Рабочая программа
рабочая программа (6 класс) на тему

6 класс татар теленнән эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 6_kl_tatar_tele_raboch_programma.doc269 КБ

Предварительный просмотр:

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________  Салахеева Л.Ф.

Беркетмә №,  “___” ______ 2015 ел.

“Килешенде”

Укыту  эшләре буенча директор

урынбасары: ___________ Юнусова Г.В.

“___” ____ 2015ел.

“Раслыйм”

Директор: _________  Насибуллин Ф.Г

 “___” _____ 2015 ел.

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

“Муниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе

Түбән Яке гомуми урта белем  мәктәбе”

6 НЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН  2015 – 2016 нчы  уку елына

Татар теленнән   ЭШ ПРОГРАММАСЫ

елга- 105 дәрес , атнага – 3 дәрес

                                           Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Миләүшә Гыйләҗетдин  кызы.

                                                                                                                               

         

     Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә №_____, _____________, 2015 ел.

                                                                                                 

Аңлатма язу

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

2.“2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

3.Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен  анателеннән программа (5 – 9 нчы сыйныфлар) Төзүче-авторлары Г.Р.Галиуллина,М.М.Шакурова.Казан 2013 ел

  4. Татар гимназиясе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең 2014-2015 нче уку елына кабул иткән укыту планы.

  5. Татар теле: Татар телендә  гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек / Ф.Ю.Юсупов, Р.Р.Сәйфетдинов, Ч.М.Харисова һ.б. – Казан: Таткитнәшр, 2014.

2 нче бүлек. 6 нчы сыйныфта татар теленнәнтөп гомуми белем бирү максатлары

1) коммуникатив максат: укучыларны ана телендә иркен сөйләшергә һәм аралашырга, логик эзлекле итеп уйлый белергә, фикерне төгәл, ачык итеп җиткерә белергә  өйрәтү; туган телнең аралашуда, рухи-әхлакый нормалар формалашуда һәм дөньяны танып белүдә төп чара булуын, аның эстетик кыйммәтен аңлату;

2) фәнни максат: татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз төзелеше һәм ясалышы, грамматик, стилистик нигезләре турында теоретик мәгълүмат бирү;

3) тәрбияви максат: туган телгә ихтирам һәм ярату хисләре тәрбияләү; укучыларда  гуманлылык хисләрен тәрбияләү; әти-әниләргә, инвалидларга, ятим балаларга шәфкатьлелек хисләрен тәрбияләү; матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү; туган як табигатен яратырга өйрәтү; туган илең белән горурлану, аны саклау; сәламәт яшәүнең бер төре булган спорт белән кызыксындыру һ.б.

6 нчы сыйныф укучыларының тел осталыкларына һәм күнекмәләренә таләпләр

  1. Телдән  язма сөйләм, диалог һәм монолог,аралашу ситуациясе, тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану; һәм
  2. Төрле стиль һәм жанрдагы текстларны сәнгатьле итеп уку күнекмәләре булдыру;
  3. Текстның эчтәлеген телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача сөйләп бирү, текст буенча куелган сорауларга төгәл җавап бирү;
  4. Текстның темасын һәм төп фикерен аңлау, гади план төзеп, эчтәлеген сөйләү; сочинение һәм изложение язу; телдән һәм язма сөйләмдә фикерләрне тәэсирлерәк итеп белдерү өчен, синонимнарны файдалана белү.
  5. өйрәнелгән сүз төркемнәрен һәм аларның үзенчәлекле грамматик билгеләрен аера белү, сүз төркемнәрен морфологик яктан тикшерү;
  6. теоретик материалларга туры килгән орфограммаларны табу, сүзләрнең дөрес әйтелешен һәм язылышын үзләштерү; телдән һәм язма сөйләмдә ярдәмче фигыльләрне һәм синонимнарны файдалана белү; төрле сүз төркемнәренә кергән сүзләрне дөрес басым белән әйтә белү; тексттагы саннарны дөрес язу;

3 нче бүлек. Программаның эчтәлеге

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программасында татар теленә  105 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 105 дәрес үткәрү планлаштырыла.

Төп темалар

Төп программадагы сәгать саны

Эш программасындагы сәгать саны

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре

(саны=сәгате)

Тема өйрәнү

диктант

изложение

сочинение

Эш кәгазьләре язу

1

Кереш.

1

1

2

Үткәннәрне кабатлау.

3

2

3

Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчә.

1

1

4

Исем.

12

12

1

1

5

Фигыль.

31

30

1

1

1

6

Сыйфат.

5

5

1

(БСҮ хисабына)

1

1

7

Сан.

6

6

 

(1-акт)

8

Рәвеш.

7

7

1

(БСҮ хисабына)

1

9

Алмашлык.

8

8

1

(1-расписка)

10

Аваз ияртемнәре.

2

2

10

Хәбәрлек сүзләр.

2

2

Бәйлек.

3

3

1

11

Теркәгеч.

3

3

1

12

Кисәкчә.

3

2

1

13

Модаль сүзләр.

1

1

14

Ымлык.

1

1

1

15

Кабатлау.

3

2

17

Барысы

92

88

18

4 (ш.и.-2 контроль)

6 (ш.и.-3 контроль)

5 (ш.и.-2 контроль)

2

105

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Сүзлек диктанты –25-30 сүз

Сүзлек диктантын бәяләү

1.Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.

2.Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.

3.Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.

4.Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

Контроль диктант- ел башында 110 сүз,  ел ахырында 120 сүз

Контроль диктантны бәяләү:

Контроль диктант- уку елы башында-110 сүз,уку елы ахырында-120 сүз.

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2.   Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3.   Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты  пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4.  Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

Изложение текстының күләме

ел башында 200-220 сүз (120-130 –язма күләме)

ел ахырында 220-250 сүз (130-140- язма күләме)

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5»ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

 2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5»ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4»ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3»ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2»ле куела.

Уку күнекмәсен тикшерү һәм бәяләү:

6 нчы сыйныфта – 110 – 120 сүз

Язма эшләрнең күләме һәм аны бәяләү:

Сыйныфлар

Контроль диктант

Изложение

Сочинение

5

4

5

4

6

4

6

5

7

4

6

6

8

4

4

6

9

4

4

7

4 нче бүлек. Календарь- тематик план

Дәрес темасы

Сәгатьләр саны

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлегенә характеристика

Контроль төрләре

Үзләштерелгән материал буенча көтелгән нәтиҗәләр

План

Үтәлеш

1

Татар әдәби теле.

1

Кереш

Туган тел, аның аралашу коралы, тәрбия чарасы булуы турында әңгәмә.

Туган телне белүнең мөһимлегенә төшенү.

2.09

2

Тел белеменең фонетика, лексика бүлеген кабатлау

1

Гамәли

Җөмлә кисәкләрен искә төшерү.

“Фонетика” темасына тест үткәрү, җөмлә кисәкләре буенча тикшерү

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба белү, сүзгә фонетик анализ ясый белү.

3.09

3

Тел белеменең сүз төзелеше.Морфология бүлекләрен кабатлау.

1

Гамәли

Сүзләрне морфемик яктан тикшерү

Сүзләрне морфемаларга таркатып, ясалыш төрен билгеләү.

Сүзгә тулы морфемик анализ ясый белү.

5.09

4

Морфология турында төшенчә

1

Яңа белем бирү дәресе

Әңгәмә элементлары белән укытучы сөйләве, сүз төркемнәре классификациясен үзләштерү

Рус теле грамматикасы белән чагыштырып сораулар бирү.

Татар морфологиясендә 13 сүз төркеме булуын белү, терминнарны яттан белү.

9.09

5

Контроль сочинение Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Җәйге хатирәләр.

.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Җәйге хатирәләргә таянып, язма сөйләм оештыру.

Сочнение язу.

Җәй көне булган вакыйгаларны эзлекле рәвештә кечкенә күләмле хикәя итеп оештырып бирү.

10.09

6

Хаталар  өстендә эш.

Исем турында төшенчә.

1

Яңа белем бирү

Грамматик күнегүләр үтәп, сүз төркеме буларак исем, аның сорауларын, мәгънәсен, ике төркемчәсе булуын үзләштерү

Грамматик биремле сүзлек диктанты язу

Исем сүз төркемен җөмләдән аерып алып, сорау куя белү, аның төркемчәсе билгели алу, күплек сандагы исемнәрне сөйләмдә дөрес итеп куллана белү.

12.09

7

Исемнәрнең мәгънә төркемчәләре.

1

Яңа белем бирү

Исемнәрнең 4 төркемчәсен үзләштерү

Төрле категориядәге исемнәрне сөйләмдә урынлы куллана белү.

16.09

8

Конкрет һәм абстракт исемнәр.

1

Яңа белем бирү

Конкрет һәм конкрет булмаган исемнәр турында белемнәрне үзләштерү

Искәртмәле диктант язу

17.09

9

Җыйма һәм матдә исемнәре.

1

Яңа белем бирү

Җыйма һәм матдә исемнәре турында белемнәрне үзләштерү

Төрле мәгънә исемнәрне кулланып хикәя төзи белү

19.09

10

 Кереш диктант. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Баш килеше.

1

Яңа белем бирү

Исемнәрне килешләрдә төрләндереп, шушы грамматик категориянең үзенчәлекләрен барлау.

Текст белән эшләү: исемнәрне табып, дөрес итеп сорау кую, сорауларга җавап бирү.

23.09

11

Иялек килеше.

1

Яңа белем бирү

Тест ярдәмендә белемнәрне искә төшерү

26.09

12

Юнәлеш килеше.

1

Белемнәрне тикшерү

Диктант язу.

Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен белүне тикшерү.

Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.

30.09

13

Төшем килеше.

1

Яңа белем бирү дәресе

Исемне 6 килештә төрләндерә алу, җөмләдә бирелгән исемнәрнең килешен билгели белү

Төрле исемнәрне өч килештә төрләндерә белү

1.10

14

Чыгыш килеше.

Урын-вакыт килеше.

1

Яңа белем бирү дәресе

Урын-вакыт килешендәге исемнәрнең мәгънәләрен үзләштерү

Җөмләләрдәге исемнәрне табып, килешләрен билгеләү

Тәмамлык булып килгән исемнәрнең кайсы очракта  билгелелек төсмере алуын белү

3.10

15

Контроль диктант Таныш тугайлар.

1

Белемнәрне бәяләү

Диктант язу.

7.10

16

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

Яңа белем бирү дәресе.

Исемнәрне тартым белән төрләндереп, шушы грамматик категориянең үзенчәлекләрен билгеләү

Тест ярдәмендә белемнәрне тикшерү

Исем сүз төркемен тартым белән төрләндереп, җөмләдә дөрес куллана белү

7.10

17

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. тартымны белдерү юллары. Исемнәрнең ясалышы

1

Яңа белем бирү дәресе

Тартымлы исемнәрне килешләрдә төрләндерү, тартымсыз исемнәрнең килеш белән төрләнешендәге аерманы табу. Исемнәрне морфологик күзлектән чыгып тикшерү

Тартымлы исемнәрнең килешен билгеләү. Исемнәргә өлешчә морфологик анализ ясау.

Тартымлы исемнәрне килешләрдә дөрес итеп төрләндерү .Исемгә тулы морфологик анализ ясый белү, исемне сөйләмдә тиешле грамматик категориядә куллана белү

8.10

18

Исем сүз төркемен кабатлау

1

Гамәли

Исемнәргә морфологик анализ ясау.

Исемнәргә морфологик анализ ясау.

Исемнәргә тулы морфологк анализ ясый белү.

10.10

19

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль изложение.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Текстка таянып, эчтәлеген язмача бирү

Изложение язу

Текст эчтәлеген мөмкин кадәр төгәл итеп бирү.

14.10

20

Сыйфат турында төшенчә.

Асыл һәм нисби сыйфатлар.

1

Яңа белем үзләштерү

Хаталар өстендә эш башкару. Грамматик күнегүләр үтәп, сүз төркеме буларак сыйфат сүз төркемен, аның сорауларын, асылын һәм ул ияргән исемне билгеләү.

Рус телендәге имя прилагательное  белән сыйфатны чагыштыру.

Җөмләдән сыйфатны билгели, сорау куеп, сыйфатланмышы белән әйтеп бирә белү, исемләшкән сыйфатларны таный алу.

15.10

21

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Сәнгатьле итеп укылган текстның төп фикерен аңлап,  эчтәлеге буенча гади план төзү, эзлекле сөйләү, план буенча язу.

Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен белүне, җөмлә төзү күнекмәләрен  тикшерү.

Гади план буенча текст эчтәлеген төгәл итеп яза белү.

17.10

22

Хаталар өстендә эш. Сыйфат дәрәҗәләре

1

Яңа белем бирү

Сыйфат дәрәҗәләрен үзләштерү

Бирелгән тексттан сыйфатның дәрәҗәләрен билгеләү

21.10

23

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Кыр чәчәкләре” (картина буенча сочинение).

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Тасвирлау характерындагы сочинение язу.

Тирә-юньдә күргәннәрне тасвирлау характерындагы текстларны язмача әзерли белү.

22.10

24

Хаталар өстендә эш. сыйфатларның җөмләдә кулланылышы.

1

Гамәли

Сыйфатларның исемләшү үзенчәлеген күзәтү һәм җөмләдә кулланылу үзлекләрен барлау

Җөмләләрне җөмлә кисәкләре буенча тикшерү

Исемләшкән сыйфатларны сөйләмдә аера белү, җөмләдәге вазифаларны дөрес итеп билгели алу

24.10

25

Сыйфатларның исемләшүе.Сыйфатларның ясалышы.

1

Яңа белем бирү

Сыйфат ясалышын тикшерү.

Сүз ясалышы буенча сорауларга җавап бирү

Сыйфат ясагыч кушымчаларны күрсәтә белү.

28.10

26

Сыйфат сүз төркемен кабатлау.

1

Гамәли

Сыйфатларга морфологик анализ ясау.

Сыйфатларга морфологик анализ ясау.

Сыйфатларга тулы морфологик анализ ясый белү.

29.10

27

Диктант

1

Белемнәрне бәяләү

Диктант язу.

Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен белүне тикшерү.

Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.

31.10

28

Хаталар өстендә эш. Рәвеш турында төшенчә.

1

Яңа белем бирү дәресе

Сыйфат сүз төркеме белән чагыштырып рәвешнең үзлекле якларын билгеләү.

Рус  теле грамматикасына нигезләнеп сорауларга җавап бирү.

Җөмләдән сорау куеп рәвешне аерып ала белү.

11.11

29

Рәвешләрнең җөмләдә кулланылышы.

1

Яңа белем бирү дәресе

Җөмләдән сорау куеп рәвешне аерып ала белү

12.11

30

Рәвеш дәрәҗәләре.

1

Яңа белем бирү дәресе

Рәвешнең ясалышын тикшерү, тулы морфологик анализ ясау.

Рәвешкә өлешчә морфологик анализ ясау.

Рәвешкә тулы морфологик анализ ясый белү, сөйләмдә урынлы куллана белү.

14.11

31

Диктант.

1

Белемнәрне бәяләү

Диктант язу.

Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен белүне тикшерү.

Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.

18.11

32

Хаталар өстендә эш. Рәвешләрнең ясалышы.

1

Яңа белем үзләштерү/

гамәли

Сүз ясалышына таянып, рәвешнең ясалышын тикшерү, дөрес язылышын үзләштерү.

Сүзлек диктанты.

Рәвешләрнең ясалыш төрен күрсәтә белү, рәвешләрне дөрес итеп язу

19.11

33

Рәвеш сүз төркемен кабатлау.

1

гамәли

Рәвешнең ясалышын тикшерү, тулы морфологик анализ ясау.

Рәвешкә өлешчә морфологик анализ ясау.

Рәвешкә тулы морфологик анализ ясый белү, сөйләмдә урынлы куллана белү.

21.11

34

Бәйләнешле сөйләм үстерү.  Контроль изложение.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Сәнгатьле итеп укылган текстның төп фикерен аңлап,  эчтәлеге буенча гади план төзү, эзлекле сөйләү, план буенча язу.

Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен белүне, җөмлә төзү күнекмәләрен тикшерү.

Гади план буенча текст эчтәлеген төгәл итеп яза белү.

25.11

35

Хаталар өстендә эш. Рәвешләргә морфологик анализ ясау.

1

гамәли

Рәвешнең ясалышын тикшерү, тулы морфологик анализ ясау.

Рәвешкә өлешчә морфологик анализ ясау.

Рәвешкә тулы морфологик анализ ясый белү, сөйләмдә урынлы куллана белү.

26.11

36

Рәвешләр темасы буенча

тест

1

кабатлау

Рәвеш сүз төркеменең үзенчәлекле якларын белү

28.11

37

Сан турында төшенчә

1

Яңа белем үзләштерү

Грамматик күнегүләр ярдәмендә сан сүз төркеменең үзенчәлекләрен ачу, саналмыш белән кулланылышын билгеләү.

Сан сүз төркеме булган җөмләләрне русчага тәрҗемә итү.

Сан белән саналмышны җөмләдә дөрес итеп куллана белү.

2.12

38

Саннарның дөрес язылышы

1

Гамәли

Сан төркемчәләренең ясалышын һәм дөрес язылышын үзләштерү.

Сүзлек диктанты.

Саннарның ясалыш төрен күрсәтә, саннарны дөрес итеп күрсәтә белү.

3.12

39

Сан төркемчәләре

1

Гамәли

Сан төркемчәләренең асылын тикшерү.

Грамматик бирем үтәү.

Җыю һәм өлеш саннарын җөмләдә урынлы куллана белү.

5.12

40

Саннарның җөмләдә кулланылышы.

1

Гамәли

Саннарның җөмләдә кулланылышын үзләштерү.

 Саннарны җөмләдә урынлы куллана белү.

9.12

41

Саннарның ясалышы.

1

Яңа белем бирү

Сан төркемчәләренең ясалышын һәм дөрес язылышын үзләштерү.

Сүзлек диктанты.

Саннарның ясалыш төрен күрсәтә, саннарны дөрес итеп күрсәтә белү.

10.12

42

БСҮ. Акт язу.

1

Гамәли

12.12

43

Сан сүз төркемен кабатлау.

1

Ныгыту дәресе

Санның ясалышын тикшерү, санга тулы морфологик анализ ясау.

Сан сүз төркеменә өлешчә морфологик анализ ясау.

Сан сүз төркеменә тулы морфологик анализ ясый белү.

16.12

44

Алмашлык турында төшенчә.

1

Яңа белем үзләштерү

Грамматик биремнәр ярдәмендә алмашлык сүз төркеменең кайсы сүз төркемнәрен алмаштырып килә алу мөмкинлекләрен барлау. Зат алмашлыкларын барлау.

Рус теле грамматикасына нигезләнеп, алмашлык буенча сорауларга җавап бирү.

Җөмләдән төрле формаладагы зат алмашлыкларын аерып күрсәтә белү.

17.12

45-

46

Алмашлык төркемчәләре.

Зат алмашлыклары, аларның килеш белән төрләнеше

1

Яңа белем бирү

Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндерү.

Сүзлек диктанты.

Зат алмашлыкларын 6 килештә төрләндерә белү.

19.12

23.12

47

Бәйләнешле сөйләм үстерү.  Сочинение.

“Минем якын дустым”

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

304 нче күнегү буенча сочинение язу.

Үз фикерләреңне тасвирлау характерындагы текстларны язмача әзерли белү.

24.12

48

Хаталар өстендә эш. Күрсәтү алмашлыклары, аларның килеш төрләнеше.

1

Яңа белем бирү

Күрсәтү алмашлыкларын барлап, дәфтәрләргә теркәп кую.

Күрсәтү алмашлыкларын килешләрдә төрләндерү.

Күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә урынлы куллана белү.

26.12

49

Сорау, билгесезлек һәм юклык алмашлыклары

1

гамәли

Грамматик күнегүләр үтәп, юклык һәм  сорауалмашлыкларын үзләштерү.

Сорауларга җавап бирү.

Юклык Һәм сорау алмашлыкларын сөйләмдә урынлы куллана белү.

13.01

50

Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы

1

Яңа белем бирү

Алмашлык ясалышын тикшерү, алмашлыкка тулы морфологик ясау.

Алмашлыкка өлешчә морфологик анализ ясау.

Алмашлыкка тулы морфологик анализ ясый белү.

14.01

51

Алмашлыкларның ясалышы.

1

Яңа белем бирү

Алмашлыкларның ясалышын гамәлдә куллану

Ясалышлары буенча алмашлык төрләрен яттан белү

16.01

52

Алмашлык сүз төркемен кабатлау

1

гамәли

Алмашлык сүз төркемен кабатлау буенча белемнәрне каилләштерү

Алмашлыкка өлешчә морфологик анализ ясау.

Алмашлыкка тулы морфологик анализ ясый белү.

20.01

53

Б.С.Ү.Расписка язу.

1

гамәли

Эш кәгазьләре белән эш.

21.01

54

Фигыль турында төшенчә

1

Яңа белем бирү

Әңгәмә элементлары белән укытучы сөйләвен үзләштерү.

Сүзлек диктанты.

Фигыльне сөйләмнән аерып ала белү

23.01

55

Фигыль һәм аның нигезе

1

Яңа белем үзләштерү

Әңгәмә элементлары белән укытучы сөйләвен үзләштерү.

Фигыльнең башлангыч формасын таба алу.

27.01

56

Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Яңа белем үзләштерү

Зат-сан категориясен үзләштерү. Фигыльләрне схематик рәвештә затланышлы һәм затланышсыз төркемнәргә бүлү, зат алмашлыкларын искә төшерү.

Фигыльләрне зат алмашлыклары белән сөйләмдә куллану.

Зат-сан белән төрләнү төшенчәсен үзләштерү.

28.01

57

Фигыль юнәлешләре.

1

Яңа белем үзләштерү  

Фигыль юнәлешләренең грамматик күрсәткечләрен һәм мәгънәсен схематик рәвештә үзләштерү.

Фигыльләрне төрле юнәлеш формасына куеп, мәгънәсен аңлату

Фигыль юнәлешләрен сөйләмдә урынлы һәм актив куллана белүгә ирешү

30.01

58

Фигыль юнәлешләрен кабатлау.

1

гамәли

Тест эшләү

3.02

59

Фигыль төркемчәләре турында төшенчә.

1

Яңа белем үзләштерү / гамәли

Сорауларга җавап бирү.

Башлангыч формадан боерык фигыль формасын ясап, сөйләмдә урынлы куллана белү.

4.02

60

Затланышлы фигыльләр. Боерык фигыль,  аның мәгънәсе, зат-сан белән төрләнеше.

Боерык фигыльне зат-сан белән төрләндереп, бу сүз төркеменең 1 нче затта кулланылмау үзенчәлеген табу,  басымны дөрес итеп куярга өйрәнү.

Боерык фигыльне сөйләмдә урынлы һәм дөрес кулланырга өйрәтү

6.02

61

Контроль диктант.

1

Белемнәрне тикшереп бәяләү

Диктант язу.

Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен белүне тикшерү.

Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.

10.02

62-

63

Хаталар өстендә эш. Хикәя фигыль.

Хәзерге заман хикәя фигыльләр, аларның мәгнәләре һәм зат-сан белән төрләнеше.

1

1

Яңа белем үзләштерү

Грамматик биремнәр ярдәмендә хәзерге заман хикәя фигыль формасын ясалышын өйрәнү.

Фигыльләрне хәзерге заманда зат-сан белән төрләндерү.

Хәзерге заман хикәя фигыль формасын ясап, аны сөйләмдә урынлы. куллана белү.

11.02

13.02

64-

65

Үткән заман хикәя фигыльләр.

Аларның мәгънәләре һәм зат-сан белән төрләнеше, дөрес язылышы

1

1

Яңа белем бирү

Грамматик биремнәр ярдәмендә үткән заман хикәя фигыльнең билгеле һәм билгесез формалары ясалышын үзләштерү.

Фигыльләрне үткән заманның ике төрендә зат-сан белән төрләндерү.

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльне аера белү, бу ике төрне сөйләмдә урынлы куллана белү.

17.02

18.02

66-

67

Киләчәк заман хикәя фигыльләр.

Аларның мәгънәләре һәм зат-сан белән төрләнеше, дөрес язылышы

1

1

Яңа белем үзләштерү/

Грамматик биремнәр ярдәмендә киләчәк заманның хик.фигыльнең билгеле һәм билгесез формалары ясалышын үзләштерү.

Фигыльләрне киләчәк заманның  ике төрендә зат-сан белән төрләндерү.

Билгеле һәм билгесез киләчәк заман хикәя фигыльне аера алу, бу ике төрне сөйләмдә урынлы куллана белү.

20.02

24.02

68

Шарт фигыль, аның мәгънәсе, формалары, зат-сан белән төрләнеше.Җөмләдә куллланылышы

1

Яңа белем үзләштерү

Шарт фигыль ясалышын үзләштерү.

Фигыльләрне шарт Фигыль формасында зат-сан белән төрләндерү.

Шарт Фигыльне сөйләмдә урынлы куллан белү, иярченле кушма җөмлә төзи белү.

25.02

69

Затланышсыз фигыльләр. Сыйфат фигыль, аның мәгънәсе, сыйфат һәм фигыль уртаклыгы.

1

Гамәли

Затланышлы  фигыль буенча алган белемнәргә таянып, затланышсыз фигыльләрнең үзенчәлекләрен табу.  Сыйфат фигыльне үзләштерү.

Сыйфат фигыльне рус теленә тәрҗемә итү.

Сыйфат фигыльне рус теленә дөрес итеп тәрҗемә итә белү.

27.02

70

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение.“Язгы мизгелләр”

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Тасвирлау характерындагы сочинение язу.

Тирә-юньдә күргәннәрне тасвирлау характерындагы текстларны язмача әзерли белү.

2.03

71-

72

Хаталар өстендә эш.Сыйфат фигыльнең заман формалары.

Аларның хикәя фигыль белән уртаклыгы.

1

1

Яңа белем үзләштерү

Сыйфат фигыльнең заман формалары ясалышын үзләштерү, хикәя фигыль белән уртаклыгын табу

Тест

Сыйфат фигыльнең заман формаларын сөйләмдә урынлы куллана белү

3.03

5.03

73

74

 Хәл фигыль, аның мәгънәсе, төрләре. Җөмләдә кулланылышы һәм дөрес язылышы.

1

1

Яңа белем үзләштерү

Хәл фигыльнең ясалышын һәм үзенчәлекләрен грамматик биремнәр ярдәмендә үзләштерү.

Сорауларга җавап бирү.

Хәл фигыльне сорау куеп җөмләдән аерып ала белү.

9.03

10.03

75

76

 Исем фигыль турында төшенчә.

Аның мәгънәсе, исемгә әйләнүе.

1

1

Яңа белем үзләштерү

Грамматик биремнәр ярдәмендә исем фигыль ясалышын һәм мәгънәсен үзләштерү.

Исем фигыль ярдәмендә җөмләләр төзү.

Исем фигыльне сөйләмдә урынлы куллана белү.

12.03

16.03

77

Инфинитив, аның җөмләдә кулланылышы һәм дөрес язылышы

1

Яңа белем үзләштерү

Грамматик биремнәр үтәп, инфинитив ясалышын һәм кулланылышын үзләштерү.

Инфинитив белән җөмләләр төзү.

Инфинитивны сөйләмдә урынлы куллана белү.

17.03

78

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Сәнгатьле итеп укылган текстның төп фикерен аңлап,  эчтәлеге буенча гади план төзү, эзлекле сөйләү, план буенча язу.

Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен белүне, җөмлә төзү күнекмәләрен  тикшерү.

Гади план буенча текст эчтәлеген төгәл итеп яза белү.

19.03

79

Хаталар өстендә эш. Ярдәмче фигыльләр һәм аларның җөмләдә кулланылыш.

1

Яңа белем үзләштерү

Ярдәмче фигыльләр исемлеген булдыру, алар белән җөмләләр төзү.

Ярдәмче фигыльләр булган җөмләләрне русчага тәрҗемә итү.

Ярдәмче фигыльләрне сөйләмдә урынлы куллана белү.

30.03

80-

81

Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә йөрүе. (Аналитик нигезле фигыльләр, аларның белдергән мәгънәләре.)

1

1

Яңа белем бирү

Ярдәмче фигыль ролендә йөрүче мөстәкыйль фигыльләр исемлеген булдыру, мисаллар өстендә эшләү.

Җөмләләр төзү.

Аналитик фигыльләрне сөйләмдә урынлы куллана белү.

31.03

2.04

82

Фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрләре.

1

Гамәли

Фигыльләрнең  ясалышын тикшерү.

Фигыльнең төркемчәләрен һәм грамматик категорияләрен билгеләү.

Фигыльләрнең ясалыш ысулларын билгели белү.

6.04

83

 Фигыльнең  җөмләдә кулланылышы

1

Гамәли

Фигыльләрнең җөмләдәге вазифаларын тикшерү.

Җөмлә кисәкләре буенча тикшерү.

Фигыльнең җөмл. вазифасын дөрес итеп билгели белү.

7.04

84-

85

Фигыльне гомумиләштереп кабатлау.

 Аларга морфологик анализ ясау.

1

1

Гамәли

Фигыль буенча алган белемнәрне бер системага салып кабатлау.

Тест.

Фигыльләргә тулы морфологик анализ ясый белү.

9.04

13.04

86

Өстәмә чыганактан күнегүләр эшләү

1

Гамәли

14.04

86-

87

Хаталар өстендә эш. . Аваз ияртемнәре турында гомуми төшенчә.

Аваз ияртемнәренә морфологик анализ.

1

1

Яңа белем үзләштерү

Аваз ияртемнәру турында әңгәмә элементлары белән укытучы сөйләвен үзләштерү.

Җөмләдән аваз ияртемнәрен табу.

Аваз ияртемнәрен сөйләмдә актив куллана белү.

16.04

20.04

88-

89

 Хәбәрлек сүзләр турында гомуми төшенчә.

Хәбәрлек сүзләрне морфологик яктан тикшерү.

1

1

Яңа белем үзләштерү

Хәбәрлек сүзләрне барлау.

Сорауларга җавап бирү.

Хәбәрлек сүзләрне сөйләмдә урынлы куллана белү.

21.04

23.04

90

Бәйлек турында төшенчә.

1

Яңа белем үзләштерү.

Татар телендәге бәйлекләрне барлау, алар белән җөмләләр төзү.

Җөмләгә тиешле бәйлекләрне куеп язу.

Бәйлекләрне башка сүз төркеменнән аера алу һәм сөйләмдә дөрес куллана белү.

27.04

91

Бәйлек сүзләр, аларның кулланылу үзенчәлекләре.

1

Гамәли

Бәйлекләргә тулы морфологик анализ ясау.

Бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең ясалышын тикшерү.

Бәйлеккә тулы морфологик анализ ясый белү.

28.04

92

Бәйлек сүз төркемен кабатлау

1

Гамәли

Контроль тест

30.04

93

Контроль сочинение.

” Иң яраткан китабым”

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

План төзү ,план буенча язу,фикереңне эзлекле итеп сөйләү

Сочинение язу

4.05

94

Хаталар өстендә эш. Теркәгеч турында гомуми төшенчә.Теркәгечнең төркемчәләре.

1

Яңа белем үзләштерү

Теркәгеч төркемчәләрен барлау, аларны сөйләмгә кертү.

Җөмләләр төзү.

Теркәгеч төркемчәләрен дөрес итеп билгели алу.

5.05

95

 Теркәгечләрнең дөрес язылышы, сөйләмдә кулланылышы

1

Гамәли

Теркәгечләрнең язылышы буенча кагыйдәләр үзләштерү.

Сүзлек диктанты.

Теркәгечләрне дөрес яза белү.

7.05

96

Бәйләнешле сөйләм үстерү.  Изложение.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Сәнгатьле итеп укылган текстның төп фикерен аңлап,  эчтәлеге буенча гади план төзү сөйләү.

Орфография һәм пунктуация

Гади план буенча текст эчтәлеген төгәл итеп яза

11.05

97

Хаталар өстендә эш . Модаль сүзләр турында гомуми төшенчә,  аларның мәгънәләре һәм җөмләдә кулланылу үзенчәлекләре.

1

Яңа белем бирү

Мод. сүзләр турында төшенчә бирү, аларны барлау, сөйләмгә кертү. Хаталар өстендә эш.

Сайланма диктант.

Модаль сүзләрне сөйләмдә аерып күрсәтә белү.

12.05

98-

99

Кисәкчә турында төшенчә.

Кисәкчә сүз төркемен кабатлау

1

1

Гамәли

Кисәкчәләрнең төркемчәләрен үзләштерү.

Сорауларга җавап бирү.

Кисәкчәләрнең төркемчәсен билгели белү.

14.05

18.05

100.

Контроль изложение.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Укылган текстны эзлекле рәвештә язу,кыскарту алымын куллану

Изложение язу

Бәйләнешле уйлау-фикерләү сәләтен каилләштерү

19.05

101

Ымлык турында төшенчә.

1

Яңа белем бирү

Ымлыклар турында төшенчә бирү, аларны барлау, сөйләмгә кертү.

Сайланма диктант.

Ымлыкларны сөйләмдә актив куллана  белү.

21.05

102

Ымлыкларның төркемчәләре. Ымлыкларның дөрес язылышы.

1

Яңа белем бирү

Ымлыкларны сөйләмдә актив куллана  белү

25.05

103

Сочинение. “Каникулга планнарым”

1

Бәйләнешле

Сөйләм үстерү

План төзү ,план буенча язу,фикереңне эзлекле итеп сөйләү

Сочинение язу

Бәйләнешле уйлау-фикерләү сәләтен каилләштерү

26.09

104

Мөстәкыйль сүз төркемнәрен кабатлау

1

кабатлау

тест

Мөстәкыйль сүз төркемнәрен яттан белү

28.05

105

Модаль сүз төркемнәрен кабатлау

1

кабатлау

тест

Модаль сүз төркемнәрен белү

5 нче бүлек.Укыту-методик комплект

Методик ярдәмлекләр:

  1. Вәлиева Ф.С.Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.
  2. Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
  3. “Татар теле. 5-11” интерактив дәреслеге (“Белем.ру” ҖЧҖ, 2009).

Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек / Ф.Ю.Юсупов, Д.Г.Тумашева, Ч.М.Харисова һ.б. – Казан: Мәгариф, 2006.

Арадаш аттестация өчен грамматик биремле контроль диктант

Сәгыйдә

        Күршебездә генә Сәгыйдә исемле, чем-кара чәчле, ап-ак йөзле, ярты ятим сылу кыз үсте. Атасы әүвәлге герман сугышында гаип булган. Шушы Сәгыйдә  Югары очның Гыйльметдин исемле егетен үз тиңем дип йортка кертте. Каты бәгырьле, саран куллы булып чыкты ире.   Әмма сабыр табигатьле хатын һичкайчан зар сөйләмәде.   Бала чактан уйчан Сәгыйдә отыры уйчанлана төште. Берчак шулай, имчәк баласы яткан кабык бишеген аркасына асып уйлана-уйлана тары утарга китеп барганда баласы “йөктән” төшеп калган.  Артыннан куып җиткән ат менгән берәү биләүдә мыш-мыш йоклап яткан баланы анасына сузгач, бишекне иңеннән алып:         “Шушында гына салганыем...” –         дигән.

        Өч баласын ятим калдырып, Гыйльметдин соңгы сугыштан кайтмады.

Яу тынып, илгә юлыккач, хәл белергә дип күршеләргә кердем. Байтак сөйләшеп утырдык. Сәгыйдәнең тыныч кына әйткән бер сүзе хәтеремә нык сеңеп         калды.

        – Күкрәгемә терәп икмәк кисәр көнне күргәч тә өй тутырып кунак җыяр идем, иншалла, күрербез ул көнне. (130 сүз)

Мостай Кәримнән

Бирем. 1. Беренче җөмләне сүзтезмәләргә таркатырга.

             2. Тиңдәш кисәкләрнең астына сызарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ПМ 01, 02, 03, 04, 05 Рабочая программа по бух-учету, по налогам, для специальности 080110 и рабочие программы по налогам и бух-учету для специальности 080114 и программа экзаменов для ПМ 01 и 02

Рабочие программы:ПМ 01 -Документирование хозяйственных операций и ведение бухгвалтерского учета имущества организацииПМ 02-Ведение бухучета источников формирования имущества, выполнения работ по инве...

Рабочая программа курса химии 8 класс, разработанная на основе Примерной программы основного общего образования по химии (авторская рабочая программа)

Рабочая программа курса химии 8 класс,разработанная на основеПримерной программы основного общего образования по химии,Программы курса химии для 8-9 классовобщеобразовательных учреждений (а...

Рабочая программа по литературе для 6 класса (по программе В. Коровиной) Рабочая программа по литературе для 10 класса (по программе ]В. Коровиной)

Рабочая программа содержит пояснительную записку, тематическое планирование., описание планируемых результатов, форм и методов, которые использую на уроках. Даётся необходимый список литературы...

Рабочие программы по математике для 5 класса, по алгебре для 8 класса. УМК А. Г. Мордкович. Рабочие программы по геометрии для 7 и 8 класса. Программа соответствует учебнику Погорелова А.В. Геометрия: Учебник для 7-9 классов средней школы.

Рабочая программа содержит пояснительную записку, содержание учебного материала, учебно - тематическое планирование , требования к математической подготовке, список рекомендованной литературы, календа...

Аннотация к рабочей программе по математике (алгебре и началам анализа), 11 класс , профильный уровень; рабочая программа по алгебре и началам анализа профильного уровня 11 класс и рабочая программа по алгебре и началам анализа базового уровня 11 класс

Аннотация к рабочей программе по МАТЕМАТИКЕ (алгебре и началам анализа) Класс: 11 .Уровень изучения учебного материала: профильный.Программа по алгебре и началам анализа для 11 класса составлена на ос...

Рабочая программа по русскому языку 5 класс Разумовская, рабочая программа по литературе 5 класс Меркин, рабочая программа по русскому языку 6 класс разумовская

рабочая программа по русскому языку по учебнику Разумовской, Львова. пояснительная записка, календарно-тематическое планирование; рабочая программа по литературе 5 класс автор Меркин. рабочая программ...

Рабочая программа по Биологии за 7 класс (УМК Сонина), Рабочая программа по Биологии для реализации детского технопарка Школьный кванториум, 5-9 классы, Рабочая программа по Биохимии.

Рабочая программа по биологии составлена в соответствии с требованиями Федерального государственного образовательного стандарта основного общего образования на основании примерной программы по биологи...