле кушма җөмләләр кулланып “ Әтием ” темасына хикәя язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Синтетик иярченле кушма жомлэлэр

8 класста татар теле дэресеннэн дэрес эшкэртмэсе...

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.8 класста татар теле дәресе.

Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төз күнекмәләрен булдыру. Әдәп һәм әхлак тәрбиясе бирү, җавапл...

"Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре" - 9сыйныфта татар теленнән ачык дәрес.

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре   9  сыйныфта татар теле  дәресе   I.          Дәреснең максатлары.Укучыларның и...

Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

Халык авыз иҗаты әсәрләре аша иярченле кушма җөмләләрне кабатлау дәресе. Алар халкыбызның тел байлыгын, зирәклеген күрсәтә...

Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә.

Тема:  Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә.VIII сыйныф.Максат:  1.  Катлаулы төзелмәләр белән танышуны дәвам итү, тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмләләр турында мәгълү...