«Туган тел көне" нә багышланган кичә.
методическая разработка на тему

Тимергалиева Рамиля Фагимовна

Бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗатына багышланган кичә.Мәктәптә туган тел атналыгында кулланырга мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel_atnalygy_g._tukay.docx17.56 КБ

Предварительный просмотр:

«Туган тел көне”нә багышланган кичә.

Максат: - Г. Тукай тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру;

  • Татар халкының гореф гадәтләре белән таныштыру;
  • Олыларны хөрмәт хисен тәрбияләү;
  • Туган телгә хөрмәт, горурлану хисләрен тәрбияләү;
  • Балаларны бер-берсен хәрмәт итергә, күмәкләшеп эшләргә өйрәтү.

Җиһазлау: Проектор, костюмнар, аппаратура, декорацияләр.

Катнашалар: Су анасы, Шүрәле, укучылар.

Шүрле белән Су ансы икесе ике яктан чыгалар.

Су анасы: Эх, эхм, Шүрәле, карале, син минем алтын тарагымны алмадыңмы, ә? (кесәләрен карый)

Шүрәле: Син нәрсә? Минем кулым, Былтыр кысканнансоң, һаман да авыртып йөри әле.

Су анасы: (кесәсеннән таракны алып) Шүрәле – дус, гафу ит, монда икән, кесәмә тыкканмын да онытканмын. Э-э-эх, хәтер элекеге кебек түгел инде, Габдулла әфәнде Тукаев безне үткән гасыр башында ук дөньяга тудырган иде бит инде.  Шүрәле, исеңә төшер әле...

Шүрәле: Әйе шул, әйе... бик шәп вакытлар иде ул. Бәйрәмнәре генә ни тора... Тукта әле, бәйрәм дигәннән, без бүген дә монда юкка гына килмәдек бит.

Су анасы: Әлбәттә, бүген без монда бәйрәмгә килдек. Бүген бит халыкара туган тел көне!!!

Шүрәле: Тел-тел дибез! Ә нәрсә соң ул тел???

Су анасы: Сөекле шагыйребез Г. Тукай халык иҗатына зур хөрмәт белән караган. Ул: “Чын халык телен, чын рухын бездә тик халык журналыннан гына табып була”, - дигән.

Шүрәле: “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, мөңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул” – дип халыкның үзенә дә югары бәя биргән Г. Тукай. Ул үзе дә халыктан өйрәнде, халкы өчен иҗат итте. (Сәхнәгә балалар чыга)

(Тел турында мәкальләр сөйләнә)

1нче укучы: Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.

2нче укучы: Иле барның – теле бар.

3нче укучы: Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел.

4нче укучы: Авыз күрке – тел.

Бөтенесе бергәләп: Җыр булырлык сүзләр биргән

                                      Матур телем рәхмәт сиңа. (Чыгып китәләр)

Башта Шүрәле, соңыннан Су анасы чыга.

Шүрәле: Эй, Су анасы, Су анасы дим!!!

Су анасы: Әйдүк! Тыңлыйм, Шүрәле!

Шүрәле: Су анасы, хәтерлисеңме, без яңа гына дөньяга туганда, татар халкы үз бәйрәмнәрен ничек үткәрә иде, ә!!!

Су анасы: Әйе, әйе, ул Нәүрүз, Сабантуй, Сөмбелә бәйрәмнәре... Ә ул Каз өмәләре... (Шүрәле белән Су анасы күз алларына китерәләр)

Кызлар милли киемнәрдән биеп “Каз канаты” җырын җырлыйлар.

Шүрәле: Э-э-эх, яшь чаклар, яшь чаклар... Карале, кемдер килә түгелме соң? Әйдә, китик әле!

Сәхнәгә укучылар чыга.

1нче укучы: Туган телдә сөйләшеп,

                       Яшим мин туган илдә,

                       Туган ил дигән сүзне дә

                       Әйтәм мин туган телдә.

2нче укучы: - Балам! – диеп туган телдә

                         Эндәшә миңа әткәм.

  • Әнием! – дип әниемә

Мин туган телдә әйтәм.

(Әни турында җыр җырлана)

Шүрәле белән Су анасы, укучы чыга.

Укучы: Хөрмәтле Шүрәле һәм Су анасы без сезгә кечкенә генә бүләк әзерләдек!!!

Су анасы: О-о-о, бу бит искиткеч!!!

Шүрәле: Без бүләкләрне бик тә яратабыз!!!

Укучы: Безнең мәктәп укучылары сезгә әкият әзерләделәр.

Су анасы: Әкия-я-ят!!!

Шүрәле: Урра!!! Әйдәгез! Әйдә тизрәк!!!

(“Өч кыз” әкияте сәхнәләштерелә)

Су анасы: (Күз яшьләрен сөртеп) И, балакайларым, рәхмәт сезгә!!! Булдырдыгыз!!!

Шүрәле: Су анасы, җитте сиңа, җылама инде! Я балалар бүләк ошамады дип уйларлар!

Су анасы: Гафу итегез, “яшь барган саен күңел нечкәрә” – диләр, чыннан да шулай бугай ул.

Укучы: Әллә елаттык инде без сезне?! Алай булгач бер көлдерергә  дә кирәк!

(Мәзәкләр сөйләнә)

Шүрәле: (Көлеп) Ой, рәхмәт! Шартлыйм дип торам, үзем кешеләрне гасырдан артык кытыклап көлдерәм, ләкин болай барыбер килеп чыкмый иде!!!

Су анасы: Шүрәле – дус, укучылар бик зурлап кунак иттеләр, әйдә инде без дә үзебезнең бүләкне тапшырыйк.

Шүрәле: Әйдә!!! Без сезгә бүләк итеп, без яшь чакта уйнаган уенны алып килдек, ул “Без, без, без идек...” дип атала. (Уен уйнала)

Кызлар утыралар, кулларын кулларына куеп әйтәләр:

Без, без, без идек,

Без унике кыз идек.

Бер тактага тезелдек,

Базга төштек май ашадык,

Келәткә кердек бал ашадык,

Таң атканчы юк булдык.

Кап та йом!

Шүрәле көлдерергә тырышып йөри. Бер кыз көлеп җибәрә:

  • Җитте сезгә Шүрәле әфәнде!!!

Шүрәле: Картаймаган икән әле!!! (Көлә) Ну, кызлар, нишләтәбез аны? Әллә җырлатыйкмы?

Кызлар: Әйе, җырлатыйк!!!

(Татар халык җыры җырлана)

Су анасы: Шүрәле, мин бит әле сиңа бер әйбер әйтәсе идем.

Шүрәле: Нинди әйбер инде ул?

Су анасы: Мин бит ни... ни... шигырҗ яза башладым...

Шүрәле: Нәрсә???

Су анасы: Әйе, менә тыңла! Көлмә, яме!

        Туган тел – матур тел,

        Матур тел – туган тел,

        Син дөньяда иң матур тел,

        Син дөньда иң туган тел!!!  - Ну ничек? Шәпме???

Шүрәле: (көлүен тыярга тырышып) О-о-о, бу  могҗиза!!! Искиткеч! Ләкин без укучыларны тыңласак яхшырак булыр, (читкә карап) колак исән калыр, ичмасам!.

(Туган тел турында шигырьләр сөйләнә)

Су анасы: Эх, сөйлиләр дә соң шушылар!!!

Шүрәле:(Сәгатенә карап) Карале, Су анасы, безгә кайтырга вакыт түгелме соң инде?

Су анасы: (урамга карап) Әйе шул, вакыт бигрәк тиз үтеп китте... Ләкин Г. Тукайның, һәр татар кешесе өчен туган тел гимны булган, “Туган тел” җырын җырламыйча китмим мин моннан!!!

Шүрәле: Әйдәгез, чынлап та бергәләшеп  “Туган тел” җырын җырлыйк!

(“Туган тел” җырын җырлыйм)

Укучы: Рәхмәт сезгә Шүрәле һәм Су анасы безнең янга эшләрегезне ташлап килгәнегез өчен. Сезне башка бәйрәмнәргә дә көтеп калабыз.

Шүрәле һәм Су анасы: Сау булыгыз, дуслар!!!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халыкара Туган тел көненә багышланган чара

“Туган тел” көне  (“Туган тел” клибы (“Казан егетләре” төркеме “Туган тел” җырына татар халык бию) Выходят ведущие 1ведущий: Хәерле көн димен барчагызга, Кояшлы көн тели...

21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышланган кичә

21 февраль –     Халыкара туган тел көненә багышланган кичә   (1, 2 нче слайдлар)Шигырь сөйлим туган телемдә1 нче укучы.  Үз телемдә шигырь укыйм, (3 нче слайд...

Туган тел көненә багышланган чара

Иң таталы тел-туган тел...

“Туган тел” көненә багышланган шигърият кичәсе

Туган тел көненә багышланган шигырьләр сөйләү....

“Халыкара туган тел” көненә багышланган әдәби кичә

Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә....

Туган тел көненә багышланган чара

21нче февраль - халыкара туган тел көне. Игътибарыгызга башлангыч сыйныфта уздыру өчен чара эшкәртмәсен тәкъдим итәм....

Халыкара туган тел көненә багышланган чара

Кичәдә туган тел турында шигырьләр, җырлар яңгырый. Төрле милләт вәкилләре үз телләрендә сөйлиләр...